Бергәләп үстергән шалкан.
материал (1 класс) по теме

Давлетшина Роза Радиковна

Көзге уңыш бәйрәмендә куллану өчен  музыкаль сәхнә  әсәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berglp_ustergn_shalkankiyat.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Әлмәт районы Чупай башлангыч мәктәбе,

башлангыч сыйныф укытучысы Давлетшина Роза Радик кызы.         

                                                                                                                                       Бергәләп үстергән шалкан.

(музыкаль сәхнә әсәре)

Катнашалар: Шалкан, Бабай, Әби, Онык, Актырнак, Мыраубикә,Озынкойрык, Алып баручы.

Алып баручы.

Исәнмесез, саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Борын заманда түгел, безнең көннәрдә, майның 9 ларында Ришат бабай бакчага чыккан.Бакчада саф һава, агачларда кошлар сайрый.

Бабай.(“Буразналар”Җ.Фәйзи көе,Г.Зәйнашева сүзләре)

Җырлап чыгам бакчама,

Таң сызылган сәгатьтә.

Йөрәк соң ничек йокласын,

Кошлар йокламый хәтта.

Алып баручы.

Бабай көрәген ала,шалканга түтәл ясый.Юлдаш базарыннан алып кайткан орлыгын чәчә.

Бабай. Уф,арыдым. Әзрәк ял итим әле.

Оныгы. (йөгереп чыга) Бабай, син арыгансыңдыр, ял ит. Ә мин түтәлләргә су сибим(лейка белән су сибә,җырлый,бабай кереп китә)

Тычкан йөгереп үтә, артыннан песи куа.

Озынкойрык.(Такмаклар.Г.Беляева көе,Г.Зәйнашева сүзләре)

Безнең песи бигрәк уңган,

Комганга су тутыра,

Күз алдында, мич башында,

Оек бәйләп утыра.

Мыраубикә.(Акбай.Ф Мортазин көе,М.Җәлил сүзләре)

Минем бар бер маэмаем

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп күрә,

Күп ишетә, күп күрә.(лейка алып,су сибә)

Автор.

Шалкан безнең ай үсәсен көн үсә.(Шалкан хәрәкәтләр ясый)

Шалкан.(“Мин үсәм”җыры)

Мин үсәм,үсәм,үсәм.

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя,

Юлларыма гөл сибә.

Бабай чыга.(“Уңыш җыю”җыры)

Зур бакча алларымда,

Кәрзинем кулларымда.

Уңышны җыйыйм мин,

Базыма төшерим мин.

(шалканны тартып карый)

Шалкан.

Ой-ой бол но(бабай тагын тартып карый)

Ой-ой бол но  дип әйттем бит мин сиңа бабай!

Бабай(гаҗәпләнеп карый)

Оныгым, Гөлнара,кил әле,(оныгы чыга)

Кызым,син авырып киттеңме әллә? “Больно “ дип кычкырдың.

Онык

Юк,бабакай.Мин бер сүз дә әйтмәдем(килеп шалканны тарта)

Кара, ничек зур үскән!

Шалкан.

Кара әле боларны, больно дидем бит инде.

Бабай, онык бер-берсенә карыйлар.

Онык.

Әбигә бер-бер хәл булганмы әллә?

Бабай, онык.

Безнең әби япь – яшь  әле,

Безнең әби чип- чибәр.

Әбине күргән кешеләр,

Кызлар кебек син диләр.

Әби.

Әйе шул шулай шул,

Безнең әле яшь чак.

Бабай.(“Уңыш җыю” җыры)

Әнә шалкан түтәле,

Нинди дәүләр күр әле.

Шалканны алыйк без,

Тәмле бәлеш ашыйк без.

Бабай, Әби, Онык Шалканны тарталар.

Шалкан.

Актырнак,Мыраубикә,Озынкойрык килмичә чыкмыйм мин.

Бабай, Әби, Онык бергә

Ә-ә-ә

Актырнак,Мыраубикә,Озынкойрык.(“Өйрәтегез генә.”Ә.Хәйретдинов көе,Х.Халиков сүзләре)

Артист буласым да килә,

Танкист буласым да килә,

Юл да саласым.

Һөнәрләр күп,һөнәрләр күп,

Кайсын гына,кайсын гына,

Сайлап аласы.

Бер эштән дә курыкмыйбыз

Өйрәтегез генә

Гөрләтербез,гөрләтербез,гөрләтербез генә.

Бөтенесе тезелеп баса

Бер,ике,өч

Безнең кулда көч.

Шалкан.

Урра, мин өлгердем.

Бөтенесе бергә.(“Әй рәхәт соң” М.Имашев көе,Ф.Яруллин сүзләре)

Әй,рәхәт эшләүләр бергәләп,

Тотыныйк кулга-кул бергәләп.

Һавалар гел аяз,гүя яз.

Гөлбакча шикелле күңелең

Шатланып уйныйк та көлик без,

Күмәкләп җырлыйк та биик без.

Бергәләп үстергән шалканны

Бергәләп- бергәләп ашыйк без.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк.

Ата-аналар җыелышы. Тема " Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк!"...

Шалкан әкияте

Шалкан әкитен сәхнәләштерү өчен...

Заманча "Шалкан" әкияте

укучылар өчен сценарий...

"Шалкан" әкияте буенча презентация

"Шалкан" әкияте буенча презентация...

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, орие...

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

Заманча "Шалкан" әкияте

"Шалкан" әкиятен заманча сәхнәләштерү...