Резеда Вәлиева “Туган көндә”
план-конспект урока (3 класс)

Резеда Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясен өйрәнү дәрес-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_konspekty_tugan_kond.docx28.32 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телдә (татар теле) әдәби уку

3 сыйныф

Тема:  Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе

Максат: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.

Дидактик бурычлар:

- Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

- Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү.

Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар: өлкәннәргә ихтирам, игътибарлык хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлек:

1.Предмет буенча нәтиҗәләр:
-төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
- тәкъдим ителгән текстны аңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

-сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

2.Метопредмет буенча нәтиҗәләр:

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

- парлап һәм төркемдә эшли белү.

3.Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган нәтиҗәлек: иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү; эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирә алу; татар теленең матурлыгын аңлау.

Демонстрацион материал: контроль өчен тест, мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремле карточкалар, презентация. Дәреслек (Ф.Ш. Хәбибуллина, И. Х. Мияссарова).

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

-Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Мин дә сезгә буген шушы экрандагы кояш аша үземнең җылылыгымны өләшәм. Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.

Хәерле иртә,укучылар! Елмаеп,күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Проблема тудыру һәм уку мәсьәләсен кую.

1) Проблема тудыру:

- Укучылар, минем кулымда менә шундый матур тартмачык. Ничек уйлыйсыз, бу тартмачыкта нәрсә булырга мөмкин? Әйе, бүләк. Ә бүләкне кайчан бирәләр?(бәйрәмнәрдә, туган көндә). Бүгенге  без нәрсә турында сөйләшербез икән?

Әйе, без бүген туган көн турында сөйләшербез. Туган көндә нишлиләр?

Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар. Ә без бүген дәрестә нишләрбез икән? (укырбыз, яңа сүзләр белербез, образлар турында сөйләшербез, биремнәр үтәрбез, уйнарбыз һ.б.)

2) Уку мәсьәләсен кую:

Сез өйдә Резеда Вәлиеваның “Туган көндә”хикәясен укып килергә тиеш идегез. Әйдәгез әле без сезнең белән хикәянең эчтәлеге буенча бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә “Буталган юллар” уенын тәкъдим итәм. Экранда безгә хикәянең вакыйгалары бутап бирелгән. Безнең бурыч-вакыйгалар эзлеклелеген тәртипкә салу. Хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз. Кызыл битләрне  алдык. Сезнең бурыч- шушы битләрдә язылган җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыру. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

  1. Әнисе туган көнгә торт пешерде.
  2. Фәридәнең күлмәге дә, тасмасы да матур.
  3. Бүген өйләре дә ялт иткән.
  4. “Әби шундый иске...”
  5. Әнисе борчылды.
  6. “Туган көнеңне уздырмыйбыз...”

Командаларның эшен тикшерү, вакыйгаларга тукталып китү.

Үзбәя

6 вакыйга да дөрес урнаштырылса-“5”

5 вакыйга дөрес урнаштырылса- “4”

4 вакыйга дөрес урнаштырылса- “3”

Физминут. Ял итеп, уйнап  алыйк.

МИКС- ФРИЗ-ГРУП

(Музыка яңгырый. Укучылар сыйныфта хәрәкәтләнәләр. Музыка бетүгә тынып калалар, команда көтәләр.)

өлкәннәр сүзендә ничә иҗек? (3, өчәрләп басалар)

әби сүзендә ничә сузык аваз? (2, парлап басалар)

Фәридә сүзендә ничә тартык аваз? (3, өчәрләп басалар)

Яңа белем-күнекмәләр булдыру.

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

-Рәхмәт, балалар, без әсәрнең эчтәлеген бер эзлеклелеккә салдык. Укучылар, әсәрдә без нинди образлар белән очраштык? (Фәридә, әнисе, әбисе) Әйдәгез шушы образларга бәя бирик әле. Моның өчен мин сезгә алдагы биремне тәкъдим итәм.  Сезнең алдыгызда сары битләр бар. Бу битләрнең үзәгендә  хикәянең образлары язылган. Беренче төркемдә әни образы, икенче төркемдә- Фәридә, өченче төркемдә-әби образлары.  Сезнең бурыч- бергәләп буш түгәрәкләргә шушы образларга хас сыйфатларны язып чыгу. Моның өчен сезгә сайлап алу өчен сүзләр ярдәм итәр. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Төркемнәрдә эш- образларга кыскача характеристика бирү . Модель төзү (Кластер төзү). 1 төркем- әнисе, 2 төркем- Фәридә, 3 төркем-әби.

Эшләрне тикшерү, өстәмәләр кертү.

Үзбәя

Образга тулы бәяне үзем бирдем-“5”

Образга тулы бәяне иптәшләрем ярдәме белән бирдем-“4”

Образга тулы бәяне иптәшләрем һәм укытучы ярдәме белән бирдем-“3”

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Фәридәнең туган көнен уздырырлар микән?Моның өчен Фәридәгә нишләргә кирәк? Ә сез Фәридәгә нинди киңәш  бирер идегез?

Татар халкы   кешеләргә киңәш биргәндә бик  матур мәкаль –әйтемнәр кулланган.  Әби-бабайларга, гомумән өлкәннәргә хөрмәт турында бик  матур мәкаль –әйтемнәр бар.

Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт.

Әйдәгез без дэ Фәридәгә үзебезнең теләкләребезне мәкальләр кулланып җиткерик әле. Моның өчен мин сезгә пазл җыю уенын тәкъдим итәм. Сезнең каршыгызда яшел конвертлар бар. Шул конвертлардагы пазлларны дөрес җыйсагыз, сез өлкәннәр  турында мәкальләрне  укырсыз. Әйдәгез, эшкә керештек.

Олылысаң олыны-олыларлар үзеңне.

Мондый матур теләкләрдән соң Фәридә һичшиксез үзенең гаебен таныр, әбисен табын түренә утыртып, Туган көнен бәйрәм итәр дигән теләктә калыйк, балалар.

Үзбәя

Мәкальне үзем җыйдым-“5”

Мәкальне иптәшләрем ярдәме белән җыйдым-“4”

Мәкальне иптәшләрем һәм укытучы ярдәме белән җыйдым -“3”

VI. Рефлексия.

1)Дәрескә йомгак ясау.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели? (Кешенең тышкы матурлыгына гына түгел, эшке матурлыкны күрә белергә кирәклеген әйтә).

2) Өй эш бирү. (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренчесе мәҗбүри, калган икесе ихтыярый.

1. Хикәяне дәвам итегез..

2. Өлкәннәргә хөрмәт  турында   3 мәкаль табып килегез.

3. Хикәянең үзегезгә ошаган эпизодына рәсем ясагыз.

 3)Билгеләр кую.

4) Үзбәя.

Бүләк әзерләү.

- Ә хәзер мин сезгә Фәридәнең дәү әнисе өчен чәчәк бәйләме җыярга тәкъдим итәм.

Укучылар, сезнең алдыгызда ал һәм сары төстәге чәчәкләр бар. Без шушы чәчәкләр ярдәмендә тактадагы  кәрзинебезне тутырыйк та, Фәридәнең әбисенә бүләк ясыйк. Ләкин төсләрне шушы критерийлар ярдәмендә сайлагыз.

Критерийлар:

1) Дәрес миңа ошады - Кызыл чәчәк (5)

2) Дәрестә аңламаган сорауларым калды – Сары чәчәк (4)

 (Укучылар чәчәк рәсемнәрен тактага алдан ясаган кәрзингә беркетәләр).

–Бүләк булды.

-Балалар, бүген дәресебезне бер-беребезгә җылылык бүләк итешеп башлаган идек. Дәрес дәвамында үзегезнең матур җавапларыгыз, бер-берегезгә булган игътибарыгыз,  ярдәм итешеп эшләвегез белән  сез бу җылылыкны тагы да  арттырдыгыз, минемчә. Шушы салкын кышкы көндә бу җылылык Сезне көн дәвамында җылытып торсын дигән теләктә мин буген дәресне тәмамлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий сценки ко Дню Матери "Резеда".

Сценка "Резеда" разработана с обучающимися 4 класса ко Дню Матери....

Конспект урока чтения и развития речи в 4 классе по теме "Чтение рассказа Е.Кононенко «Резеда»

Цели:- продолжить работу над формированием навыков правильного, сознательного, выразительного, беглого чтения;- учить детей выделять главную мысль в тексте;- обогащать речь учащихся определениями, учи...

Индивидуальный план профессионального развития педагога начальных классов МБОУ «СОШ №8» Хамидуллиной Резеды Забировны

Методическая тема: Развитие познавательной активности у детей младших школьников через повышения учебной и творческой мотивации с использованием ИКТ и интернет ресурсов....

Дәрес конспекты Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе

Максат: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.Дидактик бурычлар:- Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.- Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үсте...