8 нче март бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

8 нче март бәйрәменең кыскача тарихы.

Әниләребезнең безнең тормыштагы роле.

Укчылар чыгышы: әдәби-музыкаль композиция.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8 нче март 43.04 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче март бәйрәме

  1. Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.
  2. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.
  1. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче.
  2.  Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне. Элеккеге союздаш республикаларда исә бәйрәм башка төсмер дә алды. Әйтик, Үзбәкстанда ул әниләр көне булып санала.  Әрмәнстанда мондый бәйрәм өчен  7 нче апрельне сайлаганнар.
  1. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да  шушы якты, язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез.
  2. Кадерле әниләребез! Сез бит җир йөзен бизәп торучылар. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы, бәхетле, шат һәм сәламәт булсагыз иде.

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, әнием,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!


Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл  әнием,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.


Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Язлар  кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.                                                 Һәр көнегез үтсен шатлык белән,
Бәйрәм белән сезне, әниләр!

Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә.

Кем дөняга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы:        

Тормыш яме -- Әнкәй, хатын-кыз!

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Исәнлек, саулык сорап

Дога кылам.

Әнкәемнән аермасын

Берүк, Ходам!

Язның беренче бәйрәмен

8 март диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,        

Кадерле әниләр!

Күмәкләшеп без дә, дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Гөлләр дә елмаеп баш ия.

Яшәгез, кадерле әниләр.

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

Алар күңелендә - изгелек.

Әниләрне, зинһар, саклый белик.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

Ана! Язгы җилдәй йомшак, җылы,

Саф һәм яхшы аның күңеле.

Тиңсез көчле аның мәхәббәте,

Ана! Бөек аның сөюе.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез!

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

Алар күңелендә изгелек.

Әниләрне, зинһар, саклый белик,

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

Балам диеп, ана гомер буе

Яши бары бала хакына

Телик аңа бәхет-шатлыкларны

Рәхмәт әйтеп барысы-барысына.

Синең шатлык – безнең шатлык бит ул,

Синең кайгы – безнең кайгы ул.

Кайгыларны,  әни, бер дә күрмә,

Гел бәхетле, шулай көләч бул!

Аналарга рәхмәт укыйк,

Түр башында гына тотыйк.

Авыр сүзләр әйткәндә дә

Каршы килми эчкә йотыйк.

Кадерлик аналарны!

Аналарның күңеле - балаларда,

Бала күңеле диләр далада,

Тик онытмыйк шуны, ике килми

Хезмәт итү ата – анага.

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып
.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 8 марта "Этот день 8 марта"

Праздник к 8 марта "Этот день 8 марта" был проведен с учащимися 1 класса. Дети рассказывали стихи, исполняли песни, делали подарки для мам своими руками и участвовали вместе с ними в конкурсах....

Сценарий праздника "8 марта - день чудесный" (март 2014 год)

Работа предназначена для использования при подготовке выступлений к 8 марта....

Конкурсы для девочек "8 марта" (6 марта 2014г.)

Конкурсы для девочек на праздничном мероприятии, посвященном празднованию Международного женского дня (6 марта 2014г.)...

8 МАРТА- праздник мам и бабушек (6 марта 2018)

Сценарий внеклассного мероприятия....

Презентация "8 МАРТА" ( март 2018)

Презентация к празднику...

Сценарий «Весенний день 8 марта» - тематический концерт, посвященный 8 марта.

Праздник 8 марта - это праздник любви и восхищения женщинами. Это день, в который принято уделять уважение своим любимым и близким женщинам - женам, матерям, сестрам и так далее.Наша жизнь большей час...

Праздник «В светлый день 8 марта!» Сценарий праздника 8 марта.

Поздравить мам , бабушек  с праздником;Способствовать воспитанию чувства уважения, благодарности, доброты к маме и бабушке;Развивать творческие способности учащихся....