Читательская грамотность
тренажёр (3 класс)

Читательская грамотность - это умение человека понимать  и использование письменные тексты, анализировать для решения своих жизненных задач. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chitatelskaya_gramotnost_no1.docx37.59 КБ
Файл uku_gramotalylygyn_tiksheru_no2.docx35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уку грамоталылыгын тикшерү.

 

1.    Текстны укы.

 

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара дус яшәгәннәр. Куян  агач кайрысы кимергән, песи сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа бала Бикбатыр дип исем кушкан. Куян бар әйбердән дә курка икән.  Аны ул Биккуркак дип атаган.

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора. Куркуыннан куян кузгала да алмаган. Бикбатыр килеп җиткән.  «Әй юләр, юләр, үз шәүләңнән куркып торасың ич»,— дигән. Биккуркактан бик көлгән.

Икенче бервакытны нәрсәдер бик нык кыштырдый икән. Куян йөрәксез калган.  «Хәзер идән астыннан чыга да инде кыштырдаучы нәрсә, мине кабып йота»,— дип уйлый икән куян.

Өченче тапкыр ачык ишектән өйгә бер Эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан да, сыртын кабарткан. Эт  ишектән әкрен генә чыгып сызган.

 

Биремнәрне үтә:

 

1.Баланың нинди хайваннары булган? Шул сүзләр астына сыз:

Тавык, песи, төлке, бүре, куян, сыер.

 

2.Куянның кушаматы нинди?

А) Биктырыш    Б) Бикбатыр  в) Биккуркак  г) Бикматур

 

3. Песинең кушаматы нинди?

А) Биктырыш    Б) Бикбатыр  в) Биккуркак  г) Бикматур

 

4. Текстта куянның ничә тапкыр курыкканы турында язылган?

А) 1       б) 2      в) 3      г) 4

 

5. Куянны текстта нинди хайван куркыта?

А)бүре    б)  эт     в) песи    г) төлке

6. Тексттан “Они друг с другом жили дружно» җөмләсенең татарча вариантын табып, астына сыз.

 

7. Куян Эттән куркып, кая кереп качкан? Тексттан табып, күчереп  яз:

_____________________________________________

 

8. Тексттан кара хәреф белән язылган сүзне күчереп яз.  Текст буенча мәгънәсен ачыкла (тиешле сүзнең астына сыз)

 

_______________________________ -

 

шатланган, курыккан, йөрәген югалткан.

 

9. Этне күргәч, Бикбатыр нишләгән?

А) сыртын кабарткан  б) чыгып качкан     в) курыккан

 

10. Тексттагы песи нинди?

А) Куркак    б) батыр     в) хәйләкәр    г) усал

 

Бәяләү өчен ачкыч

 

Бирем саны

Дөрес җавап

Балл

1

Куян, песи

2 балл (һәр дөрес сайланган сүз өчен 1 балл, башка хайваннар күрсәтелмәгән булырга тиеш)

2

Биккуркак

1 балл

3

Бикбатыр

1 балл

4

3

1 балл

5

эт

1 балл

6

Алар үзара дус яшәгәннәр.

2 балл (Җөмлә астына тулысынча сызылган)

7

Карават астына

2 балл (хатасыз күчереп язылган)

8

Йөрәксез калган

2 балл (хатасыз язылган – 1 балл, дөрес аңлатма сайланган – 1 балл)

9

Сыртын кабарткан

1 балл

10

Батыр

1 балл

 

Баллар буенча билгеләү:

13-14 балл  – 5

10-12 балл -   4

7-9 балл – 3

0-6 балл - 2



Предварительный просмотр:

 

  

Уку грамоталылыгын тикшерү. (3 нче сыйныф өчен)

1. Текстны укы.

Карга хәйләсе

Бер тапкыр Карганың кырда йөри торгач, су эчәсе килгән. Якын-тирәдә бер дә су булмагач, ул уракчылар янына киткән. Анда кешеләрдән ераграк бер кувшин белән су бар икән. Тик кувшин гына биек, ди.  Карга, кувшин өстенә менеп, муенын сузып караган, су савытның төбендә генә икән. Карганың буе җитмәгән, кереп эчәргә кувшин авызы тар икән. Кувшинны аударса, суы агып бетәр, эчми калырмын, дип уйлаган.

Шулай итеп, байтак йөри торгач, бер әмәл уйлап тапкан. Ул, вак таш җыеп, кувшин эченә тутырган.  Кувшин таш белән тула язган, су да күтәрелгән.  Карганың буе җитәрлек булгач, ул рәхәтләнеп су эчкән. (В. Радлов)

Биремнәрне үтә.

1. Кырда нинди кош йөргән? Шул кошның  исемен язып куй.__________

2. Ул кош кемнәр янына килгән? Шул сүзнең астына сыз:

Комбайнчы, тракторчы, бакчачы, игенче, уракчы, терлекче

3. Кешеләрдән ераграк кувшин белән нәрсә булган?

А) сөт    ә) бал     б) су     г) аш

4. Кувшин эчендәге сыеклык  күпме булган?

А) аз       ә) күп       б) савыт төбендә генә     в)  күп булмаган

5. Кош нәрсә җыйган?

А) җиләк      ә) чикләвек   б) гөмбә       в) таш  

6. Тексттан “Но кувшин был высокий» җөмләсенең татарча вариантын табып языгыз.

7.Кувшин таш белән тулгач, сыеклык нишләгән? Тексттан табып, күчереп  яз:

_____________________________________________

8.  Тексттан кара хәреф белән язылган сүзне күчереп яз.  Текст буенча мәгънәсен ачыкла (тиешле сүзнең астына сыз)___________________

Эш уйлап тапкан, хәйлә уйлап тапкан,  мәсьәлә уйлап тапкан

9. Эш беткәч, кош нишләгән?

А) су эчкән ә) аш ашаган   б) бал ашаган   в) ял иткән  

10. Текстта  сурәтләнгән кош нинди? Язып куй._________

 куркак      усал       зирәк       батыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Диагностические работы участников творческой группы "Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" "Читательская грамотность для 2 классов"

Мозина Елена Викторовна - руководитель творческой группы"Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" предлагает разработки  по диагностике функциональной гр...

Диагностические работы участников творческой группы "Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" "Читательская грамотность для 4 классов"

Мозина Елена Викторовна - руководитель творческой группы"Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" предлагает разработки  по диагностике функциональной гр...

Диагностические работы участников творческой группы "Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" "Читательская грамотность для 3 классов"

Мозина Елена Викторовна - руководитель творческой группы"Формирование функциональной грамотности на начальном уровне образования" предлагает разработки  по диагностике функциональной гр...

Развитие читательской грамотности в начальной школе, как одного из компонентов функциональной грамотности учащихся, с применением современных технологий.

Базовым навыком функциональной грамотности младших школьников считается читательская грамотность – это умение человека понимать и использовать письменные тексты, анализировать, изучать их д...

КОНКУРСНАЯ РАБОТА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ ПРОЕКТ по формированию, развитию и оценке функциональной читательской грамотности обучающихся начальной школы «Воспитание грамотного читателя через возрождение традиций материнского чтения»

laquo;Чтение – вот лучшее учение». Наверное, нет необходимости объяснять глубокий смысл этой пословицы. От умения детей читать бегло, выразительно, понимать содержание прочитанного, анали...

Развитие читательской грамотности в начальной школе, как одного из компонентов функциональной грамотности учащихся.

Развитие читательской грамотности в начальной школе, как одного из компонентов функциональной грамотности учащихся....

Функциональная грамотность 1 класс /читательская грамотность/

Функциональная грамотность - это способность и умение самостоятельно искать, анализировать, обрабатывать и усваивать необходимую информацию из различных источников. В современном обществе каждому чело...