Весенний праздник "Науруз"- 2020
классный час

Разработка вееннего праздника "Науруз". Разработана для детей дошкольного образования и детей начальных классов.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme_2020.docx22.76 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме – 2020

(Балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен бәйрәм)

Максат: Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.

Бурычлар:

  • “Нәүрүз” бәйрәме турында белемнәрен баету;
  • фольклор запасларын арттыру;
  • ихтиярларын барлыкка китерү;
  • сәләтләрен ачу,үстерү;
  • туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Залның бизәлеше: Стенаның урта өлешендә Нәүрүз рәсеме. Як – якларында агач рәсемнәре. Умырзая  чәчәкләре рәсемнәре. Залның уң як өлешендә урман сурәтләнгән. Урманның бер өлешендә өй атрибуты урнаштырылган. Л.Батыр-Болгари музыкасы “Кайт карлыгач”-көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кунаклар, әти-әниләр! Без Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Нәүрүз ул – яз бәйрәме. Элеккечә – Яңа ел бәйрәме. Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Здравствуйте, дети, гости, родители! Мы сегодня собрались встретить праздник Науруз. Ребята, раньше в этот весенний день люди встречали Новый год. Слово “Науруз” в переводе означает “Новый день”. В этот день наши дедушки и бабушки танцевали, пели играли в народные игры. Праздник Науруз – это весенний праздник.

Ребенок 1: Уже верба вся пушистая

Раскинулась кругом;

Опять весна душистая

Повеяла крылом.

 Ребенок 2: А уж ясно солнышко

Припекло, припекло.

И по всюду золото

Разлило, разлило.

Ручейки на улице

Всё журчат, всё журчат.

Журавли курлыкают

И летят, и летят.

Ребёнок 3: Синее небо, синие тени.

Синие реки сбросили лёд.

Синий подснежник – житель весенний,

На синей проталинке смело растёт.

Ребёнок 4: Расцвели подснежники

Да в леске, да в леске.

Скоро всей земелюшке

Быть в венке, быть в венке.

Ой, солнышко-батюшка,

Угоди, угоди,

А землица-матушка,

Уроди, уроди!

5 нче бала: Елгада бозлар кузгалды.

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый,

Ямьле һәм күңелле яз.

6 нчы бала: Эй яз-матур, яз-матур,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

7 нче бала: Эй дускайлар, дускайлар,

Җитте ич Нәүрүз айлар.

Эшегезне ташлагыз,

Бәйрәмгә ашыгыгыз!

8 нче бала: Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

9 нчы бала: Кояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте.

Бу җырны безгә бәйрәмгә

Ямьле яз бүләк итте.

(Барлык балалар тезелеп басалар да “Яз җитә” җырын җырлыйлар)

Алып баручы: Балалар, бу көнне безнең әби-бабаларыбыз халык уеннары уйнарга яратканнар. Әйдәгез бергәләп “Без, без, без идек” уенын уйнап алыйк әле.

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом!

Алып баручы: Ә хәзер безгә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар “Чегән биюе” биеп күрсәтерләр.

(Кулына кәрҗин белән чәчәкләр тоткан Нәүрүз керә)

Нәүрүз: Мин ерактан килдем сезгә, язлар иленнән,

Урман аланыннан ал чәчәкләр үскән җиреннән.

Зәңгәр болытлы, Ләйсән яңгырлары белән

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

Алып баручы: Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз! Җылы Ләйсән яңгырлардан соң җир йөзе яшәреп, шау чәчәккә төренер.

(1 нче сыйныф укучылары чыгышы)

1 нче бала: Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,

Язгы яңа елыбыз.

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Еракларга яңгырасын

Безнең дәртле җырыбыз.

Алып баручы: - Балалар, әйдәгез, Нәүрүз белән бергәләшеп җырлап алабыз.

(балалар Нәүрүз янына җыелалар) 

”Нәүрүз һәм балалар” җыры

Нәүрүз: - Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Балалар: - Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!

Телисең изге теләк.

 Карга: (телеграмма алып керә) - Игътибар, игътибар! Хәбәр бар, хәбәр бар.

(алып баручыга бирә)

Алып баручы: - Телеграмма? Кемнән булыр икән? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тиздән килеп җитәрмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай киләм дигән. (мультимедиа буран, җил искән тавышлар ишетелә, Кыш бабай керә).

Кыш бабай: - Исәнмесез, нәни дусларым! Бу нинди җыен монда? (Нәүрүз янына барып) Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең, ха-ха-ха.

Бер өрермен –җил исәр

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм кар ятар,

Елга – күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүз: - Шып итсәм – җил тынар.

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай: - Минем җитез тайларым бар.

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүз: - Минем дә бит тайларым бар

Җылы апрель, майларым бар!

Алып баручы: - Кыш бабай, юкка сатулашасың, балалар да беләләр бит яз килергә вакыт җиткәнен.

Кыш бабай: - Я әйтегез, балалар, мин сезгә нәрсәләр алып килдем әле?

Балалар: - Кар, кышкы уеннар.

Нәүрүз: - Ә мин сезгә: җылы көннәр, кошлар, яшел үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр алып киләм. Сез алаларны сагынансыздыр инде.

Балалар: - Бик саындык.

Кыш бабай: - Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзгә калдыру юк.

Нәүрүз: - Бөтен шартларыңа да күнәрмен.

Кыш бабай: - Менә балалардан сорыйк әле алар яз турында мәкальләр, табышмаклар беләләрме икән?

Нәүрүз: - Балалар,  сез яз турында мәкальләр беләсезме?

Балалар: - Беләбез, беләбез.

1. Күз өчен яз яхшы,  

Авыз өчен көз яхшы.

2. Яз сөрсәң, көз урырсың.    

3. Яз яме чәчкә белән.

Нәүрүз: Ә табышмаклар беләсезме соң?

  1. Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала. (кыш үтеп, яз килү)

  1. Аяксыз-кулсыз кое казый. (тамчы)
  2. Үзе туңа, өйгә керми,

Үзе җылый да җылый. (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

  1. Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. (сыерчык)

  1. Ут та түгел, ук та түгел,

Күзгә төшә, карны кисә. (кояш нуры)

Алып баручы: - Менә күрәсеңме, Кыш бабай, балалар никадәр мәкалләр, табышмаклар беләләр.

Кыш бабай: - Менә хәзер карыйк әле ярышып

Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар. Нәүрүз җиңә)

  • Әле минем көчем җитәрлек, булмаса биюдә карыйк ярышып. (бииләр. Кыш бабай җиңелә)

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым җиңелдем,

Эредем бит, эредем

Яз алдында хур булдым.

Вакыт җиткән икән шул,

Властьне тапшырыга.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул

Бу сабыйлар хакына!

(Нәүрүзнең кулын кысып, саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: - Кыш бабай киткәч ямансу булып китте әле. Бәйрәмне дәвам итәбез.

Балалар башкаруында  Ә.Фәйзи көе “Яз җитә” җыры.

2 нче бала: Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

3 нче бала: Яз килә, яз килә

Кояш нурларын сибә,

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетә.

4 нче бала: Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

5 нче бала: Эй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

(Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында “Умырзаялар” биюе)

(2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары чыгышы)

1 нче укучы: Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

2 нче укучы: Кил син, язым, тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез.

Җырлар җырлап сөеп, зурлап,

Сине тәбрик итәбез!

3 нче бала: Ашыгабыз сине тизрәк күрергә

Яшь үләндә ялан тәпи йөрергә.

Кил син тизрәк, бөтен дөнья уянсын

Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!

4 нче бала: Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән,

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәләрдән көлә.

Кар суында йөгерә.

5 нче бала: Яз ләйсән булып ява,

Яз күкри-тетри һава,

Яз кошлар белән кайта,

Язны һәркем ярата.

6 нчы бала: Яз килде, яз килде.

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде –

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: - Балалар, сез нинди кошлар беләсез әле? Ә хәзер без сезнең белән “Кошлар бәйрәме” –дигән уен уйнап алырбыз. (Идәнгә берничә боҗра куела. Алар кош оялары була, ә балалар кош балалары булалар. Көй уйнаганда кош балалары очалар, көй туктауга ояларына очып кайталар.)

7 нче бала: Тамчы тама,тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамгач матур язлар

Килеп җитә түгелме?

(Барлык балалар катнашында “Тамчы тама” җыры башкарыла)

(4 нче сыйныф укучылары чыгышы)

Алып баручы: Нәүрүзне каршылаганда бала-чага өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-хөрмәт җыеп йөргәннәр, шаян такмаклар әйткәннәр.

1 нче бала: Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

2 нче бала: Әй, Ишбабай, Ишбабай,

Мич башыннан төш бабай

Биш тиен акча бир бабай.

Нәүрүз мөбәрәк бад!

3 нче укучы: Табакка кабак кирәк,

Кәнфит һәм калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма

Озак яшә сызланма!

4 нче укучы: Дуслар, эшегез уң булсын,

Теләгегез юш булсын.

Күңелегез хуш булсын.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз: Балалар, миңа кырларга, болыннарга, урманнарга барырга кирәк. Бәйрәмегез күңелле булды. Зур рәхмәт! Тик минем сезгә зур үтенечем бар. Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне, кечкенә кыргый хайваннарны  рәнҗетмәгез һәм өйләрегезгә алып кайтмагыз!

Балалар: Сау бул, Нәүрүз!

Алып баручы: Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

Алып баручы: Балалар, килгән кунаклар, әти-әниләр! Сезне барыгызны да Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Ә хәзер бәйрәмнең иң күнелле өлешенә күчәбез. Нәүрүз безгә күчтүнәчләр алып килгән. Хәзер шулардан авыз итеп алыйк. Татар халык ашларыннан кош теле, бавырсак, чәк-чәк, күзикмәк, май кабартмасыннан авыз итик. Нәүрүз бәйрәменең төп ризыгы “Карга боткасын” ашамыйча калырга ярамый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Весна, весна на улице, весенние деньки! Весенних именинников поздравляем мы!

Как сплотить, сдружить первоклассников и их родителей? Традиционным стало праздновать дни р...

Презентация к весеннему мероприятию "Весенние цветы"

Данная презентация может быть использована и как самостоятельное наглядное пособие, и как часть любого внеклассного мероприятия, посвящённого весне. Может быть использована в классах для детей с ОВЗ....

Программа весеннего оздоровительного лагеря с дневным пребыванием детей «ВЕСЕННИЕ ЗАБАВЫ»

 Данная программа предназначена для реализации в весеннем оздоровительном лагере с дневным пребыванием  и рассчитана на детей в возрасте от 7 до 14 лет. Обязательным для лагеря являет...

"Весен - деньки весенние" сценарий внеклассного мероприятия

Мероприятие для учащихся 2 класса Весна –деньки весенние.Включает презентацию .Тексты песен. Таблицу для жюри .Музыкальные композиции.(заранее приготовить листы А4 и цветные карандаши для каждой...

Ритм линий. Весенние ручьи ( выполнение весеннего пейзажа по подмалевку) "тихие цвета"

Цели деятельности учителя: ознакомиться с понятием ритм линий. При помощи изображение весенних ручьёв. Задачи урока:Дидактические:Познакомить с особенностями ритма линий.  Развивающие:Р...