Этилэр сузе-кунелнен кузе
классный час (4 класс) по теме

Сценарий мероприятия к 23 февраля

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tilr_suze-kunelnen_uze.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Теләкәй төп гомуми белем бирү  мәктәбе

Әтиләр сүзе- күңелнең күзе

(Әтиләр көненә багышланган класстан тыш чара)

Укытучы:Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы

Максат: 1. Әтиләрне хөрмәт итү, ихтирамлы булу.

2. Мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә

булдыру Ата белән бала мөнәсәбәтләрен җылыту һәм

ныгыту;

3. Әтиләрдә балаларның укуына, уңышына

кызыксыну уяту.

4. Әтиләрнең гаиләнең ышанычлы терәк булуын балаларга

төшендерү;

Плакактлар: “Әтиләр сүзе- күңелнең күз唥  “ Ил терәге ир- егетләр, гаилә терәге- әтиләр”

Кичә барышы.

Алып баручы:

Исәнмесез кадерле әтиләр !

Хәерле кич!

Рөхсәт итегез бәйрәмебезне башлап җибәрергә.

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны.

Сезгә бәхет, шатлык өләшәм.

Залда утыручы якын дуслар,

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

Мөмкин булса, бөтен илдәшләрне

Бәйрәм белән котлар идем мин.

Ил буенча, һәр өй саен кереп,

Хәл белергә туктар идем мин.

Мин котларга телим якыннарны,

Кыен хәтта санап чыгарга.

Әйтер сүзләр, изге теләкләрем.

Сыеп бетмәс шигьри юлларга.

Ак буранлы юлда арып түгел,

Сезне искә алып туктавым,

Бәйрәм ямьле, илләр имин шөкер,

Шул иминлек белән котлавым.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әтиләребез, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомерләрегез булсын бәхетле,

Бәхетләрегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сезгә бу көнне.

Бүген без иң якын кешеләребезне, кадерле әтиләребезне, дәү әтиләребезне кунакка чакырдык. Ил терәге ир- егетләр, гаилә терәге- әтиләр. Хөрмәтле әтиләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч,терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне  биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр, аннан соң да таяныч булып яшәгез.  Бала тәрбияләүдә сезгә зур уңышлар, түземлелек, игътибарлылык теләп калабыз.Сезнең өчен,бары сезнең өчен генә әзерләнгән бәйрәм кичәбезне башларга рөхсәт итегез.

Җыр” Әти булганда рәхәт”

1.Әтиемнең алтын куллары

Көрәп куя карлы юлларны.

Ул булганга җылы өебез,

Ул булганга җырлап йөрибез.....

Әйе. Балалар, Әни ничек кадерле булса, әтиләребез дә безгә шулай якын. Аларны без бик яратабыз!.әти булганда һәммәбезгә дә рәхәт.

Хөрмәтле әтиләр! Без бүген сезгә матур җырлар, назлы сүзләр, биюләр, кызыклы уеннар әзерләдек. Рәхәтләнеп уйнагыз,күңелле ял итегез.

Уен “Иң зирәк әти”не билгеләү.

(табышмаклар әйтү)

  1. Кайсы ай календарьда юк? (күктәге)
  2. Борынгы заман сәгате. (әтәч)
  3. Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк? (кәҗәнең)
  4. Таянырга таягы бар, аягы юк- табаны бар. (чаңгы)
  5. Ак мамык кебек, ялтырый алмаз кебек. (кар)
  6. Авызы бар-теле юк,

Тавышы бар- сүзе юк. (курай)

  1. Сырлы-сырлы, сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. (гармун)

  1. Җанлы җансызны кыйный

Җансыз кычкырып елый. (барабан)

  1. Көндез йоклый, төнлә эшли,

Үзе күктән бер дә төшми. (ай)

        Әти белән әни нәрсәдән башлана? ( Ә)

  1. Йорт эчендә 70 кеше,

Барысы да чалмалы. ( шырпы)

  1. Елына ул бер килә,

Өйгә кергәч , үзеннән

Тәмле ис беркелә. (чыршы)

  1. Үзеннән зур йөк ташый,

Туксан катлы өй ясый. (кырмыска)

  1. Эчендә тегермән,

Ташлары тезелгән.

Салкынны җылыта,

Эссене суыта (авыз).

Концерт номеры:

Җыр “Солдатта булган диләр

Шигырь “Әтиемә охшаган”

Уен “Акча эшләүче әти, акча санаучы әти”

( 1 әти вак-төяк акчалар саный, шул ук вакытта алып баручының сорауларына җавап бирә, мәсәлән:

1.Улыгызның туган көне кайчан?

2.Аның класс җитәкчесенең исеме ничек?

3.Балагыз ничәдә йокыдан тора?

4Ничәдә йокларга ята?

5.Балагыз нинди тапшырулар карарга ярата?

6.Кичә укудан нинди өй эше иде?

7.Балагыз сезгә нинди эшләрдә булыша?

8. Икенче чирекне нинди билгеләргә тәмамлаганын беләсезме?

9. Математикадан хәзер нинди тема үтәләр?

10. Балагыз кем булырга хыяллана?

11. Бер көн булса да балагызны әниләр кебек мәктәпкә әзерләп җибәргәнегез бармы?

12. Сыерны кайсы ягыннан утырып савалар?

13. Тавык көнгә ничә йомырка сала?

14. Өйдә ничә тәрәзәгез бар?

15. Класста ничә тәрәзә?

16.Хатыныгыз бер пешергәндә ничә ипи пешерә?

17. Аш пешергәндә башта нәрсә салалар?

18.Машина руле кайсы якта?

19. Уку дәверендә ничә каникул бар?

20. Иң озын каникул кайчан, ничә көн?

Концерт номеры:

Шаян бию: Өчебезгә бер кыз.

Җыр “Чын дустым

2 уен. “Каз атламы”

Аякларны бәйләп кубик ташу. Атлап, сикереп түгел.

Концерт номеры: Бию: Матрослар

3 уен. “Капкага туп кертү”

Әтиләр туп кертә, балалар капкачы.

Концерт номеры: Җыр: “Минем әти гармунчы”

4 уен: Балалар төрле әкияттән өзекләр укыйлар , Әтисе белергә тиеш - нинди әкият, авторы кем?

Концерт номеры: Бию “Бөрлегән”

“ Минем әтием”-балалар үзләре язган иншаларны укыйлар

Әтиләргә әзерләгән бүләкләрне тапшыру.

Ә хәзер, сүзне әтиләргә бирәбез

Балаларга нинди теләкләрегез бар, рәхим итегез!

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел,һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.

Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Хөрмәтле әтиләр! Сез хезмәт сөясез,

өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

һәм остаз буларак кадерле безгә сез!

Зур рәхмәт килүегез өчен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семейная конкурсная программа «Семья для домовенка Кузи»

Задачи внеклассного мероприятия: Гармонизировать детско-родительские отношения с помощью проведения совместных мероприятий; Развивать коммуникативные качества ребенка - свободное общение со вз...

Фольклорный праздник "В гостях у Кузи и Нафани"

в нашей школе стало традицией проводить фольклорные праздники для обучающихся и их родителей. на праздник все приходят с народных костюмах (с первого класса родители готовят детям сарафаны, кокошники,...

Внеклассное занятие "В гостях у Кузи" (Мир цвета)

Данное занятие поможет развить эстетическое восприятие, творческие способности учащихся; сформировать у учащихся художественное воображение и творческое мышление; воспитывать интерес к цветовому много...

Внеклассное занятие "В гостях у Кузи" (Мир цвета)

Данное занятие поможет развить эстетическое восприятие, творческие способности учащихся; сформировать у учащихся художественное воображение и творческое мышление; воспитывать интерес к цветовому много...

В гостях у сказки! Мы в гостях у Кузи

Данная презентация помогла мен провести внеклассное мероприятие по страницам сказок.  Разработки и задания могут быть составлены самим учителям в соответствии со слайдами. Данная презентация расч...

Сценарий театрализованного представления для детей "Сундучок Домовёнка Кузи"

Сценарий театрализованного новогоднего представления для детей...