Внеклассное мероприятие РӘХМӘТ ӘЛИФБА
материал (1 класс) на тему

Шарифьянова Альфия Алисовна

Прощание с Азбукой 1 класс 2014-2015

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme2015.docx26.88 КБ

Предварительный просмотр:


 РӘХМӘТ ӘЛИФБА !

Убырлы карчык белән Шүрәле керә.

Убырлы карчык

— Бүген  мәктәптә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.

Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?

Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!

Шүрәле:

Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.

Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр)

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм — Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Музыка «Айлан-байлан»  астына 1 нче сыйныф укучылары керә.

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй, сөендек шул чакта.

Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

БЕРГӘ: Әгәр без ничәү дисәгез ?

Класста унике без .

Аерылмас дус булып,

Тату булып үсәбез .

ҖЫР Дуслык турында җыр.

Дустың сиңа кирәк булсын,

Син дустыңа кирәк бул.

Илең, халкың, гаиләң өчен

Ышанычлы терәк бул!

Таянырга дуслар кирәк,
Юатырга дуслар кирәк.
Таянырга дуслар кирәк,
Ни булса да дус кирәк

Шатлыкларың ташып чыкса,
Уңышлардан баш әйләнсә,

Шатлыклы көннәр булса да,
Кайгылы төннәр булса да,
Таянырга дуслар кирәк,
Юатырга дуслар кирәк.
Таянырга дуслар кирәк,
Ни булса да дус  кирәк

Дуслык дигән олы сүзне

Тап төшерми сакларбыз.

Авыр сүздән, дошманнардан

Дустыбызны якларбыз.

 Таянырга дуслар кирәк,
Юатырга дуслар кирәк.
Таянырга дуслар кирәк,
Ни булса да дус кирәк

 Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәммәбез дә шат безнең.

Соңгы битен укыдык

Кичә Әлифбабызның!

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме

 Без бит хәзер һәммәбез дә

Укый-яза беләбез.

Моның өчен Әлифбага

Бик зур рәхмәт, диябез!

 Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

 Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барысы да.

 

Аларны танырга

Әлифбам булышты.

Шәп укый алырлар,

Диеп ул тырышты.

 Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без.

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.

 Сузыкны җырладык

Туган тел көенә.

Ә тартык сузылмый,

Җырламый һич кенә.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.

Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

Әлифба: Исәнмесез, дусларым.

Балалар: Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар):

Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

 Ә Әтәчем иртән тора,

Һава ярып кычкыра.

Ашыгырга куша ул

Мәктәп – белем иленә.

 Л  Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Капкан идем лимонны .

Сары булгач , бик тәмле дип

Белгән идем мин аны .

 И  И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

 Ф Ябалакның зур күзләре

. Ялтырый караңгыда.

Ф хәрефенә бик охшаган

. Туп – туры караганда.

 Б Бәр барабан , уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.

 А А хәрефе – алмада,

А хәрефе – агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы –

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең

Язарга да өйрәттең

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

 Укырга да өйрәттең

 Язарга да өйрәттең

 Син кадерле, син туган телемнең

   Алтын ачкычы.

       

Убырлы: Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .

Т   Сезнең өйнең түбәсенә

     Карап тордым мин кичә .                             Т – охшаган тырмага

     Антенна тора селкенеп                                    Әйтә - тизрәк тырмала .

     Т хәрефенә охшап .

У   У уйлап укыгыз ди

      Урындыкка утырыгыз ди .                          Е     Е- хәрефе еланда

Г    Г – күәтле күтәрү краны                                     Е – хәрефе елгада .

      Төзүчеләр ярдәмчесе                                           Е хәрефе карый безгә

     Зур ташларны күтәрә ул                                       Елмаеп елаганда .

     Бик биеккә тиз генә .

А   А – охшаган ул ракетага

      Ул басуда багана да .                                   Л    Ясадык без урманда

     Аны белә һәрбер бала                                          Л – хәрефе , уйлап тап

    Алфавитны башлый ич – А                                  Л – бит урман шалашы

Н  Н – волейбол сеткасы                                          Әллә шуны белмисез .

    Спорт залында да бар ул                                      

    Бик тә килә укыйсы

    Башта өйрәнәсе бар әле .

БЕРГӘ:   ТУГАН ТЕЛ.  

ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.      

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы?

Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

Укытучы: Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?

Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

Балалар: Алфавит.

 Укытучы: Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?

Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

Убырлы. Тукта , тукта мин табышмаклар эйтәм, сез җавабын кайтарыгыз.

Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)

Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,

Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)

Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)

Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле.

Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.

Укытучы:

Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.

Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.

Хәрефләр төрле-төрле

Хәрефләр тере-тере…

Үзләре сәйлән-сәйлән,

Бииләр әйлән-бәйлән

Тезелгән әнә бергә,

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

хәрефләр бәйрәменә.

Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым,

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын.

Хәзер инде без, дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп укыйбыз

Китапның һәрбер сүзен.

Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

39 хәреф белән

Таныштык без дәрестә.

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

 Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

 Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

 Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга

Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син , дустым , дияргә.

 Курыкмаска салкыннан

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз , яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

 Өйрәтте чиста булырга

Пөхтәлекне сакларга.

Усал , ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне якларга .

 Өйрәттең син безне

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Әлифба: Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә

Белем сараен ачып кергәнгә

УКЫТУЧЫ: Балалар, Әлифбага алмашка “ӘДӘБИ УКУ” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.  

Мәктәп юлы якты юл

     Зур уңышларга илтә.

     Укырбыз , өйрәнербез

    Сынатмабыз без һич тә.

Укытучы.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Сезнең алда сүз бирәбез                      

Ялкауланмаска.                                                                                

Артта калмаска.  

   Тырыш булырга  

        “5” кә укырга.

                                                                         

ҖЫР:

В дорогу, девчонки! 
В дорогу, мальчишки! 
По лесенке знаний 
Шагайте смелей! 
Чудесные встречи 
И добрые книжки 
Ступеньками будут на ней.

Припев:
И песенка, и песенка 
В дороге пригодится. 
Учиться надо весело, 
Учиться надо весело! 
Учиться будем весело, 
Чтоб хорошо учиться!

2
По лесенке знаний
Вы сможете скоро 
Достичь недоступной 
Морской глубины, 
Спуститься под землю, 
Взобраться на горы 
И даже дойти до Луны.

Припев.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие. Тема мероприятия: Правила дорожные знать каждому положено.

Цели занятия:1.    Познакомить детей с правилами дорожного движения.2.    Формировать навыки поведения на улицах города в соответствии с правилами ПДД....

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Внеклассное мероприятие "Прощание с Начальной школой" 4класс. Конспект мероприятия.

Внеурочная деятельность . Конспект "Прощание с Начальной школой"...

Внеклассное мероприятие на тему "Рәхмәт сиңа,Әлифба!"

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын ис...

"Цветочная история" внеклассное мероприятие в рамках общешкольного мероприятия "Фестиваль цветов" для учащихся начальной школы

Методическая разработка воспитательного мероприятия "Цветочная история" , проведенного в рамках общешкольного "Фестиваль цветов" составлена с использованием интернет-источников.Текст частично бы...

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме"

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме". Здесь вы можете найти материал для проведения праздника  "Әлифба бәйрәме" с участием героев сказок....