Озын толым бәйгесе
методическая разработка на тему

Гилмутдинова Минзиля Назибовна

8 Март бәйрәменә кызлар арасында бәйге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ozyn_tolym_bygese.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

 “Озын толым” бәйгесе

                                                              Башлангыч сыйныфларда

                                                       үткәрелгән   сыйныфтан тыш чара                                                                                      

Максат: 1. Укучыларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү; белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру.

               2. Милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. Түр як стенага кичәнең исеме – “Озын толым” бәйгесе һәм “Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы”, “Тау күрке – таш, баш күрке – чәч” дип язылган плакатлар эленә.

А.б. Хәерле көн, , укучылар, укытучылар!

         Бер утыру – үзе бер гомер дип

         Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

         Бер очрашып серләр бүлешү –

         Бу гадәтләр әле бетмәгән.

         

        “Озын толым” бәйгесенә

         килдек көч сынашырга.

         Кызармас өчен йөзебез

         Кирәк нык тырышырга.

      Әйе, озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игтибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең мәктәптә дә күп икән. Кайберләрен бүгенге бәйгегә чакырдык. Бәйге барышында кызларның чәчләренә, аларның җитезлегенә, уңганлыгына, шаянлыгына игътибар ителер. Ә хәзер, әйдәгез озын толымлы кызларыбызны бирегә чакырыйк.(Кызлар чыга).

                 

 

Бәйрәмебездә озын толымлы уңган, зирәк кызны сайлап алу өчен хөкемдарлар эшли.

  1. Танышу.

Исемең ничек, чибәр кыз,

Яле, танышыйк әле.

                         (Кызлар берәм-берәм чыгып, үзләре белән таныштыралар)

Зәрина

Алинә

Айсылу

Нәргизә

Сөмбел

2. Чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Хәзер сездән үзегезгә ошаган берәр чәч үрнәге ясап күрсәтүегез сорала.

Үзегезнең прическагызга исем бирегез һәм аны якларга әзерләнегез.

         3.Сорауларга җавап бирү.

1) Ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

2) Чәчеңне кайчаннан бирле үстерәсең?

3) Чәчеңне ничек тәрбиялисең?

4) Чәчең озын булуга шатланасыңмы?

5) Озын чәч үстерергә теләгән кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

6) Чәчеңне кистеререгә теләгән чакларың буламы?

4.Уңганлыкка бәйге.

Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Кыз бала кечкенә чагыннан ук әнисенә булышырга ярата, пешерергә, җыештырырга әнисеннән өйрәнә. Хәзер кызларыбызның аш-суга осталыкларын тикшереп карыйк. Өй эшенә гаиләдә яратып әзерләнә торган бер ризыкны әниләр ярдәме белән пешереп килергә бирелгән иде. Кызларыбыз үзләренең ризыкларын якларга әзерләнгән арада сезнең игътибарыгызга җыр тәкъдим итәбез.( Нәтиҗә ясар өчен ризыкларны жюри әгъзаларының алларына куябыз).

         

               (2 сыйныф укучысы Каримова Резидә башкаруында җыр)

                3 сыйныф укучысы Аитова Гөлия башкаруында җыр)

5. Бәрәңге әрчү.

       Гарифуллин Риназ башкаруында шигырь

       Зәлия башкаруында бию.

6. Төймә тагу.

   

      Мисбаховлар башкаруында шиг.

      Мубаракшин Динар башкаруында бию

             7. Тапкырларга, зирәкләргә

    Бездә урын түрдән

    Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

    Әйтсен шуны белгән.

                  (Кызларга табышмаклар әйтелә)

  1. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре

бу ни була – эзлә  әле.  (йолдызлар)

  1. Тышы – баллы ит,

Эче татлы төш,

Ул нәрсә?    (өрек)

  1. Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.   (сөт).

  1. Үзе хәреф,

Үзе сан –

Бөтенләй

Санамасаң. (о хәрефе).

  1. Йомык күз белән нәрсә күреп була?  (төш).
  2. Ти дигәндә тими,

Тимә дигәндә тия.  (иреннәр).

      Табышмаклар күп беләсез, –

      Зирәк икән үзегез.

      Акыллы һәм матур булсын

      Сезнең һәрбер эшегез.

     Гиниятов Илсаф башкаруында шиг.

8.Суган турау.

     Зайнуллина Зифа башкаруында шиг.

     Зиятдинов Данис башкаруында шиг.

9. Безнең кызларыбыз бәйләүгә дә бик оста.Алар безнең бәйләү түгәрәгенә дә йөриләр.Ә хәзер аларның  кул эшләренә дә бәя биреп китик әле.

  ( өйдән алып килгән эшләрен карау.)

10. Ә хәзер аларның җеп чорнау осталыкларын да тикшереп китик әле.

    Гиниятов Илсаф башкаруында шиг.

    Гилемханова Адилә башкаруында шиг.

11.    Җырсыз җирнең яме юк,

     Биюсез  тормыш тәме юк.

     Җыр яши, бию яши

     Җыр-бию бит мәңгелек.

Җыр-бию сәнгате бәйгесе

Һәрбер кыз бер  җыр яки берәр бию башкара.

Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада Тимербаева Айгизә башкаруында җыр  Гиниятов Илсаф башкаруында шиг. тыңлап китик.

   Сүз хөкемдарларга бирелә, урыннар билгеләнә, бүләкләр тапшырыла.

(Иң озын чәчле кыз, иң җитез кыз, иң зирәк кыз , сөйкемле кыз, иң булган кыз).

 Кадерле сылу кызларыбыз! Бүгенге бәйрәм-бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә сезгә зур уңышлар телибез, бәхетле булыгыз! Озын толымнарыгызны беркайчан да кисмәгез, бүгенгедәй гел шат, матур булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Озын толым" бәйгесе

"Озын толым" бәйгесе...

Классный час "Толым-толым чәчләремне көн дә килә үрәсем"

4нче сыйныф кызлары һәм аларның  әниләре өченүткәрелгән тәрбия сәгате...

Ажык кичээл "Кижи - бойдустун толу". С. Сарыг-оол

Кичээлдин сорулгазы: 1.  «Кижи бойдустун толу» деп С. А. Сарыг-оолдун чогаалынын узундузу-биле таныштырбышаан, кижи биле бойдустун аразында харылзаазын билиндирери.2.  Уругларнын аас ч...

Нютагай толи (словарь с. Верхняя Иволга)

Данный словарь является одним из лексикографических трудов, которые во множестве составляются и публикуются по всей этнической Бурятии. В нем содержится около 500 лексем, которые отражают лексические ...

Манай нютагай толи

манай нютагай толи...

"Манай нютагай толи"

Манай нютагай толи...

Топонимическэ толи

Топонимическэ толи...