"Минем мәктәбем- сәламәтлек һәм үсеш мәктәбе"
классный час (4 класс) по теме

Яхина Ләйсән Равилевна

Башлангыч класс укучылары өчен сәламәтлек театры эшкәртмәсе, автор: Яхина Ләйсән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vizitka.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Минем мәктәбем-сәламәтлек һәм үсеш мәктәбе

(Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының куст семинары өчен балалар чыгышы сценариесе)

  Балалар   “Буратино” биюе башкаралар

   Биюдән соң тезелеп басалар, диалог башлана:

Мальвина:

      Бу шаян-шук балалар      

Кайдан  дип  баш  ватмагыз

“Кечкенә Швецария”дән

Вәрәшбаштан булабыз

Тирән  белем  иҗади  эш, милли  традиция

Мөстәкыйльлек  һәм  татулык

Яңалыкка  омтылыш –

Бергә:

Шулар  белән  бай  һәм  кызык

Мәктәбебездә  тормыш

Пьеро:

Бер  урында  таптанмыйбыз

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Сәламәт  тән, акыл  белән

Безгә  яшәве рәхәт.

Алиса:

Сер  итеп  кенә  әйтәбез:

Базилье:

Вәрәшбаш  мәктәбе  безнең

Тәрбияләү  үзәге

Туган  мәктәбен  тәмамлау

Һәр  укучы  теләге

Мальвина:

     Буратино, ник  син  ялкау

     Тырышып  укымыйсың?

Буратино:

    Уйнап  калыйм, ә  укырга

    Булмый  беркайчан  да  соң

Мальвина:

      Кечкенәдән  тырышканнар

      Нигезле  белем  ала

      Әнә  нинди  уңыш  биргән

      Һәр  ел  Олимпиада

                                            (стендка  мөрәҗәгать  ителә)

Бергә:

      Тырышып  укыган  кеше

     Бик  тә, бик  тә  бай  була.

Пьеро:

    Сәламәт  тәндә - сәламәт  акыл

    Без  чыныгып  үсәбез

    Футбол, туризм, чаңгыны

    Яратып  үз  итәбез

Мальвина:

    Табигатьтә  өч  тере  көч –

    Җир, су  һәм  чиста  һава

    Шулар  белән  дус  яшәгәч

    Эшебез  алга  бара  

Буратино:

    Менә  кышын  да  ялангач

    Йөрим  бер  дә  курыкмыйм

    Пьеро  кебек  уранмыйм,

    Авырмыйм, бер  дә  туңмыйм

Алиса:

     Менә  шушы  уңышларда

     Без  дәрәҗә  яулыйбыз

     Бронза, көмеш  инде  алдык

     Алтынын  да  алырбыз

Базилио:

      Ә  алтынга  үрелергә

     Бармы  безнең  хакыбыз?

Эт. Бар, бар, тагын  бер  бар!

       Без  табигать  яклыбыз

       Туган  якның  урман  суын

       Яратабыз, саклыйбыз

Арлекино:

     Сирәгәйгән  затлар  белән

     Тулган  бу  “Кызыл  китап”

                                    (китап  күрсәтелә)

бергә: “Вәрәшбашның  кызыл  китабы”

1у.Һәркемнең  намус  эше  бу

2у. Һәркем  булсын  иде  сак!

Базилио:

      Экологик  бәйгеләрдә

      Ел  саен  катнашабыз

      Рәхмәтле  табигать  байый

      Күреп  без  шатланабыз

Буратино:

     Конкурс-ярышлар

     Игълан  гына  ителсен  

    Катнашмыйча  калмыйбыз

     Нәтиҗәле  катнашу бу

     Һич  менә  арттырмыйбыз

1у.Җырлыйбыз  да, биибез

2у. Шигырьләр  дә  язабыз

3у. Фотосүрәт, рәсемнәрне

      Җибәрмичә  калмыйбыз

Бергә:

     Иҗат  ялкынында  яна

     Безнең  һәр  укучыбыз!

Буратино:

     Укып, уйнап, иҗат  итеп

      Алга  план  корабыз

     Үсеп  җиткәч  һәрберебез

      Зур  кешеләр  булабыз

Мин – биюче, ә  мин  җырчы

Мин  булам  экономист

Ә  мин  укытучы  булам

Син  бик  оста – син  артист

Пьеро:

      Тукта, тукта! Хыял  бер  хәл

      Хыял  тормышка  ашсын

Бергә: Һәркем!

            Өлкәннәрдән  үрнәк  алып

            Укысын  һәм  тырышсын

Б. Соңгы  биш  елда  укучы  

Мәктәпне  тәмамлаган  

--институтка

-- колледжга  керә  алган    

Мальвина:

     Күпме  кеше  белем  алып

      Бездә  тәрбия  алган

      Моннан  соң  да  уңышлардан

      Калдырма  безне  , Аллам!

Бергә: Мәктәбебез  сәламәтлек  һәм

            Тәрбия  үзәге

            Горурлык  белән  тибә

            Һәр  баланың  йөрәге.

Җыр белән тәмамлана.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?

В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)

Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...