Башлангыч мәктәп белән саубуллашу
материал (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу көненә әдәби-музыкаль композиция

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу

 “Саубуллашу вальсы” язмасы яңгырый

Әдилә. Чыгып тезелә торыгыз, дигән иде, кая китте икән безнең апа? Сез күрмәдегезме? (утырган балалардан сорый).

Илсинә. Бөтен кеше җыелып беткән, бер безнең апа юк.

Раилә. Бик ерак китмәгәндер әле, я бакчага гына чыгып киткәндер...

Әдилә. Әйдәгез, дуслар, аптырап тормыйк, шигырьләрне кабатлый торыйк. Тезелеп басыгыз, әйдә. Апа өйрәткәнчә, матур итеп сөйләргә тырышыгыз!

 Самат.

Нинди матур бүген көн!                                           

 Йөгереп урамга чыктык.                                     

 Күңелле уйлар белән                                           

 Без мәктәпкә ашыктык.    

 Динар.

Мәктәпкә килдек сөенеп,

Тотып чәчәк бәйләме.

Чыңлар кыңгырау моңнары

Котлап безнең бәйрәмне.

Камилә.

Ямьле май иртәсен күреп                                        

Күңелләр канатланды.                                          

Бүген бездә бәйрәм дуслар                                    

Укулар тәмамланды.                                              

Раилә. Һаман күренми бит әле безнең апа.  Бәйрәм икәнен онытып кайтып китмәгәндер бит инде?

Илсинә. Юк сүз сөйләмә инде,  Раилә! Кайчаннан бирле әзерләнеп көттек, ничек онытсын ди инде?

Әдилә. Әйдә, читкә китмәгез әле! Дальше кайсыгызның шигыре анда?

Раилә. Минеке, минеке!

Бәйрәм белән барыбызны

 Котлыйлар  дуслар.

 Безне котлап, ераклардан

Кайтканнар кошлар.

Нурия.

Олы бәйрәм бүген бездә,                                      

Зурлар инде үзебез.                                                

Башлангыч мәктәп белән                                        

Хушлашабыз бүген без.                                          

Укытучы керә.

Укытучы. И-и-и, күрегез әле сез минем уңган укучыларымны! Мин юк дип тормаганнар, бәйрәмне башлап та җибәргәннәр бит болар, рәхмәт яугырлары!

Илсинә. Без сезнең өчен борчыла башлаган идек инде, апа.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар! Бездә бүген зур бәйрәм. Балачакны озату, башлангыч мәктәп белән саубуллашу бәйрәме. 4 ел элек мин шушы укучыларны мәктәп бусагасыннан каршы алган идем. Инде менә саубуллашыр вакыт та җиткән! Шушы 4 ел уку дәверендә без бер гаилә булып яшәдек,  шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бүген миңа бик ямансу, чөнки нәни бармакларыннан тотып, тәүге хәрефләрне язарга, Әлифбадан хәреф танырга өйрәткән карлыгачларымны очырам. Бүген мин бик бәхетле, чөнки алар Белем иленең тәүге баскычын минем бергә атлап үттеләр. Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!

Илсинә.

Бу бәйрәмне котлап яңгырасын

Ашкынулы шатлык җырлары.

Күңелләрдә онытылмаслык  булсын              

Гөрләп үткән мәктәп еллары!

Җыр ”Уйларымда мәктәп еллары “

Рәзилә.

Бүгенгедәй күз алдымда тора        

Очар коштай йөргән чакларым.        

Сумка тотып, белем алырга дип,        

Борма сукмак буйлап атлавым.        

Искәндәр.

Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Әдилә.

Укытучым, шундый назлап         

Карадың күзләремә.        

Сүнмәслек зур дәртләр салдың        

Бәләкәй йөрәгемә.     

Зилә.  

Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә.

Алып киттең далаларга,

Диңгезләр киңлегенә.

Самат.

Елмаеп каршы чыктыгыз        

Башлап мәктәпкә килгәч.        

Оялып, башларны идек,        

Апабыз, сезне күргәч.        

Рәзилә.

Кулга-кул тотынышып,

Белем иленә киттек.

Ял җитсә, апа, сезне,

Шундый сагынып көттек.

Камилә.

Бар көчегезне салдыгыз        

Безгә белем бирүгә.        

Йөрәкләрне яуладыгыз,        

Яраттык бер күрүдә.        

Динар.

Сезнең сөйкемле йөзегез

Сакланыр күңелләрдә.

Ә белемнәр ярдәм итәр

Гел югары үрләргә.

Раилә.

Без телибез бүген сезгә        

Шатлыкның иң олысын.        

Кая гына барсагыз да,        

Юлларыгыз гел уңсын.        

Илсинә.

Укытучым!

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны!

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

Нурия.

Укытучы белән әни сүзен

Йөртер идем мин гел янәшә.

Өйдә – әни, ә мәктәптә – апа

Әй, ягымлы итеп эндәшә.

Искәндәр.

Әти-әни!

Күзегездә һаман хафалану,

Безнең өчен тотасыз сез җавап.

Сезнең алда мәңге бурычлы без,

Рәхмәтлебез сезгә мең кабат.

Әдилә.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Зилә.  

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Җыр “Пар канатым”

Самат.

Әй, мәктәбем!

Үстердең син безне,

Бирдең аң-белем.

Әй, мәктәбем!

Җитте китәр көнем,

Йөрәгемдә ярсу хис минем.

Камилә.

Үстерәсең балаларда канат,

Очырасың, мәктәп, югары.

Уй-хыяллар чәчәк атар җирдә

Алып китәр тормыш аннары.

Әдилә.

Кайчан тудык, кайчан үстек?!

Бу гомер бик тиз үтә.

Инде мәктәптән китәбез –

Безне гимназия көтә.

Укытучы. Кадерле укучыларым! Бүген – Соңгы кыңгырау бәйрәме. Туган мәктәбегез диварлары эчендә бары сезнең өчен генә соңгы тапкыр кыңгырау чыңлый. Ул инде башка сезне бу мәктәптә дәрескә чакырмас. Ләкин шушы соңгы чыңлавы гомер буе сезне озата барыр. Соңгы кыңгырау чыңын барыбызга да сыйныфыбызның уку алдынгысы Фәйзерахманова Илсинә ишеттерер.

Кыңгырау бирелә

 

Рәнис.

Кыңгырау да бүген никтер моңсу,

Салмак кына суза тавышын.

Ул да шулай кичерәдер

Дусларның китү сагышын.

Дилүс.

Ак юл сезгә, дүртенчеләр,

Телибез өчләр.

Авырлыкны җиңү өчен

Табыгыз көчләр.

        

Рәнис.          

Җиз кыңгырау чыңы сезне

Илтә олы юлларга.

Зур уңышлар юлдаш булсын

Сезнең барыр юлларда.

Дилүс.

Хушлашу минуты чаң кага,

Укучы, сиңа ул юл сала.

Мәктәбең, дусларың – барысы

Кул изәп озатып кала.

Искәндәр.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Динар.

Кыен чакта кабат сезне уйлап,

Йөрәгемә тынгы алырмын.

Кайда булсам, ниләр эшләсәм дә,

Укучыгыз булып калырмын.

Рәзилә.

Ак күгәрченнәр очырдык,

Сез – тынычлык кошы, очыгыз.

Бергә: Сау бул, мәктәп, сау бул, укытучым,

Сау булыгыз, дуслар, хушыгыз!

Җыр “Саубуллашу вальсы”

Укытучы. Кадерле укучыларым! Мин сезне бүгенге зур бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар гына телим. Сау-сәламәт, тәүфикълы, игелекле, бәхетле балалар булып үсегез. Биек үрләр яулагыз, әти-әниегезгә ныклы таяныч булырга тырышыгыз. Туган мәктәбегезне, анда калган тәүге укытучыгызны онытмагыз.

Хөрмәтле әти-әниләр! Минем сезгә дә рәхмәтем зур. Балаларыгызның укуына битараф булмадыгыз. Сыйныф тормышында бик актив булдыгыз. Мәктәп белән һәрвакыт ныклы элемтәдә, гел ярдәм итеп яшәдегез. Алдагы көннәрдә дә балаларыгызның уңышларына, бәхетләренә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә.

УКЫТУЧЫ БӘХЕТЕ

Миңа сорау бирсәләр:

 - Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем - таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу

4 нче класста чыгарылыш кичәсе...

Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе

Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген минем өчен дә, сезнең өчен дә иң истәлекле, иң тантаналы көннәрнең берсе. Бүген сез башлангыч мәктәп белән саубуллашасыз. Мин сезне балачакның иң гүзәл чоры белән ...

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....