Яңа ел кичендә
план-конспект по теме

бәйрәм сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichend.docx26.72 КБ

Предварительный просмотр:

   Катнашалар: Малай, Кыш, Кар Кызы, Кар Бабай, Кызыл Калфак, Золушка, Кот в сапогах, Инопланетян Ы-Ы, 2- разбойник, 2-су кызы, 2 –җен баласы, Яңа ел, 4 укучы: 2-малай, 2-кыз.

1 укучы.     Өр Яңа ел килә, өр Яңа ел,

                    Чынлап Яңа булсын ул.

                Кояш кебек һәммә илләргә дә,

                Тигез көлеп торсын ул.

2 укучы. Күз яшҗләре онытылып торсын,

                Артка чиксен кайгы борчулар.

                Элеккече утлар янып торсын,

                Балкып торсын шулай чыршылар.

3 укучы.      Бәйрәм җитте сәгать суга,

                Яңа ел килә безгә.

                Яңа бәхетләр китерсен,

                Безнең һәрберебезгә.

4 укучы.      Ташып торсын ак бәхетләр,

                Шатлык керсен һәр өйгә.

                Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

                Җиргә Яңа ел килә!

Җыр “Чыршы янында”.

Акрын гына музыка уйнап тора, малай чыршы бизи.Кулында уенчык, чыршыга элеп икенчесен ала.

Малай. Менә соңгы уенчыкны эләм дә, чыршыкай да әзер булачак.Эх, яратам соң шушы Яңа ел бәйрәмен! Иң матур, иң серле бәйрәм бит ул Яңа ел!(Бармак бөгеп санап китә) Конфетлар, шоколадлар, чекләвек һәм бүләкләр.

Ял итеп алыйм әле бераз, күп эшләдем инде бүген.( Чыршы төбенә утыра, кулына китап ала) Бик матур әкият китабым бар минем, әкиятләре гел яхшылык белән тәмамлана.Әй, яратам да соң әкиятләр укырга. Ә менә шул Яңа ел әкиятенә дә эләксәң, нинди могҗиза булыр иде!

Утырган килеш йоклап китә.

Кар бөртекләре йөгерешеп кереп, бии башлыйлар.

Вальс.

Карсылу, Кыш һәм Кар Бабай керә. Карсылуны урындыкка утырталар.

Кар Бабай.Барыгызны, Барыгызны да Кыш Хуҗабикәсе үзенә кунакка чакыра! Яңа ел бәйрәменә!Бәйрәменә рәхим итегез!

        Әкият геройлары

Бүген монда киләчәк.

Сихри бәйрәм киченең

Серен ачып бирәчәк.

Кот в сапогах керә.

Кот в сапогах. Исәнмесез, саумысез! Бәйрәмнәрегез мөбәрәк булсын!

        Курыкмыйм мин беркемнән,

        Шүрлим генә кайчакта.

        Ялкаулык мешать итми,

        Хәйләкәрлек бар чакта.

Кыш. Исәнме ,Песи дус! Рәхим ит безнең белән бәйрәм ит!

Кот в сапогагах. Мр-р-р, рәхмәт дускай чакыруыңа.

Ишек шакыган тавыш.

Кар Бабай.            Ишек шакый кем анда,

                        Керегез, бәйрәм монда.

Кызыл Калфак (Бии-бии керә.) Абау урманда шундый салкын. Исәнме, Кыш! Исәнме Карсылу! Бәйрәм белән, дуслар!

                Тәмле-тәмле пирожкилар,

                Мин кәрзинемә салам.

                Урман буйлап сукмактан,

Дәү әниемә барам.

                    Дәү әнием - чыршы бәйрәменә җибәрде әле менә.

Кыш. Сине үзебезнең бәйрәмебездә күрүебезгә бик шатбыз, Кызыл Калфак.

Кыңгырау тавышы.

Кар Бабай.            Кыңгырау шалтырый анда,

                        Керегез бәйрәм монда.

Вальс әйләнеп Золушка керә.

Золушка.      

Шундый ашыктым, шундый ашыктым соңа калдым дип торам. Эшләремне бетердем дә, бәйрәмгә дип йөгердем.

Яңа ел белән , дуслар!

Көн буе мин гел эштә,

Юам, җыям, пешерәм.

Беләм, Яңа ел килә,

Миңа дигән Принц белән.

Кыш. Рәхим ит, Золушка Бергәләп бәйрәм итик Яңа елны.

Әйдәгез, биибез.

(бию көе, Шулчак кыңгырау шалтырый)

Кар Бабай. Бу нинди шаярту тагын. Барлык кунаклар да монда бит инде.Кем бар анда? Керегез.

Малай һәм ялтыравыклар керә.

Малай.Бу мин, ялтыравык дусларым белән.Сезнең бәйрәмгә килдек.

Кыш. Менә көтелмәгән кунаклар- ялтыравыклар! Әсин кем?

Малай. Мин Нияз.4 нче сыйныф укучысы.

Кыш.  Ә нинди Әкияттән?

Малай. Бернинди әкияттән дә түгел, гап-гади малай мин. Әкиятләр укырга бик яратам.

Кыш.  Димәк, син безнең әкият илнә килеп кердең. Шулай шул, Яңа ел кичендә могҗизалар була бит ул.Бездә сиңа бик күңелле булачак.Әйдә, безнең белән биергә.

Бию көе яңгырый.

Кинәт көй туктап кала, космик музыка яңгырый.

Инопланетянин Ы-Ы керә.

Кыш. Менә сиңа әкәмәт, монысы кем тагы? Ә син нинди Әкияттән?

Ы-Ы. Кайда мин? Бөтенегез әллә нинди шунда, киемнәрегез дә сәер- үзегез дә. Ә мин Ы-Ы булам .Яшеллек планетасыннан. Оча торган кораблем сезнең аланга килеп төште. Әле генә бик матур көй ишетелә иде монда. Ә сез кемнәр? Нишлисез бу аланда?

Кыш.

Без – әкият геройлары, яңа елны бәйрәм итәргә җыелдык.

Нәкъ 5 минуттан яңа ел килеп җитә, Кыш Бабай килә, күп итеп бүләкләр бирә.Әйдә, синдә безнең белән күңел ач.Дуслар булыйк.

Ы-Ы.(сөенеп) Мин риза! Дуслар табу минем хыялым иде.

Бииләр.Биеп туктагач.

Ы-Ы. Эх, нинди күңелле! 5 минуттан Яңа ел килә дисезме? Һәм бу бәйрәм бетәчәкме?

Карсылу. Әйе, 5 минуттан Кыш бабай килеп җитәчәк.

Ы-Ы. Ә телисезме бәйрәмне озаккарак сузабыз?

(Золушка куанып). Әлбәттә, без шундый сирәк очрашабыз!

Ы-Ы. Һи, моның нәрсәсе бар аның.

        Әдрән – күдрән, әптечи!

        Алга- картка катып кал!

Сәгать туктап кала.

Кыш. Ай, нәрсә эшләдең  син?

Ы-Ы. Мин? Мин вакытны туктаттым, Бу Яшеллек планетасының иң яхшы әфсене.

Карсылу (елый башлый). Хәзер Яңа ел беркайчан да килмәячәк бит инде-е-е....

Кот в сапогах . Без дә, Әкитләргә кире кайта алмыйбыз!

Кыш (ачуланып). Төзәт тизрәк үз ялгышыңны.

Ы-Ы. Мин бары тик яхшырак булуын теләгән идем. Ачуланмагыз , зинһар.Төзәтәм мин аны.

        Әдрән. Күдрән, Әптечи,

        Алга-алга йөреп кит.

Кыш. (Тыңлап торганнан соң). Тынлык, сәгатҗ йөрми!

Ы-Ы. Моның булуы мөмкин түгел!(сәгатҗне тыңлап тора) Чынлап та....(килеп утыра)Ой-Ой-Ой, яшеллек планетасының бу әфсене кире кайтмый ич!

Кыш.Молодеө! Хәзер нишлик инде? Сәгатҗне җибәрү җаен табарга кирәк.

Карсылу. Безгә кем булышасын мин беләм.Ул- Кыш Бабай! Бүген ул барысын да булдыра ала.

Кыш. Ләкин  ул монда килә алмый, вакыт туктап калды бит.

Карсылу. Миңа аның янына барырга, ярдәм сорарга кирәк.

Кыш.Кыш Бабай бик ерак шул әле. Аның янына урманнар, кырлар, диңгез-елгалар   аша барырга кирәк.Үзеңә генә авыр булачак, сиңа ярдәмчеләр кирәк.

Кот в сапогах. Мин барам, мин иң хәйләкәре

Кызыл Калфак. Мин барсам яхшырак булыр, мин хәтта бүреләрдән курыкмыйм.

Золушка. Мине дә алыгыз, мин бар эшне дә булдырам.

Малай. Әйдәгез, мин дә барам.

Карсылу. Бик дөрес Нияз. Кадерле , әкият геройларым . сезнең инде әкиятегез язылган. Ә менә, Нияз бу тылсымлы кичтә – беренче тапкыр.Әйдәгез, аның үз әкияте булсын.

Барысы бергә.Риза! риза! Без риза!

Кот в сапогах. Мин сезгә үземнең әкият капчыгымны бирәм.Кирәк чакта авызын чишеп җибәрәсең дә, иң мәкерле кешене җиңәргә ярдәм итәчәк.(капчыгын бирә)

Кызыл Калфак. Мин сезгә тәмле пироңкиларымны бирәм. Ул сезгә иң усал кешене җиңәргә ярдәм итәчәк.Бары тик,  авыз иттерегез генә...

Золушка. Мәгез, минем бәллүр башмакларымны алыгыз. Алар иң кире кешене дә,уңаена китерә.

Карсылу. Рәхмәт, дусларым ! Очрашканга кадәр саубуллашып торыйк.(Малай белән чыгып китәләр дә, чыршының икенче ягыннан керәләр.)

Карсылу.  Талгын гына карлар ява,

         Йокыга талган урман.

         Кыш Бабайның киң юлыннан,

         Тар сукмак кына калган.

Малай.Карсылу, без адашмадыкмы? Бигрәк тыныч монда...

Карсылу. Юк, кайгырма мин юлны яхшы беләм. Яңа еллы урман шулай серле була ул.Әнә алдагы аланны күрәсеңме? Әйдә, шуннан барасы.

Малай . Әйе, анда бәйрәм итәләр ахрысы, тавышлар ишетелә.

Карсылу белән малай артыннан разбойниклар килеп керә.

1 разбойник. Ычкыныгыз моннан! Ай, туңдым! Берәр эш тә юк бит ичмасам.Аның кешеләрен дә әйтер идем, өйләрендә яталар. Җәй көне күп йөри алар,кышын күренмиләр. Өйләрен газ җылыта шул.

2 разбойник.(Карсылу белән малайны күреп) Болары кемнәр тагы?Карсылу үзе түгелме соң?Кызганыч. таларлык бернәрсәң дә юк. Ни алтының,ни көмешең.Боз да, кар!

1 разбойник . Тия күрмә, карсылу әкиятләрне күп белә ул. Әйдә, әкият сөйләсен.

Карсылу. Зинһар, җибәрегез безне?! Безнең мөһим эшебез бар.

1 разбойник. Һе.. кемнеке юк ул эш. Менә безгә салкын монда.

Малай .Ә сез уйнап алыгыз. Күңелле дә, җылы да булачак.

2 разбойник. Ә син өйрәтмә, яме.Утырыгыз да менә монда әкият сөйли башлагыз. Юкса, учак ягабыз да Карсылуың  эреде дә бетте булыр.

Малай.( икесе дә утыралар). Ярый , ярый утырыша торыгыз. Ә без менә бу китаптан әкият сайлыйбыз.Карсылу син аларга Кызыл Калфак әкиятен сөйлә.

Касылу. Борын-борын заманда  яшәгән ди бер матур кыз, исеме Кызыл Калфак булган. Бервакыт ул, дәү әнисенә тәмле пироңкилар илтә киткән...

1 разбойник.Ой, ашыйсы килә-ә-ә-ә. (эчен уып)Шул пирожкиның берсен генә ашарга.

Малай кәрҗинен аларга суза. Мәгез, Мәгез сыйланыгыз әле Кызыл Калфак үзе биреп  җибәргән иде.

Разбойниклар алып ашый башлый.

1 разбойник. Ой, нәрсәдер булды миңа.Карсылу, малай Суык түгелме сезгә?Урманда нишләп йөрисез?

Карсылу.Без Кыш Бабай янына ашыга идек.

Ике разбойник бергә.Барыгыз, барыгыз.Ә без юлны чистартып барырбыз.

1 разбойник. Сак булыгыз, күл өстеннән чыкканда, су кызлары тотып алмасын үзегезне.

Малай. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Чыршының икенче ягыннан керәләр.

Карсылу . Менә Күлгә дә килеп җиттек.

                Челтерәп аккан елга суы,

                Бозга төренгән бүген,

                Сихри карлар җемелдәшә,

                Балкытып яңа ел күген.

Малай. Алдарак кемнәрдер бар ахыры, әйдә шунда барыйк.

Су кызлары чәч татап утыра.

Карсылу.Су кызлары ич болар?!

1су кызы.Гади түгел, ә карлы су кызлары. Җәен без йоклыйбыз , ә кышын кар- буран туздырабыз.

2 су кызы. Бозлы таракларыбыз белән чәчләребезне тарыйбыз, шулай итеп елганың бозын ныгытабыз. Юлчы-ларны туңдырып йоклатабыз.

1 су кызы. Утырыгыз, ял итегез. Ә без сезгә җыр көйлибез.

Карсылу утырып йокымсырап китә башлый.

Малай : Юк, юк һич йокларга ярамый.Бозга әвереләбез ич хәзер. Исемә төште, Золушканың бәллүр башмакларын бирергә кирәк (капчыгыннан башмакларны ала) Әй гүзәл су кызлары, безнең сезгә бүләгебез бар иде бит, онытып торабыз икән. Мәгез, бездән Яңа ел бүләге булсын.

2 су кызы. Абау, нинди матур! Рәхмәт, ә сез тизрәк кузгалыгыз алайса кире уйлавыбыз бар.

Малай белән Карсылу чыгып китә.(чыршының икенче ягыннан керәләр).

Карсылу.Кыш Бабайның сараена күп калмады.

Малай . Тик нигәдер аяк астында җир уйнаган кебек?

2 җен баласы чыгып бау белн уратып алалар.

Карсылу.Ай, җен балалары бит болар!

1 җен баласы. Бик җайлы каптырдык әле без боларны.

Иртә беләнгә мөгезле булырсыз.

2 җен баласы. Хәзер без аларны , сораулар белән тилертик.

Карсылу. Нишлик инде, Нияз?

Малай. Кайгырма Карсылу, безнең песи дус биргән серле капчык бар бит. Шуны чишеп җибәрәбез дә, башларын бутыйбыз.(капчыгын төшереп җибәрә)

1 җен баласы. Ягез соравыма җавап биреп карагыз әле.

Малай. Ярый, тик башта минем соравыма җавап бирегез.

        Ике 6, бер 8,тагын 6. Тагын 8

        Суммасы ничәгә тигез.

1 җен баласы.моның кадәрле санны куша белмибез бит без.(башын тотып) Кара, әллә ни булды миңа. Сез юлыгызда булыгыз әле, яме.Никтер күңелем яхшырып китте.

2 җен баласы.Карсылу сез Кыш Бабайга барасыздыр инде, ә без юлларны кар белән тутырган идек. Хәзер чистартабыз аны.

Карсылу. Кадерле, дусларым, Без Кыш Бабай сараена барып җиттек.Ә сез безне, матур җырлар  белән каршы алырсыз дип, ышанып калабыз.

Чыршы тирәли җырлар, Кыш бабайны каршы алу.

Карсылу, Малай, КышБабай, Кар Кызы,Яңа ел керә.

Карсылу. Менә дусларым, Кыш бабайны алып килдек.

Тик Бабакай безнең сәгатебез туктап калды шул әле. Бары тик син генә ярдәм итә аласың.

Кыш Бабай кагылуга сәгать йөреп китә. Курантлар тавышы ишетелә.Балалар куанышып бер-берсен котлыйлар.

Малай. Дусларым, сезгә ничектер миңа әкият илендә бик ошады.Ә Кыш Бабай Чын-чынлап безгә Яңа ел алып килде. 

Яңа ел : Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

                Сезнең янга мин дә килеп кердем.

                Нигезләрем минем ныклы булсын,

                Котлы булсын бу ел, Котлы булсын!

                        Беләм миннән һәркем нидер көтә,

                        Шатлык, сөю, бәхет өмет итә.

                        Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,

                        Котлы булсын Яңа ел, котлы булсын!

Кар кызы

 Кыш көне мин — Карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап

Жир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Сезне чын-чын күңелдән

Котлыйм Яңа ел белән.

Укуда зур уңышлар

Телим мин сезгә, дуслар.