Яңа ел бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Башлангыч мәктәптә Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңа ел бәйрәме26.04 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме

1 нче алып баручы. Борын-борыннан халкыбыз Яңа ел бәйрәмен көтеп алган, аны яхшы итеп каршыларга тырышкан, яхшы юраулар уйлап тапкан, аларга ышанган.

2 нче алып баручы. Чыннан да Яңа елны ничек каршы аласың, елың шуңа бәйле дигән сүз йөри. Шуңа күрә бар кеше дә бу олы бәйрәмне матур, күңелле итеп үткәрергә тырыша. Моның өчен мәңге яшел чыршы агачын өйнең түренә, залның уртасына куеп, матур итеп бизиләр, әкият геройлары безгә кунакка килә, Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрә.

1 нче алып баручы. Һәр елдагыча без дә яшел чыршыны матур итеп бизәдек, барыбыз бергәләп бәйрәм итәргә җыелдык. Чыршы бәйрәмебезгә рәхим итегез!

2 нче алып баручы. Бәйрәм көннәрендә изге фәрештәләр кешеләр янына очып киләләр, һәркемнең теләген үтиләр  икән.

1 нче алып баручы. Шулай ук кара көчләр: җен-пәриләр, Убырлы һәм Шүрәлеләр үзләренең калын урманнарыннан, тирән сазлыкларыннан чыгалар да халыкны куркытып йөриләр, ди.

2 нче алып баручы. Ләкин кемнең йөрәге изге, күңеле  саф, акылы ачык, ул бернинди дә кара көчләрдән курыкмый, аларның шаяруларына бирешми.

1 нче алып баручы. Карагыз әле, сез ишетәсезме? Бу нинди тавыш?

Велосипедта Албасты – “Кыш бабай” керә. Аның артыннан  Убырлы карчык – “Кар кызы”, сыңар күзле Юлбасар – “Аю”, Шайтан – “Төлке”,   Пәри – “Куян” тезелеп керәләр.

Албасты. Сәлам, балалар! Сез безнең турыда онытмадыгызмы әле?

Убырлы карчык. Барысы да һаман чыршы турында гына сөйли. Нәрсәсе яхшы инде шуның? Үзе озын, үзе чәнечкеле.

2 нче алып баручы. Ай! Ничек куркыттыгыз безне! Гафу итегез, сез кемнәр буласыз?

Убырлы карчык. Менә сиңа мә! Алар монда җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп  күңел ачалар. Бәйрәмне дә бездән башка гына башлап җибәргәннәр. Әле җитмәсә кем икәнебезне дә белмиләр.

Албасты. Мин бит – Кыш бабай!

Убырлы карчык. Мин Кар кызы булам.

Юлбасар. Чатан Аюны кем танымый монда?!

Шайтан. Ә мин – хәйләкәр Төлке.

Пәри. Куян малае бит мин. Без барыбыз да таныш геройлар, чыршы әйләнәсендә бәйрәм итү безгә дә гөнаһ булмас.

1 нче алып баручы. Сез быел бигрәк үзгәргәнсез шул, кадерле кунаклар. Кыш бабай, синең нишләп капчыгың буш соң? Сездән бит балалар күчтәнәчләр көтә.

Албасты. Сез нәрсә, гәҗит укымыйсызмы, телевизор карамыйсызмы? Ничә еллар буе мин сезгә бүләкләр өләштем, быел менә үзем сездән бүләк алырга килдем. Так что, Кыш бабагызга бүләкләр әзерләгез! 2013 нче елның кышын урманда бик салкын булачак диләр.

2 нче алып баручы. Син безне гафу ит инде, Кыш бабай, ләкин без бу турыда бер ни ишетмәдек, шулай булгач, бер нинди бүләк тә әзерләмәдек.

Убырлы карчык. Ничек инде бернәрсә дә әзерләмәдегез? Ә бу кәрзиндә нәрсә? (Призлар тулы кәрзинне күрсәтә.)

1 нче алып баручы. Алар җырлаган, шигырь сөйләгән, биегән балалар өчен призлар бит, Кар кызы.

Пәри. Ник, без дә җырларбыз, без дә биербез!

2 нче алып баручы. Бик яхшы! Әйдәгез, алайса барыбыз бергәләп әйлән-бәйлән уйныйк, җырлашыйк.

Убырлы карчык. Акылың алтын икән! Без сезнең белән бергә уйнап-җырлап йөрсәк, бүләкне дә бүлешәсе була бит аннары. Ә безнең сезнең белән бер дә бүлешәсе килеп тормый әле. Әйдә, кайсыбыз башлый?

Юлбасар, Шайтан, Пәри бергә җыелып киңәшләшәләр. Бииләр, шигырь сөйлиләр, үзләренең капчыкларына бүләкләрне тутыра баралар. Аларга Убырлы карчык белән Албасты да булыша.

Албасты. Менә булды да! Безгә, мөгаен, башка авылларга барырга да вакыт җиткәндер инде, безне бүген бөтен җирдә дә көтәләр.

1 нче алып баручы. Кыш бабай, бәлки безнең чыршыбызның утларын кабызып китәрсең? Кая соң синең тылсымлы таягың?

Албасты. Таяк? Ә-ә, мин аны берничә көнгә Җен дустыма биреп торган идем.

2 нче алып баручы. Кемгә-кемгә? Ах, болар Кыш бабай белән Кар кызы түгел бит! (Албастының битлеген салдыра.) Бу бит – Албасты!

Шул вакытта балалар чыгалар, боларны әйләндереп алалар, чыршы тирәли җырлыйлар.

Шайтан. Без әле сезгә күрсәтербез кемлегебезне! (Чыршы төбенә барып утыра.)

1 нче алып баручы. Ә чын Кыш бабай белән Кар кызы кайда соң?

Пәри. Әйттеләр, ди, көтеп тор!

Юлбасар. Сез, балалар-чагалар, башта безнең белән дуслашыгыз, аннары сорагыз Кыш бабагыз белән Кар кызыгызны!

2 нче алып баручы. Әй, ишетәсезме, барыгыз да монда килегез! Явыз көчләр безне үзләре белән дуслашырга чакыра. Нишлибез?

Балалар. Шаярыйк, көлик, җырлыйк, биик,

                Кыш бабабызны монда китерик!

Албасты. Алай бик башлы булгач, безнең табышмакларны чишеп карагыз, әйдә!

Пәри. Җир астын тишеп чыккан,

           Кызыл башлыгын таккан.

Шайтан. Шахтер.

Балалар. Гөмбә.

Шайтан. Дүрт колаклы,

                Ике корсаклы.

Юлбасар. Ике дуңгыз баласы.

Балалар. Мендәр.

1 нче алып баручы. Хәзер инде безнең чират. Без сезгә табышмаклар әйтәбез. Тик бер шартыбыз бар: әгәр безнең табышмакларның җавабын тапмасагыз, призларыбызны кире бирәсез.

Капчыктагы призлар беткәнче балалар табышмак әйтә.

Албасты. Яле, Убырлы, беркем дә чишә алмый торган табышмак уйла әле.

Убырлы карчык. Бардым, кайттым, кире килдем,

                             Сыер түгел, ат түгел.

                             Җавабын үзең бел.

(Балалар җавабын белмиләр, аптырашып басып торалар.)

Албасты. Белмәдегезме, белмәдегез! (Убырлыгы) Әйдә, әйт инде җавабын.

Убырлы карчык. Каян белим ди мин? Үзең бер кеше дә белерлек булмасын дидең бит.

2 нче алып баручы. Без сезне тапкырлыкта җиңдек, килешегез!

Шайтан. Ярый, монысына без риза. Әйдәгез, хәзер җитезлектә  көч сынашыйк. (Шайтан, санамыш белән санап,  үзенә уенчылар сайлый. Берничә уен уйната. Монда да балалар җиңә.)

Убырлы карчык. Без сезнең тапкыр, җитез икәнегезне белдек, көчле микән сез, шуны сынап карыйк.

(Малайлар канат тартыша, тегеләрне алалар.)

Юлбасар. Юк, болай дөрес түгел бу! Карагыз сез никадәр күп! Әйдә, бергә-бер чыгабыз.

Кул көрәштерү уены, Юлбасар җиңә.

Пәри. Сезгә рәхәт ичмасам, сез шундый акыллы, көчле, күп беләсез, сез мәктәпкә йөрисез. Ә без соң? Ни тегеләй, ни болай.

1 нче алып баручы. Сезнең бит үзегезнең дә урманда мәктәбегез бар, бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Сез дә мәктәпкә йөрегез, укыгыз һәм сез дә белемле булырсыз.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, бер җырлап алыйк булмаса! (Чыршы тирәли Кыш бабай турында җыр.)

Чын Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай. Күрәм, күрәм! Никадәрле халык җыелган монда! Исәнмесез, Купка авылы балалары! Исәнмесез, кунаклар! Бәйрәмегез котлы булсын!

Балалар. Исәнме, Кыш бабай! Хуш киләсең, Кар кызы!

Кар кызы. Бабакай, күпме таныш йөзләр монда, күпме дуслар җыелган!

Кыш бабай. Суык котып ягыннан күп сәламнәр сезгә, дусларым! Саулармысез, җәнлекләр! Барыгызны да Яңа еллар белән тәбрик итәм! Олыгызга һәм кечегезгә сәламәтлек, озын гомер, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим. Кара, нишләп чыршыгызның утлары янмый сезнең? Бәйрәм күңелле булсын өчен чыршы балкып торырга тиеш бит! Әйдәгез әле, бергәләп эшлик әле шушы эшне!

Бергә. Чыршы, Чыршы, балкы син!

            Утларыңны яндыр син! (Чыршы утлары яна.)

Кыш бабай. Менә ничек күңелле! Менә ничек күркәм! Әйдәгез, балалар, шушы матур чыршы тирәли уйныйк, җырлыйк, гөрләшик!

Чыршы тирәли җыр.

1 нче алып баручы. Кыш бабай, безнең син килүгә дип әзерләнгән һөнәрләребез дә бар иде. Шуларны күрсәтеп китик әле. (Шигырьләр сөйләнә, аерым номерлар күрсәтелә.)

Кыш бабай. Ай-яй! Бигрәкләр дә матур чыгышлар күрсәттегез. Рәхәтләнеп ял иттем, рәхмәт сезгә, балалар! Инде безгә китәргә вакыттыр, кадерлеләрем, безне башка җирләрдә дә көтәләр.

Кар кызы.  Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

Узган еллар бигрәк кадерле шул –

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган!

Ә шулай да шатлыклырак булсын,

Кадерлерәк булсын яңасы.

Зур җиңүләр яулап, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы...

Гел шатлыкка яусын,

Кар явамы,

Басуларга ләйсән явамы!

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.

Кыш бабай. Мин сезгә буш кул белән килмәдем, балакайлар, үзегезнең исем язылган күчтәнәчләрне чыршы төбеннән эзләп табарсыз. Ә иң зур  бүләгем – 2013 нче ел! Илебез түренә рәхим ит, Елан елы!

(Яңа ел булып киенгән бала керә.)

Яңа ел. Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем         – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2013 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

Кыш бабай. Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,
                          Гаделлеккә илткән юл белән.
                          Барыгызга сәламәтлек телим,
                         Бәхет, шатлык, озын гомерләр,
                          Туры килсен безгә киләчәктә
                          Тормыш рәхәтләрен күрергә!

Кар кызы.     Күңелләрдә безнең артсын сафлык,
                          Тормыш юлларында гел шатлык.
                          Җәбер – золым юлын буып алып,
                          Дөньялыкта калсын гел хаклык.
                          Күңелләрдә булса юксынулар,
                          Әрнү – рәнҗү, сагыш газабы,
                         Барысын да алып кала күрсен
                          2012 нче елның азагы!

Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

Чыршы тирәли “Яңа ел” җыры башкарыла.

1 нче алып баручы. Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

2 нче алып баручы. Зур өметләр белән каршылыйбыз

                     2013 нең ел башын.

                     Игелек һәм миһербанлык кына

                     Булсын иде синең юлдашың!

1 нче алып баручы. Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

2 нче алып баручы. Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Икесе бергә. Яңа ел мөбарәк булсын!

Бәйрәм тәмам.