сертотмас үрдәк сәяхәте
методическая разработка (4 класс) по теме

башлангыч классларга әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sertotmas.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

СЕРТОТМАС  ҮРДӘК  СӘЯХӘТЕ

 

Катнашалар:

      Үрдәк – Әхмәдуллина Л.
      Тавык – Хәбибрахманова А.

      Әтәч – Нәбиев Д.
      Светофор – Шәймуллина И.
      Милиционер – Хадиев Р.
      Бүре – Сөнгатуллин Ф.
      Төлке – Хәйруллина Л.
      Шофер – Вәлиев Р.
      Алып баручы – Хөснетдинова Э.

 Җиһазлау:

Сәхнәгә  юл йөрү кагыйдәләре - знаклар куела, “зебра” , светофор эшләнелә. “Шофер булам” , талгын көй уйный.

 Кичә барышы

Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы: Хәзер автомобиль заманы. Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәте тәртипкә салынган. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнәләр һәм кулланалар. Бу кагыйдәләр бозылган очракта, төрле юл һәлакәтләре –аварияләр була, машиналар ватыла, иң аянычы- кешеләр үлә. Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, ә җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш. Чөнки күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Менә бит, сертотмас үрдәк белән дә шундый хәлләр була язган. Рәхим итеп карагыз!

Музыка куела, Үрдәк, аның артыннан тавык белән әтәч чыга.

Үрдәк: Мин хуҗабызны эзләп юлга чыгам. Әй юллар! Гаҗәеп кызык дөнья! Алар мине каядыр чакыра, үзе артыннан сихри дөньяга алып кереп китә кебек.

Тавык:            Юк дускай, онытма
                                  Шундый тиз, җитез элдерт
                                  Кагыйдәләрне онытмый
                                  Гел-гел исеңдә йөрт!

Әтәч:                Трассага чыкан чакта
                              “Стоп” дигән билге бар,
                              Бу урында туктап торып 
                              Тирә-якка карап ал! 

Тавык:             Кызыл төс янган чагында
                              Машиналар туктала,
                              Бу вакытта җәяүлеләр
                              Тыныч кына юл ала

Әтәч:                Сары төс янган вакытта
                          Бу - кисәтү билгесе
                              Яшел төс янгач , башлана
                              Машиналар бәйгесе.

Үрдәк: Ярар, ярар, мин киттем. Минем өчен борчылмагыз. Хуш сау булыгыз.

Тавык: Хәерле юл, исән генә йөреп кайт.

Музыка куела, үрдәк бара-бара трассага килеп чыга.

Үрдәк:    Карап-карап торам да мин
               Уйлап-уйлап торам да
               Куркып куям: ай-хай кыен
               Йөрүләре урамда.

Сыбызгысын сызгыртып Милиционер килеп чыга.

Милиционер: Әй бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп монда

                          буталып йөрисең?

Үрдәк: Мин урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән. Инде

              аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине монда җибәрде.Бара-бара юлым шушында  

              китереп чыгарды.

Милиционер: Ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме соң?

Үрдәк: Ә нәрсәгә аларны миңа белергә? Мин алардан башка да йөрим, йөгерәм.

Милиционер: Ярар, мин сине хәзер тикшереп карыйм. Әйт әле, урам аша ничек чыгарга?

Үрдәк: Я очып чыгасың, я йөгереп чыгасың.

Милиционер: Дөрес әйтмисең үрдәк, урам аша чыгар алдыннан светофорга кара. Әгәр яшел ут яна  

                         икән, димәк, юл ачык.

Үрдәк: Ә мин бу юлдагы сызыкларның ни өчен ясалганын беләм.

Милиционер: Я, әйтеп кара.

Үрдәк: Әһә белмисезме? Сикереп уйнар өчен.

Милиционер: Юк инде, син нәрсә үрдәккәй. Бу сызыклар “зебра” дип атала. Ул җәяүлеләр өчен  

                          юлны аркылы чыгу урыны.
                            Урамда шау-шу,
                            Бик җанлы урам, 
                            Анда кешеләр,
                            Машина тулган.

Үрдәк:            Урамда йөрү
                       Күңелле бигрәк

Милиционер:           Урамда йөри
                                  Белергә кирәк! 

 Машина кычкырткан тавыш ишетелә. Бер-бер артлы йөгерешеп бүре белән төлке керә.

Бүре : У-у-у!!! Тәпием тәпи генә түгел иде. Беттем, харап булдым. Хәзер инде мин ничек ауга чабармын?

Төлке: У-у-у!!! Койрыгым койрык кына түгел иде. Беттем, харап булдым. Хәзер инде артымнан куган этләрне нәрсә болгап алдармын да, ничек ялган юлга борып җибәрермен?

Милиционер: Нәрсә булды соң сезнең белән?

Бүре: Төлке дус белән авылга бара идек, бәлагә тарыдык.

Төлке: Авария булды!

Милиционер: Күрдегезме дусларым, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү нинди аяныч хәлләргә китерә.

Светофор: Тыңлагыз, тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк.

1.   Юлның уң ягыннан гына йөр.
2.   Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыннан бар.
3.   Урам аркылы тиешле урыннардан гына чык.
4.   Машина юлыннан йөрү, транспорт юлында уеннар оештыру тыела.

                 “Юл хәрәкәте” җыры

Милиционер:    Машина узганын көтми 
                                     Йөгермә син тизрәк,
                                     Моны белү һәркемгә дә
                                     Кайда йөрсәң дә кирәк.

Бүре:   Юл чатында дуслаштым мин
                 Горур светофор белән,
                     Аның барлык сигналларын
                 Хәзер инде мин беләм.

Төлке:   Һәлакәтләр булмасын дип
               Телидер һәрбер йөрәк,
               Шуңа күрә дә йөргәндә
               Бик сак булырга кирәк.

Милиционер: Күрдеңме инде үрдәк дус! Хәвеф- хәтәрсез йөрү өчен никадәрле юл йөрү кагыйдәсен

                          белергә кирәк. Юлларыгыз һәрвакыт уң булсын!

Машина кычкырткан тавыш, машина белән шофер килеп чыга.

Шофер: Әй дуслар, Шушмабаш ягына түгелме? Әйдәгез утыртам.

Барысы бергә: Әйе-әйе шунда, шул авылга кайтабыз. 

Шофер: Саклык каешларын тагыгыз, алайса юлда нәрсә булмас?

Укучылар күмәк чыга. Машина йөртү хәрәкәтләре ясап “Шофер булам” җыры башкарыла. Кичә шулай тәмамлана. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сертотмас үрдәк

Болтливая утка – это увлекательная и поучительная сказка, героями которой являются очаровательные домашние животные. Ночью Волк нападает на хозяйство Лесника и чуть было не съедает Барашка. Лесник и е...