Абдулла Алиш “Алдакчы Наил”
план-конспект урока (3 класс)

Гафиятуллина Миляуша Сабирзяновна

Абдулла Алишның биографиясе белән таныштыру. “Алдакчы Наил”  хикәясен уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aldakchy_nail.docx17.45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Абдулла Алиш “Алдакчы Наил”.

Максат:   1. Абдулла Алишның биографиясе белән таныштыру. “Алдакчы Наил”  хикәясен уку.

2.Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда  дуслык  сүзенең мәгънәсен аңлату,  ярдәмләшергә  өйрәтү.

  Планлаштырылган нәтиҗәләр:  Шәхескә кагылышлы: яхшы, начар гадәтләрнең эчтәлеген аңлату, начарларын булдырмау, ничек бетерү турында сөйләшү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Тыңлап аңлау, аңлап укый белү,  өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.

Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.  

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра, үз эшчәнлегеңне бәяли белү.

Предмет буенча: Шагыйрьнең биографиясеннән мәгълүматлы булу. Хикәянең эчтәлеген белү.

 Дәреснең тибы:  Яңа теманы өйрәнү дәресе.

Җиһазлау:  А.Алиш портреты, төркемнәргә бирү өчен карточкалар, презентация.

                                             Дәрес  барышы.

 I.  Оештыру. Мотивлаштыру 

а) исәнләшү:

-Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз һәрчак әдәпле, отыгыз матур гадәтләр!

-Хәлләрегез, кәефләрегез ничек укучылар? Бер-берегезгә хәерле көннәр теләп, дәресне башлыйк.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

1.  Дуслык турында язып килгән мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлаттыру.

2. Сорауларга җавап алу.

-Нинди очракта ярдәмләшеп була? (Авырлык килгәндә,һ.б)

- Бер-береңә ярдәм итү нинди сыйфат?(Уңай, яхшы)

III. Уку мәсьәләсен кую .

 

Экранга слайд чыгару (Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.).

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?  (Дуслык, ярдәмләшү, хезмәтне ярату)

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:

а) Әдипнең портреты белән эш.

-Аның тышкы кыяфәте  нинди?

-Чәче,мимикасы, кәефе  турында нәрсәләр әйтеп  була?(балаларның җавабы  тыңлана)

б)Тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү, китапларын күрсәтү (презентация).

 в) Абдулла Алиш  биографиясендәге төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләр төзетү. (нәтиҗә ясату).

г)Сүзлек белән эш. 

Компьютер экранында яңа сүзләр языла. Укучылар кычкырып укыйлар һәм сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар. (сүзләр белән  сүзтезмәләр ,җөмләләр төзетү)

Алдакчы                      - лгун, лжец, обманщик

 Шатланырга                - радоваться

Уңайсызланырга        -  смущаться

Шаярырга                   -  шалить.шутить, баловаться

Гаҗәпләнергә              - удивляться

Мактанчык                  - хвастливый.хвастун

Коткарырга                 - спасать, спасти

Батарга                        - тонуть, утонуть 

д) Хәзер  мин сезгә хикәяне укыйм.Сез игътибар  белән тыңлагыз.

  Яхшы укый торган укучылардан укыту.  

V.Физминутка.

VI. Яңа теманы ныгыту.

Парларда  эш оештыру.

 -Хикәя  нәрсә турында?

-Әсәрнең исеме эчтәлеккә туры киләме?

(Хикәядән охшаш яки бер үк төрле җөмләләрне табып укыгыз. Охшаш яңгырашлы сүзләрне әйтегез.)

- Беренче тапкыр су коенырга барганда Наилнең нинди начар гадәте ачылган ?

- Икенче тапкыр су коенганда Наил нишләгән?

-  Наилнең нинди начар гадәте бар?

- Ә сез кешеләрдә нинди яхшы гадәтләрне  беләсез икән?

 -Наилгә  нинди    сыйфатлар хас?

VII. Өй эше .

1. Эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләргә.

2. “Суга батучыга беренче ярдәм” темасына проект.

VIII. Рефлексия

-Нәрсәгә өйрәндең?

- Белемнәрне кайларда кулландың?

-Авырлык кайда очрады?

-Синең эш нәтиҗәң нинди?(үзләренә билге куялар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сказки АБдуллы Алиш

Урок- викторина на татарском языке....

Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте.

Укучыларны А. Алиш иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштыру. А.Алиш әсәрләре аша укучыларда гаделлелек, тату, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү....

Презентация к уроку русского языка "Что мы наем об имени существительном" 3 класс

Презентация к уроку  русского языка "Что мы наем об имени существительном" 3 класс...

2сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”

Максат:   1. АбдуллаАлишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү;әкиятләрен белү; 2.А.Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну   уяту;Ошибка! Недопустимый объект гиперссылки.3 .Эчтәлекне аңлап...

Презентация классного часа "Абдулла Алиш" на татарском языке

Презентация содержит материал о татарском писателе Абдулле Алише. Можно использовать для знакомства с жизнью и творчеством этого великого писателя, участника ВОВ...

Исследовательская работа. "Ялан батыры Наил Ғатауллин", Гатауллина Венера Наиловна, 8 класс

Тикшеренеү эшенең актуаллеге. Хәрби хеҙмәтен Афған ерҙәрендә, ут эсендә үткәргән меңәрләгән егеттәребеҙҙең береһе....

Презентация "Абдулла Алиш"

К уроку  для дистанционного обучения...