"Озын толым" бәйгесе
методическая разработка на тему

Басирова Фирдания Ришатовна

"Озын толым" бәйгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozyn_tolym_bygese.docx20.98 КБ

Предварительный просмотр:

                             “Озын толым” бәйгесе

Максат. 1. Укучыларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү,; белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру.

2. Әниләргә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Плакатлар, озын чәчле кызларның фотосурәтләре, чәчәкләр, шарлар. “Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була”, “Тау күрке – таш, баш күрке - чәч” дип язылган плакатлар эленә.

Алып баручы. Хәерле көн, хөртмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар!

Бер утыру-үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Бүген бәйге, менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

Саф-пакъ күңел, шат йөз белән

Бу бәйгегә килдек без

Әйдә, кызлар, дуслык җиңсен

Без тик шуны телибез.

“Озын толым” бәйгәсен башлыйбыз. Кызларны каршы алыгыз!

        (Кызлар милли киемнәрдән, чәчләрен калфак астына яшереп, татар халык көенә биеп чыгалар.)

   Бәрәмебездә озын толымлы уңган, зирәк кызны сайлап алу өчен хөкемдарлар эшли.

Танышу.

Исемең ничек, чибәр кыз.

Яле, танышыйк әле.(Кызлар берәм-берәм чыгып, үзләре белән таныштыралар, яраткан шөгыльләре турында сөйлиләр.)

Җыр сәнгате бәйгесе.

Җырсыз җирнең яме юк

Җырсыз тормыш тәме юк

Җыр яши, җыр мәңгелек.

“Җырлыйм әнием турында” – бәйгесе.

Уңганлыкка бәйге.

Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Тырышлык бәхет китерер

Ялкаулык ачтан үтерер.

Бу мәкальләр уңганлыкка бәйге башлануын хәбәр итә.

(Кызлар төймә тагалар, эшләр хөкемдарларга тапшырыла.)

Музыкаль тәнәфес.

Тапкырлыкка бәйге.

Ромашка уены. Ромашка таҗларына сораулар язылган.

а) Син нинди хатын-кыз сәхнә осталарын беләсең?

б) Нинди хатын-кыз язучыларны беләсең?

в) Нинди хатын-кыз композиторларны беләсең?

Г) Районыбыздан чыккан нинди күренекле хатын-кызларны беләсең?

д) Әниләргә багышланган 5 җыр исемен әйтергә.

2) “Көйне таны!” уены.

3) Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

(Кызларга табышмаклар әйтелә.)

“Фотога” төшү.

Табышмаклар күп беләсез,-

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Ә хәзер кызларыбызга тагын бер кат соклану өчен-матурлык бәйгесе.

Чәч күрсәтү тамашасы.

Бие, бие, биюче,

Биюче мин диюче.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Биюче шәп беренче.

Чәч күрсәтү бәйгесе бию белән бергә алып барыла. Хөкемдарлар чәчләрнең озынлыгына, калынлыгына һәм кызларның матур итеп биюләренә игътибар итә.

Бию көе уйнала. Кызлар берәм-берәм уртага чыгып бииләр. Бу вакытта инде аларның чәчләре калфак астыннан чыгарып таратыла.

Сүз хөкемдарларга бирелә, урыннар билгеләнә, бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Озын толым бәйгесе

8 Март бәйрәменә кызлар арасында бәйге...