Праздник "Әлифба"
элективный курс (1 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Сценария праздника.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elifba_prazdnik.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Җыр:”Без мәктәпкә барабыз”

Күч безнең күңелгә

Җыряме, җир яме

Рәхим ит, түрдән уз

Әлифба бәйрәме

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

 Укытучы:

Алып баручы:

Бүген без сезнең белән

Сәяхәткә барырбыз

Үзегезнең осталыкны

Бераз сынап алырсыз.

Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән гыйлем.

Сәяхәткә барырга паровоз күптән көтеп тора инде.Паровозда урыннарыбызны алабыз һәм юлга чыгабыз.

Музыка:

Укы-чы: Балалар,карагыз әле, сәяхәтчеләр белем иленең кайсы шәһәренә килеп җиттеләр икән?

Бал-р: Ма-те-ма-ти-ка

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Сакчы: Тукта,тукта, ашыкма,

Җиңел генә син үтмә

Тапкырлыкта, зирәклектә

Сынашырга онытма!

1

Керпе гөмбәгә барды

 9 ак гөмбә тапты

2

3не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

3

7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3әү килде тагында

Исәплә син барын да!

4

Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыечык

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

5

Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5не авызына  капты

Ничә калыр чиләктә?

Бию:  Кузнечик

Укы-чы: Балалар, паровоз сезне тагын юлга чакыра.

Музыка:

Укы-чы: Безнең алда “Әлифба” шәһәре.

Ә  _ Ә бар әнидә, әбидә,

Әтәчтә,кәпәчтә...

Тагын “ә” кайда бар,

Әйтегезче, дусларым.

Л _ Өйрәндек күп хәрефләр

Тырышып, тирләр түгеп

“Л” хәрефенә башлана

Тагын нинди исемнәр?

“И” -Әти,әни,әби,бәби-

“И” хәрефе бар бездә.

Син дә әйдә сүзләр уйла

“И” хәрефенә тизрәк.

Ф – Фаил,Фәния,Фәнил,

Син әйдә сана тизрәк.

Тагын ниләр уйлыйк икән?

Фикер йөртергә кирәк.

Б – Бүген бәйрәм бит безнең

Бар балалар да белсен.

“Б”дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп торсын.

А – “А” бар алмада,айда,

Алсу,Алмаз, Айнурда.

“А” хәрефен яратабыз,

“А” тагын бар кайларда?

Җыр:”Әлифба”

Әлифба – тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөн ясын

Ачучы ачкычым.

Бию:Татар халык биюе

Укы-чы: Менә безнең поезд тагын кузгала

Музыка:

Укы-чы: Без сезнең белән “Шигърият” тукталышында.

 Энем өчен иң кадерле

Апай булам – беләмсез.

Әбием,бабам,әтием,әнием

Бәхетле мин-сизәмсез.

Русча дөрес,матур сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

Татар теле-туган тел

Безгә газиз булган тел

Атаң- анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Җыр: “Туган тел”

Укы-чы: Без сәяхәтне дәвам итәбез

Музыка:

Укы-чы:Безнең каршыбызда “Азбука” тукталышы

Кызлар сөйли

Малайлар сөйли

Бию: Буратино

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Җыр: Мы солдаты

Безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты.

Җыр: Әни диям үз телемдә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...