Урок татарского языка во 2 классе
план-конспект урока (2 класс)
Урок татарского языка во 2 классе по теме " Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. 2 нче сыйныф
Максат:
1.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен өйрәнү;
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.
3.Туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләр буенча дәреснең бурычлары:
Предмет нәтиҗәләре:
1.Әйтү максаты һәм эмоциональ бизәге буенча хикәя, сорау, өндәү җөмләләр төрләрен таный белү;
2.Коммуникатив максатка ярашлы рәвештә интонацияне коррекцияләү.
3.Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрнең интонацион һәм мәгънәви үзенчәлекләрен анализлау һәм сыйфатлау.
4.Әйтүнең коммуникатив максатына ярашлы рәвештә җөмләләрне модельләштерү. Аларны сөйләм практикасында куллану.
Шәхси нәтиҗәләр:
1.Уку процессының кыйммәти юнәлешен һәм мәгънәсен тудыру.
2.Укучыларның бер-берсенә хөрмәт белән карауларын үстерү өчен шартлар тудыру, үз сәламәтлекләренә һәм куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.
3. Үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.
Метапредмет:
Регулятив: Дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү; уку мәсьәләсен кабул итә алу, саклау.
Коммуникатив:
Дәрестә информация белән эшли белү, фикерләрне бәйләнешле итеп сөйли белү,парларда һәм төркемнәрдә хезмәттәшлек итә белү күнекмәләрен саклау һәм үстерү. Сорауларга җавап бирү, тыңлау һәм ишетү.
Үз фикереңне формалаштыру, нигезләү, әйтү.
Танып-белү эшчәнлеге:
Әйтү максаты буенча (хикәя, сорау, өндәү җөмләләр) һәм тойгы төсмере буенча җөмлә төрләре белән эшләү осталыгы формалаштыру.
Белемнәрне аңлау, һәм булган белем запасына кушып җибәрү, үзгәртеп кору, ситуациягә карап куллану. Кирәкле информацияне эзләп тартып ала белү.
Дәрес төре: Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү, модуль чыгару, күнегүләр эшләү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар,мультимедиа проектры, презентация.
I. Мотивлашу- ориентлашу.
1. Актуальләштерү.
- Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?Бу шигырь юлларының авторы кем? Аның турында нәрсә әйтә аласыз?Бу җөмләләрне нинди интонация белән укыдыгыз?2 нче слайд.
1) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. “Туган тел”
2) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? “Су анасы”
3) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” “Шүрәле”
4) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! “Туган тел”
3 слайд( Г. Тукай портреты)
Тагын бер шигырь юллары белэн танышыйк эле.
4 слайд
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Г. Тукай шигырендэ нинди җөмлә?. Нинди интонация белән укырга кирәк?
- Сорау җөмлә уйлап карагыз эле бу текст буенча?
(Г Тукай уз авылын яратканмы?)
-Сез нинди авылда, кайда яшисез? Авылыгыз матурмы? Яратасызмы? Авылларыбыз, шэхэрлэребез, ботен жиребез матур булсын очен, 80 ел элек безнен бабаларыбыз нинди сугышта катнашканнар?
Жину бэйрэмен без кайсы конне билгелэп утэбез?
Жину бэйрэме ул бик зур бэйрэм, без яшь буын зур рэхмэтебезне белдерэбез
А)Җөмлә ахырларына тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп яз.Җөмлә ахырына нинди тыныш билгеләре куйдыгыз? Ни өчен? Җавапларыгызны дәлилләгез.5 нче слайд.
-Безнен авыл бик матур
-Нинди искиткеч табигате
- Сез авылда булганыгыз бармы
Нәтиҗә. Әйтү максаты буенча бу нинди җөмләләр?
Беренче жомлэдэ суз торкемнэрен билгелэгез.
2.Уку мәсьәләсен кую.
1. Дәреслек буенча кагыйдә уку. Модельләштерү.
2.Әйтү максаты ягыннан җөмләләргә туры килгәнен сайлап алырга. Җавапларыгызны дәлилләргә. 6 нче слайд.
1.Хикәя җөмлә | Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым, Яшә шулай үсеп, яңарып !... |
2.Сорау җөмлә | Авылымның бер ягында төнбоеклы күлләр, икенче ягында кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар җәелеп ята. |
3.Тойгылы җөмлә | Ә син үзеңнең туган авылың белән горурлана аласыңмы? |
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1.Җөмлә. Тест.(https://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/raznoe/https://nsportal.ru/zaripova-lidiya-azgatovna материалыннан алынды)
7нче слайд.
1. Җөмлә ахырында нинди билгеләр куела?
а) : ; !
ә) ? , !
б) . ? !
2. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Бүген дәрестән соң кая барасың
а) .
ә) ?
б) !
3. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Нинди иркен минем туган илем
а) .
ә) ?
б) !
- Карточка буенча эш.Мөстәкыйль эшләү өчен бирем.
Җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмлә чикләрен дәрес билгеләп күчереп яз.Җөмлә төрләрен билгеләргә.
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул.
III. Рефлексия. 6 нчы слайд.
- Үзбәя.
- Өй эше бирү.
1в.https://learningapps.org/ ссылкасы буенча.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен билгеләргә.
2в.Индивидуаль биремле карточка буенча.
Бирем.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.Җөмлә төрләрен билгеләргә.
а) оештырдылар, бию, торналар, сазлыкта.
б) түгәрәккә,нәрсәләр, җыелдылар.
в) аякларында, алар, сикерделәрһәмозын, әйләнделәр.
г) матур, бииләр, торналар, бик
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка, 2 класс
План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"
Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"
Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...


