Белем бәйрәме
материал на тему

Багманова Эльмира Миннияровна

Белем бәйрәменә  монтаж

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx20.71 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Күңелле музыка яңгырый.

Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башланып китә. 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Алып баручы.

 Исәнмесез,минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә тазалык, озын гомер,эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

 Кеше гомере мәктәп юлы аша,

 Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сузыла.

  Олы юлга сукмак башы,

 Зур тормыш баскычы син.

 Серле белем дөньясының

 Бердәнбер ачкычы син. 

 Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

 Белем ишекләрен ачтың син.

 Юлыбызны гүзәл итү өчен

 Якты маяк булып балкыйсың.

Белем бэйрэме белэн!

Җыр: Белем бэйрәме

1 нче укучы. Диана

Сентябрь килде гөрләп,

Урамнар ямьләнделәр.

Сумка тотып балалар

Мәктәпкә юнәлделәр.

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

2 нче укучы  Айсылу

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң,

Гел гөрләп торачак.

«Тынычлык” җыры башкарыла.

3 нче укучы. Миләүшә

Сентябрь дә килеп җитте-

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә  дип үстердем мин

Өй тирәбездә гөлләр.

Мәктәпкә ашыктык без,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен.

4 нче укучы Ранис

Аллы-гөлле букет кулларымда

Остазыма бүләк итәргә.

Ә ул миңа мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

Алыгыз сез бүген  бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз  тагын  бик күп  еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

«Сез иң гүзшл кеше икәнсез» җыры башкарыла.Балалар укытучыларга,кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.

Алып баручы.

Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче тапкыр мәктәпкә килдегез.Тырышып укыгыз, узара дус яшәгез.Мәктәп елларын гомергә хәтердә калырлык итеп үткәрегез.

Бу якты йорт- сезнең бәхет өчен

Бу китаплар сезгә  нур чәчсен.

Эчләрендә булган гүзәл сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

(Әлифба  китаплары  өләшә.)

1 нче класс укучылары сөйли:

1 нче укучы  В.Альбина

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә  диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Бакчада йөри идек.

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым-

Әлифбам бар кулымда.

Җыр:“Мин яратам сине Татарстан”

2 нче  укучы  Екупова

Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

3 нче укучы  Ахметшин И.

Аннан мисал,  мәсьәләне                  Дус ,тату, матур яшәүнең

Чишү юлын эзләрбез.                        Серенә төшенербез,

Дәфтәрләрне, көндәлекне                 Бик тырышып укыганда

«5»ле белән бизәрбез.                       Уңышка ирешербез.

 «Өйрәтәләр  мәктәпләрдә » җыры башкарыла.

Алып баручы.

Бүген безнең  Белем бәйрәмендә кунакта  авыл советы   җитәкчесе Әхтәмова Ильмира Әбүзәр кызы. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Алып баручы. Бәйрәмебезнен иң тантаналы өлеше- - беренче кыңгырау вакыты җитте.
Әйдә дустым,бергә хәбәр итик,
башлануын уку елынын.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының

 Кыңгырау тавышы белдерә
Чәчәкле ямьле жәй үткәнен.
Озатып көньяка кошларын
Сап – сары алтын коз житкәнен.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннэн – белем көненнән
Уку елын башларга.
Тырышып укырга чакырып,
Звонок янгырасын.
Нәни дуслар өчен хәзер
Дәрес башлансын.
Янгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кынгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит ,син,
Өр- яңа укуелы.

 Әйдәгез, классларга рәхим итегез!