Праздник букваря
методическая разработка (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. Беренче сыйныфлар Әлифба белән саубуллашалар. Әлифба бәйрәме- укучыларның ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балалрның барысыда укырга , язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дуо яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Кадерле ата-аналар! әлифба бәйрәме- сезнең өчен зур тантана ул. Балалрыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәм котлы булсын!.
Дөньяның бар яме-
Күңелләр түрендә
Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Дөньяны гөрләтсен
Әлифба бәйрәме.
Җыр:”
(Әлифба китабы керә.)
Әлифба: Исәнмесез!
Укучылар бергә: Исәнме, китап дус1 Син ни өчен күңелсез?
Әлифба: Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.
Укучылар бергә: Кайгырма, китап дус. Без сиңа булышырбыз.
Әлифба: Рәхмәт инде сезгә, дусларым.
(Хәрефләр йөгереп керәләр)
1 хәреф:Карагыз,кара, монда нинди матур!
2 хәреф: Әйе, монда бик матур икән.
3 хәреф: Балаларда җыелганнар, кунакларда бар.
4 хәреф: Кем тизрәк, тапкыр икән?
Сынап карыйк, әйдәгез1
Сез җавабын табыгыз,
Без табышмак әйтәбез.
(Хәрефләр тезелеп басалар)
1хәр.(А): Охшаган ул ракетага,
Ул басуда баганада.
Аны белә һәрбер бала:
Алфавитны башлый ич...(А хәрефен күрсәтә)
2 хәр (И): Ат та түгел-тояклы,
Үзе озын колаклы,
Бер хәрефен үзгәртәсәң,
Булачак ул йозаклы. (И хәрефен күрсәтә)
3 хәр(Л): Өйрәндегез күп хәрефләр,
Тырышып, түгеп тирләр.
“Л” хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәр? (Л хәрефен күрсәтә)
4 хәр (Ә): Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелендә яши!
Ул- безнең иң якын кеше
Ул кеше- безнең (әни) (Ә хәрефен күрсәтә)
5 хәр(Б): Күрәмсез букет итеп, Алсу нурлар бәйрәмен, Коя котлый май аенда минем әни (бәйрәмен( (Б хәрефе күрсәтә)
6 хәр (Ф): Кошлар- безнең дусларыбыз,
Алар оча һәркайда.
Китерәләр агчаларга,
Басуларга күп (файда) (Ф хәрефен күрсәтә)
Укытучы: Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?
(Укучылар Әлифба сүзен төзи)
Әлифба: Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз!
Җыр:”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Укучылар бергә: Һәммәбезнең үз урыны
Барыбыз да кирәкле.
Безне Әлифба китабы
Дус булырга өйрәтте.
1укучы: Бөтен хәрефне беләм
Алардан сүзләр төзәм.
Тукталып уйлап куям-
Мин бит өйрәндем, диям!
2 укучы Өйрәттең укырга син,
Кадерле Әлифбам.
Инде китәрсең миннән
Ә мин сине онытмам.
3укучы: Әлифбам- беренчесе,
Әнием күк кадерлесе.
Юл күрсәтте белемгә
Өйрәтте гаделлеккә.
4 укучы:Әлифбабыз тәмам булды,
Без җыелдык бәйрмгә
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.
5укучы: Әлифба, без сине
Онытмабыз бер дә.
Иң якын дус булып
Калырсың кхңелдә.
6 укучы:Син алга табада
Киңәшче булырсың,
Җиткерербез сиңа
Рәхмәтнең олысын.
Бергә: Рәхмәт сиңа, әлифбам!
Хуш, Әлифбам1
Әлифба: Китәм сездән, балалар,
Шатланып , горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем мин.
Миңа хәзер алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, алар да
Күп итеп белем бирер.
(Туган те һәм Татар теле дәреслекләре керә)
Туг.т.: Мин Туган теле буламын.
Тат.т.:Мин Татартеле булам.
Туг.Көн дә бергә йөрербез
Тат.:Бик күп белем бирербез.
Туг.:Мине укып сөйләрсез
Тат.: Мине укып язарсыз.
Туг: Минем белән сөйләшеп.
Тат.: Минем белән серләшеп
Туг: Хыялыгызга җитәрсез.
Икеседә бергә: Тырыш булырга, ялкауланмаска
Артта калмаска
Икеле алмаска
Укучылар: Сезнең авлда сүз бирәбез
Тырыш булырга
“Биш” кә укырга
(Хат ташучы керә Укытучыга телеграмма бирә)
Укытучы:”Кадерле 1 нче сыйныф укучылары. Сезне укый-яза белүчеләр рәтенә басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бары тик”;2 ле “5”ле билгеләренә генә укыгыз. Кыш бабагыз һәм кар кызы”
Укытучы: Туган тел-иң таталы тел
Туган тел иң тәмле тел. Тәмле диеп телеңне йотма, Туган телне онытма.
Җыр:”Туган тел”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Праздник Букваря." сценарий праздника.
В сценарии представлен вспомогательный материал для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...
Сценарий праздника в 1 классе. Праздник букваря.
Сценарий развлекательно-познавательной прораммы для школьников 1 класса. В него входят познавательная информация, которая расширяет кругозор, разнообразные конкурсы, игры, инсценировки. Сценарий ...

Праздник Букваря для первоклассников "Прощай, Букварь!"
Праздник Букваря для первоклассников "Прощай, Букварь!"...
Праздник букваря. Сценарий школьного праздника.
Костюмированное представление....
Праздник "Праздник Букваря"
Цель: провести развлекательно-познавательное мероприятие. Образовательные задачи:- обобщить знания учащихся, полученные при изучении букваря;- развитие умения грамотно, выразительно читать с...

