Ямьле язлар белән җир йөзенә, аяк баса дөнья бәйрәме.
план-конспект занятия по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

8 март бәйрәменә эшкәртмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yamle_yazlar_beln_zhir_yozen_ayak_basa_donya_byrme.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

             Ямьле язлар белән җир йөзенә, аяк баса дөнья бәйрәме.

                     ( 8-март бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәсе)

Максат: 1. Кадерле Әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү.

2. Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү.

3. Әниләргә, әбиләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, буыннар арасындагы элемтәне ныгыту.

4.Укучыларның осталыкларын арттыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә,.

                                                  Кичә барышы:

Укытучы: Хәерле көн. Хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез – Әниләр! Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Зарыгып көткән яз да җитте. Кояш, җылылык, яктылык!

  • Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өс-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт. Син шул вакытта үзеңдә сизиәстән “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды , күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.
  •  Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан –яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздзән синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә.

Нәрсә булган, нинди шатлык бүген

Кояш үзе хәтта сөенә

Бәйләм-бәйләм нурын сибә җиргә

Нурлар бии бию көенә

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә

Яшьлек кайта җанга дөньяга

Умырзая шыта бу мәлләрдә

Кар астында чишмә уяна

Карлар каплый әле кыр юлларны

Әмма вакыт язга әйләнде

Ямьле язлар белән җир йөзенә

Аяк баса дөнья бәйрәме

Җыр “ Иң матур җыр”

Иң матур җыр.

1.Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында,

Минем әни турында.

2.Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәркайда.

Йомшак сүзе, күркәм үзе

Нурлы йөзе елмая.

Кушымта. Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

3. Күрәсезме, чәчәк кебек

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

2. Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз,

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның,

Иң беренче бәйрәм-

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

3.Минем дә бәйрәм ул ,

Әниләр бәйрәме!

Сагынып көтәм бит ,

Мин дә ул бәйрәмне!

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам,

Мин аңар һәр эштә,

 һәр көнне булышам

 

Мин аңар бүләккә,

Матур гөл үстерәм

Әнигә бәйрәмне ,

Мин шулай китерәм.

Башкорт биюе

4. 8 март

әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме

Ничек табарга,

Кайда чәчәчк бар?

Кая карама

Каплаган ак кар

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

Гомергә ди ул

Калыр йөрәктә.

Җыр: “Иң якын кешем син”

Дөньяда иң гүзәл,

Иң матур нурлы зат.

 Ул минем әнием

Ул минем әнием.

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем,

Иң якын кешем син

әнием җаным син.

Кадерләп үстердең ,

җаныңны биреп син.

Төннәрен йокламый

Бәхетле булсын дип

Тормышта урының

Гел түрдә әнием

Алдыңда баш иям

Маягым син минем

8-март бүген

Безнең өйдә зур бзйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте.

Әниемә бер бәйләм.

 Идәннәрне юды аннан

Сулар сипте гөлләргә

Бүген көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә

Әни миңа әкият сөйли

Кулларында бәйләме

Нигә көндә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме.

Кояш көлә, мин елмаям

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күелем шат минем\

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй,

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Бәйрәм бүген. бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен,

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Җыр: “Әниемә”

  1. Миңа гомер бүләк иткәнсең син,

Теләгәнсең изге теләкләр.

Шуңа да бит газиз әниләргә

Рәхмәт әйтеп тибә йөрәкләр.

  1. Нәни генә һәрбер уңышка да

Сөенәсең, гүя, син сабый.

Безнең бәхет, шатлык, куанычлар

Ана күңелен һәрчак дәвалый.

  1. Бу дөньяда сиңа тиңнәр әни,

Син бит берәү газиз әнием.

Мәңге сүнмәс якты кояшка мин

Аяз күккә сине тиңлимен.

(Бүләкләрне тапшыру)

2 өлеш

Безнең беренче уеныбыз бик гади генә -ул “Булсаң зирәк - әйт тизрәк” дип атала.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

А.б. Өченче уеныбыз “Артистлар” дип атала. Әниләргә төрле ситуацияләр күрсәтергә:

•Сезне эт тешләде.

•Бармагыгыз ишеккә кысылды.

•Сез карбыз ашыйсыз.

•Энәгә утырдыгыз.

•Туңдырма ашыйсыз.

Әминәне бии-бии сөйләргә.

А.б. Дүртенче уеныбыз “Мин башлыйм, син дәвам ит”

Җылы сүз (җан азыгы)

Кояш уңышның атасы –(су анасы)

Кыю бер үләр (куркак мең)

Китап белем (чишмәсе)

Күп укыган (күп белер)

Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

Теләк булса (беләк карышмый)

Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)

Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)

Эше барның, (ашы бар)

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

Алар күңелендә - изгелек.

Әниләрне, зинһар саклый белик.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызда да рәхмәт! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Чәй табынына рәхит итегез

Җыр: “Иң якын кешем син”

Дөньяда иң гүзәл,

Иң матур нурлы зат.

 Ул минем әнием

Ул минем әнием.

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем,

Иң якын кешем син

әнием җаным син.

Кадерләп үстердең ,

җаныңны биреп син.

Төннәрен йокламый

Бәхетле булсын дип

Тормышта урының

Гел түрдә әнием

Алдыңда баш иям

Маягым син минем