Китап- тормыш көзгесе
классный час по теме

Китапның килеп чыгу тарихы белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Китап – тормыш көзгесе

Максат:  1.  Китапларның килеп чыгу тарихы

                      белән таныштыру.

                 2.  Кәгазь турында белемнәрне ныгыту.

                 3.  Китапларга сакчыл караш, вакытлы

                      матбугат белән кызыксыну тәрбияләү.

Укытучы:  Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле, без бүген нәрсә

турында сөйләшербез икән? Табышмакның җавабын тапсагыз,

белерсез.

                  Кулдан-кулга йөри ул

                 Бөтен телдә сөйли ул,

                Белмәгәне юк аның,

                Көзгесе ул дөньяның.

Балалар:  Китап.

Укытучы:  Әйе балалар, дөрес. Үзегез китап турында нинди табышмак-

                      лар беләсез?

Балалар:  ...

Укытучы:  Бик әйбәт. Ә китапны нәрсәдән ясыйлар икән соң?

Балалар:  Кәгазьдән.

Укытучы:  Ә кәгазьне.

Балалар:  Агачтан.

Укытучы:  Дөрес балалар, молодцы!  Ә бит бик борынгы заманнарда

                     кәгазь бөтенләй булмаган, язу карасы белән каләм дә булма-

                     ган. Ул вакытта китапны ничек ясаганнар икән соң?

                     Ассириялеләр, мәсәлән, таяк белән юеш балчык плитәләргә

                     язганнар, аннары плитәләрне киптергәннәр. Борынгы мисыр-

                     лылар язу өчен саз үсемлеге – папирус куллана торган булган-  

                     нар. Папирустан киң озын тасмалар ясап, очлы таякны буяуга

                     манып, шуңа язганнар, буяу кипкәч, тасмаларны төреп куй-

                     ганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китапханәләр туплаган

                     алар. Ә Ауропа кешеләре язу өчен пергамент дигән әйбер уй-

                     лап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаган-

                     нар. Борынгы урыслар каен тузына язганнар.

                         Кәгазь дигән кадерле әйберне иң элек Кытайда ясый башла-

                     ганнар, бик борынгы заманнарда ук, икенче гасырда. Тик кы-

                     тайлылар кәгазь ясау серен үзләре генә белгәннәр, яшереп сак-

                     лаганнар. Ауропада кәгазь моннан мең еллар чамасы элек кенә барлыкка килгән. Аны иске чүпрәкләрдән, агач кайрыларыннан, бамбук йомычкасыннан ясаганнар. Кәгазь ясау өчен шулай ук арыш, бодай, солы саламы, кычыткан, суүсемнәр, камыш һәм тагын әллә нәрсәләр кулланылган. Кәгазь эшләп чыгару – зур

                     хезмәт сорый торган авырэш булган. Җитмәсә китапларны кулдан язганнар бит әле. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле  

                     байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар.

                     Ә сез, балалар, китапларны саклыйсызмы соң?

Балалар:  ...

Укытучы:   Кызганычка каршы, безнең  арада китапны хөрмәт итмәүче, сакламаучы укучылар да бар. Алар менә бүгенге сөйләшүдән соң үзләренең гаепләрен аңларлар, төзәлерләр дип ышанабыз.

Бер укучы  Х. Шабановның  “Кадерлә син китапны”  шигырен сөйли.

Укытучы:   Балалар, шагыйрь абый нинди киңәшләр бирә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Әйе, әгәр дә без бу киңәшләрне тотсак, китапларыбыз һәрчак

тәртиптә булыр. Борынгы китапларны кулдан язганнар, аларны ясау өчен бик күп вакыт һәм эш таләп ителдгән, әле аларны бик кыйммәтле тышлар белән тышлаганнар. Мондый китапларны, урламасыннар өчен, чылбырлар белән бәйләп куя торган булганнар. Мондый хәлләр инде 500 еллар элек булган.  

Ә бервакыт Майнце дигән немец шәһәрендә яшәүче Иоганн Гутенберг дигән кеше язу станогы уйлап тапкан. Һәм аңардан күреп, күп кенә шәһәрләрдә китап басу остаханәләре, фабрикалары яки инде типографияләр ачылган. Ул вакыттагы Русия патшасы Иван Грозный (Явыз Иван) Мәскәү шәһәрендә дә типография ачкан. Әле хәзер дә Мәкәүдә тарих музеенда беренче китап һәм аны баскан машина саклана.

  Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь кытлыгы башланган, инде чүпрәк, салам гына җитмәгән. Шуннан соң  кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнардан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар. Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән-көн арта. Әмма планетабызда урманнар азая бара. Болай булса, бервакыт урманнар бөтенләй бетмәсме соң? Шуңа күрә галимнәр агачка алмаш эзлиләр. Кәгазьне пыяла һәм таштан, синтетик җепселләрдән, полимерлардан ясап карыйлар. Тотылган кә-

газь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

  Китапны машинкада бассалар да, җыюны кулдан башкарган-нар. Бу эш бик ялыктыргыч булган. Ә хәзер инде басу машинкалары да камилләшкән, җыю машинкасы да бар. Күп эшне компьютерлар башкара. Операторларга кнопкага гына басасы. Бөтен эшне дә техника эшли. Шуңа күрә дә хәзер китаплар бик күп, бәяләре дә алдагы заманнардагы кебек үк түгел. Китаплар,  журналлар безгә бик зур ярдәмче бит. Менә

без зур шәһәрдән еракта, Яршуган тавы итәгенә сыенып утыр-

ган авылда, агачларга уралган агач өйдә, татар гаиләсендә яши-без. Китап белән дус булсак, гәҗит-журналларга язылсак, өй-

дән чыкмыйча гына да илләр-җирләр гизәргә, телләр өйрәнер-

гә була. Бер китап һәм аның геройлары турында икенче китаптан шундый кызыклы мәгълүмат алырга була. Менә безнең алдыбызда “Салават күпере” һәм “Ялкын” журналлары. Без

алар буенча үзебезнең  яшьтәшләребез тормышы белән таныша алабыз. Үзебез дә төрле мәкаләләр язып җибәрә алабыз.

Бу журналлар сезгә һәрчак килеп торсын өчен элемтә бүлегендә язылырга мөмкин.

Ә сез китапларны күп укыйсызмы?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди китапларны барыгызның да укыйсы килә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Кулдан-кулга йөргәч китап нишли?

Балалар:  Таушала, туза.

Укытучы:  Әйе, тузгач аны нишләтергә кирәк?

Балалар:  ...

Укытучы:  Аны дәваларга кирәк.  Безне кем дәвалый әле?

Балалар: Табиб, доктор.

Укытучы: Ә китапларның докторы буламы икән?

Балалар: ...

Укытучы:Кемнәр алар?

Балалар: Без.

Укытучы: Дөрес, балалар. Менә китап докторы турында шигырь тың-

лыйк әле.

Бер укучы Х. Халиковның “Китап докторы” шигырен сөйли.

Укытучы: Менә нинди була икән китапларның докторы. Киләсе дәрестә

без дә китап докторлары булырбыз. Китапханәгә барып, анда-

гы китапларны дәваларбыз.

Ә бүгенге дәрестә сез нинди яңалыклар белдегез?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди кызыклы мәгълүматлар алдыгыз?

Балалар: ...

Укытучы: Бүгенге әңгәмә сезнең өчен кайсы ягы белән файдалы булды?

Балалар: ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....

Кызыл китап ни сөйли?

Экологик  кичә. Класс сәгате...

"Китап - белем чишмәсе"

Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән класстан тыш чара...

"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....

китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең

Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....

китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең

Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....

Мастер-класс "Сөйләм-фикернең көзгесе"

Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Бүгенге көндә туган тел укытучысының алдына куелган төп бурычларның берсе- балаларны туган телләрендә матур ите...