"Көн тәртибе"
план-конспект урока (3 класс)

3нче сыйныфта "Көн тәртибе" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass._kon_trtibe.docx25.74 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресе. “Көн тәртибе”

Сыйныф: 3 нче сыйныф

Дәреснең максатлары:

- регулятив:сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә,  монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

- танып - белү: укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

-коммуникатив : укучыларда төгәллек,җаваплылык ,дуслык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Метапредмет нәтиҗәләр – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет нәтиҗәләре  –  хәзерге  заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллана белү, сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, татар теле, математика.

 Җиһазлау: мультимедия,  вакыт язылган  карточкалар,  дәрес темасы буенча презентация,  сәгать.

     

І. Ориентлаштыру. Мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

“Сәлам” җырын җырлыйбыз.

-Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

(1нче слайд).

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген кем дежур?

   -Бүген ничәсе?

   -Атнаның кайсы көне?

   -Сыйныфта кемнәр юк?

    -Һава торышы нинди?

ІІ.  Актуальләштерү.

а)Үткән теманы кабатлау.

- Алдагы дәрестә вакытны өйрәнгән идек. Әйдәгез әле,  балалар,  вакытны искә төшерик. (Уенчык сәгать буенча вакытны күрсәтү. )

б)Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар. Ә хәзер бер җыр тыңлыйк әле. Без аны икенче сыйныфта өйрәнгән идек.  “Кәккүк” җырын тыңлыйбыз һәм җырлыйбыз.

Кәккүк, кәккүк,
Сәгать ничә?
Иртәнге җиде.
Уян, әйдә,
Эшләр көтә!
Ач тизрәк күзең.
Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,
Сәгать ничә?
Көндезге ике.
Бик тырыштың,
Күп укыдың,
Кайт инде өйгә.
Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Кичке биш инде.

Әти, әни –

Һәркем өйдә!

Күңелле бергә!

Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Төнге унике.

Йоклый һәркем -

Зур һәм кече.

Син дә йом күзең.

Күк-кү, күк-кү!

 - Бу җыр нәрсә турында? Нәрсә ишеттегез?Нинди таныш сүзләр искә төште?

(Сәгать, вакыт, иртә, көн, кич,төн, күккүк уяна, йоклый..көндәлек режим..)

- Дөрес , укучылыр,  димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булды?

- Көндәлек режим. (слайд “Көндәлек режим”.)

III .Уку мәсьәләсен чишү:

  1. Дәреслек белән эш. 88нче бит, 2нче бирем. Артурның көн тәртибе турында укыйбыз.

3нче бирем сорауларга җавап

б) Уен “Сәгать ничәдә ?”(4 нче слайд).

- Ә  хәзер уен уйнап үтәбез. Уен “Сәгать  ничәдә?” дип атала.  Сезнең өстәлләрегездә саннар язылган карточкалар бар. Сез сорауларга җавап биргәндә шушы саннарны кулланырга тиеш. Мин сорау бирәм, ә сез кирәкле карточканы күтәрәсез.

  • Сәгатьничәдәйокыданторасыз? (Мин сәгать җидедә торам).
  • Сәгать ничәдә мәктәпкә барасыз? (Мин мәктәпкә сәгать сигездә барам).
  • Мәктәптә сәгать ничәдә көндезге ашны  ашыйсыз? (Мин сәгать унда көндезге ашны ашыйм).
  • Дәресләр сәгать ничәдә бетә? (Дәресләр сәгать бердә бетә).
  • Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасыз?(Мин мәктәптән сәгать  икедә кайтам).
  • Сәгать ничәдә телевизор карыйсыз?(Мин сәгать өчтә телевизор карыйм).
  • Сәгать ничәдә дәрес әзерлисез? ( Мин сәгать дүрттә дәрес әзерлим).
  • Әти-әнигә ничәдә булышсыз? (Мин сәгать биштә әти-әнигә булышам).
  • Кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз? (Мин кичке ашны сәгать алтыда ашыйм).
  • Сәгать ничәдә йокларга ятасыз? ( Мин сәгать тугызда йокларга  ятам).

- Рәхмәт,  балалар. Барыгыз да дөрес  җавап бирдегез.Ә хәзер ял итеп алыйк. Күптән түгел 21нче февраль көнне Туган телләр көнен билгеләп үттек. Әйдәгез әле, басып, туган тел турында җыр җырлап китик әле.

Физкультминут.

Дөньяда телләр күп,
Тик туган тел берәү.
Әти-әни телендә
Бигрәк рәхәт сөйләү!

"Бонжур" - французча,
"Хэллоу" - инглизчә,
"Ни хао" - кытайча,
"Привет" дип әйтәм русча.
Я, әйтеп кара әле,
Бусүз ничек татарча?
"Сәлам! Сәлам, дустым!" - дип
Мин сәламлим татарча.

Дөньяда телләр күп,
Тик туган тел берәү.
Әти-әни телендә
Бигрәк рәхәт сөйләү!

"Мерси" - французча,
"Сэнк ю" - инглизчә,
"Се се" - кытайча,
"Спасибо" диям русча.
Я әйтеп кара әле,
Бу сүз ничек татарча?
"Рәхмәт! Рәхмәт, дустым! " -дип
Рәхмәт әйтәм татарча.

IV.Яңа белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Бирем . Тактага Иртән, көндез, кичен, төнлә сүзләрен элеп куябыз. Өстәлдә темага кагылышлы сүзләр, сүзтезмәләр язылган. Шул сүзләрне туры китереп беркетергә.

Ситуатив күнегү .(.. нче слайд).

Как скажешь о том,что:

- ты завтракаешь в 7.00;

- ты обедаешь в 11.30

- ты  ужинаешь в 18.00;

- уроки начинаются в 8.00

- ты читаешь книгу в 16.30

- ты играешь в 16.00

- уроки заканчиваются в 12.30

- Рәхмәт, балалар.  Дөрес әйттегез.

Бирем. Ә хәзер без сезнең белән битләрдә бирем эшлибез.  Көн тәртибе буталган. Без аны тиз генә тиешле тәртиптә куярга тиеш.

Көн тәртибе – Режим дня

Мин иртән сәгать җиденче яртыда йокыдан торам.

Сигезенче яртыда мәктәпкә барам.

Сәгать өчтә дәресләр әзерлим.

Сәгать җидедә юынам, теш чистартам, иртәнге ашны ашыйм.

Сәгать икедә мәктәптән кайтам.

Сәгать дүрттә  китап укыйм.

Мәктәптә мин укыйм.

Сәгать унда йокларга ятам.

Сәгать беренче яртыда көндезге ашны ашыйм.

Сәгать җидедә кичке ашны ашыйм.

Кичен мин әнигә булышам, телевизор карыйм.

V. Рефлексия. Бәя этабы.

- Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Көндәлек режим ни  өчен кирәк?

- Ә сез көндәлек режимны үтисезме?

Укучылар җавабы:

   - соңга калмаска;

   - бар эшне дә вакытында эшләргә;

   - сәламәт булырга. Һ.б.

б) Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Өй эше бирү. Үзегез эшли алырдай биремне сайлап аласыз.

1нче бирем: 88 нче бит 4 нче күнегү.( Артурның көн тәртибе турында сөйләргә).

2 нче бирем: “Көн тәртибе”  темасына  диалог төзергә.

3 нче бирем: “Көн тәртибе” турында сөйләргә.

  • Сәгатьничәдәйокыданторасыз?

  • Сәгать ничәдә мәктәпкә барасыз?

  • Мәктәптә сәгать ничәдә көндезге ашны  ашыйсыз?

  • Дәресләр сәгать ничәдә бетә?

  • Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасыз?

  • Сәгать ничәдә телевизор карыйсыз?

  • Сәгать ничәдә дәрес әзерлисез?

  • Әти - әнигә ничәдә булышсыз?

  • Кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз?

  • Сәгать ничәдә йокларга ятасыз?

7.00сәгать җидедә

8.00 сигездә

10.00 унда

13.00 бердә

14.00икедә

15.00өчтә

17.00биштә

16.00дүрттә

18.00 алтыда

21.00 тугызда

Көн тәртибе – Режим дня

Мин иртән сәгать җиденче яртыда йокыдан торам.

Сигезенче яртыда мәктәпкә барам.

Сәгать өчтә дәресләр әзерлим.

Сәгать җидедә юынам, теш чистартам, иртәнге ашны ашыйм.

Сәгать икедә мәктәптән кайтам.

Сәгать дүрттә  китап укыйм.

Мәктәптә мин укыйм.

Сәгать унда йокларга ятам.

Сәгать беренче яртыда көндезге ашны ашыйм.

Сәгать җидедә кичке ашны ашыйм.

Кичен мин әнигә булышам, телевизор карыйм.

Иртән

Көндез

Кичен

Төнлә

Мин сәгать җиденче яртыда йокыдан торам.

Сигезенче яртыда мәктәпкә барам.

Сәгать өчтә дәресләр әзерлим.

Сәгать сигездә дәресләр башлана.

Сәгать җидедә юынам, теш чистартам.

Иртәнге ашны ашыйм.

Сәгать икедә мәктәптән кайтам.

Сәгать дүрттә  китап укыйм.

Мәктәптә мин укыйм.

Сәгать унда йокларга ятам.

Сәгать беренче яртыда көндезге ашны ашыйм.

Сәгать җидедә кичке ашны ашыйм.

Кичен мин әнигә булышам, телевизор карыйм.

Сәгать унда мин йокларга ятам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Көнне үткәрү тәртибе. Көндәлек режим.

Башлангыч класс укучылары өчен бик кирәкле темага сыйныф сәгате....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

Сыйныф сәгате "Көнеңне үткәрү тәртибе"

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибеМаксат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү....

Тапкырлау һәм кушу: Гамәлләрне үтәү тәртибе

Дәреснең темасы: Тапкырлау һәм кушу: гамәлләр тәртибе. Бу тема математика курсының “Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы” бүлегендә 7 нче дәрес. Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату....