Мастер класс "Упражнения на уроках татарского языка"
материал (4 класс)

Ахметова Эльмира Фалиховна

Упражнения на уроках татарского языка. Шакмак алымы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_ahmetova_e.f.docx45.66 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Мастер класс

-Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр,жюри членнары! Мин сезне мастер классымда күрүемә бик шатмын.

             Мин башлангыч сыйныф укытучысы.  Слайд 1

    Укытучы һөнәре - гаҗәеп изге һәм җаваплы һөнәр, ул кешеләрнең, илнең язмышын хәл итә, шуңа күрә мин үземнең укытучы булып эшләвемә чиксез шатмын.

    Федераль дәүләт белем стандартлары керү белән мәгарифтә белем алуга булган таләпләр тамырдан үзгәрде дияр идем мин.

    Балага белем бирергәме, әллә аны белем алырга өйрәтергәме?! Миңа калса, икенчеседер мөгаен. Белем алырга өйрәнгән бала, агымсу кебек, һәркайда юлын табар. Югалмас, яңа үрләр яулар. Ә моңа ничек ирешергә?

        ФДББС шартларында дәресләрдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам. Укучыларның сөйләм телен үстерүгә

“Интеллектуаль карта” Слайд 2 

“Кластер” Слайд 3 

“Синквейн” Слайд 4 

 “Идеяләр   кәрзине” Слайд 5

 “Шакмак  алымнарын куллану зур ярдәм күрсәтә.

     Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар.

Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясе 3 фазадан тора:

1 нче фаза – чакыру ( вызов )

2 нче фаза – яңа мәгълүматны аңлау,төшенү

3 нче фаза – рефлексия

     Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, бу технология укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мин сезгә шушы технологиянең берничә элементын күрсәтеп китәргә телим.

1.Оештыру. Дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыру өчен

кечкенә психологик тренинг уздырып китәсем килә.

(Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.)

Укытучы:

-Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

-Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар.

-Бүгенге дәрестә сез миңа булышырсыз дип уйлыйм һәм үз фикерләрегезне, серләрегезне әйтергә оялмассыз.

- Минем кулымда сез нәрсә күрәсез?(шакмак )

-Димәк, мастер классның темасы нинди булыр? Слайд 6

- “Шакмак” алымы.

- Үз алдыбызга нинди максатлар куярбыз?   “Шакмак” алымының үзенчәлекләрен ачып, аны кулланырга өйрәнү. Слайд 7

Слайд 8

-Бу алымның авторы америка галиме Бенджамин Блум. Б.Блум 1956 елда педагогика фәнендә беренчеләрдән булып укыту максатларының таксономиясен (таксономия целей) пирамида рәвешендә төзегән.

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%BF%D0%B8%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%B4%D0%B0-300x225.pngмәгълүмат алу

Бенджамин Блум, юкка гына укыту максатларын пирамида рәвешендә бирмәгән.             Фикерләү процессынынигезен – мәгълъмат алу тәшкил итә. Укучы дәрес материалын танып белгәч кенә, аңлау дәрәҗәсенә күчә. Материалны аңлагач, күнегүләр эшли белә. Һәм иң соңгы этап булып, үзләштерелгән материалны бәяләү булып тора. Блум пирамидасы көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен укыту эшчәнлеген җиңел, җайлы итеп тасвирлый.

  • Бу алымның төп инструменты – шакмак. Билгеле булганча, шакмак алты яктан тора, һәр ягына бирем язылган.
  • Максатлар таксономиясе пирамидасы белән шакмакның нинди бәйләнеше бар соң? Шакмак  укыту максатлары таксономиясенең моделе булып тора. Слайд 9
  • Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.

“Шакмак” алымын дәресләрдә төрле вариантларда кулланырга була, ул универсаль.

  • Мәсәлән 1 сыйныфта Шакмаклы дәфтәр төшенчәсен аңлатуны карап китик.
  • Тасвирла: Шакмаклы дәфтәр нәрсә ул? Шакмаклы дәфтәр 12 битле. Кәгазь. Яшел тышлы. Слайд 10
  • Ассоциация китер:  Шакмаклы дәфтәрне нәрсә белән чагыштырып була? квадрат. (математика) Слайд 11
  • Куллан:  Шакмаклы дәфтәр сүзе белән нинди җөмлә төзеп була? Минем алты шакмаклы дәфтәрем бар. Слайд 12
  • Чагыштыр:  Шакмаклы дәфтәрне нинди дәфтәр белән чагыштырып була? Шакмаклы дәфтәргә саннар языла, математика дәресендә кулланыла. Сызыклы дәфтәргә сүзләр, җөмләләр языла, татар теле, рус теле дәресләрендә кулланыла. Слайд 13
  • Иҗат ит:  “Кибеттә” дигән диалог төзергә мөмкин. Слайд 14
  •  — Исәнмесез, апа!
  • — Исәнмесез!
  • — Сезнең шакмаклы дәфтәрләрегез бармы?
  • — Әйе, бар. Сиңа ничә шакмаклы дәфтәр кирәк?
  • — Миңа 10 шакмаклы дәфтәр кирәк. Ничә сум тора?
  • — Бер шакмаклы дәфтәр 5 сум тора.
  • — Рәхмәт, апа! Сау булыгыз!
  • — Сау булыгыз! Тагын кил.
  • Бәя бир:  Эшегезгә бәя бирегез. Шакмаклы дәфтәр турында белү ни өчен кирәк? Кибеттә шакмаклы дәфтәр сатып ала белү өчен кирәк. Шакмаклы дәфтәрне куллана белү өчен кирәк.

Слайд 15

Шакмак алымы терменнарны өйрәткәндә,яңа материалны аңлатканда кулланырга була.

Төркемгә эш: Слайд 16

3 нче сыйныф укучылары өчен әйләнә –тирә дөнья фәненнән “Авыруларны кисәтә бел” темасы буенча “Шакмак” алымын кулланып сораулар төзергә.

Схема “Шакмак алымы” Слайд 17

Зал белән эш   Слайд 18

  •  3 сыйныф әйләнә –тирә дөнья фәненнән” Сәламәт яшәү рәвеше” темасын  шакмак алымын кулланып аңлатыйк.
  1. Тасвирла:  Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Слайд 18

-Минемчә, сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү ул

 - Минем уйлавымча,тәнеңне,торакны,чиста тоту

- Минем фикеремчә, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру

2. Ассоциация китер: Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә белән чагыштырып була? Слайд 19

Озын юл,төзек йорт.

3.Чагыштыру. Сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясачы гадәтләр,начар гадәтләрне чагыштырыгыз  Слайд 20, 21

4.Иҗат ит. Диалог төзү: Слайд 22

Дустым, син сәламәт яшәү рәвеше ничек аңлыйсың?

Мин тауда чана шуам, бассейнга йөрим.

- Ә син ничек уйлыйсың?

Мин спорт белән шөгылләнәм,баскетбол секциясенә йөрим.

  1. 4 Куллан  (мисаллар китер): Слайд 23

Сәламәт яшәү рәвеше  алып барыйм дисәң?

- мин “Олимп” спорт комплексына йөрим;

 - мин бассейнга йөрим;

- мин дусларым белән шугалакка йөрим;

   - мин мәктәптә баскетбол түгәрәгенә йөрим;

  • дөрес тукланам;
  • көндәлек режимны үтим;
  •  тәнемне,киенемне чиста тотам.
  1. Бәя бир: Сәламәт яшәү рәвеше ни өчен кирәк? Слайд 24
  • чирләмисең;
  • яхшы укыйсың
  • күңелең һәрчак күтәренке була;
  • тиз хәрәкәтләнәсең;
  • бар нәрсәгә өлгерәсен.

 Мондый эш алымнары дәресне кызыклы һәм бай эчтәлекле итә. Укучылар, кара-каршы утырып, бер-берсенең күзләренә карап, куелган сорауларга җавап эзлиләр, бәхәсләшәләр, үз фикерләрен дәлилләргә, башкаларны да тыңларга, иптәшләренең фикерләре белән килешергә, ә иң мөһиме, аралашырга өйрәнәләр. Бу система укучыларны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтә.

-Төркемгә сүз бирү.

-Тәнкыйди фикерләү технологиясе укытучыга нәрсә бирә? Слайд 25

  • Дәрестә хезмәттәшлек атмосферасы булдырырга

өйрәтә;

  • балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерә,
  •  мөстәкыйльлеккә өйрәтә торган эффектив укыту алымнарын куллану мөмкинлеген бирә;
  • үз эшенә дөрес бәя бирүче укучы тәрбияли

    Йомгаклау сүзе. Минем уйлавымча, хәзерге заман дәресләре укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш.

Мин бәхетле, чөнки методик табышларымның төп сәбәпчеләре – нәни күңелләргә бәрәкәтле орлык сибәмен.

    Укучыларым күңеленә юл таба алганмын икән, димәк, мин дөрес юлда...

Слайд 26


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА  ПО ТЕМЕ "ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР". УРОК ПРОВОДИТСЯ ПО РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ РАХИМОВА. УМК "ШКОЛА РОССИИ"....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 3 КЛАССЕ

ПЛАН УРОКА ТАТАРСКОГО ЯЗЫКЕ ПО ТЕМЕ "ИСЕМ" . УМК "ШКОЛА РОССИИ"Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...

Виды коммуникативных упражнений на уроках татарского языка (русскоязычная группа).

Виды коммуникативных упражнений на уроках татарского языка  (русскоязычная группа)....