Башлангыч мәктәп белән саубуллашу
методическая разработка (4 класс) по теме

Арсаева Лилия Равиловна

4 нче класста чыгарылыш кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bashlangych_belshchn_saubullashu.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

«Башлангыч мәктәп белән саубуллашу».

     

«Бәйрәм бүген”җыры астында укучылар сәхнәгә кереп тезелә.

1.Нинди ямьле бүген  көн !

   Йөгереп урамга чыктык.

   Күңелле уйлар белән

   Мәктәпкә без ашыктык.

2.Мәктәпкә килдек сөенеп,

   Тотып чәчәк бәйләмен.

   Чыңлар кыңгырау моңнары,

    Котлап белем бәйрәмен.

3.Олы бәйрәм бүген бездә,

   Зур булдым инде үзем.

   Башлангыч мәктәп белән

  Хушлашамын мин бүген

  4.Бу бәйрәмне котлап яңгырасын,

   Ашкынулы шатлык җырлары.

   Күңелләрдә онытылмаслык булсын

   Гөрләп үткән мәктәп еллары.

“Мәктәп “җыры.

-Айнурны котларга  булачак 1нче класс укучысы да килгән.

5.Миннән бәләкәй булгансың,

  Син мәктәпкә килгәндә.

   Кара ничек зур үскәнсең

   Бишенчегә күчкәндә.

   Бишенчегә күчкәч тә син,

   Гел акыллы булып кал.

   Сәламәт һәм бәхетле бул,

   “4”ле һәм”5”леләр ал.

6.Рәхмәт сиңа, нәни дустым,

   Теләкләрең бик изге.

   Килгәләп йөрермен мин

   Шефка алырмын сине.

7.Бәйрәм бүген.Йөзләремдә балкыган нур минем үсеп килүемне

күрсәтә.Хыялларны тормышка ашыру өчен  мин өлкән класска күчәм.Тизрәк,тизрәк үсеп җитәсем ,әти-әнине,илебезне

сөендерәсе килә.Шуңа да шат минем күңел.Шул ук вакытта моңсу да миңа.Чөнки башлангыч мәктәп ,укытучыларым

һәм балачагымның кабатланмас елларыннан аерылам.Бу минем беренче тапкыр сагыну –сагыш билгесен  тоемлавым.

8.Әлифбаны ачкан сәгатьтән соң  

Меңнән артык көн үткән икән!

Дүрт ел,дүрт кенә көн булып тоелса да,

Аерылышыр чак җиткән икән.

9.Әлифне таяк дип белми ,

   Мәктәпкә килдек,

   Беренчедән дүрткә чаклы

   Никадәр белдек.

 Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Халисә Камиловна!

Яхшылыклар өчен рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гына елмайсын

Яхшылыклар өчен рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гына елмайсын

Юмарт күңелегез.

Әлифбаның хәрефләре аша,

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнием,беренче укытучым-

Кадерлеләр –күңел түрендә.

Авырлыклар бердә кичермәгез,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры

Балкып торсын мәңге сүнмәсен.

Бүгенге бәйрәмдә Айнурның беренче укытучысы Халисә Камиловна катнаша .Тәбрикләү өчен сүзне аңа бирәбез.

Бәйрәмебезне котлап кызлар бию бүләк итәләр.

Мәктәп ишеген атлап керүгә,

Укытучы баса каршыңа.

Ул ямь өстәп һәрбер көнеңә,

Яхшылыкка илтә,яктыга.

Җылы караш,назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым,иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

“Бүген белем бәйрәме”көенә җыр.

Рәхмәт сезгә, укытучыбыз,

Дүрт ел бергә булдыгыз.

Яратып һәм үз күреп

Безгә белем бирдегез.

    Бүген белем бәйрәме,

    Кулда чәчәк бәйләме.

    Теләп безгә бишлеләр,

    Озата әти-әниләр.

Укытучы апабыз,

Без аны яратабыз.

Ул безгә тәрбия бирә

Тәрбиялелек бик кирәк.

    Бүген белем бәйрәме,

    Кулда чәчәк бәйләме.

    Алда көтә дәресләр һәм

     зурдан –зур уңышлар..

Сизелмичә дүрт ел үтте,

Саубуллашу көне дә җитте.

Сүз бирәбез без сезгә .

Онытмабыз сезне бер дә.

    Бүген белем бәйрәме,

    Кулда чәчәк бәйләме.

    Бик тырышып укырбыз,

    Чын кешеләр булырбыз.

Сәхнәгә Кирлемән белән Ялкау керә.

Кирлемән.(Ялкауны тарта –тарта).әйдә,әйдә инде,син ялкау аркасында дуслар таба алмыйбыз.Ничәнче мәктәп бит инде?

Ялкау.Арыдым мин,йокым килә,ник өстерисең мине?(сузылып ята)

Кирлемән.Исәнмесез,минем якын дусларым!

Укытучы.Син кем соң?

Кирлемән.Әллә билмисезмени мине? Юри генә кыланасыз,сезнең арада минем дуслар бик күп булырга тиеш.Әни мине йокыдан

уята,ә мин тормыйм,киен ди,киенмим.Әни ачулана,ә мин тыпырчына- тыпырчына елыйм...Әни әйбәтләп кенә сумкама китап-

дәфтәрләр сала,ә мин күрмәгәндә генә үземә кирәк –яракларны тутырам.таныдыгызмы инде?Әллә  тагын дәвам итимме?Әни сөт ди,ә мин су дим.Әни аш ди,ә мин ботка сорыйм.

Укытучы.Балалар,бу бит Кирлемән.

Кирлемән.Мин дусларым янына килдем.Берәү бар иде дә минем(ялкауга күрсәтә) .Күбрәк йокларга ярата.Минем сезнең

белән уйныйсым килә.Сезнең арада минем дуслар юк дисезме.

Бар-бар,хәзер табам. (Аерым балаларны алып килеп,кирелеккә

өйрәтә,шырпы,рогатка,сагыз бирә.)

Укытучы.Син балаларны нәрсәләргә өйрәтәсең?яле тикшереп карыйк,син мәкальләр беләсеңме ?

 Кирлемән.Минем яраткан мәкальләрем бар.”Кем эшли,шул ашамый.Үзеңне үзең мактамасаң,кеше сине ник мактасын”.

Укытучы.Балалар әйдәгез,дөресләп әйтик әле.Мин башлыйм,син дәвам ит.

Калган эшкә ....

Кирлемән.Ни булсын инде, кем тисен,тора да тора инде.

Укытучы.Тырышлык бәхет китерер,ялкаулык...

Кирлемән.Йокы китерер билгеле.

Укытучы.Бүгенге эшне ...

Кирлемән.Иртәгә дә эшләп була.(балалар дөреслиләр).

Укытучы.Тыңла әле Кирлемән,мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр икән.

 Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

     Мәктәбебездә тантана,

     Чыгарылыш кичәсе.

     Шул уңайдан минем дә

     Килә котлап китәсе.

       4 ел элек ашкынып,

       Килеп кердең мәктәпкә,

Кыңгыраулар дәште сине

       Һәркөн саен дәрескә.

    Үтте еллар,үтте көннәр,

     Күз алдында үсеп киләсең,

     Ярышларда еш катнашып ,

     Җиңүләргә күп ирешәсең.

         4ел инде үтеп китте,

        Безнең мәктәп-юлбашың,

        Аяз көннәр көтсен сине,

        Хөзер Ильяс- юлдашың.

     

    -Бүген безнең мәктәптә Айнур өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый,ә калган укучылар өчен бу уку елының тәмамлануын

хәбәр итә.Уку елын уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм.

Бу уку елында җиңү яулаган укучыларга мактау кәгазьләрен тапшырырга рөхсәт итегез.

       Зирәк акыл бирсен Ходай,

       Шатлык диңгезендә йөзегез.

       Бәхет,байлык,сәламәтлек белән

       Тулы булсын һәрбер көнегез.

(Укытучы бүләкләр тапшыра.)

Ялкау белән Кирлемән.-Безгә дә бүләк кирәк.

        Такмаклар җырлау.

     Син дә бит әйбәт укыйсы,

     шушы муен булмаса.

     Дәфтәрдәге күзләреңне

     Тәрәзәгә бормаса.

      Белми дисеңме әллә,

      күрми дисеңме әллә.

      Начар билгеләр алгач та,

      Тырышмый дисеңме әллә?

    Син дә бит әйбәт укыйсы,

    аякларың тик торса.

    Кояш елмаеп карауга,

    өйдән чыгып чапмаса.

     Белми дисеңме әллә,

     күрми дисеңме әллә.

       Шундый матур көннәрдә дә,

       чыкмый түзәрсеңме әллә?

    Син дә бит әйбәт укыйсы,

    кулыңда китап булса.

    Өегездә телевизор,

    озак ватылып торса.

        Белми дисеңме әллә,

        күрми дисеңме әллә.

        Кызык-кызык киноларны

        син карамыйсыңмы әллә?

    Белмичә булмас инде,

    күрмичә булмас инде.

    Бишенчегә барам дисәң,

    тырышмый булмас инде.

         Белми дисеңме әллә,

         күрми дисеңме әллә.

         Башкалар шикелле мин дә,

         булдыра алмаммы   әллә.

   Минем ничек укыганны

   күрерсез әле менә.

   Мин  дә бит бүләк алырмын,

   Белерсез әле менә.

Ялкау белән Кирлемән.

              Сүз бирәбез сезнең алда

              Башка киреләнмәскә,

              Ялкауланмый,тәртип бозмый

               Укырга,иренмәскә.

       Уважаемая Гульназ Ильдаровна!

                 Благодарим Вас

                 за то ,что учили

                 английскому нас.

                Знаем много огорчений

                Принесли мы Вам,был час.

                Поэтому мы просим дорогая,

                Не сердитесь Вы на нас.

                За всё сказать “спасибо”

                Вам, родная ,здесь хотим:

                За терпенье ,за науку

                От души благодарим.

                  Чәчәк букеты бирелә.

               Ашханәдә эшли безнең

               Бик ягымлы,уңган апабыз.

               Тәмле  пешкән ашлар белән

               Көн дә без  сыйланабыз.

                  Ягымлы Венера апа!

               Безнең чисталык өчен,

               Бик күп көчләр түгәсең.

               Бар эшне дә эшләргә

               Ничекләр өлгерәсең?

                   

               Агач аумый тамыры тирән китсә,

               Кеше күркәм бөек эш белән.

               Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,

               Яшәү дәрте,бетмәс көч белән.

                     (  Чәчәкләр бирелә.)

               Бик  зур рәхмәт барыгызга!

               Яшегезгә,олыгызга.

               Безнең турыда кайгыртып,

               Янып-көеп торучыга.

Мәктәбебезнең барлык эшчеләре,

                Тыңлагыз ,балалар тавышын.

                 Шушы җыр аша җиткерәбез

                 Сезгә рәхмәтләрнең олысын.

                 Дуслык турында җыр.

Бүгенге бәйрәмдә аеруча дулкынланучы әти-әниләр.сүзне аларга бирик.

               Безнең кулда сезнең белем

                Дулкынланабыз .

               Саубул апа,саубул,мәктәп-

                Рухи анабыз.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу көненә әдәби-музыкаль композиция...

Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе

Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген минем өчен дә, сезнең өчен дә иң истәлекле, иң тантаналы көннәрнең берсе. Бүген сез башлангыч мәктәп белән саубуллашасыз. Мин сезне балачакның иң гүзәл чоры белән ...

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....