Сценарий Нового года 2012
методическая разработка (4 класс) по теме

Басирова Фирдания Ришатовна

Сценарий  Нового года для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novogodniy_prazdnik.docx38.23 КБ

Предварительный просмотр:

          Яңа   ел кичәсе -2012

 

1алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!  

2 алып баручы: Хәерле кич!

1алып баручы: Инде  җир  шары буйлап

                       Безгә бәхет шатлык ,иминлек алып килүче

                       2012 ел белән  

Икесе бергә: Котлыйбыз сезне!

2 алып баручы: Гомеребезнең тагы бер елы узып китте. Сизми дә калдык, әле кайчан гына яңа ел ,яңа ел җитә дип йөргән идек, инде менә тагы да яңасы килеп җитте.

1 алып баручы: Яңа ел-  ул башланмаган яңа өмет,

2 алып баручы: Яңа ел- ул башланмаган яңа дәфтәр,

                           Кер тидермә битләренә , саклап актар.

1 алып баручы:  Яңа ел ул- үтелмәгән өр-яңа юл,

                            Тайпылмаска юлларыңда – ак маяклар.

2 алып баручы: Мөхтәрәм кунаклар! Хәзер без сезне бәйрәмебезнең кагыйдәләре белән таныштырып үтәбез.

      - Бәйрәмдә күңелсез утыручы кеше бәйрәмгә килмәгән дип  исәпләнә.

      -Елмаюсыз йөзләр хата.

     -Әдәпле,күңелле,зирәк булыгыз.

    -Мәзәккә -мәзәк белән җавап бирегез.

   -Аз көлсәң тиз картаясың.

  -Һәркайда һәм һәрҗирдә биергә - хәтта баскычта да.

   -Җырламаска ,биемәскә катгый тыела.

 1 алып баручы:                                                                      

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары,

 Ява Яңа ел кары(2 се бергә)  Кар бөртекләре сибәләр

         Бүген бездә зур бәйрәм

         Бүген яңа ел килә

         Бүген күңелләр җырга

         Һәм биергә җилкенә

Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз,чөнки без

Бүген иске ел белән

        Тик кайгырмыйк әле без

        Шаярыйк көлик кенә

        Чөнки безгә өр-яңа

        Башланмаган ел килә

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз,матур,биек

Тора түшәмгә тиеп

      Кунак булып яшел чыршы

      Урманнан безгә килгән

       Ел да безне шаккатыра

      Ничек матур киенгән

Муенсаларын да таккан

Сөрмәләрен дә сөрткән

Чәчләренә энҗе сипкән

Чулпыларын да теккән

Менә шулай купшы кыздай

Ел да затлы киенә

Шушында ул балкып торса

Балалар бик сөенә

 Көтә ул сабыр гына

 Безнең җыр җырлаганны

 Тирәсендә әйлән-бәйлән

 Уеннар уйнагынны

Җырларга да оста без

Уйнарга да оста без

Тыпыр-тыпыр китереп

Биергә дә оста без

Бир әле,дускай,кулыңны

Минем учка куй әле

Без тамаша кылыйк әле

Чыршы карап тор әле

1 алып баручы:

Әй,дусларым,килегез,

Кемнәр килгән күрегез

2 алып баручы:

     Инде сезгә серем бар

     Сөйләп бирим шаяннар

     Урмандагы җанваннар да

     Буран диеп тормыйлар

     Бүген бәйрәм ясыйлар.

Аю:

Күрәм сезгә бик сәер

Җанварларның бәйрәме

Яңа ел бит аларның да

Көтеп алган бәйрәме

Куян: (1)

    Куян дустым,йөгер чап

    Җанварларны эзләп тап.

Куян(2)

    Күзләмә мине, Төлкекәй,

    Иң яхшысы ярдәм ит

    Урманда бәйрәм була дип

    Җәнлекләргә хәбәр ит

Төлке:

    Зур бәйрәм  ниндн бәхет

    Уен, көлке, тамаша

    Ул күлмәгем, ул читегем...

    Хәттә күзләр камаша(Мактана)

Әй син,бүре,туганкай

Соңарак калдың бугай

Кызык итәм мин сине...

Бүре:

    Ахрысы мин соңга калдым

    Эшләпәмне көчкә таптым

    Ничек минем камзулым

    Дөресме галстугым?

(Әтәч тавышы)

     Бу нинди җыр, кем көйли?

     Мине сыйларга тели

     Әтәч ашыйсым килә

      Үзе авызга керә

(бәрән тавышы)

     Чү,бу битбәрән тавышы

     Әнә тояк кагышы

     Бәрән итен яратам

Куян:   Бүре дускай, бу бит төлке сине  шаярта шулай.

Төлке:

Ачуланма, туганкай.

Шаяртып алдым шулай

Бик тиз хәзер дуслашабыз

Бергәләп биеп алабыз

Куян(1)

Без кыюлар,уңганнар

Кыска койрык-куяннар

Куян(2)

Без күңелле җәнлекләр

Җитезләр һәм өлгерләр

Урман-безнең калабыз      ,

без дә биеп алабыз.(икесе бергә)      

ҖЫР “ Яшел чыршы”

 1 УКУЧЫ.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

2 УКУЧЫ.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

3 УКУЧЫ.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

4 УКУЧЫ.

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алдагы ел белән тагын

Якыная арабыз.

Тиз килсен дип, Яңа елга

Без үзебез барабыз!

Теләсәгез, әйдәгез,

Без сезне дә алабыз!

 Җыр     Яңа ел 

Кар кызы : Исәнмесез кадерле дусларым,исәнмесез,килгән кунаклар! Кыш   бабайны  күрмәдегезме?  Ул Купка  мәктәбе укучылары бәйрәменә  барам дип чыгып киткән иде. Мин беренче килгәнмен инде алайса.

 Берүземә бик күңелсез

Кая минем дусларым?

Килегез  чаршы янына,

Килегез, матурларым,

Энҗе кар бөртекләрем

       Убырлы Монда   мин чибәркәйне чакырдылармы? Безме синең дусларың?

(Куркыныч музыка  ишетелә. Убырлы карчык һәм  Дию пәрие кар кызын тотып алалар авызын бәйлиләр.)  

     Убырлы :  Тиз генә нык итеп бәйләгез дә, ышанычлырак итеп яшерегез. (Җен малайлары  кар кызын бәйләп  алып чыгып китәләр  дә яшерәләр, үзләре яңадан керәләр) Менә шулай,шулай!

         Убырлы  : Ниһаять  минем теләкләрем  тормышка ашачак. Мин барсын да кар кызына каршы котыртачакмын. Алайса барсы да  кар кызын гына мактыйлар. Ах, кар кызы нинди уңган, кар кызы нинди булган, кар кызы акыллы, ярдәмчел имеш. Фу, гарлегеңнән үләрсең менә. Хәзер мин бәйрәм киемнәрен  киям дә, мине беркем дә кар кызыннан аермаячак. Мин анымы, мин аны  бөтен дус кызлары белән талаштырып, ачуланыштырып бетерәчәкмен. Мин  әшәкелекләр эшләрмен, ә алар кар кызы эшли дип белерләр. Менә булыр тамаша  (ха-ха) Иксез чиксез начарлык эшләүче  кара көчләр тыңлагыз  мине! Бүген бәйрәмнең асты әскә килергә тиеш ( ха-ха-ха көлә, зал буенча чабып  йөри). Тукта,ниндидер тавыш ишетелә,бу кыш бабайдыр ахрысы. Я  ярый  сез аны каршы алыгыз. Мин яшеренеп торыйм, киемемне алыштырыйм. Ләкин карагыз аны артык күп сөйләшеп ташламагыз. Алайса  мин сезнеме, мин сезне (йодрык  күрсәтә дә, чыршы артына кача)

     Кыш бабай: (ерактан ук тавышы ишетелә). Ау-ау-уу! Кар  кызы –ы-ы! Кызым! Син кайда-а-а?

     Убырлы : (  тавышы ишетелә) Киләм инде киләм ! Мин монда.                                                           Кыш бабай: Менә син дә килеп җиттең кызым. Киемнәреңне дә алыштырырга өлгергәнсең. Бигрәк өлгер, уңган инде үзең. Ә хәзер, әйдә балалар белән дә исәнләшик. Исәнмесез, Купка  авылының уңган егетләре, акыллы кызлары!

     Балалар: Исәнмесез, Кыш бабай, Кар кызы! Исән сау килеп җиттегезме?

     Убырлы: Хай пипл! (Берничә балага кул биреп күрешә)

     Кыш бабай:  Син ни кыланасың кызым, алай исәнләшмиләр бит

     Убырлы : Ә син мине өйрәтмә! Тегеләй ярамый, болай ярамый имеш! Хәзер бөтенесе дә шулай исәнләшә. Бик беләсең килсә әнә үзләреннән сора. Менә мин дә ничек телим шулай исәнләшәм.

     Кыш бабай;    Соң кызым  алай ярамый бит. Шулкадәр ерак юлдан килеп –  синең  кебек бары тәрбиясез кешеләр  генә исәнләшә. Алайса Купка мәктәбе укучылары сиңа дөрес тәрбия бирмәгәннәр дип уйларлар.

     Убырлы: Уйласалар соң. Бик исем китә инде. Миңа димәгәе  миллион тапкыр

уйласыннар.

    Кыш бабай:  Кызым сиңа нәрсә булды соң? Чирлисеңме әллә? (башын тотып карый)

    Убырлы : Кит әле бабай. Чирлисең, чирлисең имеш. Надоели инде менә.

    Кыш бабай:   Әстәгефирулла! Кар кызын гел бөтенләй танып булмый. Алыштырганнар диярсең. Балалар сез аны хәтерлисездер әле. Ул бит шундый ягымлы, мөләем иде. Бүген мәктәптә бәйрәм ,зинһар өчен үзеңне яхшы тот,  бик күп кунаклар да килерләр.

    Убырлы :  Ярар, ярар. Карарбыз әле.

    Шүрәле(керә):Болай тәртипсез булсагыз,сезнең кем булуыгызны Кыш бабайга әйтәм

    1 җен:     Такылдама, Шүрәле, син үзең дә әүлия түгел бит.

    Шүрәле.   Без сезнең кебек явыз түгел, кешеләр белән шаярабыз гына. Алар безне мәзәк өчен генә уйлап чыгарганнар.

   2җен:.     Бармагыңны кем кысты, сәләмә?

   Шүрәле.      Кыссыннар. Бер бармак өчен үч саклый торганнар түгел без. Кешеләрне барыбер яратабыз. Чөнки безне алар уйлап чыгарганнар. Алар булмаса, без булмас идек.

   1 җен:    Урман сарыгы, ә безне кем уйлап чыгарган?

    Шүрәле:     Сезне дә алар яратып кына уйлап чыгарганнар.Ә сез аларга этлек эшлисез

   2 җен:    Кысылма безнең эшләргә,юкса үзеңне дә (Чыршы артына кереп китәләр)

   Су анасы(керә): Исәнмесез,балалар,көз буе уйландым да , җәй көне булган  үпкәләремне онытып сезнең янга күңел ачарга дип килдем.Алайса ничә еллар инде сезгә үпкәләгән булып,яңа ел бәйрәмен күрә алмыйча калам Калын боз астында йоклап үткәрәм

   1 ал:Бик зур рәхмәт сиңа,Су анасы,гаепләрне вакытында гафу итә белү зур батырлык ул.

   Марсиан (йөгереп чыга, абынып егыла торырга маташканда тагы егыла)                                                                                                        

Ай! Неүҗели җиргә егылып төштем инде мин, ә ? Җитмәсә тәлинкәм дә ватылды, ракетага билет булмас, ничекләр китәрмен. Кибернетика  лекциясендә яңа проект белән азаплана идек. Шушы планетадан сигнал килеп торды. Сигналның  мәгнәсе –бик сәер иде.  Кайчан звонок була , звонок була.. бүген тагы икеле алдым... икеле алдым...... Ашыйсы килә ... килә....  Әлфия апа нәрсә пешерде икән... пешерде икән...  Тагы өч  дәрескә ничек түзәргә соң... соң...   Кем  миңа ярдәм итәр... итәр...  Без сигнал бирүчегә ярдәм тәъдим иттек  ләкин аның приборы безнең планетага көйләнмәгән ахрысы. Монда төшү белән ул сигналлар ешайды. Менә мин берәрегез янына килеп ул приборны эзлим әле. (бер укучыдан телефон ала). Шушы да булдымы цивилизасия, эх егетләр, шуның өчен безне эштән аердыгызмы, куллана белмәсәң вакыт әрәм итеп утырма.      Ярар килгән өчен булса да бер уен уйнап алыйк әле. Хәзер минем яныма 2 бала чыга. Башларына шар куеп кем озаграк тора ала? Җиңүчене   безнең планетадан килгән  бүләк - приз көтә. (уен уйнатыла)        Чү туктагыз әле менә тагын ниндидер сигналлар  килде, бусы ерактан түгел. Кемнедер   урлап алып киткәннәр, ярдәм көтә.  Ярар мин ашыгыйм әле  ярдәмгә. ( китә)

      1 алып баручы :Хәерле юл Марсиан.

      2 а  Бәйрәмебезне дәвам итеп чыршы тирәли җыр җырлап әйләник  

ҖЫР    “Кыш бабай”

     Кызыл калфак: (кергәндә үк сөйләнеп керә)  Бәйрәм залы бик матур икән.Урман эчендә дә түгел, табуы да авыр  булмады. Бүреләр дә очрамады. Исәнмесез балалар!

     1 алып бар Әйдә, рәхим ит, Кызыл калфак!  Бик озак күренмәдең нигәдер.

     Кызыл калфак: Эшем бик күп булды шул, бәйрәмгә әзерләндем.

      Убырлы : Ах! Үләм! Егылам! Тотыгыз мине. Имеш ул бәйрәмгә әзерләнгән. Бүренең ашказанындамы?   Шундый хәлләрдән соң ничек йөрисеңдер инде безнең арада?  Минем сыман итәгатьлерәк булырга кирәк.

      Кыш бабай : (ачуланып урыныннан тора ,таягы  белән идәнгә  суга.) Җитте! Син минем оныгыма бер дә охшамагансың .Син миңа убырлыны хәтерләтәсең.  Сиңа бер кеше дә охшамый, бер кешене дә яратмыйсың. Менә син түгел, мин аптырыйм индехәзер Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

     2 алып баручы:  Юк, бабакай, юк. Нишләп аны чакырыйк

     Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан. (Таягы белән "дөп" итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)    

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм Убырлы, безнең яннан

Юк булсын!(Убырлы себеркегә атланып чыгып китә.)

    1 алып баручы:   Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын монда калдырган бит әле. Әллә капчыгын да озатасыңмы соң, бабакай?

    Кыш бабай: Ашыкма әле,кызым.Башта карыйк әле,хикмәте юк микән

капчыкның?( Капчыкны ачалар, эченнән Астролог килеп чыга.) Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

    Балалар.   Астролог  бит бу, Кыш бабай

    2 алып баручы:  Син ничек килеп кердең Убырлы капчыгына,хөрмәтле астролог?

     Астролог: Бу явыз көчләр эше.Рәхмәт ,коткардыгыз .

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

     Исәнмесез,балалар! Бүген без күтәренке кәеф белән бәйрәм үткәрергә, чыршы тирәли җырлап әйләнергә,уеннар уйнарга җыелдык.Мин дә сезнең белән ял итәргә дип килдем,алып килгән уеннарым бик кызыклы һәм серле.Балалар,үтеп баручы 2011ел нәрсә елы  икәнлеген беләсезме? Ә киләсе 2012 ел нәрсә елы? Безгә бу традиция каян килгән икән? (Һиндстаннан) Дөрес, шунлыктан без хәзер Һиндстанга юл тотабыз!

Ут сүнә. Һинд көе яңгырый. Ут яна. Сәхнәдә һинд биюе башкарыла.

        Астролог:Рәхмәт,Зәлинә! Кая минем белән бәйрәмгә килгән дусларым?

       Куян: Исәнмесез! Сезнең янда миңа ел буе күңелле булды,сезнең тагын бер яшькә үсүегезгә һәм еллык уңышларыгызга бик шатмын. Сез мине рәнҗетмәскә тырыштыгыз. Без, куяннар, йомшак күңелле, оялчан, мәрхәмәтлеләр. Үткен тешләребез барлыгын искә төшерергә дә мөмкинбез. 12 елдан кабат очрашырбы,хушыгыз.

       Балалар: Сау бул, Куянкай

       АҖДАҺА. Балалар, сезнең алдыгызда хөрмәт белән өч башымның өчесен дә иям. Эшләрем күп булуга да карамастан мин сезнең белән очрашуга бик теләп килдем. Гомумән алганда мин текә, көчле, эшчән. Әйдәгез, без дә уйныйк. Менә сезгә боҗралар. Сез аларны минем өч башыма да ыргытырга тиешсез. Кем кигертә ала, шул җиңүче була

(УЕН)  Рәхмәт,балалар,сезнең белән елым күңелле үтәргә охшаган.

     Астролог: Ә сине,аждаһа, бер елга балалар янында кунакка калдырам              

     Балалар: Рәхим ит,Аждаһа!

     2 алып баручы: Кыш бабай бүгенге бәйрәмгә Золушка да килгән чакырыйкмы?

     Кыш бабай:   Бик яхшы булган , бик яхшы булган – чакырыгыз әлбәттә .

     1 алып  баручы: Рәхим ит Золушка! (Золушка керә)        

     Золушка: Бон җур, Кыш бабай. Җе апорте мон увраҗ.Исәнмесез хөрмәтле

кунаклар. Мин үзем белән эшемне дә алып килдем. (кәрзинен күрсәтә) .

     Кыш бабай: Ярар  Золушка син бәйрәмгә нинди бүләк алып килдең?

    Золушка: Мин балаларны уен  уйнатырмын дигән  идем. Хәзер һәр сыйныфтан 1 кыз

1 егет чыга.  Менә минем кулда кечкенә  генә йомгаклар . Шул йомгакны кызлар сүтә, ә егетләр җыя.Кайсы сыйныф алда бетерә шул җиңүче була. Приз миннән. Бер, ике,  ө ч -  башладык! (уен тәмамлагач. җиңүчегә  бүләк бирә

    Кызыл калфак. Чын  кар кызын тапканчы без сезнең белән җыр җырлап әйләник.

Җыр  “Чыршы янында”

     Кызыл калфак: Бабай минем дә бит укучыларны сыныйсым бар иде. (табышмаклар әйтә).

Табышмаклар күп беләсез,                                                

Зирәк икән үзегез.                                                        

Акыллы һәм тапкыр булсын ,                                                                                                                          Сезнең һәрбер сүзегез!

    Марсиан: Кыш бабай сезнең оныгыгызны таптым, менә бәйрәмгә дә алып килдем

    Кыш бабай: Ай, рәхмәт балалар! рәхмәт, Марсиан! Сөендердегез мине

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

 Мин дә китереп басам

Болай булгач шул шатлыктан биемичә.ярамас (кыш бабай б-н кар кызы бии)

Кыш б:Ә хәзер сезгә күчтәнәчләр өләшик.

            Капчыгым тулы конфет

Алып баручы.

Конфетлар да конфетлар,

Ниндие генә юк икән?!

Шул кадәр тәм-том алырга

Акчасы ничек җиткән?

Булган безнең балалар.

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп

Шуны сөйләп бирерләр.

Балалар сөйлиләр, Кыш бабай конфетлар бирә.

      Кар кызы. Дусларым, мин дә сезнең янга ялгыз гына килмәдем. Бәйрәмгә кунак итеп Кар бөртекләрен дә чакырдым. Алар сезгә бүләк итеп бию алып килделәр. Рәхим итегез,дусларым(Кар бөртекләре биюе) 

      Кыш бабай.Кызым, безгә китәргә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләрдер. Саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик. Ә сез уйнагыз – көлегез, биегез-җырлагыз. Рәхәтләнеп ял итегез!

     Арагызда шундый балаларның күп булуына бик шатландым әле. Киләсе килүемә уку алдынгыларыгыз тагын да күбәер, дип ышанып калам.

     Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше мәктәптә дә көтәләр. Тылсымлы таягым бүләкләрне һәр сыйныфка оләшергә ярдәм итте. Бәйрәм соңында кереп алырсыз.Сау булыгыз,балалар!

Кар кызы: Сау булыгыз,дусларым! Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар:Сау бул,Кыш бабай, сау бул Кар кызы

1 ал. баручы:

 Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.

2 ал бар: 

 Уй фикергә хаклык төяп,

 Теләкләргә пакьлек төяп,

 Ниятләргә ныклык төяп

 Кил син безгә, Яңа ел!

1 ал. бар:

Изге уйда өйдән - өйгә йөреп,

Зур ышаныч белән сузып кул,

 Гадел хуҗа булып якты түрдән,

 Кыю атлап уз син, Яңа ел!

       Яңа ел.

 Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем- Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга.

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен борчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2012 нче елның

 Имин булсын һәрбер көне           

2 алып баручы :РӘХМӘТ , ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘРЕҢ ӨЧЕН    ЯҢА – 2012 ЕЛ !   Һәркемгә   һәр өйгә тик шатлыклы  көннәр генә теләп - түргә уз ! Әлегә син бик кечкенә. Ләкин һәр минут  , һәр  сәгать  саен  бик кечкенә адымнар белән  үсәрсең, күңелләргә нур өстәрсең  дип  уйлыйбыз .

Җыр  “Яңа  ел”

                                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Нового года

Сценарий Нового года. Составила Христенко Алла анатольевна....

Сценарий нового года в начальной школе.

Сценарий нового года в начальной школе....

Сценарий Нового года 2012.

Соединила несколько готовых сценариев, добавила стихов. Вот что получилось....

Сценарий Нового Года!

ДВЕНАДЦАТЬ МЕСЯЦЕВ. ( По мотивам сказки-пьесы С.Маршака.) ДЕЙСТВУЮЩИЕ ЛИЦА : НАСТЕНЬКА СОЛДАТ КОРОЛЕВА МАЧЕХА ДОЧКА МАЧЕХИ ПРОФЕССОР ДВЕНАДЦАТЬ МЕСЯЦЕВ ФРЕЙЛИНА КАНЦЛЕР ПОСОЛ НАЧАЛЬНИК КО...

Сценарий Нового года "Мы встречаем Новый год!"

Сценарий для учащихся 1-4 классов. Продолжительность - 1 час. Ребята посмотрят интересную сказку, потанцуют, поиграют и расскажут стихи дедушке Морозу....

Сценарий нового года в начальной школе «С Новым годом!»

Праздник проводится с детьми начальной школы в актовом или спортивном зале, который украшается новогодними гирляндами, снежинками, детскими рисунками с изображениями Деда Мороза и Снегурочки. В центре...

«С Новым годом!» сценарий нового года

Дети входят в зал, поют песню, все рассаживаются по местам.    Слайд №3            Под музыку выходят ведущие.Ведущий. Снова ...