"Счастливый случай"
методическая разработка (4 класс) по теме

Набиуллина Светлана Рашитовна

Внеклассное мероприятие на татарском языке для учащихся 1-4 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon schastlivyy_sluchay.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәхетле  очрак” (башлангыч класслар өчен)

Светлана Набиуллина , Гульнар Мифтахова Арча районы Яңа  Кырлай  урта мәктәбе  башлангыч класс укытучылары.

Плакатлар.

               “Тапкырлар  зирекләр  клубы!”

               “Бәхетле  очрак”.

               “Күп  укыган, күп  белер.”

               “Акыл  яшьтә  түгел – башта.”

Гейм  исемнәре  язылган  ватман  табличкалары.

Катнашучылар  капма-каршы  өстәлләрдә  урнашалар. Зал  матур  итеп  бизәлә:шарлар,  чәчәкләр,  шулай  ук  команда  өстәлендә  команданың  исеме  язылган  визитка, эмблемалар.

Уенның  программасы:

I  гейм. “Тел  чарлау.”

II гейм.  “Кисмәктәге  хикмәтләр.”

III  гейм. “Мин-сиңа,  син-миңа.”

IV  гейм. “Капитаннар,  алга!”

V  гейм.  “Безнең  кунагыбыз.”
VI  гейм.  “Алга, алга, алга!”

Уен  барышы.

Алып  баручы  уенның  тәртибе,  катнашучылар  белән  таныштыра.  Уенны  бәяләү  өчен  жюри  сайлана  һәм  командалар  бер-берсе  белән  танышалар.

1-команда “Тапкырлар.”

Девиз:  Тапкыр  җиңәр,  оттырмас,

             Сезгә  куып  тоттырмас!

II  команда-  “  Зирәкләр. “

Девиз:  Зирәк  һәр  җирдә  кирәк,

              Тик  чын  зирәк  бик  сирәк!

               Бүген  “Бәхетле  очрак”

               Гаҗәеп  күңелле  чак.

               “3”  ләр  “4”  ләр  ярыша

               Менә  була  тамаша

-Хәерле  көн, укытучылар, килгән кунаклар! Без  бүген “Бәхетле очрак”  уенына  җыелдык. Уенда 2 команда  ярыша.Уенга тапкыр, зирәк “3”нче “4”нче  класслар  җыелган. Бу  уенны  бәяләү  өчен жюри  кирәк. Тамашачылар  арасында  жюри  сайлана.

        Ә хәзер уенның  программасы  белән танышыйк. Уен 6 геймнан  тора.

1геймны  башлаганчы сүзне  командаларга бирик.

1-гейм.

1-гейм – “Тел чарлау” дип атала. Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга дөрес җавап бирергә. Әгәр дә җавапны белмәсәгез, “җавап юк” дияргә. Ә жюри  һәрбер дөрес җавапка 1 очко куя. “Тапкырлар” командасыннан башлыйбыз.

1нче командага сораулар.

1.Татарстанның башкаласы.(Казан)

2.Татарстан дәүләт гербына төшерелгән җәнлек. (Ак барс)

3.Татарстанның иң зур елгасы.(Идел)

4.Төрки халыкларда Яңа ел.(Нәүрүз)

5.Ул кыш көне ява.(Кар)

6.Бал яратучы хайван.(Аю)

7.Кышның соңгы ае.(Февраль)

8. «КАМАЗ» машиналары чыгара торган шәһәр.(Чаллы)

9.Страус кошмы?(Кош)

10.”Шүрәле” әкиятенең авторы.(Г.Тукай)

11.Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә.(Бакча)

12.Җәен-соры, кышын-ак,

     Аңа шулай яхшырак.(Куян)

13.Кышкы баш киеме.(Бүрек)

14.Казан баскетбол командасының исеме.(УНИКС)

15.Хоккей командасында ничә уенчы? (18)

16.Гыйнварда ничә көн? (31)

17.Чәйнең туган иле?(Китай)

18.Калган эшкә...(Калган эшкә кар ява)

19.Елда ничә ай? (12)

20.Бер тәүлектә ничә сәгать?(24)

2нче командага сораулар.

1.Без яшәгән республика.(Татарстан)

2.Татарстан флагының төсләре.( Яшел, ак, кызыл)

3.Республикабызның төп табигый байлыгы.(Нефть)

4.Татарстанның гимнының авторы.(Р.Яхин)

5.Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе)

6.Сөйләшү органы.(Тел)

7.Озын колаклы җәнлек.(Куян)

8.Яңа уку елы кайчан башлана.(1нче сентябрьдә)

9.Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар.(Чистай)

10.Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены.(Хоккей)

11.Беренче хатын-кыз косманавт.(В.Терешкова)

12.Урманда үсә, эшләпәле.(Гөмбә)

13.Кышын ак тунын кия,

     Кишерне ул бик сөя.(Куян)

14.Кышкы өс киеме.(Тун)

15.Казан хоккей командасының исеме.(Ак барс)

16.Футбол командасында ничә уенчы?(11)

17.Февральдә ничә көн?(28-29)

18.1 гасырда ничә ел?(100ел)

19.1 атнада ничә көн?(7)

20.Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.(Кишер)

2 гейм. Кисмәктәге хикмәтләр.

Бу кисмәктә кечкенә кисмәкләр. Аларның һәрберсенә номер язылган. Капитаннар чиратлашып кисмәктән кисмәк алалар, бу сорауның номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә. Кисмәктәге бер сорау призлы. Әгәр дә дөрес җавап бирсәгез, приз сезнеке.

  1. Карлыган  кара,  ак,  кызыл  төстә  була.  Тагын  кайсы  җимешнең  төсе  дә,  тәме  дә  ике  төрле? (Кара  миләш – баллы,  кызыл  миләш – ачы).
  2. Кайсы  җәнлек  ашагач,  телен  чистарта  һәм  авызын  чайкый?  (Юлбарыс).
  3. Безнең  якта  иң  озак  яшәүче  кошлар.  (Каргалар – 100 елга  кадәр).
  4. Санагыз,  гайләдә  ничә  кеше?

            Әтием  бар,                                 Ә  без  аның  

            Әнием  бар,                                 Оныклары

            Ике  апам,                                    Өчәү  инде.

            Әниемнең                                    Шулай  булгач,

            Әнисен дә                                    Без  барыбыз

            Бик  яратам.                                Ничәү  инде.

                (Әти,  әни,  әби,  ике  апай,  мин – 6 кеше).

  1. Нинди  хайваннар  күзләрен  ачып  йоклый?  (Балык,  елан).
  2. Карга  үзен  “Мин – кош!” – дип  әйтә  аламы?  (Юк.  Ул  сөйләшә  белми).
  3. Кем  ике  мәртәбә  дөньяга  туа?  (Чебеш)
  4. Бер  килограмм  йон  авырмы,  бер  килограмм  тимерме?  (Икесе  дә бер).
  5. Җәен  урманга  патша,  кышын  кардан  да  аста.   (Аю).
  6. Күктән  килә,  җиргә  китә.  (Яңгыр).

 

3 Гейм. “Мин – сиңа,  син -   мина”.

Бу гейм “Мин-сиңа, син-миңа” дигән. Командалар өйдә сораулар әзерләп килделәр. Хәзер алар шул сорауларны бер-берсенә бирәләр.

Тапкырлар  командасының сораулары:

1.Габдулла Тукайның туган елы? (1886)

2.Нинди ут яндырмый?(рәсемдәге)

3.Нинди агач утта янмый? (табагач)

4.Көз көне санга керә торган нәрсә? (чеби)

5.Ни өчен самолетта запас көпчәк йөртмиләр? (Һавада кадаклар юк)

Зирәкләр командасының сораулары:

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

2.Казан шәһәренә 1000 ел кайчан тулды? (2005)

3.Шалкан тартуда ничә кеше катнашкан? 6)

4.Бабайда ике, әбидә бер? (“б” хәрефе)

5.Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)

4 гейм. “Капитаннар, алга!”

Командаларның капитаннары бер-бер артлы сорауларга җавап бирәләр.

1.Татар егетенең милли баш киеме. (түбәтәй)

2.Фронтовик татар шагыйре Советлар Союзы Герое.(М.Җәлил)

3.Бу юллар кайсы әкияттән?

  “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр.

    Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр”... (Шүрәле)

4.Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын. (мәктәп)

5.Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)

6.Чаллы шәһәрендә чыга торган балалар газетасы. (“Көмеш кыңгырау”)

7.Сабан туе үткәрелә торган урын. (Мәйдан0

8.Татар кызының милли баш киеме. (калфак)

9.Алтын ачкычлы агач малай. (Буратино)

10.”Кем эшләми, шул ... (ашамый)

11.Кара пантера Багира һәм батыр бүре Акела белән үскән малай. Маугли)

12.Кыш көне дә, җәй көне дә яшел агач. (чыршы, нарат)

13.Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре. (бокс)

14.Ачы, сары җимеш. (лимон)

15.Почтальон Печкин нинди транспорта йөргән? (велосипед)

16.Кибеттә эшли. (сатучы)

17.Әнинең әнисе. (әби)

18.Шахматта төп фигура. (король)

19.Язның беренче ае. (март)

20.Филя, Каркушаның дусты. (Степашка)

21.Татар шагыйрләреннән кем һәр ел фасылына багышлап шигырь язган? (Г.Тукай)

22.”Сабантуй” газетасыныж баш мөхәррире. (А.М.Гыймадиев)

5 гейм. Безнең кунагыбыз.

Тапкырлар командасының сораулар:

1.Нәрсәне йомган күз белән дә күреп була? (Төшне)

2.Бүре нәрсә тавышыннан курка? (Әтәч тавышыннан)

3.Куян чаба-чаба да, артына әйләнеп карый? (Артында күзе булмаганга)

4.Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне)

5.Тугай кайчан сайрый? (“р” хәрефен өстәп куйгач)

Зирәкләр командасына сораулар:

1.Кайсы ай календарьдә юк? (һавадагы ай)

2.Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

3.Ак тавыкка  караганда кара тавыклар ник күп ашый? (Күп булганага – кара тавыклар берничә)

4.Тыкрык башында ни бар? (“т”хәрефе)

5.Әтәч кычкырганда ни өчен күзен йома? (Сабагын яттан белгәнен күрсәтү өчен)

6 гейм. “Алга, алга, алга.”

Бу геймда җавапны белмәсәгез, алага дип әйтергә кирәк.

Зирәкләр командасына сораулар.

1.Россиянең башкаласы.(Мәскәү)

2.Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме. (Читек)

3.Тельняшкалы, пижамалы ат. (Зебра)

4.Татарстанда балык исеме йөртүче шәһәр. (Алабуга)

5.Безнең мәктәптә сәгать 8дә башлана. (Дәрес)

6.”Туган тел” шигыренең авторы. (Г.Тукай)

7.Иң озын муенлы җәнлек. (Жираф)

8.Мәктәптә эшли, балалар укыта. (Укытучы)

9.”Карлыгач” сүзен үзгәртеп , бакчада үсә торган куак исемен ясагыз. (Карлыган)

10.Шәһәр уртасында нәрсә бар. (“һ” хәрефе)

                Кем? Нәрсә?

11.Рөстәм Яхин (композитор)

12.Әлмәт (шәһәр)

13.Ит (ашамлык)

14.Карга (кош)

15.Унөч (сан)

16.”Дүртле” (билге)

17.Тун (кием)

18.Рөстәм Закиров (җырчы)

19.Сарык (йорт хайваны)

20.Гүзәлия (кыз)

21. Айрат (малай)

22.Чөгендер (яшелчә)

23.Чия (җимеш)

24.Идел (елга)

25.Астра (чәчәк)

Зирәкләр командасына сораулар:

1.Татарстан Республикасының президенты (М.Ш.Шәймиев)

2.Мәктәптә китаплар күп урын. (Китапханә)

3.Кайсы ике нота бакчада үсә? (Фа-соль)

4.Кешеләрне дәвалаучы һөнәр иясе.(Табиб)

5.Балалар өчен язылган әдәби жанр.(Әкият)

6.Ял итү өчен шәһәр бакчасы. (Парк)

7.Алмагачта үсә. (Алма)

8.Бик тәмле һәм салкын ашамлык. (Туңдырма)

9.”КАМАЗ” машиналарның эмблемасы. (Ат)

10.Атнаның иң авыр көне. (дүшәмбе)

                     Кем? Нәрсә?

11.Муса Җәлил (шагыйрь)

12.Бөгелмә (шәһәр)

13.Ипи (ашамлык)

14.Песнәк (кош)

15.Унике (сан)

16.Күлмәк (кием)

17.Сәнифә Рангулова (җырчы)

18.Сыер (йорт хайваны)  

19.Әлфия (кыз)

20.Илгиз (малай)

21.Кыяр (яшелчә)

22.Карлыган (җимеш)

23.Казанка (елга)

24.Каен (агач)

25.Нәүрүз (бәйрәм)

                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра "Счастливый случай"

Интеллектуальная игра "Счастливый случай" для учащихся 3-4 классов. Играют две команды из 5-6 человек. Можно провести игру в математическую неделю....

Игра Счастливый случай

Игра для 3-4 класса. Можно провести в математическую неделю....

Игра по чтению "Счастливый случай"

Интеллектуальная игра по чтению "Счастливый случай" для 2-4 классов...

Интеллектуальная игра "Счастливый случай"

Цели игры: развитие кругозора учащихся, их интеллектуальных способностей, логики, мышления, внимания. Разделы игры: математика, русский язык, литература, география (окружающий мир), вопросы на с...

Интеллектуальная игра "Счастливый случай"

Дети в восторге от интеллектуально-соревновательных игр. Это развивает и кругозор, и  познавательные процессы, и межличностные отношения, и самооценку учащихся....

Игра "Счастливый случай!"( знатоки мультипликации)

  Игра «Счастливый случай» посвящена знанию мультипликации. Ее можно проводить в предновогодний период, так как на подготовительном этапе ребята готовят костюмы мультипликационных героев и по окончани...