"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Альмиева Гульзия Мансуровна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_utkrelchk_zal_plakatlar.docx22.94 КБ

Предварительный просмотр:

 Кукмара районы Янсыбы башлангыч мәктәбе укытучысы Альмиева Гөлзия Мансур кызы  “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

(Башлангыч мәктәпләр өчен)

      Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  

 Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз  да,  борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.

Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки туган мәктәбебездән аерылабыз, сабый чагыбыз белән саубуллашабыз. Сүзне аларга бирик.

 “Уйларымда мәктәп еллары” көенә балалар шар тотып исемнәрен атап берәм-берәм керәләр. Кул чабулар.

4 ел үтеп тә китте. Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек дип сөенеп әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз.

1.   Бүгенгедәй күз алдымда тора

     Очар коштай йөргән чакларым ,

     Сумка тотып белем алырга дип ,

     Борма сукмак буйлап атлавым .

 2.Исемдә алтын сукмакка

    Тәүге аяк баскан көнем.

    Тәүге башлап мәктәп ишеген

    Үрелеп ачкан көнем.

3. Истә әле каләм тоткан кулым

    Бармый иде дәфтәр юлыннан

    Өйрәттегез безне язарга сез

    Тотып башта нәни куллардан

 4.Беренчегә килгән чагым истә

    Бөтерчектәй нәни бер кызны

    Каршы алды серле белем йорты ,

    Дулкынланып түргә уздырды....

5 . Каршы алды мине, анам кебек,

    Укытучым сузып кулларын.

    Искә төшә иң беренче тапкыр

    Шигырь сөйләп басып торганым.

6    Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

      Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

       Син инде  уйнарга бармыйсың ,

       Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

     Залга кыңгырау тоткан укучы керә. Ул  кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга.

 Укучы: Кадерле,дуслар. Кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Ә кем соң сезне каршы алды?

4сыйныфлар: Укытучы Гөлзия  апабыз

    Сүз беренче укытучыга бирелә.

Укытучы .Дөрес. Аннары укытучы апагызга ияреп  чиста, якты сыйныфка кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Исегездәме?

 7.  Без, 3 укучы идек

      Килдек беренчегә.

     Тиктормаслар,шуклар идек

      Сикердек тә,уйнадык та

      Кайсы чакта еладык та.

                       

                     8. Шул көннәрдән башлап укытучым

                       Безгә ярдәм кулы суздың син

                       Авыр минутларда киңәш бирдең

                       Белем дөньясына  илттең син.

9.Сездән алдык без күп яктылык                    

 Сез өйрәттегез безне яхшыга.                    

 Укытучым! Ышанычыгызны                        

Тырышырбыз һәрчак акларга.

       

“Укытучым” җыр                         

Хор

Кадерле абыйлар һәм апалар,

Бәйрәмегез белән котлыйбыз!

10.Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур!

11. Кечкенә генә булсак та,

Шигырь сөйли беләбез.

Уңганнарны мактыйбыз без,

Ялкаулардан көләбез.

12.Бүген монда чакырылган

“4”ле, “5” ле алучы –

Бар да уку алдынгысы,

Юк бер артка калучы.

13. Өйрәндегез башлангычта

Хәреф танып,саннар язарга,

Кешеләрне Һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

14. Дәресләрдә янып-пешеп

Чиштегез мәсъәләләр.

Әкият,шигыръ укыдыгыз,

Күп әдәби әсәрләр.

15. Беләбез сезнең арада

Бар җырлар көйләүчеләр.

Такмак әйтеп биючеләр

Һәм шигырь сөйләүчеләр.

Җыр.Өйрәтәләр мәктәпләрдә Владимир Шаинский көе. Михаил Пляцковский сүз

16. Озатабыз сезне бүген

5 нче класс иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

17. Безгә үрнәк булырлык итеп

Сез укырга тиешле.

Фәннәрдән алган билгеләр

Һәрвакыт булсын бишле.

Җыр”Укытучыма”  (ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА сүзләре, ИФРАТ ХИСАМОВ музыкасы)

18. Сау булыгыз,апалар!

Сау булыгыз,абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

19. Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

20.  Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

  • Безгә белем биргән өчен,
  • Кадерләп үстергән өчен,
  • Назлы карашыгыз өчен,
  • Дөрес тәрбиягез өчен,
  • Икенче әни булган өчен,
  • Барысы, барысы,барысы өчен,
  • Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

Чәчәкләр тапшыру

Җыр Иң гүзәл кеше икәнсез (Әхмәт Хәйретдинов көе Фәнис Яруллин сүзләре.)

21.Күңелдә озак сакланыр

Соңгы кыңгырау чыңы...

Зур тормышның тәүге язы!

Шатлык, бәхетләр тулы.

22.Таралыр сүнәр әкренләп,

Соңгы кыңгырау чыңы!

Шуннан соң башланып китәр

Зур Кукмараның юлы.

23.Еракта – алсу офыклар,

Күзләрдә – зәңгәр диңгез.

Кабул итеп ал син безне

Зур Кукмара мәктәбе.

24. Инде бу кыңгырау

Борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Кайчандыр дусларын

Дәрескә чакырган

Аларны  зур юлга

Озаткан ахырда.

Мәктәпкә килгәндә

Апалар, абыйлар,

Күптәнге танышын

Алар да таныйлар.

Чың! Итеп алыр ул –

Ветеран җиз батыр

Ныграк кагылсаң,

 Мәктәпне кузгатыр.

       

24.  Мәктәбемә озын гомер телим ,

      Чылтырасын мәңге кыңгырау

      Шул тавышка кушылсын тик бары

      Шат тавышлар , серле яңгырау

Соңгы кыңгырау шалтырый

Хор  Соңгы звонок,соңгы звонок

Чакыра алга.

Соңгы звонок,соңгы звонок

Озата юлга.

Сау бул,мәктәп,

Безне юл көтә

Канат үстергән лачыннар

Оядан китә.

 Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым.

26.   Инде менә 4 ел вакыт узган

       Бусагаңны синең атлауга.

       Хәзер инде без бурычлы сине

        Күз карасы кебек сакларга .

Укытучы:  Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

 “Дуслык турында җыр”

Укытучы. Укучылар сезнең барыр юлларыгыз  таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.

27.           Сүз бирәбез укытучым

               Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә

               Җиң сызганып өйрәнербез

               Өйрәткән һәрбер эшкә.

2 8.       Без үсәрбез укытучым

             Белемнәрне нык туплап

             Әйтерсез” уңганнарым”,- дип

            Һәрберебезне хуплап