"Яз килә"
план-конспект урока (3 класс)

3нче сыйныфта "Яз килә" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_kil_dres_plany.docx32.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Яз   килә...  

Максат:  

1)Дидактик максат:  Укучыларның лексиканы куллануга шартлар тудыру;балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.

2)Психологик максат: Укучыларның уйлау (фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау; табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.

3) Тәрбияви максат: матур әдәбиятка, укуга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, презентация, проектор, А4 форматы кәгазьләре, карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап, өлешчә эзләнү,  дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                                          Дәреснең барышы

 Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез, хәерле көн!

Матур  үтсен  көнебез!

Көләч  булсын  йөзебез!

Булыйк  һәрчак  әдәпле,

Отыйк  матур  гадәтне.

Дөрес,  матур  утырыйк,

Тырышып  җавап  бирик.

(Дежур укучы рапорты тыңлана).

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II. Актуальләштерү.

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган шигырь-табышмакны әйтеп китәм. Ул нинди ел фасылы турында язган икән?

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара.

 Балалар. Яз.

-Әйе, дөрес, балалар. Бу – яз. Тәрәзәгә карагыз әле. Безнең тирә-ягыбызда яз. Яз килгәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.

- Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?

Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Тема билгеләнә.

- Балалар, ничек уйлыйсыз, нинди темага сөйләшәчәкбез?

Балалар җавабы. Яз турында.

- Әйтегез әле, “Яз” темасын өйрәнү өчен нишләргә кирәк?

Балалар җавабы. Сүзләрне, ел фасылларын, җөмләләрне искә төшерергә кирәк.

     - Балалар, мин сезгә шушы эмблемаларны (шат йөзле кояш, малай рәсеме, ай рәсеме )өләшәм, ә дәрес ахырында без аларга түгәрәкләр куярбыз.

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ

(мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

  1.  “Татарча өйрәнәбез” сәхифәсе.

Видеодәрес. Сүзлек эше (тактада язылган).

Укучылар сүзләрне кабатлый.

  1. -  Укучылар, әйдәгез әле хәзер сөйләшеп алыйк. Мин сезгә сораулар бирермен,  сез җавап бирерсез.
  • Хәзер нинди ел фасылы?(Сейчас какое время года?)
  • Яз айларына нинди айлар керә?(Перечислите месяцы весны)
  • Яз көне табигать ничек үзгәрә?(Как миняется природа весной?)
  • Яз көне кошлар кайдан кайталар?
  • Син язны яратасыңмы?
  1. - Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез, дөрес җөмләләр төзибез. Ребята, сильный ветер  перепутал слова  в предложениях. Давайте правильно составим предложения. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?
  1. Озын, көннәр, кыска, төннәр.
  2. Балкый, кояш.
  3. Кайталар, кошлар, җылы яктан.
  4. Тамчы, эри, тама, кар.

Җөмләләрне балалардан укытып чыгу.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.

Нәтиҗә:

  • Рәхмәт, балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.

  1. Дәреслек белән эш. Җөмләләр арасыннан яз темасына караганнарын аерып язарга. Күнегү эшләнә.

Ял минуты  ”Яз җитә” җырын җырлау.

  1. Яз турында диалоглар төзү. Парларда эш. Дәреслектәгедиалог белән эш( җаваплар белән уртаклашу)
  2. “Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз. Ахырдан  иң оста тәрҗемәчене билгеләрбез.

 Как скажете  о том, что:

  • Весной  птицы прилетают с юга.
  • Ночи короткие, дни длинные.
  • Солнце сверкает.
  1. “Нәрсә артык” уены. Индив.бирем.Йомшак укучылар белән эш.

 - Балалар, карагыз әле, экрандагы кояшны болытлар каплаган. Ул бик моңсу, ни өчен икән? Хәзер беләбез. (Схема белән эш, эшчәнлекне интерактив тактада оештырырга була) Менә бу язгы табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр арасында берсе артык икән. Игътибар белән карыйк әле. Кояш җылыта, яңгыр ява, җылы җил исә, агачлар бөре чыгара, көннәр озая, төннәр кыскара, кар ява. Ә экрандагы кояшка һаман моңсу. Балалар, уйлагыз әле, кайсысы артык?

 Балалар. Яз көне кар яумый. Ул рәсем артык.

 - Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, болытлар таралган, кояш ничек елмая, сезгә рәхмәт әйтә. (Елмайган кояш күрсәтү.) Балалар, ә хәзер сез рәсемнәр һәм схема буенча язның билгеләрен сөйләп бирегез әле. (Билгеләр кабатлана һәм ныгытыла)

  1. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү, тест эшләү.

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

V.Рефлексия. Үзбәя.

-Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Яз көне табигать нинди? Һ.б.

Булдырдыгыз, балалар! Мине бик сөендердегез!

  • Укучылар, дәрес башында мин сезгә түгәрәкләр тараткан идем.Ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм түгәрәкләргә исемнәрегезне языгыз. Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз – үзенә ышанып эшләде, түгәрәкләрегезне шат йөзле кояшка куегыз.Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз,  малай рәсеменә  куегыз.Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз,түгәрәкләрегезне айга куегыз. (На столах лежат шаблоны для оценивания, как вы оцениваете себя, выберите такой шаблон)

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.

VI. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

1. Составить рассказ о весне; яз турында хикәя.

2.Составить кроссворд на тему “Весна”;  ”Яз” темасына кроссворд.

3. Составить диалог на тему “Весна”. ”Яз” темасына диалог.

Саубуллашу.

Дәрес конспектын әзерләгәндә кулланылган чыганаклар исемлеге:

  1. 2 нче класс, “Күңелле татар теле” / Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.
  2. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. “ Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”.

2 нче сыйныф, укытучылар өчен методик кулланма. – Казан, “Татармультфильм”, 2014.

  1. Уйный-уйный укыйбыз. Г.Гәрәева. Казан. “Яңалиф” нәшрияты, 2007
  2. Латыпова А.И. “Тел әфәнде”. Хәтер нәшрияте, 2001 ел
  3. И.Х.Мусаярова. “Азрак ял итеп алыйк”. Тат.дәүләт гуманитар институты. Казан, 1998 ел
  4.  “Мәгариф”, “Сабантуй”  җурналлары.
  5. “Ачык дәрес”  газетасы.
  6. “Татар теле өйрәнәбез”  Р.З.Хәйдәрова. Диск-1нче бүлек.
  7. belem.ru | Татар мәгарифе порталы
  8. Muzofon.com сайты

Тест

  1. Язгы айлар ...  .

А) сентябрь, июнь, июль

Б) сентябрь, ноябрь, октябрь

В) март, май, апрель

  1. Урман…, урам… күбәләкләр оча.

А) -да Б)  – дәВ)  –дән

3.  Яз көне көннәр  .... .

А) җылыБ) салкынВ) эссе

  1. .... җиргә коелалар.

А) кошлар Б) яфраклар В) яңгырлар

  1. Дөрес тәрҗемәне табарга.

Көз көне кошлар җылы якка китә.

А)  Осенью птицы улетают в теплые края.

Б) Весной  птицы прилетают с юга.

В) Осенью птица  улетает в теплые края.

  1. Яз көне җылы яңгыр... ява.

А) – ләрБ) – нарВ) – лар