Ап- ак карлы яңа ел
материал (2 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Яңа ел сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ап- ак карлы яңа ел77 КБ

Предварительный просмотр:

                           Ап- ак карлы яңа ел.

        

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртага зур  чыршы куелган. Кунаклар җыелган. Матур көйгә укучылар вальс әйләнәләр.

1 а.б.  Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

                        Яңа ел килә безгә.

                        Әнә күпме кунак килгән

                        Әйләнә-тирәбезгә.

2 а.б.  Йолдызлар төшеп кушылган

                        Чыршыдагы утларга.

                        Кыш бабай белән Кар кызы

                        Килер безне котларга.

1 а.б.  Кыш бабай килгәч булачак

                        Котлаулар да, бүләк тә.

                        Яңа елда чынга ашар

                        Безнең бөтен теләк тә.

2 а.б.  Яңа елның бәхетле ел

                        Буласын без беләбез.

                        Шуңа күрә бергәләшеп

                        Яңа елга керәбез.

1 а. б.  Рәхмәт сиңа да, иске ел,

                        Матур ел булдың, син дә.

                        Синнән алган бәхет, шатлык

                        Җитсен гомер-гомергә.

2 а.б.  Күрегез бу чыршыны,

                        Чыршының да чып-чыны.

                        Нинди төз, матур, биек,

                        Тора түшәмгә тиеп.

1 а. б.  Кунак булып яшел чыршы

                        Килгән безгә.

                        Ул ямь өстәп тора

                        Бүлмәбезгә.

2 а.б.  Көтеп тора безнең биеп

                        Җырлаганны.

                        Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

Укучылар чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнәләр.

        

        Укытучы сәхнә артыннан сөйли:  Аллага шөкер, яңа еллар да җитте. Борынны чеметтерерлек салкыннары да килде. Кыш бабайның чанасы күмелерлек булмаса да, карлары да яуды. Ә менә бу көннәргә килеп җиткәнче, ниләр уйлап, ниләр кичерүебезне, бары укучылар да һәм без генә беләбез:

        

 10 нчы декабрь тирәләре. (тамашачыларга дата күрсәтелеп куела)     Сәхнәгә  каркылдап карга килеп керә.

Карга  Кар-р-р, кар-р-р, кар-р-р,

                Күңелсез хәбәрем бар-р-р:

                Быел кар яумаячак,

                Яңа ел булмаячак.

                Кыш бабай да килми,- ди,

                Күчтәнәч, бүләкләрен дә

                Сезгә өләшеп йөрми,- ди.

Гөлчәчәк  (аптырап, гаҗәпләнеп)

                Карга, карга, каркылдык,

                Син нәрсәләр сөйлисең?

Айзилә (ачуланып) Карга, карга, каркылдык,

                                    Ник ялганлап йөрисең?

Карга  Ялганламыйм, кар-р-р, кар-р-р, кар-р-р,

                Быел яумаячак кар-р.

        

                Климат үзгәргән,- ди,

                Көньяктагы җылы кышлар

                Хәзер безгә килгән,- ди.

                Кар-р-р, кар-р-р, кар-р-р,

                Көтмәгез дә, яумас кар-р.

                Кар-р-р, кар-р-р, кар-р-р,- дип каркылдап карга кереп китә.

Гөлчәчәк  Кара әле, Айзилә, әллә карга чынлап та дөрес каркылдыймы икән?

Айзилә  Әйе, шул, Гөлчәчәк. Көз ае булса да ноябрь башында ук кар ята иде бит инде...

Гөлчәчәк  Шулай шул, көннәр суытып  әллә кайчан чын кыш килергә тиеш иде бит. Әле көннәр дә җылы, үзе пычрак.

Айзилә  Декабрь башыннан ук яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлый идек. Ә быел яңа ел бөтенләй дә булмас шикелле. Мәктәптә дә бернинди әзерлек сизелми.

Гөлчәчәк  Нишләргә инде, Айзилә, ә? Кар яумый, көннәр суытмый,- дип иске 2008 нче елда калмыйбыздыр бит инде?

Айзилә  Юк инде, Гөлчәчәк, яңа 2009 нчы ел барыбер киләчәк. Бәйрәмгә әзерләнә башларга күптән вакыт.

Гөлчәчәк  Вакытын-вакыт, ләкин карсыз бәйрәм бер дә күңелле булмаячак. Нинди генә юллар белән булса да кар яудыру юлын табарга кирәк безгә.

(Укытучы апалары керә.)   Гөлчәчәк, Айзилә - балалар, нигә болай күңелсез әле сез? Нәрсә булды сезгә?

Гөлчәчәк  И-и-и, Гөлнара апа, ничек шат булыйк, ди инде без... Яңа ел башланырга санаулы гына көннәр калды, ә кар яварга уйламый да.

Айзилә  Карсыз нинди яңа ел була инде ул, апа. Көннәр җылы булгач Кыш бабай да килә алмаса. Берәр ничек кар яудыру юлын табыгыз инде, апа???

Укытучы  Белмим шул, балалар, белмим шул. Бу мәсьәләне берничек тә хәл итә алмамдыр кебек тоела. Рамис абыегыз үзе дә аптыраган бугай, мәктәп директорында андый кар яудыру җайланмасы юктыр, диеп уйлыйм. Берәр зуррак кеше белән сөйләшеп карарга кирәктер сезгә, балалар.

(Бер бала йөгереп чыга)  Апа, апа, Сабантуй бәйрәме көнне, яңгыр яудырмас өчен, болытларны кирегә кудыралар бит, бәлки Шәймиев бабайның кар болытларын безгә таба җибәрү җайланмасы да бардыр. Аңа шалтыратып карасак ничек булыр икән?

Укытучы  Әйе шул, Зәлидә, иелгән башны кылыч кисмәс,- диләр бит, бәлки ярдәм итә алыр. Шалтыратып карыйкмы, балалар?

Балалар  Шалтыратыйк.

Укытучы  Әйдә әле, Булат ( колхоз председателе малае), мондый эшләрдә синең тәҗрибәң булырга тиеш. Телефон номерын да беләсеңдер әле син аның?

Булат (чыга)  Беләм, апа, минем әтинең Шәймиев бабайга шалтыратканы бар.

Укытучы  Болай булгач, бигрәк әйбәт булды әле бу. Әйдә әле, Булат, Аллага тапшырып карыйк, алайса.

(Чыршы каршындагы өстәлдә телефон тора,  Булат шалтырата.

Булат  Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, исәнмесез!

Шәймиев ( сәхнә артыннан микрофоннан тавыш ишетелә) Исәнмесез.

Булат  Сезне Тимершык урта мәктәбе укучылары борчый иде әле. Бездә зур проблема. Яңа ел җитәргә санаулы гына көннәр калды, ә кар яумый да яумый. Кыш бабай килә алмас,- дип куркабыз. Кар болытларын махсус җайланма белән безгә таба җибәрә алмассызмы икән?!

Шәймиев  И-и, балакайларым, сезгә бик нык ярдәм итәсем килә дә бит, ләкин андый җайланманы уйлап тапмадык шул әле. Аннан соң, аллаһ тәгаләнең кодрәтеннән узып  бернәрсә дә эшли алмыйм шул мин. Үзенә шалтыратып карасагыз гына инде.

Укытучы (бик борчылып)  Булмады әле бу, Булат. Аллаһ тәгаләгә шалтыратып карыйсы буламыни инде хәзер? Телефон номерын да белмибез бит әле без аның.

Булат  И-и, апа, юк өчен борчылып тормагыз, аның номерын да беләм мин. Безнең әтинең, көзге урып-җыю вакытында, “Зинһар, яңгырларыгызны яудырмый торыгыз әле?!”- дип аллаһ тәгаләгә шалтыратканы бар.

Укытучы  И-и, Булат балакаем, әллә чынлап та беләсеңме? Әйдә, тизрәк шалтыратыйк инде алайса?!

Булат шалтырата.  И-и, бөек аллаһ тәгаләкәем, яңа ел килергә санаулы гына көннәр калды, нишләп кар яудырмыйсыз? Кыш бабай килә алмас,- дип куркабыз. Зинһар, кар-салкыннарыгызны безгә җибәрегез инде?!

Аллаһ тәгалә ( кырыс тавыш белән)  Планнан тыш эшләр өчен бик күп акча солрала, балакайлар, акчагыз җитәрме соң?

Булат  Минтимер Шәриповичтан сорап карасак кына инде, име, апа? (Шәймиевка шалтырата)  Минтимер Шәрипович. Бу тагын без әле. Аллаһ тәгалә бик күп акча сорый. Сез булышсагыз гына инде, мәктәпнең ул кадәр акчасы юк бит.

Шәймиев  Кризис, балакайларым, кризис. Карсыз, салкыннарсыз гына яңа ел үткәрергә әзерләнегез инде.

Булат (бик моңсуланып) Күпме тырыштым, апа, тәки булмады. Нишлибез инде хәзер?

Укытучы  Менә сиңа мә-ә-ә, Мондый җылы көннәрдә без көткән Кыш бабай килә алмастыр, мөгаен. Ягез әле, балалар, әйтеп карагыз әле, ниндирәк Кыш бабай килер икән безгә быел? Карсыз, җылы, яңгырлы көннәрдә, ул нинди киемнәр киеп килер икән?

(1 нче сыйныфлар җавап бирәләр)

Укытучы  Мондый кыш бабай үзе киенеп килә белмәс, балалар.

Алдан чакырып. киендереп , репетиция ясап карамыйча булмас. Гөлчәчәк, Айзилә, сез барыгыз, Кыш бабайны киендереп алып килегез, ә без аны монда каршы алырбыз.

( Гөлчәчәк белән Айзилә чыгып китәләр, балалар кыш бабайны чакыралар.)

Балалар  Кыш бабай, Кыш бабай, без сине көтәбез.

( Җиңел киемнәр,  аягына резин итекләр (“бутый”)  кигән Кыш бабай керә.) (артистлар – башлангыч сыйныф укытучылары булса. бигрәк тә әйбәт була.)

Кыш бабай  Киләм, балакайларым, киләм. Исәнмесез, саумы сез. Ерак-ераклардан, салкын котыптан сезне сагынып килеп тә җиттем.

Укытучы  Әйдә, бабакай, әйдә, рәхим ит, түрдән уз.

1 бала (Артур) йөгереп чыга.  Бабай, нишләп син озын, җылы туныңны кимәдең?

Кыш бабай  Кигән идем, балакаем, кигән идем. Казанга җитәрәк, эреп ага башладым да, туным лычма су булгач, мәҗбүри салып калдырдым.

2 бала ( Булат) Бабакай, Кыш бабай бутый киеп килми бит инде. Нишләп киез итекләреңне кимәдең?

Кыш бабай  Татарстанда быел кыш булмый икән,- дип ишеткәч, киез итекләремне бөтенләй киеп тормадым, балакаем. Сапогилар киеп чыккан идем, Тимершыкка җитәрәк коеп яңгыр ява башлады да, аякларым чепер булганчы, дип, капчыгыма бүләккә, дип тыккан бутыемны алып кидем.

3 бала (Айнур)  Бабакай, син бит кыш бабайга бөтенләй ошамагансың. Нәкъ безнең мәктәптәге башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Хөснулловнага охшап торасың. Аның берәр туганымы әллә син?

( Кыш бабай үзенчә кызыклы итеп җавап бирә.)

(Залдан Кар әби тавышы ишетелә.)

Кар әби.  Шушындадыр диеп уйлаган идем аны. Тимершык мәктәбенә киткәндер,- диеп уйлаган идем. Әйтәм аны кичә төне буе “Тимершык, Тимершык”,- дип саташып чыкты.

Кыш бабай  (бик борчылып) Беттем, балакайлар, беттем. Нишлим, кая барыйм, кая качыйм?  Кар әбиегез эзләп чыккан бит.

Кар әби  Карагыз әле бу карт шайтанны, ә. Әйтү юк, нитү юк, чыга да китә, чыга да китә. Яңа ел чорында йөрүләренә ияләшкән идем инде. Быел бөтенләй яңа ел җитмәс борын чыгып киткән бит, ә.

Укытучы  Кар әби, зинһар өчен, тынычлан, Кыш бабайның бер гаебе дә юк, без гаепле барсына да, без.

Кар әби  Кара син моны, ә. Бәйрәм,- ди дә чыга да китә, бәйрәм,- ди дә чыга да китә. Сине генә чакыралар, ди монда бәйрәмгә, мине бер дә чакырмыйлар, ди менә.

Кыш бабай  Карчык, тукта инде, тынычлан инде???

Кар әби  Туктармын менә мин сиңа. Татарстанда быел кыш булмаячак,- дип тә әйтмәде бит ул, чукынчык. Үзе бер дә алданмаган, капчыгына минем бутыемны тыгып киткән. Килерсең монда Тимершыкка, кыйммәтле чәшкә туннарыңны киеп. Әле ярый, авыл башындагы Тафилләргә кереп , өстемне алмашып, бутый киеп чыктым.

Кыш бабай ( бик оялып әкрен генә) Карчык, дим, тынычлан инде? Бөтен кеше алдында көлкегә калдырасың бит инде. Дәрәҗәне төшерәсең бит инде.

Кар әби  Төшерермен менә монда мин синең дәрәҗәңне. Өйдә бер эш эшләми. Бөтен эшне миңа калдыра да чыга да китә, чыга да китә. Әнә абзарыңда үгезең үкереп калды анда. Әле ашатырыңа печәнең дә шул чамалы гына.

Укытучы  Кара әле, Кар әби, зинһар өчен, тынычлан әле син, әйдә. Кыш бабайның бер гаебе дә юк. Без генә гаепле барсына да.

Ә үгезең өчен бер дә аптырама син, Кар әби. Кыш бабай бәйрәмгә барам,- дигән саен, иярт тә җибәр, иярт тә җибәр үзенә. Печәнегез дә янга калыр, бәйрәмнән сыйланып кайтыр. Үгез елы бит быел.

Кар әби  Шулай дисеңме, кызым? Ярар, килештек бабай, алайса, әйдә.

( кул бирешеп, кочаклашалар) 

Укытучы  Болай булгач, бер биеп тә җибәрәсез инде алайса.  

Кыш бабай белән Кар әби бииләр.

Укытучы  Кыш бабай, Кар әби, бик матур биедегез, арыгансыздыр. Утырыгыз да, безнең җырыбызны тыңлагыз әле.

Балалар бергәләшеп җырлыйлар.

(Гөлнара Нургаязова сүзләре)

Бәйрәм бүген, саф һава,

        Кар түгел, яңгыр ява.

        Тәңкә карлар ур(ы)нына

        Түбәдән тамчы тама.

                        Көннә җылы, җирләр дымлы,

                        Яңгырлар, яңгырлар.

                        Яңа еллар килеп җитә,

                        Нигә яумый бу карлар?

        Безгә Кыш бабай килгән,

        Сәер киемнәр кигән.

        Тун, бияләйләр кимим,

        Киенсәм эрим,- дигән.

                        Сакал-мыек, үзе боек,

                        Кыш бабай, Кыш бабай.

                        Кыш бабай белән килмәгән

                        Кар кызы ак сылукай.

        Җылы киемнәр кисен,

        Безгә чын бабай килсен.

        Күчтәнәчләр китерсен,

        Бүләк өләшеп йөрсен.

                        Зинһар, карлар –ап-ак карлар

                        Явыгыз, явыгыз.

                        Кыш бабай белән Кар кызын

                        Кардан каршы алыгыз.

Телефон шалтырый.  Аллаһ тәгалә тавышы ишетелә.

        Кадерле Тимершык урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, зинһар өчен мине гафу итә күрегез??? Мин сезнең балалар икәнлегегезне бөтенләй онытып җибәргәнмен. Яңа ел алдыннан сезгә зур бүләк ясыйсым килә. Иртәгә ак кар болытларымны сезнең якларга җибәрәм.

        Балалар  Ур-ра, ур-ра, иртәгә кар явачак, кыш киләчәк, чын яңа ел булачак!!!

        Укытучы  Менә бит, нинди бәхет бит, балалар, ә! Кыш бабай, Кар кызы, сез, зинһар өчен безне гафу итә күрегез инде??? Аллабирса, сезне чын яңа елга чакырабыз. Чын Кыш бабай булып, Кар әбиеңне дә ияртеп кил. Үгезегезне дә үзегездән калдырмагыз, ияртегез дә килегез. Саубулыгыз.

        (Кыш бабай белән Кар әби чыгып китәләр)

        Кыш бабай  Яңа ел бәйрәмендә яңадан очрашканчыга кадәр, балалар.

        2,3 нче сыйныф кызлары “Кар бөртекләре” биюен бииләр. Дөресрәге “кар ява”. Укытучы сәхнә артыннан шигырь сөйли:

                Оча карлар уйнап кына,

                Тыныч кына, тыйнак кына.

                Оча карлар җем-җем итеп,

                Без торабыз исләр китеп!

                        Күрегезче, нинди һава,

                        Әйтерсең лә йолдыз ява!

                Әллә нинди ак чәчәкләр,

                Елтыр-елтыр күбәләкләр.

                Әйләнәләр матур итеп,

                Бире килеп, ары китеп.

                        Энҗе кебек җемелдиләр,

                        Нинди рәхәт дөнья,- диләр.

                Тибрәп тора бөтен һава,

                Әйтерсең лә йолдыз ява.

                Елтыр-елтыр, җем-җем һава,

                Карлар ява, карлар ява!

        Укытучы  Кыш килгәнен хәбәр итеп

                        Салкын җилләр истеләр.

                        Кыш бабайның бураннары

                        Ак карларын сиптеләр.

                        Көннәр үтте, төннәр үтте.

                        Атналар үтеп китте.

                        Ниһаять зарыгып көткән

                        Яңа ел килеп җитте.

                        Инде вакыт әз калды,- дип

                        Аптырап йөрмәделәр.

                        Укучылар  менә дигән

                        Концерт әзерләделәр.

(Укучыларның концерт номерлары тәкъдим ителә.)

Укытучы  Уйнадык, көлдек, җырладык.

                Кызык булды барысы.

                Чын Кыш бабай килергә дә

                Вакыт җитте ахрысы.

                Әйдәгез, дуслар, бергәләп

                Кунакларны каршылыйк.

                Кыш бабай белән Кар кызын

                Яныбызга чакырыйк.

Балалар бергә  Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, без сезне көтәбез.

(Кыш бабай. Кар кызы, яңа ел малае керәләр.Сәхнәгә менәләр.

Укытучы  Кадерле кунакларыбыз, әйдәгез, түрдән узыгыз?!

                (Кунакларга урын тәкъдим ителә)

2 бала шигырь сөйлиләр:    ( Гөлнара Нургаязова сүзләре) 

     1 бала    Кыш бабай, без сине быел

                                        Килмәссең,- дигән идек.

                                        Яңа ел да булмасмы,- дип

                                        Борчылып йөргән идек.

                                       2 бала    Кар яуганын көтә-көтә

                                        Зарыгып беттек инде.

                                        Чана-чаңгыларыбыз да

                                        Күптән көттеләр сине.

                             1 бала    Күчтәнәчсез, бүләкләрсез

                                        Калырбыз,- дип уйладык.

                                        Әти, әни, апалардан

                                        Инде кат-кат сорадык.

                              2 бала   Бик күп сорап аптыраткач

                                        Укытучы апабыз:

                                        “Бутыен киеп булса да,

                                        Килер,- диде,- бабагыз”.

                               1 бала  Рәхмәт, бабай, килдең менә,

                                        Күңелебезне күтәрдең.

                                        Мин дә сиңа бик яратып

                                        Шигырь бүләк итәмен.

Кыш бабай  Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт, бүләгегез өчен бик зур рәхмәт! Минем балакайларым да сезгә үзләренең бүләкләрен алып килгәннәр иде.

Кар кызы җырлый.

Яңа ел малае шигырь сөйли:  (Гөлнара Нургаязова сүзләре)

Ниһаять минем ел җитте,

Эх, булачак бәйрәмнәр.

Аллабирса, янга калыр

Күп саламнар, печәннәр.

Яңа ел – үгез  елы бит,

Курыкмагыз бернидән.

Ышыклап торырмын сезне

Кардан, бураннан, җилдән.

Кризис җилләре дә сезгә

Кагылмаслар, белегез.

Мин булганда җир йөзендә

Тыныч атлап йөрегез.

Кыш бабай да үзенең теләкләрен тели.

Чыршы тирәли әйләнеп “Кыш бабай” җырын җырлыйбыз.

Укытучы  Кыш бабай, бүгенге бәйрәмебездә быел да өр-яңа укучыларыбыз бар. Алар безнең 1 нче сыйныфларыбыз. Сезгә үзләренең кызыклы һәм үзенчәлекле тормышлары турында сөйләргә телиләр.

( 1 нче сыйныфлар чыгышы)

Укытучы   Бии белү сәләте

                Һәркемгә дә бирелми.

                Менә мин бик биер идем,

                Никтер билләр бөгелми.

                Оклау йоттың мәллә?- диләр

                Мин тыпырдый башласам.

                Көйгә дә дөрес басалмыйм,

                Аюмыни, шаккатам.

                Ә менә безнең балалар

                Дер селкетә, күрегез.

                Күз тимәсен!- диегез,

                Сез дә кушылып биегез.

Сәхнәдә татар халык биюләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения в 3 классе Л.Н.Толстой .Детство. Главы из повести. Учитель Карл Иванович

Урок – исследование направлен на совершенствование умений чтения и понимания текста, на развитие интереса к чтению и читательской самостоятельности обучающихся, на формирование навыков исследовательск...

Урок чтения и развития речи в 4 классе специальной (коррекционной) школы VIII вида по теме Барков "Пожарник Карл"

Урок чтения и развития речи в 4 классе специальной (коррекционной) школы VIII вида. Тема урока Барков "Пожарник Карл". Это разработка второго урока по этой теме. На уроке используются разные виды чтен...

«Развитие фортепианной техники на примере этюдов Карла Черни»

Открытый урок по классу фортепиано с учащейся 1 класса Детской Школы искусств. Показывает работу над этюдами К.Черни, способствующие развитию координации и свободы движения рук, развитию техники ребен...

УДИВИТЕЛЬНЫЕ ПЕЙЗАЖИ КАРЛА УОРНЕРА

Удивительные фотографии съедобных ландшафтов, все элементы которых сделаны из настоящих продуктов....

Урок по литературному чтению Толстой А. Н. «Карло мастерит деревянную куклу и называет её Буратино»

Технологическая карта  по литературному чтению 2 класс по теме "Толстой А. Н. «Карло мастерит деревянную куклу и называет её Буратино»" УМК "Планета знаний"...

Конспект урока по английскому языку во 2 классе на тему: «За знаниями – в сказку!» (по книге Эрика Карла «Очень голодная гусеница» (“The very hungry caterpillar”)), часть I (тема рассматривается в двух частях)

Целью урока является организация обучающихся 2 класса для повторения названия дней недели, чисел, названия фруктов, цветов, продуктов питания при внедрении нового преподавателя в сформированный учебны...

Конспект урока по английскому языку во 2 классе на тему: «За знаниями – в сказку!» (по книге Эрика Карла «Очень голодная гусеница» (“The very hungry caterpillar”)), часть II (тема рассматривается в двух частях)

Целью урока является организация обучающихся 2 класса для повторения названия дней недели, чисел, названия фруктов, цветов, продуктов питания при внедрении нового преподавателя в сформированный учебны...