Яңа ел бәйрәме
методическая разработка на тему

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә эшкәртмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_byrme_scenariese.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

Алып б.Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучыылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлшып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

Алып б.  Бүген бездә зур бәйрәм!

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

А.б.          Бераз гына моңсу да,

                 Ник икәнен мин беләм.

                 Хушлашабыз чөнки без,

                  Бүген иске ел белән.

А.б.           Күрегез бу чыршыны!

                  Чыршының да чып-чыны

                  Нинди төз, матур,биек-

                  Тора түшәмгә тиеп.

1 ук.           Эту ёлку вам принёс

                   Добрый Дедушка Мороз.

                   Так стройна и величава,

                   Посмотрите: справа,слева-

                    Все подарки для детей,

                    И её лесных зверей.

                    На верхушке как всегда

                    Величавая звезда.

А.б.            Кунак булып яшел чыршы

                   Килгән безгә.

                   Ул ямь өстәп тора

                     Безнең бүлмәбезгә 

Җыр:” 

.

А.б.             Көтеп тора безнең биеп

                   Җырлаганны,

                   Тирәсендә әйлән-бәйлән

                   Уйнаганны.

2 ук.         Бүлмәдә чыршы агачы,

                 Ул яшелдән киенгән.

                 Чыршы да урманнан безгә,

                 Бәйрәм итәргә килгән.

3 ук.          Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

4 ук.         Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

5ук.              Нинди матур безнең чыршы

                    Җем-җем килеп яна ул

                    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                    Котлы булсын Яңа ел!

6ук.             Исәнме чыршы, исәнме!

                   Яңа ел килеп җитте.

                   Күңелле чыршы бәйрәмен

                   Балалар күптән көтте.

7ук            Сыгынып көттек без сине,

                 Көннәрне санап көттек

                 Календарь битләренә  һәм

                 Сәгатькә карап көттек.

8ук.           Сиң килдең бүген киенеп

                  Бизәнеп, матурланып,

                  Безгә, нәни дусларыңа,

                  Күңелле җырлар алып.

9ук.           Кулны-кулга тотынып

                 Җырлыйбыз да биибез

                 Яңа елда һәркемгә

                 Бәхет-шатлык телибез!

 Җыр:

 (Убырлы керә)

Убырлы: Ә мин чибәркәйне оныттыгызмени? Чыршы да чыршы. Ни матурлыгы бар инде аның. Үзе озын, үзе энәле, усал. Дөрес бит?

Балалар: Юк, чыршы матур.

Убырлы: Юк инде, юк, мин иң матуры. Минем турында да берәр җыр җырласагыз, ичмасам, күңелем булыр иде. Карт карчыкка бер җылы сүзегез дә юк мени?

А.б. Җырлыйбызмы ,балалар?

Уб.Әле сез шулаймыни? Миннән көләсезме? Ярар, үпкәләттегез, мин китәм,ләкин кире киләм әле, берүзем генә түгел! Карагыз, ничек бәйрәм итәрсез микән?

А.б.Балалар ,сез ял итегез. Ә без сезгә Яңа ел әкитен күрсәтербез.

(Чыршы төбендә утырган Ут чыга) бии.

Ут. Карлы алан эчендә зур боз сараеда Кар кызы яши, аның ниндидер сере бар. Инде ничәнче ел шул серне белергә телим. Менә шушы чыршы төбендә качып утырыйм әле, серләрен белеп булмас микән?(Кача)

Кар кызы(керә) Ап-ак карлы аланнарда

                            Биеп йөрим мин.

                            Чыршыларга ак энҗеләр

                            Сибеп йөрим мин.

                            Шул аланның уртасында

                            Ел да үсә боз өем.

                            Җылыдан бик-бик куркам мин,

                            Юк өйдә шуңа мичем.

Ут (Чыршы төбеннән чыга)

        Әһә, белдем, белдем сереңне,

        Уттан куркасың түгелме?

Кар кызы: Җәнлекләр белән мин дус,

                     Гомерләрем узмый буш.

                     Җәнлекләрем, дусларым,

                     Матур, җитез, шукларым,

                     Килегез монда тизрәк,

                     Биик тизрәк, җитезрәк.

(пауза)

Нишләп берәү дә килми соң?

(пауза)

Балалар, әйдәгез бергәләп чакырыйк.

Куян(керә):

 Кар кызы, балалар! Убырлы  карчык җәнлекләрне сихерәп үзенең өендә тота. Мин көчкә качып котылдым. Тизрәк убырлының табышмакларына җавап табыйк, шул чакта аның сихере бетәр дә җәнлекләр котылырлар. Менә ул табышмаклар(укый)

  1. Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

  1. Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.

  1. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

( 2 нче куян, тиен, төлке килеп керәләр)

2 нче куян: Балалар, рәхмәт сезгә, безне убырлы кулыннан коткардыгыз.

Ал.бар. : Җәнлекләр, сез хәзер азат. Без бергәләп бәйрәмебезне дәвам итә алабыз.

Ут: Мин күнел ачуларны сөймим. Хәзер барыгызны да утым белән көйдереп алам. (кача)

1 нче куян: Ой, авырта! Ярдәм итегез!

Төлке: Минем йомшак койрыгымны коткарыгыз!

2 нче куян: Безгә кем биергә комаучалады?

Тиен: Безне кем кыерсыта соң?

1 нче куян: Мин беркемне дә күрмәдем.

Төлке: Мин дә беркемне дә күрмәдем.

Кар кызы: Сизәсезме, безгә кемдер комачалауларга тели, безнең бәйрәмебезне бозмакчы була.

Тиен: Кар бөртекләрен чакырырга кирәк. Алар гына безгә ярдәм итә алыр.

Төлке: Берәрегез күрмәдеме аларны? Бәлки юлда очрагандыр?

Куяннар: Чакыр әле дусларыңны, Кар кызы!

Кар кызы: Берүземә бик күңелсез

Кая минем дусларым?

Килегез  чаршы янына,

Килегез, матурларым,

Энҗе кар бөртекләрем.

(кар бөртекләре керә)

Төлке: Кемдер безнең бәйрәмне,

                Тели бүген бозарга.

                Очрамадымы чит-ятлар

                Килгәндә юлыгызда.

Кар бөртеге: Юллар буе очтык без,

                        Киң кырларны кочтык без.

                        Очрады кар өемнәр,

                        Күрмәдек чит кешеләр

Ут: Әһә, минем беремне берсе дә белә алмады. Хәзер барысына да кызу булачак

(ут белән болгый, җәнлекләр кача)

Кар кызы: Ой, уттан куркам, куркам!

                      Мин эримен, мин бетәм.

1 нче куян: Кар бөртекләре очыгыз,

       Кар чәчәкне кочыгыз.

       Явыз утны сүндереп,

       Кар кызын коткарыгыз.

(Кар бөртекләре бииләр, утны әйләндереп алалар, сүндерәләр)

Ут: Ой, ой, мин үләм,

            Сүнәм, сүнәм, бетәм. (чыгып китә)

Кар кызы. Рәхмәт, дусларым,

                   Энҗе кар бөртекләрем.

А.б. Әйдәгез,балалар,Бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз?

1 ук.  Кыш бабабыз килмәгәнгә

          Ёлкада утлар янмый.

           Кыш бабабыздан башка

           Бәйрәм күңелле булмый.

А.б. Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк. Кыш бабай, без монда! Ау!  (Бергә кабатлыйлар)

(Ишек шакыйлар, телеграмма кертәләр)

Кар кызы.(Укый) Балалар, Кыш бабайның  телеграммасы бу. Аңа ярдәм кирәк икән.Мин Кыш бабайны бик тиз алып килермен бирегә. Ә сез күңел ача торыгыз, биегез, җырлагыз.

Җыр:

(Убырлы белән Албасты Кыш бабай һәм Кар кызы киемендә керәләр)

Уб. Я, балалар , мине сагынып беттегезме инде? Менә мин килеп тә җиттем!

Алб. Күңелсез булмадымы миннән башка?

Уб. Ә без сезгә бүләкләр алып килдек.

Алб.Менә карагыз әле тәмле яшел бакалар, кипкән елааннар. Ай, нинди тәмлеләр!

Телеңне йотарлык. Мәгез әле кабып карагыз!

А.б.Балалар болар бит чын Кыш бабай белән Кар кызы түгел! Кемнәр сез? Сезне кем чакырды?

Уб., Алб.: Безме, без иң-иң чын Кыш Бабай белән Кар кызы.

Ал.бар. Әйдәгез, чын булсагыз, Яңа ел җырын җырлап күрсәтегез әле.

(Җырлый-җырлый бииләр)

Албас. Менә, ышандыгызмы инде безнең чын Кыш Бабай белән Кар кызы булуыбызга.

Убыр. Ә чын Кыш Бабай белән Кар кызын сез башка күрә алмаячаксыз!

Ал.бар. Ә ни өчен?

Албас. Чөнки без аларны үзебезнең урманда бик шәп итеп яшердек!

Убыр. Һәм сез алар янына барып та җитә алмаячаксыз.

Ал.бар.     Ой, бәла, бәла, бәла

                  Кыш бабай килмәсме әллә?

                 Әйдә әле, кайгырмыйк!

                  Ул бит көчле Кыш бабай.

                  Аны эзләп табарга,

                  Ярдәм итәр кар бабай.

Убыр. Булышыр, булышыр.

Албас. Әгәр дә сез аңа булышсагыз.

Ал. бар. Әллә кар бабай белән дә берәр хәл булдымы?

Уб. Булган шул, булган.

Ал. бар Ягез әле, әйбәтләп аңлатыгыз. Ни булган соң Кар бабайга?

Уб. Сезнең Кар бабагыз шулкадәр ашыкты, юлдагы чокырга егылып төште.

Алб. Һәм ишелеп төште. Вәт кызык булды!(Көләләр)

А.б. Аңа ничек тә ярдәм итәргә кирәк.

Уб. Тырышып карагыз, ләкин булдыра алырсыз микән? Шикләнәбез

Алб. Шикләнеп кенә калмыйбыз, без моңа ышанабыз. Бернәрсә дә эшли алмаячаксыз!

Ал.б.Балалар, әйдәгез тизрәк кар бабайны җыеп куйыйк.

                         (Балалар кар бабайны җыялар)

Уб. Ах, тизрәк качыйк моннан .Бу балалардан яхшылык көтеп булмый. Алар безне харап итәчәкләр!

               (Чыгып китәләр)

Кар б.         Яңа ел котлаулары

                   Тараттым көн буена .

                    Ләкин кемдер чакырып

                   Китерде мине монда.

                   Нәрсә булды, әйтегез?

                   Ярдәм итәм белегез.

Ал.б. Кар бабай, безгә синең ярдәмең бик кирәк.Убырлы үзенең дуслары белән Кар кызын һәм Кыш бабайны урманда яшереп куйган. Без аларга ничек ярдәм итәргә дә белмибез.

Кар б. Мин юлны беләм. Ләкин балалар ярдәменнән башка без аларны коткара алмасбыз.

Ал. б. Балалар, ярдәм итәбезме?

Кар б. Юлда, авырлыклар һәм куркыныч хәлләр очрасадамы?

Балалар. Әйе.

Кар.  б.   Алайса,әйдәгез, юлга!(чыршыны әйләнеп чыгалар, 2 бала белән)

Кар. б.    Балалар, мин адаштым бугай, юлны югалттым.

Ал. бар.   Нишләргә соң инде?

Кар.  б.   (чыршыны әйләнеп чыга да)Мин гномикларның өен таптым. Алар бәлки юлны беләләрдер. Ләкин...

Ал. бар.   Нәрсә, кар бабай?

Кар.  б.    Гномиклар йоклыйлар. Аларны балаларның күңелле җырлары гына уята ала.

  Җыр:” С НОВЫМ ГОДОМ.” көенә (гномнар уянып чыгалар)

1 гном. Нинди матур җыр!

2 гном. Кемнәр шулай матур итеп җырлады?

1 гном. Карале, монда күпме бала!

2 гном. Алар җырлады микән,әйдә, сорыйк әле үзләреннән.

Бергә. Балалар, сез җырладыгызмы?

Балалар. Әйе.

1 гном. Безгә дә өйрәтегез әле бу матур җырны.

Ал. бар. Без бик теләп өйрәтер идек тә, ашыгабыз шул. Уб. К. белән алб. кар кызын урманга яшереп куйган.

Кар.   б.  Сез  безгә ярдәм итә алмассызмы? Без юлны югалттык.

Гномнар. Әлбәттә булышырбыз.

Бию: КРАКОВЕК(музыка туктый, икенче музыка уйный башлый. Разбойниклар керә, бииләр )  

1 разб. Карале, карале, нинди балакайлар?!

2 разб. Киенгән, бизәнгән булганнар тагын.

3 разб. Шулкадәр чисталар, хәтта сыңар күзләребез чагыла.

Бергә . Фу, карыйсы да килми.

1 разб. Әйдә, бу балаларны кар атып куып җибәрәбез(кар атышалар, балалар разбойникларны куып чыгарып җибәрәләр)

1 гном. Ниһаять килеп җиттек. Без сихерләнгән урманда. Ә кыш бабай белән кар кызының кайда икәнен ничек белергә?

2 гном. Бәлки балалар ярдәм итәр. Кыш бабай турында җыр җырласак, ул безне ишетеп алыр да, безгә эндәшер.

Ал бар. Балалар, әйдәгез, Кыш бабай турында җыр җырлыйк.

 Җыр:   “ БУ КЫШ БАБАЙ.”(Кыш бабай, Кар кызы керә).

Кыш бабай. Исәнмесез балалар. Исәнмесез кунаклар.

Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле

                   Бабам белән без  

                   Җир өстенә аклык – пакьлек

                   Алып киләбез.

                   Яңа ел белән сезне,

                  Яңа бәхетләр белән!(Убырлы белән албасты керә).

Убырлы.   Бәйрәм итәбез имеш, итми генә торыгыз әле.

Албасты. Әгәр безнең биремнәрне үтәмәсәгез, гомерлеккә шушы урманда калачаксык.

Кар кызы. Балалар, убырлы һәм албастының  биремнәрен үтибезме?

Балалар. Әйе.

Убырлы. (бирем укый) Кто  в малине знает толк

                                        Косолапый, бурый ... (медведь)    

Албасты.                        Дочерей и сыновей

                                         Учит хрюкать. . .(свинья)

Убырлы.        В теплой лужице своей

                                       Громко квакал … (лягушонок)

Албасты.                      В новый год до объеденья

                                       Ел конфеты и варенье

                                       Жил на крыше он бедняжка,

                                       Это милый... (Карлсон)    

Убырлы.                       Он играет понемножку

                                       Для прохожих на гармошке.

                                       Музыканта знает всяк,

                                       Его имя . . .(Крокодил Гена).

Албасты.                      Был он тучкой дождевой

                                       С Пяточком ходил домой.

                                       И конечно, мед любил,

                                       Это - ...(Винни Пух)

Кыш бабай.    Булдырдыгыз балалар. Татарча да, русча да бик яхшы беләсез икән. Ә бу Убырлы белән Албастыны ни эшләтик икән?

Убырлы,Албасты.  Кыш бабай, Кар кызы, безне гафу итегез инде. Безнең сезнең белән шаярып кына аласыбыз килде. Без үчлекле түгел. Урманда ялгыз яшибез бит! Кызганыч инде, зинһар, кумагыз безне. Безнең дә бәйрәм итәсебез килә.

Кыш бабай. Гафу итәбезме, балалар?

Балалар.  Әйе. 

Албасты. Убырлы. (куаналар, сикерәләр). Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы, рәхмәт балалар!

Кыш бабай. Хатаны төзәтү беркайчан да соң түгел. Калыгыз инде. Ләкин карагыз, үзегезне әдәпле тотыыгыз. Бәлки безгә үзегезнең һөнәрегезнедә күрсәтерсез.

(Татар халык биюен бииләр, балалар кушылалар)

Ал. бар. Кыш бабай сез юлдан килгән кеше.Арыгансыздыр да инде. Утырып бераз ял итегез.

Бездә кунак кадерле,

Сал бабай өсләреңне.

Кыш б. Ай, әйтә күрмә ,кызым

Кардан сырган бит туным.

Салмыйм, өстемне салмыйм,

Салсам эреп китәм мин.

Ал. бар Бабакай, безнең балалар синең турында бик күп шигырьләр беләләр. Тыңлагыз әле менә.

( Укучылар шигырь сөйлиләр)

1 ук.         Ак мендәрен салды да

Кыш бабай җиргә ятты.

Елгаларга көзге япты,

Агачка мамык атты.

2ук.         Төнлә килеп тәрәзәнең

Пыяласын үбә дә

Бүрәнәләрне шартлатып

Менеп китә түбәгә.

3 ук.        Ыжгырта да, сызгырта да,

Чабып йөри Кыш бабай

Әллә быел бабай түгел

Килде микән Кыш малай.

Ал.бар.        Нидер җитми бит, чыршыга

                Карагызчы, балалар!

                Белдем, белдем, утлар янмый,

                Нигә янмый соң алар?

                Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Кыш.баб.  Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.        

  1. Чыршы, чыршы кабын син!

Утларыңны балкыт син!

Кыш.б.  Кабынмый бит!  Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемнеңдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк!

                

Ут кабына.

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.

              Тыпыр-тыпыр биергә

              Паркет идәннәр кирәк

              Паркет идәннәргә басып

              Шарт-шорт тибәргә кирәк.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

“Кыш бабайны биетү”

Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Ә хәзер балалар үзләренең биюләрен биеп күрсәтерләр.

Шундый матур бәйрәмне

 Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

 Бер биеп алыйк әле.

Бию”Буги-буги”

Кыш б. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.

Уеннар.

Ал.бар. Белгәнегезчә узып баручы ел күсе елы иде.Аның санаулы сәгатьәре генә калып бара. Ул безнең белән хушлаша.

Аҗдаһа.Матур бәйрәмне ташлап

          Ничек инде китәсең

          Бездән башка күңелсез

           Булмасмы соң кичәгез.

           Бер дә китмәс идек тә

           Дөнья шулай төзелгән

           Еллар төрле исем белән

           Бер-бер артлы тезелгән.

Ал. бар.          2012 нче ел

                        Ул Аҗдаһа елы иде

                        Безнең мәктәбебезгә

                        Зур уңышлар китерде.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында ярты елны гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлаучылар бар. Менә алар( .......... .Алардан әз генә калышып “4” һәм “5”билгеләренә тәмамлаучыларны алкышлыйк.(    .........

К.б. Булдыргансыз, балалар.Без сезнең хакта барысын да ишетеп торабыз. Сезнең арагызда тырыш укучылар бик күп икән. Ләкин арагызда бик үк тырышмаучылар да, хәтта “2” ле эләктерңчеләр дә күренгәли икән. Аларга минем шелтәм бар. Карагыз аны киләсе елда тырышып укыгыз!

Ярый ,кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга да чыккандыр. Сез балалар беләсезме ,Яңа ел бик төрле була?

1ук.            Яңа ел ул нинди була?

                  Яңа ел ул буранлы.

                  Була аның колакларны,

                   Чеметтерә торганы.

2 ук.           Яңа ел ул кайчагында

                  Була икән карсыз да.

                   Коры булса, килә икән

                   Хәтта  салкыннарсыз да.

3 ук.            Яңгырлы Яңа ел дисәм

                    Хәтта көләр идегез

                   Андый ел да була икән

                   Күргәнсездер үзегез.

4 ук.           Яңгырлы Яңа елны бит

                   Кыш бабай да күргәндер,

                   Бәлки әле әз булса да

                   Үзе дә эрегәндер.

5 ук.           Әйдә , эресә эресен,

                  Яңа ел җитте инде,

                  Үзе китергән бәйрәмнәр

                   Быелга бетте инде.

6ук.             Уй-фикергә хаклык төяп,

                   Теләкләргә пакълек төяп,

                    Ниятләргә ныклык төяп

                    Кил син безгә ,Яңа ел.

7 ук.             Күзгә күренми дә үзе

                    Ә килгәнен тоябыз

                   Шуңа җырлар өйрәнәбез

                   Шигырь ятлап куябыз.

8 ук.            Яңа ел яңа инде

                   Иске ел булмас әле,

                   Шатлыгын да, бәхетен дә

                   Кызганып тормас әле.

9 ук.             Иске елның яңа кары

                   Йомшак итеп сала юл.

                   Бөтен яхшылыгың белән ,

                   Хуш киләсең , Яңа ел!

Ал.б.    Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

            Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел!

Яңа ел.        Мине каршы алыгыз,

                    Һәм танышып калыгыз

                   Исемем минем -Яңа ел,

                   Мин –бәхет таратучы,

                  Җир йөзендә бар нәрсәне

                   Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

2013 нче елның

Имин булсын һәрбер көне!

К.б.   Көтеп алган очрашулар

          Тиз генә үтеп китте

         Инде хәзер саубуллашып

         Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.        Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

                         Һәрбер өйгә киләчәк

                         Яхшы булсын, имин булсын

                          Матур булсын киләчәк.

К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

.     Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

       Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Җыр