Сценарий внеурочного мероприятия "Встреча гостей"
материал по теме

Динмухаметова Кадрия Рафгатовна

Сценарий составлен в форме монтажа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpk_kunak_karshylau_achu_tantanasy.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

               

Музыка яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 нче а.б. Һәр адым җирең кадерле ,

                  Сөйкемле халкың миңа.

                  Һәр талың, һәрбер камышың

                   Тугандай якын миңа.

                   Көннәрең дә, төннәрең дә

                    Яктылыкка бай синең.

                    Җәйләрең дә, көзләрең дә,

                     Кышларың да май синең.

Һәр елың чиксез куаныч,

Зур бәхет-һәрбер көнең

Хәтта бер йотым суың да,

Гомердәй кыйммәт синең.

 

Йөзең нурлы , сулышың киң,

Юлларың иркен синең.

Яхшы җырга тормышың тиң,

И газиз туган илем.

2 нче а.б. Туган авылым минем үскән җирем,

                  Күңелемнең һәрчак түрендә,

                  Еракларга чыгып китсәм шулай

                   Сагынып кайтам изге җиремә.

 

                    Сагынам шулай матур табигатен,

                    Челтерәп аккан чишмә суларын,

                     Җир җиләкле Килмәк урманнарын

                      Таллар үскән Сөлчә буйларын.

 

                      Якын һәрчак, изге күңелләргә,

                       Авылымның һәрбер урамы,

                       Сандугачлы матур иртәләрдән,

                        Якынырак нәрсә бар, тагы?

                         Авылымның кешеләре якын,

                          Гел ярдәмчел шулай күршеләр,

                           Лашманым дип горурланып әйтәм

                           Яши монда “булган” кешеләр.

                         Картаймыча яшә авылкаем,    

                         Алмашынсын бик күп буыннар.

                          Синнән чыккан, кыз һәм егетләрең,

                            Горурланып, сиңа дан җырлар!    

              1.“ Мизгел” вокаль группа кызлары башкаруында җыр.»Лашман вальсы”

              Укучылар шигырь сөйли.

            Мәктәп бусагаңны атлап

                 Күпме укучы кергән

                 Безнең аклар-данлы яклар

                 Олы шәхесләр биргән

   Зур шәхесләр чыккан бездән

    Мәктәптә белем алып

    Спортсмен,артист,күп галимнәр

    Сөйлибез горурланып

   

  Исхакый тамырлары да

  Бу Лашманнан башлана

  Шундый бай тарихлы  авыл

  Һәркем моңа шатлана

 

   Районыбызны җитәкли

  Безнең Минсагит абый

  Бар көчен куя хезмәткә

  Эшли ул армый талмый

   Лашман мәктәбен бетергән

   Моннан күп еллар

   Халык аңа рәхмәт әйтә

   Авырмый эшлә берүк

   Заманча итеп төзелгән

   Зур мәктәп булыр бездә

   Килегез безгә кабаттан

   Күрерсез үзегез дә.

Бүген бездә олы бәйрәм,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Күңел шуңа шатлана.

Бар дуслар бергә җыелдык,

Барыбыз бергә булдык.

Бергә шундый күңелле,

Әллә шулай түгелме?

Әйдә чык әле,

Бергә җырлашыйк әле.

Бергә җырлап, бергә биеп,

Күңелне ачыйк әле!

“Яшьлек” бию төркеме башкаруында татар яшьләре биюе.

   Укучылар шигырь сөйли.

   

   Бай тарихлы гүзәл Чирмешәнем,

   80 яшен итә тантана.

   Һәркем якын итә туган җирен,

   Кече Ватан шуннан башлана.

   

   Районыбызга 80 яшь тулды,

   Юбилеен белән төбәгем!

   Синең белән бергә шат яшибез,

   Чирмешәнем, гүзәл җирем,

    Сөлчә буе – туган ягым,

    Син  дип тибә һәрчак йөрәгем!

     Төзекләнә, нурга күмелә

     Районым урамнары.

     Парк, бакчаларны бизи

     Сайрар кошларнын җыры.

     Синдә җиңел сулаулары,

     Районым, Чирмешәнем!

     Бакчаларың чәчәк атса,

     Син- нәкъ оҗмахның түре.

Райнымны һичкайчан да

Чит һәм ят итә алмам.

Яланаяк йөргән җирне

Мин ташлап китә алмам.

Туган җирем минем-шатлык иле

Туган телем-бөек Тукай теле

Чәчләремнән назлап сыйпый мине

Бу җирләрнең хәтта искән җиле.

Районым, син бүген охшагансың

Гөлчәчәкле гүзәл бакчага.

Туган көнең белән сине котлый,

Сине данлый нурлы башкала

Күкрәп чәчәк ат, син, изге җирем,

Бәрәкәтле булсын бусагаң.

Син йөрәктә мәңге сакланачак

Бер тылсымлы илгә охшаган.

Туган ягым-моң бишегем,

Синдә яши төрле милләт

Туган җирем сина халкың

Төрле телдә әйтә рәхмәт.

Шакирова Зөһрә башкаруында җыр. “Үз җырыбыз булсын әле”.

     

     Укучылар шигырь сөйли.

     Татарстан дигән Ватаным бар,

     Татар дигән халкым бар минем.

     Мин халкыма үткәннәрдә түгел,

     Киләчәктән урын барлыймын.

     Төп нигезем минем, Татарстан

     Синең язмыш-безнең гомерләр

     90 еллык зур тарихың бүген

     Шәхесләрең сине данга күмерләр

      Телебезне күңел гөле итеп,

      Саф көнгәчә саклыйк гомергә.

      Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

      Илең йөрсен уйда гел бергә.

      Идел ярларына нурлар сибеп,

      Матур булып ата бездә таң.

      Таң шикелле якты Туган илем

      Бәхет биргән җирем- Татарстан!

      Яшәр өчен бетмәс көч алырга

      Олысына һәм дә кечегә-

      Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

      Туган ягы кирәк кешегә.

  “Бәхетле балачак” төркеме башкаруында “Морячка” биюе.

1 а.б.Туган җирдән читкә китеп,

         Кая гына барсам да.

        Лашманымнан матур җир юк,

         Кайда гына торсам да.

         Зур шәһәр саналмаса да,

         Киң-киң урамнары бар.

         Искитмәле табигате,

         Ямьле урман кыры бар.

          Хезмәт сөйгән халкы аның,

           Иген игеп көн күрә.

           Үз тормышын матур итеп

           Корырга да өлгерә.

         Исемнәре җырлап тора,

          Яратмый мөмкин түгел.

          Шуңа һәрчак Лашманыма

           Ашкынып кайта күңел.

2а.б.  Синдә узган һәр көнемне

           Мин җәннәткә тиңлимен.

           Кырга чыгып болыннарны ,

           Урманнарны иңлимен.

           Туган җирем, торган җирем,

           Синдә үтә балачак.

           Синең гүзәл табигатең

            Күңелемдә калачак.

            Һәркемгә дә торган җире,

            Туган  җире якын бит.

            Югалтмыйк без авылларны-

            Син дә аны якын ит!

             Туган җирем- туган өем,

             Кояштай балкып тор син,

             Зур теләгем тагын шулдыр:

             Илдә иминлек булсын!  

Җыр “ Мин яратам сине, Татарстан!”    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценария праздника " В гостях у Снежной Королевы"

Детский праздник - важная часть жизни ребенка, это радостное событие, которое позволяет расслабиться, встряхнуться, забыться, а порой и просто отдохнуть от будней. И уже почти афоризмом стали слова: “...

Сценарий праздника "В гостях у самовара"

Внеклассное мероприятие знакомит учащихся  с целебными свойствами чая, расширяет кругозор учащихся, прививает навыки этикета. является итоговым мероприятием работы над коллективным проектом "В го...

Сценарий праздника "В гостях у мойдодыра"

Это мероприятие способствует формированию навыков здорового образа жизни, расширяет знания детей о предметах личной гигиены, о режиме дня, о чистоте и аккуратности....

Сценарий праздника "В гостях у улыбки и смеха"

КГБС(К)ОУ   «школа – интернат    VIII вида № 11Сценарий праздника "В гостях у улыбки и смеха"Возраст: 7 - 16 лет...

СЦЕНАРИЙ КЛАССНОГО ЧАСА" ГОСТЬ В ДОМЕ"

викторина о правилах гостеприимства для детей и их родителей...

Сценарий праздника "В гостях у осени"

Сценарий праздника "В гостях у осени" для учащихся 2 классов....

Сценарий внеурочного мероприятия "В гостях у индейцев"

В работе представлен сценарий для внеурочного мероприятия - похода «В гостях у индейцев».Сценарий подразумевает привлечение помощников (можно учеников из старшей школы или родителей), пред...