Презентация классного часа "Абдулла Алиш" на татарском языке
классный час (2 класс) на тему

Минимуллина Алия Хабибулхаковна

Презентация содержит материал о татарском писателе Абдулле Алише. Можно использовать для знакомства с жизнью и творчеством этого великого писателя, участника ВОВ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.alish_syynyf_sgate.pptx1.17 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сыйныф сәгате Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия б ашлангыч сыйныф укытучысы Минимуллина А.Х. төзеде

Слайд 2

Бу рәсемнәр нинди әкиятләрдән? Аларны кем язган?

Слайд 3

Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Спас районы Көек авылында туган . Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән –иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1927нче елда Казанга килә , җир төзү техникумында укый. Шунда алган һөнәре буенча эшли. 1937нче елдан Бөек Ватан сугышы башланганчы “ Пионер каләме” ( “Ялкын”) журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Педагогия институтында укый. Иң күп язган еллары була бу. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән әсәрләр- әкиятләр. 20 дән артык әкият яза. Аларны “Нечкәбил” , “Әкиятләр” , “Ана әкиятләре” исемнәре белән бастырып чыгара.

Слайд 4

Сугыш башлангач , 1941 нче елда фронтка китә , разведчик була. Чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Берлин төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша. 1944 нче елның 12 нче августында фашистлар Алишны үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш ,көрәштәше Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

Слайд 5

. “Сыерчык белән чыпчык” кайсы әкият геройлары? (“ Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”) 2. “Бу нинди боерык ? Нәрсә ул койрык ? “ бу җөмләләр кайсы әкияттән? (“ Койрыклар”) 3.”Кайгырма , туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була.” (“Куян кызы”) 4. “ Серең эчендә торса , йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.” (“Сертотмас үрдәк”)

Слайд 6

….. үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап караган : тәмле-тәмле балыклар , яшел бакалар , татлы кыскычлар тотып китерә икән. Баласы , үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган , әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган . Ашарга-эчәргә тотынса , ул тәмам йөдәп беткән. Ә дуга муен — ….. баласы кыстатып та тормый , кашыкны үзе тотып , азыкны кат-кат чәйни , тәмле итеп ашый икән . Вакытында йоклый , вакытында һавага чыга , уйный , шуңа күрә алма кебек кызарып , матур булып үсә икән. “Каз белән Аккош” әкиятен искә төшерик.

Слайд 7

“Чукмар белән Тукмар” әкиятендә А.Алиш безне нинди булмаска өйрәтә?

Слайд 8

“Куян кызы” әкиятнен персонажларын санап бирегез.

Слайд 9

2001нче елда туган авылы Көектә Абдулла Алишка һәйкәл салынды. Көектә , Казанның Балалар иҗаты үзәгендә,55 мәктәптә аңа багышланган музейлар эшли. 1990 нчы елда ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде. Менә кем булган ул - Абдулла Алиш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Презентация по концентрированному обучению татарскому языку в Урсалинской СОШ РТ.

Опыт работы по новому УМК Р.Р.Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел"....

Классный час " Будь воспитанным!"( на татарском языке)

Классный час о правилах поведения , воспитанности, доброте в форме устного журнала с использованием презентации....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Презентация к уроку родного (татарского) языка "Прошедшее время глаголов"

Презентация содержит наглядный материал для урока родного (татарского) языка на тему "Прошедшее время глаголов" с игровыми элементами...