Мастер-класс "Сөйләм-фикернең көзгесе"
методическая разработка

Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Бүгенге көндә туган тел укытучысының алдына куелган төп бурычларның берсе- балаларны туган телләрендә матур итеп аралашырга өйрәтү, шәһәр мөхитендә үскән балаларның моңлы татар телебездә сөйләм телләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ostalyk_drese-2022.docx22.09 КБ

Предварительный просмотр:

Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы,

Алабуга шәһәре 1нче гимназиясенең

                                                                                             югары категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы.

 «Сөйләм-фикернең көзгесе»

темасы буенча мастер-класс

Максат: Башлангыч сыйныфта туган телдә әдәби уку дәресләрендә балаларның сөйләм телен үстерү максатыннан кулланылган яңа алымнар белән  уртаклашу.

Бурычлар:

- сөйләм үстерү тирәлегендә яна алымнар куллану формаларын күрсәтү;

-универсаль уку гамәлләренең уку предметларының  эчтәлеге, кулланылган технологияләр һәм эш алымнары белән бәйләнешен күрсәтү.

-Хәерле көн, мөхтәрәм жюри, хөрмәтле коллегалар. Мин үземнең осталык дәресемдә сезне күрүемә бик шат. Бүген мин Сезгә үзем белән бергә хезмәттәшлек итәргә чакырып кулларымны сузам. Минем белән эшләргә әзер булсагыз, Сез дә миңа җавап итеп кулларыгызны сузыгыз әле. Бер-беребезгә карап елмаик та, хәерле эш көннәре теләп, эшебезне башлыйк.

1. ПЕДАГОГИК ТӘҖРИБӘНЕ ТӘКЪДИР ИТҮ.

Мин бүген сезнең янга буш кул белән килмәдем. Минем бүген бер кулымда көзге, икенче кулымда фикерләремне язып бара торган дәфтәрем. Бүгенге осталык сәгате темасы белән бу предметлар арасында нинди бәйләнеш бар  икән?(фикерләр тыңлана) (Слайд2)

-Әйе, бүгенге мастер-классның темасын мин “Сөйләм-фикернең көзгесе” дип атадым.  Экранга ихтибар итик әле. (Слайд) Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Бүгенге көндә туган тел укытучысының алдына куелган төп бурычларның берсе- балаларны туган телләрендә матур итеп аралашырга өйрәтү, шәһәр мөхитендә үскән балаларның моңлы татар телебездә сөйләм телләрен үстерү. Шуңа күрә бүенге темам бик актуаль, көн кадагындагы темаларның  берсе  дип уйлыйм.

Чыннан да, сөйләм –фикернең көзгесе дигәннәр борынгылар. Ә сез моның белән килешәсезме? (фикерләр тыңлана). 

Карагыз әле, күпме төрле фикер ишеттек. Дәрестә дә бирелгән сорауларга укучылардан төрле фикерләр ишетәбез. Ә укучыларны фикерләрен җыеп, эзлекле рәвештә бер системага салырга өйрәтер өчен мин дәресләрдә бер алым кулланам. (Слайд3)  Үзем яратып кулланган бу алым белән сезнең белән дә уртаклашасым килә. (Слайд4) Кире бәйләнешкә корылган интерактив методик алым - “ПОПС”

алымы(“Эшлекле бәхәс”)белән танышырбыз.  Бу интерактив методик алымны ЮАР хокук галиме профессор Дэйвид Маккойд-Мэйсон уйлап тапкан. Дискуссия оештыру инструменты буларак, бу технологик алымның кыйммәте шунда, ул укучыларга үз позицияләрен  кыска һәм һәръяклап дәлилләргә ярдәм итә. Укучыларга чыгышларын төгәл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

2. ШӨГЫЛЬЛӘР СИСТЕМАСЫН ТӘКЪДИМ ИТҮ.

 (Слайд5)

 “ПОПС” алымының асылында түбәндәгеләр ята:

  • Укучыларга күтәрелгән мәсьәлә буенча үз фикерләрен белдерү өчен  ПОПС – формуланы чагылдыручы 4 якны аңлатырга  тәкъдим ителә:
  • П – позиция, бирелгән проблема буенча үз фикереңне белдерергә кирәк.
  • О – үз фикереңне аңлату
  • П – фикереңне 3 мисал китереп дәлилләү
  • С – фикерне йомгаклау

(Слайд6) Бу алым технологик булмас иде, әгәр дә  җөмләнең башы тәкъдим ителмәсә.

  • Беренче җөмлә (позиция)  шулай башланырга тиеш:

 «Минемчә, мин  ...дип саныйм, мин бу фикер белән килешәм яки килешмим... » 

  • Икенче җөмлә (үз позициянңе аңлату, нигезләмә ) шулай башлана:

 Бу блокта төп сорау “Ни өчен без шулайдип уйлыйбыз? «Чөнки…»

  • Өченче җөмлә (үз хокукларын, үз позицияларын мисалда исбатлау) шулай башлана:

«Мин мисалда исбатлый алам, ул…»(3 дәлил)

  • Дүртенче җөмлә (фикер, нәтиҗә) шулай башлана:

 «Шуннан чыгып, мин нәтиҗә ясый алам,  

3. Имитацион уен

-Әйдәгез, ПОПС  алымын бер мисал өстендә карап китик. Экранга игътибар итегез әле. (Слайд7)  Бу рәсемдә татар халкының  нинди  әйтеме яшеренгән?  (Слайд8) Әйе, татар халкында  “Тавык төшенә тары керә”дип әйтәләр Сез моның белән килешәсезме? ПОПС алымын кулланып, үз карашыбызны дәлилләп карыйк әле. (Слайд9)

Минемчә, бу фикер тавыкның тары яратуы турында.  

Чөнки тары-тавыкның яраткан ризыгы.

Мин моны мисалда исбатлый алам, беренчедән, ул-ашау чыганагы, яшәү чыганагы.

Икенчедән, ул тәмле.

Өченчедән, ихтыяҗы.(Тарыда яшь тавыклар өчен аеруча файдалы элементлар, мәсьәлән клетчаткалар,  протеиннар, каротиннар бар икән).

Димәк, тавыкның төшенә тары керә.

4. Модельләштерү( мөстәкыйль эшләп карау).

Ә хәзер мин фокус группага ПОПС алымын мөстәкыйль кулланып эшләп карарга тәкъдим итәм. Сезнең каршыгызда ребуслар, бу ребусларда татар халкының мәкальләре яшеренгән. Сезгә шул ребусларны чишеп, мәкальләрне ничек аңлавыгызны ПОПС формулага салып аңлатып бирергә кирәк булыр. (Җиде кат үлчә, бер кат кис. Агач- җимеше белән, кеше-эше белән.)

Фокус группа эшләгән арада минем залда утыручылар өчен дә биремем бар. Экранга игътибар итик әле. Тавык төшенә тары керә.  Ә бит бу әйтемдә яшерен мәгънә дә бар. Ә хәзер шул позициядән чыгып, ПОПС алымын кулланып фикерегезне дәлилләп карыйк әле.

Минемчә, бу әйтем кешенең нәрсәдер турында хыялланып, бу хыялын тормышка   ашыра алмавы турында.

Чөнки, ул хәзергәчә хыялда гына, тормышка ашмаган.

Беренчедән, хыял һәрвакыт чынга ашмый

Икенчедән,хыялны тормышка ашырыр өчен мөмкинлек юк.

Өченчедән, ярдәм итүче юк.

Димәк, ул хыялын әлегә тормышка ашыра алмый.

5. Рефлексия

-Менә шулай дәресләрдә бу алымны кулланып, без  санаулы минутлар эчендә,  үзләштергән материалдан   кыска мәгълумат ала алабыз.   Ә иң мөһиме, без укучыларга, үзләренең фикерләрен, үз позицияләрен белдерергә ирек бирәбез. Бу алымны мин еш  кына дәреснең рефлексия өлешендә кулланам. Минем уйлавымча, туган тел дәресләрендә генә түгел, башка дәресләрдә дә бу алымны һичшиксез уңышлы кулланып була.

 Әйдәгез без дә сезнең белән “ПОПС” алымын кулланып, бүгенге дәрескә рефлексия уздырып карыйк. (Слайд10)  Минемчә, “ПОПС” алымы-сөйләм телен үстерүнең иң кулай алымы. Сез минем белән килешәсезме? Мин осталык дәресе башында Сезгә йөрәкчекләр биргән идем. Шул йөрәкчекләр артында ПОПС формуласын чагылдыручы хәрефләр язылган. Әйдәгез, П(позиция) кайсыбызда, үзебезнең фикеребезне әйтик әле һ.б.  (“ПОПС” алымын кулланып, рефлексия уздыру)

-Осталык дәресенең ахырына да якынлаштык. Мин дәресемне фикерләр дәфтәрем белән башлап җибәргән идем. Бүген минем сезгә кечкенә генә бүләкләрем бар. Бу дәфтәрләр сезгә бүгенге очрашуның бер истәлеге булып калсын әле. Бәлки сез дә бу дәфтәрләргә үзегезнең матур сөйләмегездә чагылган фикерләрегезне теркәп барырсыз. Ә инде бу дәфтәрләрнең беренче битендәге бирелгән “ПОПС” алымын сез дәресләрегездә һичшиксез уңышлы файдалана алырсыз дигән теләктә мин үземнең осталык дәресемне тәмамлыйм. (Слайд11) Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап- тормыш көзгесе

Китапның килеп чыгу тарихы белән таныштыру...