Тапкырлау һәм кушу: Гамәлләрне үтәү тәртибе
план-конспект урока по математике (2 класс)

Валиева Гадения Рахматулловна

Дәреснең темасы: Тапкырлау һәм кушу: гамәлләр тәртибе. Бу тема математика курсының “Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы” бүлегендә 7 нче дәрес. Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату. Дәрес түбәндәге максатларга нигезләнеп планлаштырылды:   Эшчәнлек максаты буенча:  гамәлләр тәртибен белү, мисаллар һәм мәсьәләләр чишкәндә куллану;

      Белем бирү максаты буенча: укучыларның танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлеген, активлыгын үстерү; 

Тәрбия бирү максаты буенча: укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту, үзеңнең иптәшеңнең җавабын тыңлап дөрес бәяләү күнекмәләрен булдыру, шәфкатьлелек ,ярдәмчеллек кебек сыйфатларны булдыру.

Дәрес өчен алган метапредмет  гамәлләр түбәндәгедән гыйбәрәт:

 Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү;

  Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү, эшчәнлекне контрольгә алу;

    Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик фикер йөртү, проблема кую һәм чишү,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә бирем үтәү;

  Коммуникатив гамәлләр: бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, бер-берең һәм иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү. 

Өйрәтү формалары һәм методлары:фронталь,индивидуаль,күрсәтмәлелек, практик. Предметара бәйләнеш әйләнә-тирә дөнья фәне буенча планлаштырылды. Дәрескә 2 класс өчен математика дәреслегенең 1 кисәге,методический  сборник ”Сократ”, ярдәмлек, компьютер , проектор, карточкалар, презентация,плакат кебек ресурслар кулланылды. Дәрес 7 этаптан тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasy_tn_munitsipal_rayony.docx32.63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Күшәр гомуми белем мәктәбе

Математикадан  ачык дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

2 сыйныф

                                                                                                                                                                      Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                                              Вәлиева Гадения Рахматулла кызы

Тема

Тапкырлау һәм кушу: Гамәлләрне үтәү тәртибе

Дата

Дәрес тибы

Яңа белемнәр формалаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча нәтиҗәләр

Эшчәнлек максаты:  Гамәлләр тәртибен белүне мисаллар һәм мәсьәләләр чишкәндә куллану.

Белем бирү максаты: Балаларның танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлеген, активлыгын үстерү.

Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту, үзеңнең иптәшеңнең җавабын тыңлап дөрес бәяләү күнекмәләрен булдыру;

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси гамәлләр: үз билгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү эшчәнлекне контрольгә алу

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик фикер йөртү, проблема кую һәм чишү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә бирем үтәү.

Коммуникатив гамәлләр: бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

бер-берең һәм иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү.


Өйрәтү формалары һәм методлары

фронталь,индивидуаль,күрсәтмәлелек, практик

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар

Математика  дәреслеге, авторы  А.Л.Чекин(1 кисәк 130-131 нче битләр),методический сборник «Сократ»  компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация.

                                                                                                  Дәрес барышы.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Укучыларның эшчәнлеге

Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап. Мотивация

.

Укытучы: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыра, дәрескә әзерлекләрен тикшерә.

-Исәнмесесез.

-Укучылар,бүген безнең дәрестә  хөрмәтле кунаклар да катнаша,алар белән дә исәнләшик әле.

-Утырыгыз.

-Сез математика дәресенә әзерме?

Исәп-хисап яратабыз

Кушабыз һәм алабыз

Математика дәресен

Һәрчак көтеп алабыз

Укучылар тыңлыйлар. Дәрескә хәзерлекләрен күрсәтәләр

Дежур отчеты

Коммуникатив эшчәнлек:тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, дәлилле итеп үз фикерен монологта һәм диалогта башкаларга җиткерә белү; иптәшләренең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү

.

  • Дәфтәрләрне алып число. Сыйныф эшен язу.
  • матур язу күнекмәләре башкару
  • Укучылар, матур язу күнекмәләрен  үрнәктәге саннарны кимү тәртибендә башкарып языгыз.
  • Молодцы,булдыргансыз!
  • Әйдәгез,хәзер математик
  • 1.Математик диктант:

1. 20 дән 6 га кечерәк сан.

2. 25 һәм 30 саннарының суммасы

3. 4 не 2 тапкыр арттыр

4. 51 дән 7 гә зуррак сан

5. 3 һәм 9 нын тапкырчыгышы кыйммәте

6. 4 дистә һәм 8 берәмлеге булган сан

7. 18 килеп чыксын өчен 2 не ничәгә тапкырларга кирәк.

8. 15  һәм 8 саннарының аермасы.

-Дәфтәрләрне алмашу , тактадан тикшерү

2. Телдән исәпләү.

Укучылар,  декабрь аенда без нинди матур эшләр башкардык эле?

Ә ни өчен башкардык бу эш-гамәлләрне?

Без кешеләргә генә ярдәм итәбезме?

Әйдәгез без бүген кошларыбызны җимлек- кунакханәбезгә чакырыйк эле.

Кошларыбызның  канатларына  тапкырлауга аңлатмалар язылган,алар очып килеп җимлеккә кунсын өчен шул аңлатмаларны чишәргә кирәк.

Булышыйкмы укучылар.

2х8       3х9      4х5     2х6      3х4       4х6    

Безнең кошлар канәгатьме икән? Без үзебезне кем дип атый алабыз?

Кошлар белән беррәттән без үзебезгә дә яхшылык эшләдек,безгә бүгенге материалны үзләштерү өчен тапкырлау таблицасы бик кирәк.

3. Әйдәгез эле без дәреслекне 130 нчы битен ачып №1не табып, биремне укыйк. Аңлашылдымы?

-Телдән башкару

Молодцы

4. Укучылар бу эшне без тиз генә башкардык.Әйдәгез,№2 не дә карыйк эле.Биремне укыйбыз. 1,3-Дилә,   2,4 –Алинә

Булдырдыгыз!

Укучылар матур язу күнекмәләрен башкаралар

9,8,7,6,5,4,3,2,1

Математик  диктант язалар

1Бер –берсенең эшләрен тикшереп “Үзбәя“ битенә  балл куялар

Татлы ярминкә оештырдык,

Оекбаш ,чәпәләйләр җыйдык.

Инвалид, авыру балаларга ярдәм итәр өчен.

Кошларга,җәнлекләргә дә ярдәм итәргә мөмкин.

Укучылар кошлар канатындагы аңлатмаларны чишеп  аны җимлеккә куеп баралар.

2. “Үзбәя“ битенә  балл куялар

Кошлар канәгать, безгә рәхәт.

№1 не укыйлар,телдән эшлиләр.

Биремне укып №2 не башкаралар.

3. “Үзбәя“ битенә  балл куялар

Регулятив эшчәнлек:

укучылар тарафыннан белгән һәм үтеләчәк күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып – белү эшчәнлеге: мисалларның эчтәлеген аңлау, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив эшчәнлек: иптәшләренең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерләрен әйтә белү.

III этап. Дәрес темасын һәм максатын билгеләү

3+3х6   Без мондый аңлатмалар безгә танышмы?

  • Бу аңлатмаларда нинди гамәл билгеләре бар?

+ гамәлен кулланып аңлатмалар чишә алабызмы?

Х гамәлен кулланып?

Ә безнең бу аңлатмада нинди гамәлләр ?

Димәк, без дәрестә нәрсәгә өйрәнербез икән?

Юк

+ һәм х

Әйе

Чишә алабыз.

+, х да

Аңлатмада + һәм  х булган мисалларны исәпләргә өйрәнербез

IV этап. Яңа теманы ачу.

1.Яңадан  аңлатманы карыйк эле

 3+3х6 аңлатмасын тапкырчыгыш белән алыштырыйк. Башта 3х6 ның тапкырчыгышын тиңдәшле сумма белән алыштырыйк.    3х6=3+3+3+3+3+3

3+3+3+3+3+3+3=21

21 килеп чыксын өчен без башта нишләдек?

Ә сумма рәвешендә күрсәтмәсәк,21 килеп чыксын өчен башта кайсы гамәлне үтәргә кирәк икән?

-Әйдәгез без аны тактада да билгеләп куйыйк.

Һәм мин өстәп җәяләрсез дигән сүзне дә өстим.

  (  2)(1)

3 + 3 х 6

2.Дәреслекнең 130нчы битендәге кагыйдә белән танышу.

Башта тапкырлау,аннан кушу

Тапкырлау гамәле.

Башта тапкырлау,аннан кушу.Җаваплар тыңлана

Укучылар кагыйдә белән танышалар.

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау, анализ, контроль

Танып – белү эшчәнлеге:аңлатманы дөрес тәртиптә башкару Коммуникатив эшчәнлек: иптәшләренең  һәм үз-үзен тотышы белән идарә итү

V этап. Физкультминутка.

1.Тәрәз каршына

Килгән 1 кошчык

Мине чакыра

-Чык әле,чык,чык

Алдый ул ,беләм

Гел шулай итә

Йөгереп чыксам

Оча да китә,оча да китә.

 2.”Утыр бас”уены уйнап алыйк эле

Дөрес булса-басабыз.

Хаталы булса –утырабыз.    3х5=15       4х2=9

7х3=21          2х9=18            6х3=20         3х8=25

Ял итәләр

 

VI Яңа белемнәрне элек өйрәнгәннәр белән кулланышка кертү.

 

1.№4

2.Экранга карыйк һәм мәсьәләне чишик. Бер имәнгә 5 кош килеп кунды. Ә 2 каенга 3эр кош килеп кунды. Агачларда барысы ничә кош булды.

3. №5 телдән мәсьәлә төзеп исәплиләр.

Укучылар №4 не урыннарда эшлиләр һәм үзара тикшерәләр

4. “Үзбәя“ битенә  балл куялар

Мәсьәләне чишәләр,җавабын язалар.

5. “Үзбәя“ битенә  балл куялар

6. “Үзбәя“ битенә  балл куялар

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

VII этап.

 Рефлексия.

Үзбәя

Билгеләр.

Өй эше.

Без дәрестә нәрсә белдек?  

Тема сезгә аңлашылдымы?

Дәрестә үзегезнең эштән канәгатьме?

“Үзбәя” бите буенча нәтиҗәләр чыгару.

Билгеләр кую(билгеле эш төренә)

Өй эше №4 (эш дәфтәре)

Һәр укучы үзенең фикерен җиткерә

Эшчәнлекләренә билге куя

Өй эшләрен язып алалар.

Коммуникатив эшчәнлек: үз фикерен тирә-юньдә утыручыларга җиткерү 

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

Көнне үткәрү тәртибе. Көндәлек режим.

Башлангыч класс укучылары өчен бик кирәкле темага сыйныф сәгате....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Күбурынлы саннарны алу,кушу, бүлү, тапкырлау.

Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш” һәм компьютер технологиясе куллану нигезендә 2 нче сыйныфта математикадан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Сыйныф сәгате "Көнеңне үткәрү тәртибе"

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибеМаксат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү....