Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) по теме

Сафина Гульназ Ринатовна

 Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина. Әлифба. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass_dbi_uku_esh_programmasy.doc171.5 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

         Грамотага (укырга) өйрәтү чоры һәм укудан эш программасы  “Башлангыч сыйныфлар” программасына нигезләнеп төзелде.

     Эш программасы   атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 33  сәгать.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә II—IV сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

  • баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  • әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның* позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  • әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул Итәргә өйрәтү;
  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

      — әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя.рын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре нигездә охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала — беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II—IV сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)

сыйныфлар

I ярты ел ахырында

Уку елы ахырында

1 сыйныф




30 сүз

2 сыйныф

40 сүз

50 сүз

3 сыйныф

60 сүз

75 сүз

4 сыйныф

85 сүз

95 сүз

1   нче   сыйныф

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ .  УКЫРГА ӨЙРӘТҮ

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (төп чор).

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән дә таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.

Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әзерлек чоры (5 сәгать)

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — Җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (уа, ил, ант), кушылмадан торган һәм кУШылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, күл-мәк, сирт-•Нэ> шомырт). Сузык авазларга басым ясап (умарта) яки суза төшеп (әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.

Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкрет авазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына а), калын яки нечкә әйтелүенә ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә с) карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым (сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау (сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен, сүздәге тәртибен күрсәтү), әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү, ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.

Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу (ш: таш, шар, шешә...); сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән, а, у, ы һәм нечкә сузык авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә, әү, у, и, иа!, ау!)

Әлифба чоры, яки төп чор (18 сәгать) Укырга өйрәтү

Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү (урыла үрелә).

Сузык аваз хәрефләренә карап, кушылмадан торган (ике хәрефле ачык) иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң

уку.

Башта — аваз анализы ясап, алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп, кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан (та, ла, тә, ти) сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре — [эрә], тиен — [тийэн], юкә — [йүкә], юка — [йукъа] һ. б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, үт), сузыктан һәм кушылмалардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушылмалардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә,

мә:к тә:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, балаларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга эзлекле күнектерү.

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп, укытучы үрнәгендә укырга өйрәнү.

Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.

Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы

Туган илем, туган телем, Ватаным Татарстан, гомумкеше-лек әдәп-әхлагы, гаилә тормышы, уку һәм хезмәт сөю, халкыбыз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары, маҗаралар, тылсымнар турында язучылар һәм халык иҗат иткән, хис һәм кичерешләргә бай әсәрләр (хикәя, әкият, җыр, шигырь, мәзәк, табышмак, мәкаль).

Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап). Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксындыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү. Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап, әсәр буенча гади генә уеннар оештыру. Сөйләгәндә, әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән файдалану (сүзләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр, мәкальләр, җор җөмләләр һ. б.).

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтәрә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булганнарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны

саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге парлы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з с, ч с, н ц, х һ, ш ж, ж й, п б, хю в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү (сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә анык итеп әйтү).

Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү (туйган, боДау, баргаЛЛар, әйтсәңДӘГЕН, Йомга, СҮли һ. б.).

Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген (сүзлек хәзинәсен) ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрәкәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ. б.) сүзләрне дөрес (урынлы) куллану һәм аларның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предметларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүзләрне дөрес куллану {хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ. б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләрне таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ. б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә (образлы итеп) кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.

Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшылап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормышында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөреслеген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.

Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.

Әлифбадан соңгы чор Уку. Сөйләм үстерү (10 сәгать)

Дәрестә уку

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр; Г. Тукай, Г. Ибра-һимов, М. Җәлил һәм аларның әсәрләре.

Ятлау өчен әсәрләр. Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләрдән торган сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

Икенче ярты елда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку темпы — минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.

Текст өстендә эшләү, бәйләнешле итеп сөйләү. Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү.

Балалар китабы белән эшләү. Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; таныш китапларның исемнәрен әйтү; китап исемен, авторын укып күрсәтү. Китапханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларны алып уку. Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыгарылган китапларны сатып алу.

Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда, дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән киң файдалану.

1 нче сыйныфта программа бүленеше. Тематик планлаштыру.

Грамотага өйрәтү  чоры һәм  уку

Тема

Сәгать саны

1

Әзерлек чоры

3

2

Төп чор (Хәрефләр һәм авазлар )

18

3

Уку

12

Барысы

33

   

Тема

Сә-

гать саны

Дәрес тибы

Дәрес эчтәлеге

Белем күнек

мә

ләрне тикше

рү төрләре

Укучыларның белемнәренә таләпләр

План буенча срок

Фак

тик срок

Әлифбагача  чор (3 сәг.)

1

“Өч кыз”,  “Куян кызы” әкиятләрен тыңлау. Сөйләм. 4-7 бит

1

Яңа теманы аңлату

Әкият текстын тыңлау.Иллюстрацияләрнең текст өлешләре белән бәйләнешен ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Сораулар

га җавап бирү.

Текст эчтәлеген аңлау

2

Текст. Текст кисәге буларак сүз. 8-9 б

1

Яңа  теманы аңлату.

Текст турында күзаллау булдыру. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру.

Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

3

Текст. Төп, ярдәмче сүзләр.10-12 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы  мөнәсәбәтләрне ачыклау. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән таныштыру.

Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү

Әлифба чоры (18 сәг)

4

Авазлар. Сузык

 [а ],[ә ],[ы] авазлары, А,а, Ә,ә,  Ы ы хәрефләре.

13-15 б



1

Яңа теманы өйрәтү.


Сузык [а,ә,ы,э,и,у,ү,о,ө] авазларның сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек  ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Схемада сузык авазны башта түгәрәк,соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү

Рәсем буенча җөмләләр төзү, сүзләргә анализ ясау.



Сузык  авазларны дөрес итеп әйтә, сөйләгәндә ишетеп таный һәм авазга характеристика бирә белү


Калын һәм нечкә сузыкларны билгели белергә, авазларга характеристика бирә белергә тиешләр.



















 





5


Сузык [э] ,

[и ], [у] авазлары һәм э,Э, и,И, у,У   хәрефләре.

16-19 бит



1

Яңа теманы аңлату.

6

Сузык [ү], [о] авазлары һәм ү,Ү, о,О хәрефләре.

20-23 бит



1

Яңа теманы аңлату.

7.

Сузык [ө] авазы, ө,Ө хәрефләре. Сузык авазлар турында өйрәнгәннәрне ныгыту. 24-27 б.




1

Яңа теманы аңлату.

8.

 

 [н] авазы, н,Н хәрефләре. [л] авазы, л, Л хәрефләре. [м] авазы, м, М хәрефләре.

28-33 бит





1

Яңа теманы аңлату.

Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

Кушылмаларны укыту.

Тартык (н) авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү


Тартык (н) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,н хәрефе белән булган сүзләрне укый белергә тиешләр.

Тартык (л) авазын һәм аны белдергән эль хәрефен төрле сузыклар белән, сузыкта тавыш биреп,кушып әйтергә, берьюлы тоташ укый белергә тиешләр.

Тартык (м) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, м хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.

К хәрефе белән булган сүзләрне дөрес итеп укый , рәсемнәр тәртибендә эзлекле итеп сөйли белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен, текстның аерым җөмләләрдән аермасын белергә тиешләр.





9.

Тартык  [р], [й], [ң] авазлары р,Р,й,Й,ң хәрефләре.

34-39 б

1

Яңа теманы аңлату.

Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү.

 (Р)авазы кабатланган шигырь өйрәнү

Р хәрефеннән башланган кушылмалар укыту.

 Рәсем эчтәлегенә карата бирелгән текстны мөстәкыйль уку

 (ң) авазы, ң хәрефен әйтергә,ишетеп танырга өйрәтү.

Тартык (ң) авазын әйттерү, сүздә ишетеп танырга өйрәтү.

(ң) авазын дөрес әйтү күнегүләре.


Мөстә

кыйль уку



Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, Р хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.

Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йы” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

Тартык (й) авазы белән сүзләр, җөмләләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.Сорауларга тулы җаваплар бирергә һәм кыскача эчтәлек сөйли белергә тиешләр.

Ң хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиеш



10

Я,ю,е хәрефләренең ике аваз белдерүе.

40-43 б

1

Яңа теманы өйрәнү.

Е,е хәрефләре белән таныштыру.

“йы” хәрефе дип аталганын әйтү.

Е,е хәрефләре булган сүзләр төзеп укыту.

Сузык Е, е хәрефләренең (йэ) авазларын белдерүе белән таныштыру.

Дәреслектән баганалап бирелгән сүзләр һәм текст укытыла.

Калын укылган һәм нечкә укылган сүзләрне табу.

Я, Ю,Е

хәрефләренең ике авазга тамга булып йөрүләрен белергә, я хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр.

Нечкә сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йэ” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.



11

 [д], [т]авазлары һәм д, Д, т, Т хәрефләре.

44-58 б

1

Яңа теманы өйрәнү

Тартык (д),(т) авазлары һәм Д,д , т, Т хәрефләре

белән таныштыру

Рәсемнәргә карап җөмләләр төзелә, сүзләргә схемалар ярдәмендә анализ ясатыла.

Рәсемнәр эчтәлегенә карата бирелгән сүз һәм җөмләләр уку.

Тартык (т) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

Тартык (д) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, д хәрефе булган сүзләрне, җөмләләрне , текстны  дөрес итеп укый белергә тиешләр.

12

 [з] авазы һәм  з,З хәрефләре.

49-51 б.






1

Яңа тема өстендә эшләү.

Тартык (з) авазына характеристика бирү. З,з хәрефләре белән таныштыру.

З хәрефенә башланган сүзләр уйлау. “Зилә” текстын уку.



Мөстә

кыйль уку

Тартык (з) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, з  хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.







13


 [с]авазы һәм с,С хәрефләре. [гъ], [г], [къ], [к] авазлары, г,Г, к,К хәрефләре

52-58 б






1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык (с) авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру.

Калын сузыклы , нечкә сузыклы кушылмаларны парлап уку.

“Дусларым” текстын уку.

Тартык (къ),(к) авазларын дөрес әйтү күнегүләре. (тизәйткечләр)

Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре белән к хәрефен дөрес итеп укырга өйрәтү.

Тартык (Гъ),(г) авазларын сүздә ишетеп танырга һәм дөрес әйтә белергә өйрәтү.

(Гъ) авазын дөрес әйтү өчен, хор белән тактлап шигырь өйрәнү. “Яран гөле” тексты өстенә эш. Кеше исемнәре.


.

Мөстәкыйль уку

Тартык (с) авазын дөрес итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,кушылмалар һәм кушылмага кермәгән аваз хәрефләре таба белегә, рәсемнәр буенча сөйли    белергә тиешләр.

Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән с  хәрефен дөрес укый белергә тиешләр.


Тартык (гъ) ,(г) авазларын сүздә ишетеп таный һәм дөрес әйтә белергә,

Калын сүзләрдә алар “гъ”, дип, нечкә су

зыклы сүзләрдә “г” дип укылуын белергә тиешләр.

К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр

14

Ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары, в,В хәрефләре.[ф] авазы, ф,Ф хәрефләре.

59-64 б




1

Яңа теманы өйрәнү.

В,в хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар , сүзләрне уку.

Текстны укып, эчтәлеген сөйләү.

Ирен – теш (в) авазын әйтергә өйрәнү.(вагон, Венера, завод, электровоз, врач). “Авылда” текстын уку.

Тартык (ф) авазын әйтергә өйрәтү.Хор белән шигырь өйрәнү.

Ф,ф хәрефләре белән таныштыру.

Таблицадагы кушылмаларны уку.

Баганалап бирелгән сүзләрне уку.

“Уфа-Казан” текстын уку


Ирен – ирен (W) һәм ирен – ирен (в) авазларын дөрес әйтә һәм в.хәрефле сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.

Сүзгә иҗек – аваз анализы ясый белергә, текст өстендә эшли  бе-

лергә тиешләр.

Тартык (ф) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ф хәрефе булган сүзләрне  дөрес итеп укый белергә тиешләр.



15.

[б] авазы, б,Б хәрефләре.

65-67 б.











1

Яңа тема ны өйрәнү.

(Б) авазын дөрес әйтү күнегүләре. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр уку.

“Болында” тексты өстендә эш.

“Рәсем эчтәлеген иң матур сөйләүче”

Конкурсы.

Тартык (б) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, б хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.







16.

 [п] авазы, п,П хәрефләре. [ж] авазы, ж,Ж хәрефләре.[ш] авазы, ш, Ш хәрефләре.

68-73 б.

1

Яңа теманы өйрәнү.

П,п хәрефләре белән таныштыру.

Парлы кушылмаларны укыту.

“Кап та коп” уены.

“Песнәкләр”тексты өстендә эшләү.

Калын һәм нечкә сузыкларны парлап кабатлау.

Рәсем буенча җөмлә төзү, сүзләргә таркату, анализ ясау.

[ж] авазы, ж,Ж хәрефләребелән таныштыру. “Журнал» тексты өстендә эш.

Сөйләмдә (ш) авазын дөрес әйтергә һәм ишетеп таный белергә өйрәтү.

 (ш) авазы белән кушылмалар төзетү.

Тартык(с), (ч), (ш) авазлары белән генә бер – берсеннән аерылган сүзләр әйттерү.

Тел чәбәләндергеч

өйрәнү.(Мич башында биш мәче...)

Ш,ш хәрефләре   белән  кушылмалар,җөмләләр, текст уку өстендә эшләү.

“Ташбака белән куян“әкиятен уку.

Мөстәкыйль

     уку

Сөйләмдә (п) авазын дөрес әйтә, ишетеп таный, п хәрефле сүзләрне, җөмләләрне дөрес укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр.

Тартык (ш) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ш хәрефе булган сүзләрне , җөмләләрне ,текстны  тулы сүзләр белән укый белергә тиешләр.

Тартык (ж) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ж хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.









17

[җ] авазы, җ,Җ хәрефләре. [ч] авазы, ч,Ч хәрефләре.

74-78 б

1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык (җ) авазын сүздә ишетеп танырга өйрәтү. Схема буенча морҗа, кәҗә,кәрҗин сүзләрен анализлау һәм (җ) авазын табу .

Тартык (Җ) авазын

ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.

Тартык(Ч)авазы һәм Ч,ч хәрефләрен өйрәнү.

(Ч) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

“Берлектә көч”, “Яшелчә бакчасы” текстлары өстендә эш.




Тест

Тартык (ч) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ч хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр,сорауларга матур итеп җавап бирә  

 бирә белергә тиешләр.

Тартык (җ) авазын

ишетеп таный һәм әйтә белергә, җ  хәрефле сүзләрне дөрес  итеп укый белергә, эчтәлек сөйли белергә тиешләр.















18


 [х] авазы ,х,Х хәрефләре. [һ] авазы , һ,Һ хәрефләре.

79-84 б

1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык (х), (һ) авазларын ишетеп тану һәм дөрес итеп әйтә белү.

Х, һ хәрефләре белән таныштыру һәм шул хәреф булган иҗек һәм сүзләрне укырга өйрәтү.

Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

“Хоккей” Р.Миңнуллин, “Баһадир”Р.Корбан шигырьләрен уку

Мөстәкыйль  уку

Тартык (х) авазын ишетеп таный  һәм дөрес итеп әйтә белергә , х хәрефе булган сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.

Тартык  (Һ) авазы ишетеп таный белергә, дөрес укырга, сүзләрне иҗеккә бүлә; җөмләләрне сүзләргә тарката,текст белән эшли ; авазларга характеристика бирә;сүзләргә иҗек–аваз анализы ясый белергә тиешләр.







        

19


Ё хәрефенең ике аваз белдерүе. [щ] авазы, щ,Щ хәрефләре.

85-86 б.





1

Яңа тема ны өйрәнү.

Ё хәрефенең ике авазга [йо]билге булып килүе. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку.

Тартык (щ) авазын әйтергә һәм ишетеп танырга өйрәтү.

Щетка сүзен анализлау.

Тартык (щ) авазына характеристика бирү.

Щ хәрефе белән сүзләр төзү.Дөрес укырга өйрәтү.

Рәсем буенча щеткаларның исемнәрен әйтү.

“Борщ” тексты өстендә эшләү

Тест


Тартык (Щ) авазын дөрес әйтә белергә, щ, ъ хәрефле сүзләрне дөрес укырга  тиешләр.Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләренүтәргә тиешләр.




20

 [ц] авазы , Ц,ц   хәрефләре. Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе). Ъ (калынлык һәм аеру билгесе)  .

86-89 б.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык(ц)авазын ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.

Циркуль  сүзенә анализ ясау.

Уен:”(Ц) авазы кайда ишетелә?”

(Цирк, станция, цифр, мотоцикл, цилиндр).

“Цирк» Җ.Дәрзаман

Ь(нечкәлек һәм аеру билгесе) хәрефе белән таныштыру.

Текст өстендә эш. Ъ (калынлык һәм аеру билгесе белән таныштыру.

Ъ билгесе белән сүз

ләрне иҗекләп әйтеп уку һәм ъ билгесенең иҗек яки сүз ахырында булганлыгын күзәтү


Тартык (Ц) авазын ишетеп таный белергә ,дөрес итеп укый, сөйли , сорауларга җавап бирә белергә тиешләр.

ь , ъ хәрефләренең аваз белдермәгәнен

белергә тиеш. Ь хәрефе белән дөрес итеп укый белергә ,

текст өстендә эшли белергә тиеш.


ъ хәрефле сүзләрне дөрес укырга  тиешләр.Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә тиешләр.

21.

   Г.Тукай “Туган тел”, Ш. Галиев “Телевизор булды баш”, Р.Миңнуллин “Татарлар”

90-95 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Татар шагыйрьләренең шигырьләрен уку. Хикәяләү,сорау,тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Орфоэпик уку.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга



Уку  (12 сәг.)

22

Сәяхәт башы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре,өйрәнеләсе әсәрнең жанр үзенчәлеге: кече фольклор жанры, халык әкиятләре.

Сәнгатьле уку

Белә:әдәби  укуның нинди фән икәнен

Эшли белә: китап белән эшли, китапның эчтәлек битен таба

23,24

Аптыраткыч әкиятләр сере

2

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

Тест “Сәяхәт башы”

Белә:аптыраткыч әкиятләрнең төзелешен

Эшли белә:сәнгатьле итеп укый һәм аптыраткыч әкиятләр сөйли

25

 Санамыш серләре.

1

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Яттан белгән әсәрләрне дөрес сөйләү.

Парлашып эшләү


Белә:санамышларның төзелешен

Эшли белә:санамыш әйтеп уен оештыра

26

Борынгы санамышлар.

1

Катнаш

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору

 Парлашып эшләү

Белә:парлашып эшли, кече фольклор әсәрләрен аера, сәнгатьле укый

Эшли белә: борынгы санамышларны яттан әйтә

27,28

Табышмак ничек төзелә.

2

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге. Дөрес һәм йөгерек уку.

Сәнгатьле уку

 Белә:”җанландыру”, “чагыштыру” сүзләренең асылын

Эшли белә:табышмакларның җавапларын таба, предметларны  чагыштырып табышмак төзи  

29

Эндәшләр.

1

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләү.Дөрес һәм йөгерек уку.

Сәнгатьле уку

Белә:”эндәшләр” жанры, аның үзенчәлекләрен

Эшли белә:текстны дөрес интонация белэн укый, уку өчен темп сайлый

30

Тизәйткечләр.

1

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган хәлләргә дөрес бәя куя белә, диалог төзүдә катнаша.

Парларда эшли белү

Белә:”тизәйткеч” жанры,

Эшли белә:фольклорның кече жанрларын аера: табышмак , санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр

31,32

Охшаш яңгырашлы сүзләр.

2

Яңа материалны өйрәнү

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Текстларны аңлап, йөгерек уку. Эчтәлек буенча фикер алышуда катнашу, текст ахырындагы биремнәрне төгәл үтәү.

Эчтәлек сөйләү, ятлаганны сөйләү

Белә:әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә:текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр т урында гомуми күзаллау булдырыла

33

Рифма һәм шигырь мәгънәсе. “Серле ачкыч” клубына хат язу.



 

1

Катнаш

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.Әкиятләр һәм шигырьләрнең жанр үзенчәлекләре белән таныштыру.

Сорауларга җавап бирү

Белә:әсәрләрнең эчтәлекләрен

Эшли белә:проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа 1 класс ФГОС "Школа России" Литературное чтение

Рабочая программа 1 класс ФГОС "Школа России" Литературное чтение...

Рабочая программа 4 класс УМК Школа России Литературное чтение

Представлена рабочая рограмма по олитературному чтению...

рабочая программа "Эрзянский язык и литературное чтение на эрзянском языке" 1 класс

рабочая програма " эрзянский язык и литературное чтение на эрзянском языке" 1 кл для национальных школ...

Рабочая программа 4 класс УМК "Школа России" по литературному чтению.

Настоящая рабочая программа рассчитана на 102 часа (34 учебные недели) по 3 часа в неделю.Климанова Л.Ф., Горецкий В.Г., Голованова М.В. и др. Литературное чтение. 4 кл. в 2-х частях.М.: Просвещение, ...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...