Без - Тукай шәкертләре
методическая разработка (3 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_-_tukay_shkertlre.docx412.11 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Арча муниципаль районы

МБУ “Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе”

Без – Тукай шәкертләре...

         

             

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы:     Гөлшат Ринатовна Тазетдинова

Сәхнәдә  - агачлар. Музыка астында пәрдә ачыла. Сәхнә артында шигырь укыла.

-Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара!

Шигырь укыганда кулларына зур тамчылар тоткан 2 бала сәхнә аша уза, 1 бала кояш беркетә – яз килә.

Кыска паузадан соң сәхнә артында тагын шигырь укыла.

-Ашлыклар үсте, башаклар пеште;

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура, - бу кайчак була?

Шигырь укыганда сәхнәгә 2 бала зур чәчәкләр урнаштыра – җәй килә. Чәчәкләр арасыннан   Күбәләк уянып чыга. Уйнап очып йөргәндә каршысына Бала чыга.

  1. “Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. 

Бала:

  1. Әйт әле, Күбәләк,
    Сөйләшик бергәләп:
    Бу кадәр күп очып
    Армыйсың син ничек?

Күбәләк:

  1. Мин торам кырларда,
    Болында, урманда;
    Уйныймын, очамын
    Якты көн булганда.

Бала:

  1. Ничек соң тормышың?
    Ничек көн күрмешең?
    Сөйләп бирче тезеп,
    Табаламсың ризык?

Күбәләк:

  1. Иркәли һәм сөя
    Кояшның яктысы;
    Аш буладыр миңа
    Чәчәкләр хуш исе.

   Тик гомрем бик кыска:
  Бары бер көн генә,—
  Бул яхшы, рәнҗетмә
  Һәм тимә син миңа!

Бала белән Күбәләк чыгып китәләр. Сәхнәгә мәтәлчек атып Акбай килеп керә, янында -  Гали .

Гали.  - Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай. - Ник газаплыйсың  болай син.

Мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик

Ике  айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә

Гали. - Аһ, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул!

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!

  1. Көн бигрәк эссе бүген, әйеме, Акбай!? (маңгаен сөртә) Бар, син дә шул болыннарыңда уйнап кил, мин су коенып кайтыйм.

Чыгып китәләр.

Гали су буенда басмада чәчен тарап утырган су анасын күреп куркып кала, куак артыннан карый.

Су анасы.

Гәрәбәдәй басмалар,

Мич ләүкәсе кебек җылы

Басмадагы такталар..

Зур бәйрәм бүген өйдә!

Каш-керфек каралмаган, аһ!

Чәчем дә таралмаган, аһ!

Булам бит, булам харап!

И коткар, алтын тарак!

Су анасы алтын тарак белән, бизәнә-бизәнә,  чәчләрен тарый.

Мин гүзәл, нәфис буынлы,

су саклый зифалыгымны –

Мин – суның күз карасы!

Ни бу! (Толымын актара.)

Бака баласы.

  1. Әй, бакаларым, әле дә ярый сез бар минем гүзәллегемне күрергә! Күңелемне күрегез, матур итеп биеп күрсәтегез!

Бакалар биюе.

Гали. - Убырлы карчык чәчләре

Хәшәрәт белән тулган,

Качарга кирәк моннан!

Чабар идем хәзер – куркам,

Ничек качыйм бу карчыктан –

Тезләрем дер-дер килә,

Хәлем юк йөгерергә.

Котылырмын димә дә,

Вәт бәла дисәң дә бәла!

Су анасы.

Бераз ял итим күлемдә,

Тарагым калсын биредә.

Ах-ух!

Бу-бу-бу...пух!

Суга чума. Алтын тарагы басмада кала.

Гали.

Чумды убыр.

Чак котылдым,

Егылып үләрдәй булдым.

Тарагы ла тарагы!

Чәлдерсәң иде аны!

Гали таракны алып кача.

Су анасы.

И-и, су рәхәт!

Ә тарагым.. Алтын тарак...

Алганнар, таш кергерерләре.

АҺ,әнә кем?! Угры малай,

Йөгерә явыз токым.

Авылга кереп шылганчы,

Тиз генә куып тотыйм.

Су анасы  Галине куа, үзе кычкыра.

Су анасы.

Качма! качма!Тукта! тукта, и карак!

Ник аласың син аны, -

Ул бит минем алтын  тарак!

Су анансы тотам дигәндә генә этләр өргән тавышлар ишетелә.

Су анасы.

 - Ай, кайгым зур, кайгым зур,

Зур кайгым.

Алтын таракны урлатып

Моңайдым.

Ничекләр кайтыйм күлемә -

йортыма.

Аһ, угры, явыз, котылдым,

Дисеңме?

Эзләп кенә табыйм... Алырмын

Үчемне.

Су анасы Галине эзләп йөри . Шул арада көз җитә.  Музыка яңгырый. Сәхнә артыннан шигырь  укыла.

-Кырлар буш кала, яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,- бу кайчак була?

 Декорация алмашына –кулларына көзге яфраклар тоткан 2 бала сәхнә аша уза – көз җитә.

Кыска паузадан соң сәхнә артында шигырь укыла.

-Һәр җир карланган, сулар бозланган,

Уйный җил-буран,- бу кайчак туган?

Декорация алмашына –кулларына зур кар бөртекләре тоткан 2 бала сәхнә аша уза, чәчәкләр өстенә, агачларга ак җәймә ябалар - кышкы урман барлыкка килә.

Урманда җимлекләргә җим салып Шүрәле йөри.

Шүрәле. Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

Сәхнәнең икенче ягыннан калтырана-калтырана, карана-карана Су анасы килеп чыга. Икесе ике яктан килеп, Шүрәле белән бәрелешәләр.

  Шүрәле

  1. Бу тагын кем? Әй, син кем? Нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы.

  1. Ой-ой-ой! Кычкырма шулай. Күрмисеңме , ничек калтыранам, җитмәсә балыкларым, бакаларым, кыслаларымны да бик сагындым. Су анасы мин, Су анасы!

Шүрәле

  1. Су анасы булгач, бар, үзеңнең суыңа элдерт. Минем урманымда рөхсәтсез йөрмә монда. Бу сиңа турагентство түгел!

Су анасы.

  1. Әй, синең урманыңда йөрергә бик рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә суымнан чыкмас та идем. Ләкин җәй көне, ялгышып, алтын тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае аны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин? Менә мин шул малайны, алтын таракны эзлим. Булыш әле миңа , урман хуҗасы.

Шүрәле.

  1. Һай, туганым, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне. Аның абыйсы – Былтыр, бармакларымны шундый итеп кыстырды. Әле дә авыртып тора. Өф-өф-өф.

Су анасы.

  1. Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Шүрәле.

  1. Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр...

 Су анасы.

- Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга.

Шүрәле.

- Ә-ә, ашыкма, алар авылда түгел шул.”Пар ат”ка утырып Казанга киттеләр. Үзем күрдем.

Су анасы.

  1. Һай кайгы минем башларыма, һай балыкларым, кыслаларым.

Шүрәле.

  1. Я, ярар, алай бик бетеренмә әле син. Тиздән җәй җитәр, әлегә миндә кунак булырсың. Минем урманымның нинди матур икәнен белмисең бит әле син. Бу сиңа су төбе түгел! Әйдә мин сиңа чыршылар күрсәтәм.

Сәхнәнең икенче ягыннан Кәҗә белән Сарык киләләр.

Су анасы.

-Болар кемнәр тагын? Болар да урманда яшиләрме?

Кәҗә.

  1. Исә-ә-әнмесез, урман ияләре!

Сарык.

  1. Урманыгызда төн кунарга рөхсәтме?

Шүрәле.

  1. Кемнәр сез? Минем  урманымда мондый җәнлекләр юк.

Кәҗә.

  1. Без Сарык дус белән авылда бер ярлы гаиләдә яшәдек, ашатырга ризык беткәч, чыгарып җибәрделәр.

Сарык.

  1. Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

Икебезгә зур гына бер капчык тегеп,

Киттек менә кырга таба сәфәр чыгып.

Шүрәле.

  1. Ә урман бит минеке!

Су анасы.

  1. Калсыннар инде, бигрәк матур сөйлиләр бит. Әллә укымышлымы болар?

Шүрәле.

  1. Ярар, калыгыз, әнә теге якты аланга барыгыз.

Кәҗә белән Сарык китәләр.шүрәле белән Су анасы чыгып өлгермиләр, сәхнәгә чаңгыларда “Егет белән кыз” килеп керәләр, көлешәләр. Шүрәле белән Су анасы агачлар артына качалар.

Егет.

  1. Сөям чүмеч кеби борныңны ,җаным,

Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалым.

Җанашым, аһ, иләк авызыңны үпсәм,

Ни кайгы, инде мин шул чакта үлсәм.

Кыз.

  1. Мәхәббәтсез! Лыгырдый шунда юкны,

Үзеңдә соң килмәгән җир бер дә юкмы?

Егет.

  1. Ачуланмасана, Гайниҗамалым, сине кимсетеп әйтмим лә, җаным

Синең төсле матур кызлар сирәк бит, хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит,

Сине алсам, чүмечле һәм иләкле булам ич – акча туздырмак кирәкми.

Көлешә-көлешә чыгып китәләр.

Шүрәле.

  1. Әллә ниндиләр болар.

Су анасы.

  1. Мин дә кешеләрне аңламыйм.

Сәхнәгә Гали керә, кемнедер эзли.

Су анасы.

  1. Бу бит минем тарагымны урлаган малай.Һай кирәген бирәм хәзер.ах, оятсыз малай, китер хәзер үк минем алтын таракны!

Шүрәле.

  1. Кеше әйберен сорамый алырга ярамый! Мәктәптә өйрәтмәделәрме сине?

Гали.

  1. Беләм мин барын да Шүрәле белән Су анасы. Алтын тарагыңны да бирәм, тик бер шартым бар.

Су анасы.

  1. Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?

Сөйлә тизрәк,ни кушсаң да, күнәм. (кулларын уа)

Шүрәле.

  1. Син авызыңны чамалап ач, яме. Бу кешеләрне белмәссең.

Гали.

  1. Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укыйм. Ә сез кайсы шигырь икәнен белергә тиеш.

Су анасы.

  1. Шул да булдымы шарт? Әйт тизрәк! Без балыкларым кыслаларым белән гел шигырьләр укыйбыз. Я, башла.

Гали.

  1. Ярар, тыңлагыз. Менә беренчесе.

“Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.”

Шүрәле.

  1. И-и, урман турында бер сүз дә юк. Шул булдымы шигырь? Мин алай уйнамыйм.

(үпкәләп борылып баса)

Су анасы.

  1. Я инде бала-чага булма. Урман булмаса, сулар бар. “Туган авыл” шигыре бу. Җәй көне минем балыкларыма, кыслаларыма бер покой юк. Малай-шалай көне буе су коена.

Гали.

  1. Бик дөрес. Молодец, Су анасы! Икенчесен тыңлагыз.

“Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.”

Шүрәле.

  1. Монысында да урман турында берни юк.әй, син, малай актыгы нигә мине шулай мыскыл итәсең? Ник урман турында шигырь әйтмисең?

Су анасы.

  1. Чү,чү, тукта. Син белмәсәң, мин беләм.”Карлыгач” шигыре бу!

Гали.

  1. Әйе, Су анасы, дөрес. Кара әле, ошый башладың әле син миңа. Тыңла өченчесен.

“Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган”

Су анасы.

  1. Монысында су да юк , урман да юк.Кырлар дигәне нәрсә инде аның?

Шүрәле.

  1. Кырлар дисеңме? Ха, мин беләм! Кешеләр көз көне кырлардан ашлыкларын җыеп алалар да,буп-буш кыр кала. Мин урманнан карап торам. Күзләрем яхшы күрә әле минем. Пенсиягә чыксам да, күзлек кимим әле мин. Ак кардан юрган ябылган дисеңме? “Җир йокысы” шигыре бу!

Гали.

  1. Шулай, шулай. Инде соңгысын тыңлагыз

“Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.”

Шүрәле.

  1. Монысында кыр да юк. Белмим мин. Мин бит мәктәптә укымадым.

Су анасы.

  1. Мәктәп тә, черт та кирәкми монда! Кара, менә бу нәрсә?

(карга күрсәтә)

Шүрәле.

  1. Кар, буран!

Су анасы.

  1. Шулай шул. Карлар да яуды, сулар да бозланды.”Буран” шигыре бу, балакай. Менә мин монда йөрим, балыкларым кыслаларым яныны төшә алмыйча. (елый). Җитәр, бир дә тарагымны, китим мин. Бозны ватып бирерсең түлке ярармы?!

Гали.

  1. Елама, Су анасы, менә сиңа тарагың, бозны да ватып бирәм.

Шүрәле.

  1. Ышанма кешеләргә, ышанма.

Гали.

  1. Юк-юк, чынлап әйтәм. Бәйрәм бит бүген!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Спектакльдә катнашучылар сәхнәгә чыга. Җыр башкарыла.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

      Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
     Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Пәрдә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

"Без Тукай -шәкертләре"

Башлангыч класс укучылары белән Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтү өчен класстан тыш чара....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....