Хуш киләсең, Яңа ел!
план-конспект занятия на тему

Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна

      Яңа ел- балаларның көтеп алган зур бәйрәме. Аны күңелле итеп уздыру өчен эзлекле, озак әзерлек таләп ителә. Шуңа күрә декабрь аенда һәр класста кыш турында шигырьләр, рәсем конкурсы үткәрергә; шигырьләр, җырлар өйрәнергә; чыршыга элү өчен уенчыклар, залны бизәү өчен рәсемнәр (бу елны олимпиадага кагылган) , маскалар, костюмнар әзерләргә; биюләр, яңа уеннар өйрәнергә; әдәби- музыкаль чара әзерләргә кирәк. Башлангыч мәктәпләрдә үткәрү өчен Чыршы бәйрәме тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби- музыкаль чара17.77 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Хуш киләсең, Яңа ел!

                                     ( Әдәби- музыкаль чара)

      Яңа ел- балаларның көтеп алган зур бәйрәме. Аны күңелле итеп уздыру өчен эзлекле, озак әзерлек таләп ителә. Шуңа күрә декабрь аенда һәр класста кыш турында шигырьләр, рәсем конкурсы үткәрергә; шигырьләр, җырлар өйрәнергә; чыршыга элү өчен уенчыклар, залны бизәү өчен рәсемнәр (бу елны олимпиадага кагылган) , маскалар, костюмнар әзерләргә; биюләр, яңа уеннар өйрәнергә; әдәби- музыкаль чара әзерләргә кирәк. Башлангыч мәктәпләрдә үткәрү өчен Чыршы бәйрәме тәкъдим итәм.

     Бәйрәм буласы зал укучыларның үзләре ясаган уенчыклары белән  матур итеп бизәлә.

     Укучылар чыршы тирәли басып  “Чыршы яшел  тунын киеп “ дигән җыр җырлыйлар.

(Укучылар үзләре ясаган кар бөртекләрен чыршыга сибәләр.)

1 бала. Кар ява, ак кар.

             Җирдә ап-ак тамаша.

             Кырга чыксаң, кыр да ак,

             Хәтта кузләр камаша.

2 бала. Карлар яуган, ак карлар.

             Кара әнә җентекләп.

             Карлар яна, юл яна,

             Йолдыз кебек җемелдәп!

3 бала. Исәнмесез, Кыш кунак!

             Сине көттек, дус кунак.

             Ак мамыктай карларың,

             Уйный-уйный төш кунак.

А.б. Балалар, әйдәгез уен уйнап алабыз. Пар табышлы уены.

Балалар ике катлы түгәрәк  ясап басалар. Эчке  түгәрәктәге балалар саны күбрәк булырга тиеш. Татар бию көе уйный. Балалар капма- каршы якка бии-бии әйләнәләр. Көй туктый. Эчке яктагы балалар тышкы түгәрәктәге балаларның алдына басалар. Кем баса алмый кала, җәза бирелә.Уен  шулай дәвам ителә.

4 б. Без чакырдык балаларны,

       Кыш бабай бәйрәменә.

       Чыршы әйләнәсендә,

       Биергә, әйләнергә.

Бию. Кызлар башкаруында “Кар бөртекләре” биюе.

А.б. Балалар, Кыш бабайның салкыны Кар бөртекләре белән килеп җитте инде. Ул үзе нигә кичекте икән? Әйдәгез, аны бергәләп чакырабыз.

Бергә. Суык бабай, кил безгә!

            Яңа ел бәйрәменә.

            Чыршы әйләнәсендә,

            Җыр җырлап әйләнергә. (3 тапкыр әйтелә)

(Ерактан тройка тавышы ишетелә)

К.б. А-у, а- у, а- у!

5 б. Чү, Кыш бабай белән Кар кызы безне эзләп киләләр түгелме?

Бергә. Кыш бабай, Кыш бабай,

            Безнең якын дус бабай!

(Ат елына туры килгән костюм кигән Яңа елны ияртеп Кыш бабай һәм Кар кызы керә)

К.б. Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! Яңа ел белән, сезне!

        Яңа елның

        Ишеген ачып керәм.

        Йөрәктәге илгә булган

        Олы мәхәббәт белән.

К.к. Яңа елың килде, Илем,

        Ак көртләрне ермаклап.

        Һәрбер елың килә шулай,

        Өр- яңа бер җыр башлап.

        Һәр Яңа ел- яңа җыр ул,

        Таңда туар иртәгә.

        Син, яңа җыр, кешеләрнең

        Күңелләрен иркәлә.

К.б. һәм К.к. (икесе бергә)

        Яңа ел котлы булсын!

        Дөньялар тыныч торсын!

        Һәр бала булсын тырыш!

        Күңелле үтсен тормыш!

(Укучылар кул чабалар) (Шул арада 1 класс укучысы Кыш бабайның бияләен алып түгәрәк буйлап җибәрә. Кыш бабай бияләен алырга омтылып йөгерә. Музыка уйный. Укучылар кул чаба. Бияләен алгач Кыш бабай таягы белән балаларның кулларын өшетергә тели. Балалар кулларын артка яшереп баралар)

6 б. Кемнең кигән киемнәре

       Энҗе кар бөртекләре?

       Кемнең көмеш күк сакалы,

       Чәчләре, керфекләре?

Бергә. Бу- Кыш бабай,

            Һай, Кыш бабай,

         Һәркемгә таныш бабай!

7 б. Кем соң безгә шундый ямьле

       Яңа ел алып килә?

       Бизәкле савытларга

       Күчтәнәч салып килә?

Бергә. Бу- Кыш бабай,

            Һай, Кыш бабай,

            Һәркемгә таныш бабай!

8 б. Чаңгы- чанада шуарга,

       Булды шома тавыбыз.

       Кем безгә аны ясаган,

       Кем икән ул табыгыз.

Бергә. Бу- Кыш бабай,

            Һай, Кыш бабай,

            Һәркемгә таныш бабай!

Җыр. “Кыш бабай”

К.бабай (Куян янына килә) – Куян!

                                                  Йокыдан уян!

             (Төлке янына килә) – Төлке!

                                                   Койрыгыңны селке!

             (Әтәч янына килә)    - Әтәч!

                                                   Уенга дәш!

Хороводлы уен. Кар кызы уйната.

К.к. - Күрсәтегез, дусларым

          Ничек кошлар очалар?(ике юл ике тапкыр кабатлана)

Б-р. –Менә шулай, менә шулай (хәрәкәтләр белән күрсәтелә)

          Очалар бездә кошлар.

К.к. –Күрсәтегез, дусларым

          Ничек җилләр исәләр?

Б-р. – Менә шулай, менә шулай

           Исәләр бездә җилләр.

(уен шулай дәвам ителә)

К.б. Балалар, бик күңелле ял итәсез. Афәрин! Әйтегез әле, бу ел нәрсәсе белән истәлекле булды?

1 б. 2013 ел- Табигатебезне саклау елы.

2 б. Казанда Универсиада.

К.б. Ә Яңа 2014 елда нинди вакыйга булачак?

Яңа ел әйтә. 2014 елда Сочида Кышкы олимпиада.

(Залга Ак аю керә)

А.аю. – Исәнмесез, дусларым! Мин  олимпиадага укучыларны сайлап алырга дип килдем. Физкультура, спорт белән шөгыльләнәсезме?

Б- р. Шөгыльләнәбез.

Ак аю. Шөгыльләрегезне күрсәтегез әле.

(Балалар түгәрәк ясап басалар, ике яктагы күршесенең мускулын тотып җырлыйлар)

- Мои мускулы хороши, а у соседа лучше. (2 тапкыр әйтелә)

  Дружно мы танцуем трата- та, трата-та

  Танец наш  весёлый это- лавата!

- Мои ноги быстрые, а у соседа тоже (2 тапкыр) (ике яктагы күршеләренең аякларын тоталар)

  Дружно мы танцуем трата-та, трата-та

  Танец наш весёлый- это лавата.

(Уен шулай дәвам ителә)

Ак аю. Дусларым, сез барыгыз да әзер икән. Сезне мин олимпиадада көтеп калам. Бүләк итеп мин сезгә чаңгы һәм чана алып килдем. Рәхим итеп алыгыз. Ә мин башка мәктәпләргә киттем. Сау булыгыз!

Б-р. Сау бул, Ак аю!

К.б. Балалар, 2013 елда нинди уңышларга ирештегез икән?

(А.б. уку алдынгыларын әйтә, К.б.аларга бүләкләр бирә)

К.б. Рәхмәт, балалар! Уңышларыгыз өчен сөендем. Ә хәзер Кар кызын тыңлыйк.

(Кар кызы капчыктан зур конверт ала. Конверт эчендәге табышмакларны ала һәм укый. Җавабын әйткән балага Кыш бабай  бүләк бирә.)

1. Бабай килгән сагынып,

    Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)

2. Ятты-  ятты да

    Елгага карап чапты. (Кар)

3. Кышын ята таштай,

    Язын чаба аттай. (Боз)

4. Кул белән чәчәсең,

    Күз белән җыясың. (Язу, уку)

5. Калын арка

    Тарта да тарта,

    Ул тарткан саен табыш арта.(Ат)

(Кар кызы  биреме. Уен.)

Капкалы уены. Кыш бабай белән Кар кызы капка булып басалар. Татар бию көенә балалар җитәкләшеп,  бии- бии түгәрәк  тә әйләнәләр.Капка аша чыгалар. Музыка туктый, капка ябыла. Капка кем алдында ябыла, шул бала  һөнәрен күрсәтә. Кыш бабай күчтәнәч бирә.(Концерт номерлары)

Кыш бабай. Балалар, бик сөендем сезнең өчен. Барыгыз да  матурлар, җитезләр, көчлеләр, артистлар. Афәрин! Сезнең белән бик рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт, сезгә!Сезнең белән Яңа ел кала. Аңа сүз бирәбез. Безне башка мәктәпләрдә көтәләр. Без китәбез. Сезнең белән Яңа ел кала. Аңа сүз бирәбез.  Сау булыгыз!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай!

                Сау бул, Кар кызы!

Яңа ел. Сүз бирегез миңа сез

             Тырыш булырга,

             “2”ле алмаска,

              Ялкауланмаска,

              Артта калмаска.

Балалар. Яңа ел сиңа без

                Вәгъдә бирәбез

                Бүгеннән башлап

                Ялкауланмаска.

                Артта калмаска

               “2”ле алмаска,

                Алмабыз һич тә

                Укырбыз “5”кә.

                Вәгъдәне үтәрбез,

                Теләккә җитәрбез.

                Әти- әнигә, Туган илгә без

                Хезмәт итәрбез.

Җыр. “Чыршы янында”

Уеннар уйнала. Лотерея билетлары уйнатуны балалар түземсезлек белән көтеп алалар.