Науруз
методическая разработка по теме

Зурлар торкемендә Нәүрүз бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_mobark_bulsyn.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

«НӘҮРҮЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!» (Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе)

Максат: балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, аларда борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү: Балаларның таби гать турында белемнәрен ныгыту. ;

Залның алгы стенасы бизәлеше: уртада Яз кызы рәсеме, як-якта каеннар.

Плакатлат: «Хуш киләсең, Нәүрүз!»

«Нәүрүз мөбарәкбад!»

Катнашучылар: Алып баручы, балалар, Кара карга, Аю, Куяннар, Кыш бабай, Нәүрүз, Табигать патшасы, ике вәзир.

Костюмнар: балалар, өчен милли киемнәр: карга костюмы; аю, куян, маскалары; Кыш бабай, Нәүрүз костюмнары.

Бәйрәм барышы:

: Алып баручы: язда су буенда, таулырак урыннарда кара җирләр күренә башлый. Кояш ныграк җылыткан саен, җирдән пар күтерелә. Ямь-яшел үләннәр шытып чыга. Балалар шатлана, аларга күңелле! Әйдәгез, балалар, без дә сез нең белән табигатьтәге сихерле үзгәрешләрне күзәтик, җырлар җырлыйк шигырьләр сөйлик.

  (Җыр: «Яз».-М. Әвдәрҗанова кәе һәм сүзләре.) «Кара карга» очып керә.  

     

1 нче бала. Карагыз әле, дуслар,

                     Кара карга очып бара,

                    Сез беләсезме, дуслар,

                    Ул да бит сөйләшә ала.

Карга.      Мин карга: кар-р-кар-р!

                 Канатымда хатым бар,

                 Буең җитсә тартып ал!

2 нче бала. Укымый да беләбез бит

                    Хатыңда ни язылганын!

                    Бөтен кошлар һәм балалар

                      Матур язны сагынганын!

 Карга. Хәбәр бирәм яз турында. Уф! Арыдым-арыдым, эшем бик күп. Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар. Иң беренче аюкайны уятыйм әле! Әй! Аю дус! Уян әле!

Аю. Нәрсә булды? Нигә уятасың мине тәмле йокымнан?

Карга. Кыш бетте, Аюкай, урман буйлап яз килә!

 Аю. Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал җыярга кирәк.

Карга. Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.

Куян. Нәрсә булды, каракай?

 Карга. Кыш бетте, куянкай. Урман буйлап яз килә!

 Куян. Рәхмәт! Куянкайлар, килегез, бергәләшеп биибез!

Урман буйлап яз килә.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китә.

 «Куяннар биюе» башкарыла.

3 нче бала. Яз килә! Яз килә!

                   Сыерчыклар килә.

                   Гөрләшеп, сайрашып

                  Җырчы кошлар килә.

4 нче бала. Бик күңелле тышта!

                    Кар эри, боз китә,

                    Чабышып йөриләр

                    Малайлар бер читтә.

 Җыр: «Яз җитә» (Җ. Фәйзи музыкасы, Ф. Кәрим сүзләре). Кыш бабай керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балаларым, улларым, кызларым. Карлар очы рып җилләр белән мин тагын сезнең янга килдем. Нәрсә булды сезгә, көтмәгән идегезме?Шатланмыйсыз, шигырьләр, җырлар да җырламыйсыз, биемисез? Әйдәгез инде, мине куандырыгыз бераз.

Алып баручы. Балалар, Кыш бабайның күңеле булсын, аңа багышлап берәр җыр җырлап күрсәтик.

Җыр: «һай, Кыш бабай» (И. Шәмсетдинов музыкасы, Җ. Тәрҗеманов сүзләре.)

Кыш бабай. Менә рәхмәт, балалар! Шундый рәхәт, күңелле булып китте.

Ишектә Нәүрүз күренә.                                                                                                  

       

Нәүрүз

 (Кыш бабайны күрмичә):

 Исәнмесез, дусларым!

Дусларым-якыңңарым!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз килә яшәреп,

 Яшәреп тә теш ярып.

 Дуслар, мине көткәнсез,

Табак-савыт бирмисез?      

 Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк!

 Күмәчен дә кызганмагыз,      

Картаймагыз, сызланмагыз!

(Нәүрүз, Кыш бабайны күреп, аптырап кала.)

Нәүрүз. Кыш бабай! Син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?

Кыш бабай. Нишләп йөри, дип... Кунакка килдем! Балалар мине сагынып көткәнгә, яратканга килдем! Ә син нишләп йөрисең монда, чәчәкләр күтәреп?

Нәүрүз. И, Кыш бабай, синең вакытың узды ич инде. Сиңа икенче кышка чаклы китәргә вакыт. Хәзер язның чираты, ул хәзер хөкем сөрә җирдә! Карлар эри, сулар ага, кошлар кайта җылы яклардан. Бар инде, Кыш бабай, кит, өеңә кайт!

Кыш бабай. Ничек инде, «вакытың үтте»? Ничек, «яз килә»? Ничек «өеңә кайт»? Әле минем китәсем дә, бирешәсем дә килми. Әйдә, без синең белән көч сынашып карыйбыз. Кайсыбыз җиңә — шул монда кала. Ә кем җиңелә, үпкәләштән булмасын! Беренче шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.

Кашыкка йомырка салып йөгерү ярышы уздырыла.

Кыш бабай. Инде хәзер икенче шартымны тыңла:

Бие-бие, чибәркәй,  

Мине үзалмассың син,

 Син яшь, мин карт булсам да, -  

 Биюдә калышмам мин.

Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр.

 Кыш бабай хәлдән таеп егыла.

Кыш бабай. Юк, мин китмим, әле минем көчем бар!

Нәүрүз. Балалар, нишлибез инде хәзер? Дөреслекне ачыклар өчен әллә Табигать патшасына мөрәҗәгать итикме? Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле.

Балалар (барысы бергә). Ау-у! Табигать патшасы!

Табигать патшасы, Кем мине чакырды? Нәрсә булды?

Кыш бабай. Менә, патшам, мине куып җибәрмәкче булалар. Ә минем китәсем килми. Кемнең хокукы бар калырга, ә кемнеке юк — әйтеп бирче.

Табигать патшасы. Әһә! Менә нидә икән хикмәт. Ярый, алайса, тыңлагыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларга җавап бирегез. Кайсыгызның ва кыты икәнен белербез!

1. Тама-тама таш яра.       2. Борынсыз чыпчык боз тишә.

(Тамчы)    

                                                               (Тамчы)

3. Яз килсә — киенә,        4. Ак сыер торып киткән,

 Көз килсә чишенә.              Кара сыер ятып калган.

(Агач)                                                               (Кыш китеп, яз килү)

Табигать патшасы. Балалар, карагыз әле, табигатьтә нинди үзгәрешләр бар , нинди ел фасылына туры килә алар? Кышкамы яки язгамы?

Балалар. Яз көненә, яз фасылына!

 Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Бала. Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде. .

Кулны-кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде.

Татар халык биюе башкарыла.

Кыш бабай. Нәүрүз кызым, мин хәзер китим инде. Киткәнче мин сиңа Үземнең тылсымлы таягымны тапшырам. Кышын мин аның белән агачларны акка  төрендерсәм, син аларны яфракка күмәрсең. Мин җирләрне, урман, кырларны кар белән капласам, син яшел чирәмгә, чәчәкләргә күмәрсең. Елгаларны бозга катырсам — син чылтыратып чишмәләрне, елгаларны агызыр сың. Табигатьтә хакимлек итүне сиңа тапшырам!

Ә хәзергә — хушыгыз, икенче кышка кадәр сау булыгыз! Кыш бабай китә, балалар саубуллашып озатып калалар.

 Нәүрүз.     Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

                   Эче тулы нур булсын!

                  Нәүрүз көен кем көйләсә,

                  Ул дәртле һәм бай булсын!

Җыр: «Нәүрүз һәм балалар җыры» (Г. Гәрәева көе һәм сүзләре).

Нәүрүз:

Яратыгыз җәйне дә,                Яратыгыз көннәрне,

Яратыгыз кышны да.               Айларны һәм елларны,

Яратыгыз көзне дә,                  Кешеләр, табигатьне...

Яратыгыз язны да.                   Саклагыз сез аларны.

Балалар:

Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,  

      Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

Телибез изге теләк.  

 Телибез изге теләк  

Нәүрүз. Ни булды сиңа, куян? Ник елыйсың?

Куян. Минем өе,м — кайрыдан, ә төлкенеке боздан иде. Кыш буе кайгы күрмичә, ү3 өемдә яшәдем. Яз җиткәч төлкенең өе эреп су булып акты, ә ми неке калды.

Төлкебикә мине куып чыгарып, өемә хуҗа булды. Менә мин йөрим инде хәзер елап. Нишләргә белмим!

Нәүрүз. Нишлик икән, балалар? Куянга ничек булышыйк? Кемне җибә рик икән төлкене куарга?

Аю. Мин барам, мин. Хәзер куып җибәрәм мин аны. Әйдә, Куянкай, киттек.

Чыгып китәләр. Бераздан елый-елый Куян кире керә.

Куян. Чыгара алмады Аю бабай Төлкене, көче җитмәде хәйләкәргә.

Нәүрүз. Ай-яй, начар бит әле бу, балалар. Ничек кенә куянга булышыйк икән? Бәй-бәй, онытып та торам, минем бит тылсымлы таягым бар. Хәзер Төлкебикәне монда чакырыбаз.

(Идәнгә өч тапкыр кага, төлке килми.)

Ай, балалар, тылсымы бетте микән әллә бу таякның? Әллә бабай алда дымы икән, тагын бер тапкыр сугып карыйм әле. Бу юлы төлке керә:

 Төлке. Уф, алла, кая эләктем мин?

Нәүрүз. Син ясле-бакчада, Төлкебикә, нигә куянны кыерсытасың? Ник аның өенә хуҗа булдың?

Балалар. Төлкебикә, бир куянның өен, чыгып кит аннан!

 Төлке. Ярый инде, чыгып китәрмен. Тик... ә миңа кайда яшәргә?

 

Куян (Төлкене кызганып). Әйдә, төлке дус, тату булып бергә яшибез!

Җырлы уен: «Куян һәм төлке» (М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе).

Алып баручы. Нәүрүз әйттек без сезгә, Хакын әйтегез безгә, Яшегез җитсен йөзгә, Нәүрүз мөбарәкбад!

Табигать патшасы. Балалар, сез гел шулай табигатьне яратыгыз. Кош ларны саклагыз. Күкләребез аяз булсын, җиребез яшеллеккә төренсен, ур маннарда кошлар тавышы беркайчан да өзелмәсен!

Нәүрүз. Ә мин сезгә үзем алып килгән яз чәчәкләрен калдырам. (Балалар га чәчәкләр тарата.)

Алып баручы. Әйдәгез эле, бергәләп түгәрәккә басып, җыр җырлап алыйк.

Җыр: «Килде яз» (С. Сәйдәшев музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре).

Табигать патшасы. Без хәзер китик инде, Сау булыгыз, балалар!

Балалар Нәүрүзне, Табигать патшасын саубуллашып озаталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НАУРУЗ БАЙРАМ

ОЧЕНЬ ИНТЕРЕСНЫЙ МАТЕРИАЛ.ПОДХОДИТ И ДЛЯ ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ И ДЛЯ ЛИЧНОГО САМООБРАЗОВАНИЯ.СОДЕРЖИТ ИСТОРИЧЕСКИЙ МАТЕРИАЛ...

НАУРУЗ БАЙРАМ

ОЧЕНЬ ИНТЕРЕСНЫЙ МАТЕРИАЛ.ПОДХОДИТ И ДЛЯ ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ И ДЛЯ ЛИЧНОГО САМООБРАЗОВАНИЯ.СОДЕРЖИТ ИСТОРИЧЕСКИЙ МАТЕРИАЛ...

Весенний праздник "Науруз"- 2020

Разработка вееннего праздника "Науруз". Разработана для детей дошкольного образования и детей начальных классов....