Яңа ел тамашасы
методическая разработка по теме

Альмиева Гульзия Мансуровна

Башлангыч сыйныфлар өчен яңа елда үткәрү өчен бәйрәм тамашасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_turynda_matur_koy_yangyryy.docx18.07 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел турында матур көй яңгырый.

Бүлмә уртасында чыршы янында Бүре утыра. Кулына кәрзин тотып Куян керә.

Бүре. Әй,Куян  тукта әле!

Куян. Йөдәтмә әле! Вакытым юк!

Бүре. (кәрзингә карап) О-о – о монда бүләкләр! Куян, бу бит минем кәрзин! Мин аны югалткан идем.

Куян. Бу кәрзинне миңа Кыш бабай бирде. Монда балаларга бүләкләр.

Бүре. Юк шул,куян! (кәрзинне тартып ала) Сау бул! Мин киттем.

Куян. (елый – елый китә башлый) Бүре кил әле тагын бер әйбер таптым. (куян капкынны күрсәтә)

Бүре. (йөгереп килә) Минеке!.Ай-яй! (Бүре капкынга кулын кыстыра. Куян бүре кулыннан кәрзинне тартып ала)

Куян. Сау бул,бүре! Мин мәктәпкә, бәйрәмгә киттем. Бәйрәм башланадыр инде.

Бүре дә елап чыгып китә.

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Инде  җир  шары буйлап безгә бәхет шатлык, иминлек алып килүче 2013 нче ел белән!

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары

Ява Яңа ел кары.

  1. Әйдәгез әле барыбыз бергә: “Яңа ел котлы булсын !” дип әйтик.Ә хәзер әйдәгез чыршы белән исәнләшик. Исәнме чыршыкай!
  2. Әйдәгез әле балалар,матур чыршыбыз турында җыр җырлап алыйк. (Җыр)

А.б. Ягез, инде балар нишлибез? Кыш бабай да, Кар кызы да күренми. Әллә сез сагынмадыгызмы?

1 бала. Сагындык, бик сагындык. Аларга дип шигырьләр , җырлар әзерләп куйдык.

А.б. Бәйрәмне аларсыз гына башлыйк мени?

2 бала. Юк, башламыйк.Без аларны эзләргә чыгыйк. Адашканнардыр. Кыш бабайсыз бәйрәм булмый.( 2 бала китә)

А.б. Иптәшләрегез Кыш бабай белән Кар кызын эзләгән арада , җырлап алыйк.

(Ишек шакыйлар. Хат ташучы керә)

Х.т. Рәхсәтме?

А.б. Рәхим итегез! Сез дә безнең бәйрәмне күрергә килдегезме?

Х.т. Бик рәхәтләнеп карар идем дә,вакытым юк. Мин сезгә Кыш бабайдан телеграмма китердем.

А.б. Кыш бабайдан? Без аларның үзләрен көтәбез, ә ул телеграмма җибәргән. Кая укып карыйк әле. Кадерле балалар! Без күрше мәктәптә тоткарландык. Хәзер килеп җитәрбез.  Кыш бабай һәм Кар кызы.

Менә сиңа кирәк булса. Без балаларны эзләргә җибәрдек., ә алар күрше мәктәптә генә икән. Бәлки иптәшләрегез дә кайтыр, Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр. Аңарчы шигырьләр тыңлыйк әле.

3 бала.  Бүген бездә зур бәйрәм                                              

              Бүген яңа ел килә

              Бүген күңелләр җырга

              Һәм биергә җилкенә.

Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз, чөнки без

Бүген иске ел белән.

4 бала.

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

      Кунак булып яшел чыршы

      Урманнан безгә килгән

       Ел да безне шаккатыра

      Ничек матур киенгән.

 (Чыршы тирәли җырлап әйләнү)

Кыш бабай белән Кар кызы керә.

К.б.

Исәнмесез балалар!

Исәнмесез барыгыз да!

Тирән карларны ерып,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

К.к. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар

К.б.  Көн буена,бөтен ел буена

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Тынычлыгын бүләк итәсем.

К.к. Җыр,биюләр һәм уеннар

Шаулатсын ёлкагызны!

Яңа ел, зур бәйрәм белән

Котлыйбыз барчагызны.

(Чыршы янында җырлап әйләнү)

А.б. Булган безнең балалар.

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп

Шуны сөйләп бирерләр.

5 бала. Менә шулай купшы кыздай

Ел да затлы киенә

Шушында ул балкып торса

Балалар бик сөенә.

                   Көтә ул сабыр гына

                  Безнең җыр җырлаганны

                  Тирәсендә әйлән-бәйлән

                  Уеннар уйнаганны.

                  Уеннар уйнаганны.

6 бала. Җырларга да оста без

Уйнарга да оста без

Тыпыр-тыпыр китереп

Биергә дә оста без.

                Бир әле, дускай, кулыңны

                Минем учка куй әле

                Без тамаша кылыйк әле

               Чыршы, карап тор әле.

Альбина җыр.

Әй, дусларым, килегез,

Кемнәр килгән күрегез.

               Инде сезгә серем бар        

               Сөйләп бирим, шаяннар.

              Урмандагы җанварлар да

              Буран диеп тормыйлар

              Бүген бәйрәм ясыйлар.

Аю:

Күрәм сезгә бик сәер

Җанварларның бәйрәме

Яңа ел бит аларның да

Көтеп алган бәйрәме.

Төлке:

    Зур бәйрәм  нинди бәхет

    Уен, көлке, тамаша

    Ул күлмәгем, ул читегем...

    Хәтта күзләр камаша. (Мактана.)

Әй син, бүре, туганкай

Соңарак калдың бугай

Кызык итәм мин сине...

Бүре:

    Ахрысы мин соңга калдым

    Эшләпәмне көчкә таптым

    Ничек минем камзулым

    Дөресме галстугым?

Кыш бабай:

Ә хәзер сезгә күчтәнәчләр өләшик.

 Капчыгым тулы конфет.

(Кыш бабай конфетлар өләшә)

  1. Уеннар уйнату.
  2. Кыш бабай:Кызым, безгә китәргә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләрдер. Саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик. Ә сез уйнагыз,көлегез, биегез,җырлагыз. Рәхәтләнеп ял итегез! Сау булыгыз,балалар!
  3. Кар кызы: Сау булыгыз,дусларым! Киләсе очрашуларга кадәр.
  4. Балалар: Сау бул,Кыш бабай, сау бул, Кар кызы.

А.б. Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә

Яңа ел.

Исәнмесез, якын дуслар!

Шук малайлар, матур кызлар,

Әтиләр һәм әниләр,

Әбиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга.

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2013 нче елның имин булсын һәрбер көне.

А.б. Кадерле бер кунак көткән кебек,

Яңа елны көтте йөрәкләр.

Беләкләрдә – яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.

(бергә җыр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел тамашасы

Яңа ел тамашасы  бәйрәм өчен кызыклы сценарий. Төрле әкият геройлары катнашында, бәйрәмгә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп баручы тамаша....

Цирк тамашасы

Яңа ел өчен тамаша...

“Без Тукайлы халык – мәңгегә!” сәхнәләштерелгән музыкаль тамашасы (мюзикл)

Татар телле башлангыч мәктәп укучылары өчен сценарий...