Уңыш бәйрәме!
материал на тему

Солтанова Гульназ Дильшатовна

Без көз бәйрәменә- уңыш бәйрәменә җыелдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Уңыш бәйрәме.19.86 КБ

Предварительный просмотр:

    Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

 Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

 Көз.   Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

 Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

         Күңелләргә якты нур өләшеп,
         Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
         Үз муллыгы белән көзләр килә,
         Йомгак ясап  җәйге хезмәткә.

 

       Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

       Күреп, ил картлары шатлана.

       Муллык белән җиргә килә көзләр,

       Көзге муллык кыла тантана.

 

        Җиргә төшә сары,  ал яфраклар,
          Көз җиткәнен алар белдерә.
          Алтын көзең синең, туган ягым,
          Күңелемә якын, бер генә.

 

        Һәркайда да муллык, туклык,
        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
         Кочагыңда муллык,  байлыклар.

 

        Хәерле көн, якын дуслар,
        Котлы булсын уңыш бәйрәме!
        Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
        Бизәп торсын көлтә бәйләме!

 

Җыр – “

  Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

-   Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!

Көз:

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең  тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

Алып баручы:

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

 

 

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез.

“Яфрак тану” уены.

Сөмбелә:  Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

Алып баручы:  Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

 

 

Җыр – “Алтын көз”

1.     Җәен күлгә бәбкә тула,

Бәбкә төсе сап-сары.

Ә көз җиткәч, сары була

Эре чәкән, вак тары.

2.     Сары төс ул була күпләп,

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек – безнең тәмле икмәк,

Икмәк җирнең көче ул.

     Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

 

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

 

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Жыр:

 Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

 

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

 

Күрешергә кирәк кояш белән,

Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.

 

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып, җылы җирне

“Җаным!” –  диеп кирәк үбәргә.

 

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Жыр:

   Җир ул безнең газиз әнкәбез,
         Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
         Онытмыйк без җирнең әмерен,
         Ул чакыра безне: “Белегез,– дип, -
         Җир кадерен, икмәк кадерен!”

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы                        

Гел яңгырап торсын.

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

 

         

      Уңыш бәйрәме.

               Төзеде:Солтанова Г.Д

                 2014-2015