Сценарий праздника 1 сентября
материал по теме

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Сценарий праздника 1 сентября

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_sentyabr_byrme.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

1        АЛЫП баручы.

 Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм
бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды.
Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа
уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлык-сөенечләр , бары тик
«4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

  1. алып баручы.

 Нинди ямьле бүген көн!
Йөгереп урамга чыгам,

Куңелле уйлар белән

Мәктәбемә ашыгам.

Кояш нуры иркәли,

Шат йөзле буген һәркем , кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы укырга бара.

Җыр: З.Минһаҗева «Белем бәйрәме»

  1. АЛЫП баручы. 

Исәнме, мәктәп, исәнме
Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен Түземсезләнеп көттек.

Менә буген син каршы ал, Ишекләрең киң ачып. Без ныклы белем алырбыз, Дәрт, көчләр тора ташып.

Җәй буе без көч тупладык, Башларны ял иттердек. Тик ятмадык ялкауланып Чишмәдән су китердек.

Вакыт таптык мәктәптәге Бакчада эшләргә дә, Чүп утадык, сирәкләдек, Килдек су сибәргә дә.

Ял иттек лагерьларда, Җырлап уйнадык, көлдек. Чыныгып , тәнгә көч җыеп Тагын укырга килдек.

( Х.Бәдигый «Исәнме сентябрь» шигыре.)

  1. АЛЫП баручы

 Исәнме, саумы, Сентябрь,
Безнең Яңа ел!

Синнән башлана тормышка Якты, яңа юл!

Исәнме, сөекле мәктәп! Көттеңме безне? Шундый түземсезлек белән Көттек без көзне!

Сентябрьдә һәммәбез бер, Син дә, мин дә бер. Без өйрәнәсе белемнәр

Әле мең дә бер.

Аллы-гөлле чәчәкләргә Төренә Илем.

Илемнең зур таянычы-Дустыбыз белем!

Хуш, ямьле һәм җиләкле Җәй, Көч бирдең безгә!

Синсез бераз моңсуланып Керәбез көзгә.

Көзгә керәбез бергәләп. Безне көтә Көз.

Мәктәпкә төбәлгән бүген Безнең уйчан күз.

Куркытмый безне яңалык - Интернет, БДИ.

Гүя алар безгә: «Ныграк Тырыш, укы!» - ди.

Исәнме, саумы, Сентябрь, Безнең Яңа ел!

 Синнән башлана тормышка Якты, яңа юл!

1        АЛЫП баручы.   -Саумы мәктәп! Менә ничә дистә еллар инде 1 нче сентябрь
җиттеме, зур дулкынлану белән шушы сүзләрне кабатлыйбыз. Хәер, бер минем
өчен  генә түгелдер.   Һәркем  мәктәп  бусагасын  атлап  кергән  беренче  көнне
хәтеренә мәңге сеңдерә торгандыр. Тәүге адымнар кебек үк, мәктәптәге беренче
көннәр дә һәр бала өчен авыр, шул ук    вакытта кешенең язмышы беренче
укытучыга, белем бирүчегә, гыйлем өйрәтүчегә дә бәйле.

Укытучы, мәктәп-

Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

-Мәктәбем,- дип

Әйткән чакта телем,

Йөрәк : «Укытучым,» - диеп эндәшә.

  1. АЛЫП баручы

              Мәктәп син бит төп йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла.

 Бүген бөтен ил баласы Мәктәпләргә агыла.

Укытучым - кояшым син, Нур сибүче күңелгә. Сез - үлемсез, батыр булып Урын алдыгыз күңелдә.

Җыр     «Иң     гүзәл     кеше     икәнсез»     (Ф.Яруллин     сүз., Ә.Хәйретдинов көе.)

1 Алып баручы 

Ил карты да сезгә башын иеп

Мөгаллим дип,зурлап эндәшә. Яшьләр сездән матур үрнәк алып, Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме, Сездән күчә безгә мәрхәмәт. Йөрәк утың балкып янса гына, Яшәр иман,яшәр мәхәббәт.

Кулларына якты йолдыз тотып, Карурманнар аша үткәннәр. Һәм үзләрен алар гади генә: «Мөгаллимнәр»,-диеп йөрткәннәр.

Кайгы килгәндә дә егет бул, - дип, Шул остазлар безне өйрәткән. «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе Бергә саркып чыга йөрәктән.

2 АЛЫП баручы

 Укытучы якты кояш кебек, Күңелемне назлап җылыта. Авыр чакта ярдәм кулы суза, Сабыр сүзе белән юата.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен Ничек кенә табыйм сүзләрен Менә бүген чәчәк бәйләменең Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

Чәчәкләрем, бәлки,аңпатырлар Хисләремнең иң-иң изгесен. Әниемдәй якын укытучым-Тормышымның якты көзгесе.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп, Чәчәкләрнең шушы бәйләмен. Каршылагыз тагын бик күп еллар Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

1 АЛЫП баручы. Дуслар! Бүген безнең бәйрәмдә нәни дусларыбыз -1 сыйныф укучылары катнаша. Алар бүген тәүге таткыр мәктәпкә килделәр. Хәзер, әйдәгез, сүзне аларга бирик.Рәхим итегез,нәни дусларым.

1 сыйныф

 Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык олы юлга.        

һәркем белә,әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Кичә әни белән бергә,

Әзерләдек сумкамны. Пеналыма тезеп куйдым Карандаш һәм ручкамны.

Әтием дә, әнием дә, Бу көнне бик көттеләр. Балалардай дулкынланып, Мине озата килделәр.

Өлкән дуслар шаярталар,        

Ә без ачуланмыйбыз. -Чәчәкләр артыннан, - диләр, Күренми бит буегыз.

Хәрефләр дә өйрәнербез.

Сүзләр төзеп укырбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без        

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез Ручка тотып кулларга. Хәрефләрне тезәрбез без Тигез, туры юлларга.

Дус, тату,матур яшәүнең

Серенә төшенербез.

Бик тырышып укыганда Уңышка ирешербез.

Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде. -Алдынгы булырга тырыш, Бәбекәчем , берук, - диде.

Җыр: «Мәктәпкә барам » М. Пляцковский сүз, В Шайнский көе, Р.Гыйлемханов тәрҗемәсе.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

1.

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

Кем анда бармый калган.

Әти-әни дә яшҗ чакта

Мәктәптә белем алган.

Куш.

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

Мәктәпкә барам.

2.

Мәктәпкә барам, көннәрем

Үтсен дәресләр белән.

Бизәлсен юлда эзләрем

Энҗе хәрефләр белән.

Куш.

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

Мәктәпкә барам.

2 АЛЫП баручы. Балалар! Без белем сарае капкасы янына килеп җиттек. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Аны ачу өчен серле ачкыч кирәк. Ләкин серле ачкыч әлегә моннан 9 ел элек кулларына алган абый-апаларыгыз кулында. Ә бүген алар ачкычны мирас итеп сезгә тапшырыр. 

Сезнең алда сүз бирәбез Бик тырышып укырга.          Бирегезче безгә ачкыч, Белемнәр сараена.

9 класс

9 кл. Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

1 с. укытучысы.

1 с. укытучысы.

Җир йөзендә төрле телдә

 Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

 Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

 Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

 Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

 Безне алып керүче

Тик бер китап.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Балалар. Ул - «Әлифба» китабы.

1 алып баручы. Әйе, чыннан да, ата - аналар буген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланардыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату - алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да балаларына житкерегә тели.

(Сүз 1 нче сыйныф укучыларының әти - әниләренә бирелә

2алып баручы. Нәни дусларыбыз,сез мәктәпкә килгәнче балалар бакчасында тәрбия, белем алдыгыз. Сезгә анда күңелле, рәхәт булды.Апаларыгыз күп һөнәрләргә өйрәткәннәр, яхшы шартлар булсын өчен Чулпан һәм тәрбияче апаларыгыз күп көч куйды. Сүз аларга бирелә.

Гүзәлләрдән - гүзәл аның йөрәге,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә,

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

1 алып баручы. Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, Белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар! Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, һөрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.

Сүз беренче укытучыга би реле

2Алып баручы. Кеше өчен иң изге сүзләр - әти-әни, туган як, мәктәп. Туган ягыбызны сагынсак, туган йортыбыз,мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак.туган җирне сагынабыз.әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак.Кая гына барып, кемнәр генә булсак та.без әти-әниебез,туган ягыбыздуган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Нинди матур минем туган ягым Җир шарында тиңнәр юк аңа Киң кырларда үсә мул игеннәр Шаулап ага озын елгалар

Туган җирем - Татарстан!

Үз иркендә мәңге шат яшә. Кошларың да синең «гөлем» - диеп, Саф татарча миңа эндәшә.

Туган җирнең һәрбер почмагында Каршылыйлар Белем бәйрәмен. Яңгырый сабыйларның шат авазы, Кулларында чәчәк бәйләме.

1 АЛЫП баручы. 

Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә

 Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик, Башлануын уку елының. Күреп соклансыннар сихри көчен Җиз кыңгырау чыңының.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

2Алып   баручы.   Дуслар!   Инде   беренче   дәрескә   керер   вакыт   та   җитеп

ки лә. Бәйрәмебезне күңелле итеп үткәргән өчен барыгызга да зур рәхмәт.

(Кулына кыңгырау тоткан укучы)

Инде бу кыңгырау Борынгы,күптәнге Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде. Ул бик күп дусларын Дәрескә чакырган, Аларны зур юлга Озаткан ахырдан. «Чың!»итеп алыр ул Кыңгырау - җиз батыр. Ныграк кагылсаң, Мәктәпне кузгатыр. Мә,дустым,чылтырат, Бүгеннән - мәктәпкә

Бүгеннән - зур юлга

Хәерле сәгатьтә!

(1укучы 1нче класс укучысын житәкләп мәйдан тирәли йөри)

Алисә жыр «Укытучы»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Первое сентября"

В сценарии праздника принимают участие не только сам учитель, но и гости-звери. Ребятам очень нравится отвечать на вопросы зверей и помогать им....

сценарий праздника 1 сентября "Страна Знаний" для первоклассников

Праздник можно проводить в классе или в параллели....

Сценарий праздника 1 сентября "Мы теперь ученики"

Праздник первого звонка для первоклассников....

На острове Буяне.Сценарий праздника к 1 сентября

Сценарий мероприятия к 1 сентября...

Сценарий праздника " Сентября"

Сценарий с текстами используемых песен...

Сценарий праздника 1 сентября. «ПРИКЛЮЧЕНИЕ В СТРАНЕ УМНОГО ДЕТСТВА ИЛИ ЧАСЫ НА БАШНЯХ» ПРАЗДНИК ПЕРВОГО ЗВОНКА ДЛЯ ПЕРВОКЛАССНИКОВ.

Сценарий праздника 1 сентября. «ПРИКЛЮЧЕНИЕ В СТРАНЕ УМНОГО ДЕТСТВА ИЛИ ЧАСЫ НА БАШНЯХ»ПРАЗДНИК ПЕРВОГО ЗВОНКА ДЛЯ ПЕРВОКЛАССНИКОВ. Очень интересный, игровой сценарий, праздника...