Әниләр бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Әниләр бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл әниләр бәйрәме19.88 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме

Максат:Әниләргә карата ярату,кадер-хөрмәт хисләре, ихтирам,игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү.

Бурыч:укучыларның сөйләм телен камилләштерү һәм баету,хәтерләү  сәләтен үстерү,әдәплелек,әхлаклылык тәрбияләү.

 Формасы:әдәби-музыкаль кичә

Җиһазлау: плакатлар,шарлар,музыкаль бизәлеш

Көтелгән нәтиҗә: сәнгатькә кызыксыну уяту,туган телгә мәхәббәт,аналар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Барышы

Укытучы: Кадерле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Сезнең барыгызны да Әниләр көне белән тәбрик итәбез.Сезгә сәламәтлек,бәхет,күп шатлыклар,аяз күк йөзе телибез.Сезгә балаларыгыз бары тик куаныч-шатлыклар гына китерсен.

Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем!

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрәбез һәм сүзне укучыларга бирәбз.

1.Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген Әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Җыр “Әйлән-бәйлән”

2. Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

3.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

4. Син,әнием,минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

5.Иң кадерле,иң хөрмәтле

 Булсын бирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

6. Иң-иң сабыр,иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле.мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

7.Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакыт та акларга.

8.Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

  1. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга,без бәхетле,

Тыныч,рәхәт яшибез.

  1. Әниләрне һәммәбез дә

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

      3.  Дөньяда иң яхшы әни,

           Беләсезме, кемнеке?

           Белмәсәгез, үзем әйтәм,

           Ул әни бит – минеке.

  1.  Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием.

Аш-суыңнанитәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Татар халык биюе

  1. Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә – яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

  1. Ана гүя дала-

Колачы киң,йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

  1. Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бцтен баласының

Бәхетенә ача тәрәрзә.

  1. Минем әни көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.

Җыр “Иң матур җыр”

Шигырь «Кем уяткан Ләйләне?» (С.Сөләйманова)

 

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр “Үз җырыбыз”

1.Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк. 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

2.Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Барысы бергә: Әни, димәк!

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Укытучы: Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.Барыгызга да исәнлек-саулык теләп калабыз.