Классный час " Будь воспитанным!"( на татарском языке)
классный час (3 класс) по теме

Бадрутдинова Нурия Талховна

Классный час о правилах поведения , воспитанности, доброте в форме устного журнала с использованием презентации.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bud_vospitannym_kl_chas.rar94.01 КБ

Подписи к слайдам:

Телдән журнал.
Бәдретдинова Нурия Талха кызыАпас районы Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Әдәп төбе – матур гадәт”
Исәнмесез! Танышлар булмасак та,Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек. Исәнмесез!Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.Ә нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?(В.Солоухин шигыре)
Кайчан әйтергә?
Исәнләшкәндә әйтелә торган сүзләр: хәерле көн, әссәламегаләйкүм, нихәл. Берәр кешегә үтенечегез булганда әйтелә торган сүзләр: үтенәм сездән, рәхим итегез, зинһар өчен, рөхсәт итегез. Гафу үтенгәндә әйтелә торган сүзләр : кичерегез, гафу итегез. Хушлашканда әйтелә торган сүзләр: хушыгыз, сау булыгыз, хәерле юл, тыныч йокы.
“Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле”
Автобуста .Әби аяк өсте кайта, Аяклары авырта. Букчалары кулын тарта-Киләдер бик авырга...Малайга да җиңел түгелГел утырып барырга...Йөз кат күргән урамнарныКүз алдыннан үткәреп.Күрмәмешкә салыша ул,Тәрәзәгә текәлеп,Кыбырсып кайта юл буе, Кызарынып, үртәнеп...Муены авыртып бетте, Тәмам арыды үзе.Тик барыбер бирешмәде, Читен булса да , түзде... Ш. Галиев шигыре
“Һәр җиңү үз-үзеңне җиңүдән башлана”
Укырга һич иренмәс,Начар юлларга кермәс;Ялкау балалар кебекҮзен уенга бирмәс...Шәфкать итәр кечегә,Юл куяр зур кешегә;Моның кебек баланыЯратмас кеше нигә?
Нинди кеше әдәпле?
тәрбияле, кешелекле, инсафлы;белемле, укымышлы, китап яраткан;башкалардан үзен өстен куймый;өлкәннәрне ихтирам иткән, һәрвакыт ярдәмчел;кеше хәленә керә, бүтәннәрне бервакытта да кыен хәлдә калдырмый;тавыш күтәреп сөйләшми, тупас, ямьсез сүзләр әйтми, әйткән сүзен үти;кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый;башкаларны рәнҗетергә, кимсетергә ирек бирми;мактанмый, үзен тыйнак тота;гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар.
“Фәннең башы- акыл, акылның башы- түземлелек.”
Гөлнара белән Ләйсән Ләйләнең туган көненә килделәр. Ләйләнең әнисе пешергән тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, алар музыка тыңладылар, уйнадылар. Аннары Ләйлә иптәшләре алып килгән бүләк-төргәкләрне карый башлады. Гөлнара дустына курчак, ә Ләйсән баш-башларын үзе чигеп эшләгән сөлге алып килгән иде. Ләйлә аларга: -Рәхмәт, кызлар, зурлагансыз, - диде. Шул вакыт Гөлнара , иптәшен куандырасы килеп: -Курчак чит илдә эшләнгән, ул бик кыйммәт тора, - дип куйды.Сорау. Кызларның кайсы нинди хата ясаган?
Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда , Мәхмүткә бер апа очрады.-Вакыт күпме ?,-дип сорады малайАпа сәгатькә карап әйткәнче ул китеп тә барды.Сорау. Уйлап карагыз әле, Мәхмүт ничә хата ясаган?
“Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу-кыен”
Исәнмесез! Кешеләр белән Һәрвакыт исәнләшеп йөр. Ничек исәнләшү дә бик мөһим.Үзеңдә яхшы сыйфатларны тәрбиялә.Кешеләр белән аралашырга, дуслашырга өйрән.Классташларыңның, дусларыңның кәефен күтәрә бел. Тәмле телле бул.Укучының төп эше- әйбәт уку. Китап ярат, күп укы.Өлкәннәрне ихтирам ит.Ярдәмчел бул.Һәрчак яхшылык эшлә.Ялган сөйләмә, алдашма.Кеше бул!
Сөйләр сүзләр бик күп алар,Сөйли белеп сөйләсәң.Озын сүзнең кыскасы шул,Кеше булырга теләсәң:Әдәпле бул, сәләтле бул,Кешелекле һәм тыйнак,Батыр бул, матур бул,Пөхтә һәм җыйнак.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

"Роль уроков татарского языка и литературы в духовно-нравственном воспитании младших школьников"

Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.Нәрсә соң ...

Презентация классного часа "Абдулла Алиш" на татарском языке

Презентация содержит материал о татарском писателе Абдулле Алише. Можно использовать для знакомства с жизнью и творчеством этого великого писателя, участника ВОВ...