"Без Тукай -шәкертләре"
методическая разработка (2 класс) по теме

Башлангыч класс укучылары белән Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтү өчен класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_-_tukay_shkertlre.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе

Без -Тукай шәкертләре

Яңа Әлем башлангыч класс

укытучысы Гыйлфанова Гөльяр

Ринат кызы

                Без -Тукай шәкертләре

Бүлмә авыл өе кебек җиһазландырылган. Талгын гына көй  яңгырый. Өстәл янында бер  бала  китап утыра, кыз  бала  курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктагач  кыз  бала  җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз:   Әлли-бәлли итәр бу,

           Мәдрәсәгә китәр бу;

           Тырышып сабак укыгач,

            Галим булып җитәр бу.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби:  И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем , балалар   бакчасында  өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган?  Тукай  абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм! Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз курчагыңны.

( Бергәләп җырлыйлар).

           -  Әлли-бәлли көйләрем,

 Хикәятләр сөйләрем;

 Сиңа теләк теләрем,

 Бәхетле бул , диярем.

 Әби:    Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,  (китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?

(Зал уртасына барып, матур итеп баса).

  1.  Тау башына салынгандыр безнең авыл,

           Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

           Аулыбызның  ямен cуы, тәмен беләм,

           Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

 Истән чыкмый монда минем күргәннәрем;

 Шатлык белән уйнап , гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

 Сука белән ертып-ертып сөргәннәрем.

( Әби белән кыз кул чабалар)

Кыз:  Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шигырьне дә  Тукай  абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби:  Тукай  абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән. ( Әби шигырь  сөйли)

Иртә.

Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар,  бакчалар

Нурга гарык булганнар.

-Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай:  Әбием, син дә  Тукай  шигырьләрен яттан беләсеңмени?  Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп):  Беләм, улым.  Аны белмәгән кеше бармыни?  Бөек  Тукай , шагыйрь  Тукай  бит ул?!   Милләтебезнең йөзек кашы!  Карагыз әле нинди матур көн! Әйдәгез бергәләп урамга чыгып керик.

Музыка уйный . Музыка астында балалар залга керәләр.

1 . Бар күңеллелек бөтен дөньяда , Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? –

2.  Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген. 

Тәрбияче: Әйе, укучылар, бүген бәйрәм. Бу бәйрәм сөекле шагыйребез Габдулла  Тукайга   багышлана .Тукай !... Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.Бүген без сезнең белән татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Аның тууына быел 125 ел. Әйе, без һәр ел саен шушы үзебезнең яраткан шагыйребез  Габдулла   Тукайның  туган көнен үткәрергә җыелабыз. Без синең эшеңне дәвам итүче шәкертләрең. Син һәрвакыт безнең белән Тукай! 

3 . Бик еракта балкып аткан

            Бер гүзәл апрель таңы,

            Бирде сине бу җиһанга,

            Әй шагыйрьләр солтаны.

            4.Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                       Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,-

                       Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

                        Ал чәчәкләр белән белдереп        

5 .Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

                   Яшәсәк тә үзен күрмичә.

                   Тукай килә моңлы сазын уйнап,

                    Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

6 . Якташларың, Тукай сине укый...

            Бәләкәйдән,  бала  чагыннан.

            Күңелләрдә - синең якты җырлар,

            Синең моңнар күздә чагылган.

     7.      Ничә буын сине кадерли

                      Бер кешесе итеп сагына.

                      Син остаз да, мөгаллим дә булып,

                     Яшисең күк туган ягыңда.

Җыр “Тукай абый”

Җыр бетүгә күбәләк очып керә, аның артыннан күбәләкне тотарга теләп кыз чабып керә.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

Җыр. Бала белән күбәләк.( җыр бетүгә күбәләк очып китә. )

Кыз.    Җиләк җыям, как коям

            Дәү әнигә бүләккә

           Монда җиләк күп икән,

            Аю, бүре юк икән.

Ямьсез тавыш ишетелә.

Кыз Чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.

               Килче, икәү уйныйк бераз кети- кети.

               Бер дә шикләмә, кызый, син; мин карак – угъры түгел,

               Юлда кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...

Кыз . Әйдә соң, уйныйк бераз кети- кети.

Шулвакыт ат тавышы ишетелә. Былтыр килеп керә.

Былтыр. Ах син, урман сарыгы, син әле һаман үз эшеңдәмени? Бу юлы сиңа миннән котылу юк.

( шүрәлене кулыннан эләктереп ала)

Шүрәле. Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

               Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа?. Ни бар?

 Былтыр.Атла- атла, күп сөйләнмә.

                Бу юлы миннән сиңа

                Котылу юк, бичара.

Шүрәле. Былтыр, син кыю егет, ашшыкмыйча фикер йөрт.

                Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.

                Тукай кичәсенә диеп, баруым иде миенм,

                 Сылу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярган идем.

Былтыр. Миннән булсын изгелек,

               Ярый , тыңлыйм сүзеңне.

               Әгәр ялганлаган булсаң,

                Биетермен үзеңне

( барысы да чыгып китәләр, Шүрәле балалар янына бәйрәмгә килеп керә.)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар,

                Минем исемем Шүрәле.

              Тукай әкичтеннән мин, Сез белмисездер әле?

Балалар. Беләбез инде, беләбез.

               Сине күптән көтәбез.

Шүрәле. Рәхмәт инде, балалар,

                 Чакыргансыз кичәгә.

                 Мин үзем дә бик яратам

                Бергәләп ял итәргә    

Җырлы- уен.

Балалар. Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Шүрәле.

Син нишлисең, ни кыласың,

 Шулай эшләрбез әле.

Шүрәле. Менә болай, менә болай,

Әйдә эшләгез шулай.

( шүрәле бию хәрәкәте күрсәтә, ә балалар аны кабатлый. Шүрәле койрыгын болгап яки мөгезен борып күрсәтә)

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа , шүрәле. Үзеңнең шаянлыгың, зирәклегең белән безнең күңелләрне күтәрдең.

Шүрәле . Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Мин сезне көлдерергә тырышырмын. Кем көлә, шуңа Тукай шигырьләрен сөйләргә яки җырларга кушарбыз.

             Кара инде боларны,

             Чыкмый хәтта тыннары.

             Сөйләшмиләр , көлмиләр,

           “ Әйе – ыһы” димиләр

Хәзер, хәзер көлдерәм мин сезне... , көл, көлле күмәч бирермен. “ Көл” капчыгына салырмын.

( көлгән балага җәза бирелә).

                                         Җәза өчен шигырьләр

Малай . Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

               Арт аягың белән тор;

               Аума, аума! Туп-туры тор,

               Төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай. Ник газаплыйсың болай син,

                Мин әле бик кечкенә.

                Мин туганга тик

                       Ике айлап булыр, йә өч кенә.

                       Юк , кирәкми, мин өйрәнмим,

                       Минем уйныйсым килә;

                       Шул болыннарда ятасым,

                      Шунда ауныйсым килә.

Малай.  Ах җүләр маэмай!

               Тырыш яшьләй,

               Зурайгач җайсыз ул,

               Картаеп каткач буыннар

               Эш белү уңайсыз ул!  

Шүрәле уенны дәвам итә. Мәктәпкә әзерлек төркемен көлдерә. Барысы да көлеп җибәрәләр. Һәм аларга күмәк җыр җырларга кушыла.

Җыр “ Туган авыл”

1.         Боз һәм кар эреде,

                 Сулар йөгерде,

              Еглап елгалар,

             Яшьләр түгелде,

                 Көннәр озая,

                 Төннәр кыскара.

              Бу кайсы вакыт?

               Я, әйтеп кара.

2. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?

3. Кырлар буш кала,

          Яңгырлар ява,

           Җирләр дымлана-

           Бу кайчак була?

4. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил буран,

Бу кайчан , туган?

Тәрбияче. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә хәзер менә сезнең Габдулла Тукай язган әкиятләрне никадәр белүегезне тикшереп карыйк әле.

( Әкиятләрдән өзекләр уку)

1.Урам ташларыннан эзләмәгез

           Тукай баскан утлы эзләрне.

             Йөрәкләрдән аны сез эзләгез -

             Йөрәкләрдә Тукай эзләре ,

           Күңелләдә Тукай сүзләре.

2. Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

            Яшәсәк тә үзен күрмичә.

           Тукай килә моңлы сазын уйнап,

            Шагыйрьләргә тынгы бирмичә

Җыр. Туган тел ( барлык балалар да басып җырлыйлар)

Тәрбияче.Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның тууына 125 ел тулды. Сезгә дә рәхмәт, балалар. Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк,  сез шагыйрь абыегызның  шәкертләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Без - Тукай шәкертләре

Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....