Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме"
план-конспект занятия (1 класс)

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме". Здесь вы можете найти материал для проведения праздника  "Әлифба бәйрәме" с участием героев сказок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Әлифба бәйрәме" 33.03 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, Әлифба!

Максат:

 Тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә, омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түргә зур итеп ясалган әлифба китабы рәсеме, шарлар, рәхмәт сүзләре язылган плакатлар эленә,кисмә хәрефләр,шарда бирем, дисклар, светофорлар

Катнашалар:укытучы, ата-аналар,  Знайка, Незнайка,  Кызыл калфак, Алып баручы, Әлифба, Азбука, Почтальон, Эдэби уку , Татар теле

Алып баручы: Күчкәнме  бу залга дөньяның бар яме,.

        Күңелләр түрендә, Әлифба бәйрәме!

                         Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

                         Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

Укытучы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Без сезне үзебезнең бәйрәмебездә күрүебезгә бик шатбыз Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады..Әлифба китабы безне укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәтте.Хәзер аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Алып баручы: Җыр күтәрә күңелне, бар да көләч ,шат бүген

   Бергә:            Безнең Әлифба бәйрәме, котлагыз безне бүген . (   Н.Н.) ???

1.  Мы сегодня очень рады
Всех приветствовать гостей 
Всех знакомых, незнакомых,
И серьёзных, и весёлых.
Первый класс, первый класс
Пригласил на праздник вас.

2.Я помню тот звонок веселый,

Что прозвенел нам в первый раз,

Когда пришла с цветами в школу

В свой самый лучший первый класс.


3 . Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

4.За окном сосульки тают,

День приветливый такой.      

Нынче праздник в первом классе-

День прощанья с Азбукой.

5. Все недели пролетели

С сентября до февраля  

Азбуку мы одолели

Буквы выучить успели.

6. Букв сначала мы не знали,
Мамы сказки нам читали,
А теперь читаем сами,                  
Подружились сказки с нами.

7. Алтын яуган көзге көндә      

Тыйнак үттек  без класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

8. Матур язарга өйрәндек,

Сөйләргә дә без оста

Мәсьәләләрне чишәбез

Аз гына уйлыйбыз да.

9. Тәртип безнең парталарда

Чиста матур киемнәр.

 Укучы булдың балам дип

Әйтә безгә әниләр.

10. Все науки одолеем,

Все у нас получится,            

 Потому что наши мамы

С нами тоже учатся.

               Җыр “Мы первоклассники”

 (Ишек шакыган тавыш ишетелә)   (Почтальон Печкин)

-Исәнмесез. Мин дөрес килдем микән? Миңа Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары кирәк иде. Аларга телеграмма бар.  Аны тапшырганчы сезне тикшереп карыйсым килә. Әлифба китабын укып бетергәнсез дип ишеттем, ....

  • Урман санитары дип нинди кошны әйтәләр?(тукран)
  • Озын колак, кыска койрык?
  • Буратино нәрсәдән ясалган?
  • Үлән ашый, сөт ташый.
  • Урман  патшасы ул нинди хайван?(аю)
  • Кешенең дусты ,йортның сакчысы.
  • Ул чыкса көн була, ул керсә төн була.

 (телеграмманы алып баручы укый)

-Рәхмәт сезгә, балалар. Дөрес җавап бирдегез. Мине күрше авылда да көтәләрдер, аларга да телеграмма тапшырасым бар. Сау булыгыз.

Алып баручы: Ә хәзер бергәләп бәйрәмебез кунагы Әлифбаны каршы алыйк

Әлифба.

-Исәнмесез нәни дусларым,

Мин Әлифба таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч укытучыгыз

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде сез зур кешеләр,

Укучылар булдыгыз.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укыйсыз сез.

Бергә: Исәнме, Әлифба.

Әлифба: Укучылар, ә сез беләсезме “әлифба” сүзе нинди хәрефләрдән тезелгән?

1.Сары булгач, тәмледер дип,

   Капкан идем мин аны.

   Әче булса да, файдалы,

   Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

2.Кая барсаң, күз алдында,

   Һәрчак күңелдә яши.

   Ул – безнең иң  якын кеше,

   Ул кеше – безнең… (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

3.Ул бүрәнә ташып йөри

   Кара урман эчендә.

   Һаман тора күз алдымда,

   Күрсәмдә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефечыга

4.Иртән дә, кич тә кирәк,

   Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

5.Эз салып кара тактага

   Ап-ак куян әйләнә.

   Әйләнгәләп йөри- йөри

   Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

6. Без-без безелдәп,

    Кортлар җыялар мине.

    Салкын тиеп авыртканда

   Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

Килеп чыккан хәрефләрдән балалар сүз төзиләр (Әлифба)

Барысы бергә:

        Һәммәбезнең үз урыны,барыбыз да кирәкле.

        Безне “Әлифба” китабы дус булырга өйрәтте.

               Җыр “Хәерле көн”

(Ишек шакыган тавыш ишетелә).

Алып баручы: Безнең бәйрәмгә  Знайка һәм Незнайка килгән.

Знайка.        - Исәнмесез, балалар , әти-әниләр һәм килгән кунаклар .  

         Мин сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.Әйтегез әле, балалар, сезне мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?

 Укучылар: Укырга, язарга.

                     Дус, тату булырга.

            Әдәпле, тәртипле булырга,

                     Җырларга, биергә.

                     Һәрвакыт намуслы, чын кеше булырга.

Знайка.  -Сез инде укырга , язарга да өйрәнгәнсез. Ә Әлифба китабындагы шигырьләрне сөйләп бирә аласызмы?Ә хәзер мин табышмаклар әйтәм.Сез җавабын табыгыз. (Табышмаклар) әлифбадан.

Незнайка:  - Мин Белмәмеш шук малай, үткен малай ,ут малай,

                      Мин бик унган, тырыш мин, юк бар белән көлдермим.

-Балалар, миңа дустым Знайка 1 шар биргән иде. Ул гади генә түгел, эчендә нәрсәдер бар. Без аны шартлатыйк та, эчендәге язуны алырбыз. Шартламый ич бу. Ә-ә-ә, хәзер, мин беләм.

-Әфсен,төфсен, җилләр иссен,

Төтен чыксын, шар серен ачсын.

Кайсыгыз укырга булышыр? (Сүздәге хаталарны төзәтү.)

Мина Знайка сүзләр язарга кушкан иде. Дөрес яздым микән?

Булдырдыгыз.Рәхмәт сезгә. Ярый. Саубулыгыз. Тырышып укыгыз.

         Җыр “Учат в школе”                                                                                            

(Ишек шакыган тавыш ишетелә) Музыка Крас.Шапочка

Алып баручы: Безгә әкиятләр иленнән кем килгән икән? Таныйсызмы?(Кызыл Калфак)

Кызыл Калфак:

-Исәнмесез. Кадерле 1сыйныф укучылары! Бүген сез иң кадерле, иң беренче китабыгыз-“Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5”легә укыгыз.

Балалар , мин  әбием янына бара идем. Аңа  чәчәк җыярга булышмассызмы икән.(мисал чишү)

-Рәхмәт, дусларым.

-Сезнең мәсьәлә чишү осталыгыгызны да тикшереп карыйк инде

        1. Керпе гөмбәгә барды, 9 ак гөмбә тапты.

                                    3 не куйды энәсенә, калганын кәрзиненә.

                                    Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйды? (6)

            2. 7 малай урамга  чыкты футбол уйнарга.

        Өчәү килде тагын да, исәплә син барын да.(10)

                               3. Ак каенда өч чыпчык, түбәдә биш сыерчык.

                                  Әйтмәс микән берегез- барысы ничә кошчык?(8)

                               4.Айдар китте урманга, тәмле җиләк җыярга.

        Менә 10 җиләк тапты,  бишне авызына капты

        Ничә калыр чиләктә?(5)

Бик дөрес җавап бирдегез. Булдырасыз. Мин китим инде. Әбием көтәдер.  Саубулыгыз.

Алып баручы.-  Күреп торам бик күп нәрсә Сезнең хәтердә калган,

Тагын бер дустыгыз бар, Ишек артында торган.

- Әйдә инде, кыенсынма, Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син дә ярдәм иткән якын дус.

Появляется АЗБУКА в образе почтенной дамы.

-Я Азбука! Учу детей читать. Меня никак нельзя не знать.

Меня изучишь хорошо и сможешь ты тогда

любую книгу прочитать без всякого труда!

Азбука: Я хочу проверить как хорошо вы изучили меня. Кто расскажет скороговорки или стихи) -  Молодцы.

-А сейчас я вам буду вопросы задавать, а вы на них отвечайте «да» или «нет». Понятно?

Ребята. Да!

Друга выручим всегда? (да)

Врать не будем никогда? (да)

Уроки прогуливаем мы иногда? (нет)

Подеремся с соседом по парте? (нет)

Бросим на дороге фантик? (нет)

На учебнике оставим грязный след? (нет)

Мы сорвем с деревьев цвет? (нет)

Домашнее задание делаем всегда? (да)

Задание списываем иногда? (нет)

Кошке бросим камень вслед? (нет)

Азбука: Вот и пришла пора проститься

И я хочу вам пожелать:

Всегда старательно учиться,

Всегда с охотою трудиться

И Азбуку не забывать!.

Алып баручы: Спасибо Азбука, а ребята на прощание прочтут тебе стихи и споют песенку

1. Как хорошо уметь читать!          

Не надо к маме приставать .
Не надо бабушку трясти:            
“Прочти, пожалуйста! Прочти!”
Не надо умолять сестрицу:
“Ну, прочитай ещё страницу!”
Не надо звать, не надо ждать,
А можно взять и прочитать!

2.Сегодня праздник необычный:

Спасибо, азбука, тебе.                            

Ты столько знаний подарила,  

Мы будем помнить о тебе.

3.Мы теперь читаем сами, 
Знаем слоги и слова.

Скажем Азбуке спасибо –     
Расставаться нам пора!

   Песня “Дружба с Букварем”

Әлифба.

- Дусларым,мин дэ сезне сынап карыйм эле.

1.Әлифбада беренче булып өйрәнгән хәрефегез нинди?

2.Ике аваз белдерүче хәрефләрне әйтегез?

3..Нинди хәрефләр аваз белдерми?

4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

5.Татар алфавитында ничә хәреф?

Әлифба: Булдырдыгыз!! Барысына да дөрес җавап бирдегез!

Алып баручы:Әлифбадан башлап киттең юлны белем иленә,

                         Зур белемле булып үсеп кеше бул син илеңә.

                         Өйрәтте сезне әлифба Туган илне сөяргә

                          Биергә дә , җырларга , дус һәм тату яшәргә.

                          Әлифбаны тәмамлады .. Г.М., ........

                          Бүген алар бу бәйрәмдә :“Рәхмәт Әлифба”-дия.

                          Өйрәнгән алар тырышып язарга да укырга

                          Кем иң тырыш, шулар лаек бүген медаль тагарга.

Әлифба: Менә сезгә миннән бүләк.

               -Тырыш булыгыз, ялкауланмагыз,

                -Артка калмагыз,  “2”ле алмагыз.

                Укучылар: Сезнең алда сүз бирәбез, ялкауланмаска,

                              “2”ле алмаска, тырыш булырга, “5”кә укырга.

1 .Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән

Ә мин сине онытмам

2. Әлифба, әлифба китәсен бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

               Җыр “Әлифба”

Әлифба: Китәм сездән дуларым шатланып, горурланып

                Укуның да, язуның да төп нигезен бирдем диеп

                 Миңа хәзер алмашка 2 дәреслек килер

                 Дуслашыгыз, алар да күп итеп белем бирер.

     -Саубулыгыз , балалар!   -Сау бул , Әлифба!

                            (Әдәби уку белән Татар теле керә)

-Исәнмесез, балалар!

Сез көткәнне белдем мин,

Шуңа күрә килдем мин.

Ерак-ерак илләрдән

Алып килдем  сезгә мин

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле, дәртле җырлар.

“Татар теле”          

Исәнмесез, дусларым!

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

                         Җыр “Туган тел”

  Алып баручы.   -Бу сүз тәртипне ярата

                             Русча әйтсәң 33,

                            Татарчада – 39 була.

                                “Алфавит”(алфавит тәртибендә төзү – әниләр балаларны

Загадки для родителей. Сейчас мы узнаем, как они помогают своим первоклассникам собираться в школу.

-Ә хәзер әти-әниләргә табышмаклар.

1.Буквы все от А до Я

На страницах … (букваря, азбуки)

2.Должен каждый ученик

В школу взять с собой … (дневник)

3.Чтобы ручками писать,

Приготовим мы … (тетрадь)

4.Что альбом раскрасит наш?

Ну, конечно, … (карандаш)

5.Чтобы вдруг он не пропал,

Уберем его в … (пенал)

Укытучы: Кадерле балалар. Безгә Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар – кемнәр?(әти-әниләр). Аларга рәхмәтебезне белдерик.

Бергә:                -Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!   (Бүләкләр тапшыру.) Бию 

Алып баручы:     Артта калды авыр хезмәт

                            Иҗекләп сүзләр төзү

                            Бу дипломнар сезгә бүләк

                             Бу инде олы җиңү     (Килгән кунакларга сүз бирү)    

                 

 Укытучы :  Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә белемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыларым !   ( Бүләкләр тапшыру)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Продукты интеллектуальной деятельности педагога, ...Разработка интегрированного внеклассного занятия (математика, внеклассное чтение).

Тема: Решение задач на движение. Рассказ В. Шульжика «О путешествиях и путешественниках». Музыка: «Сахалин край дождей и ветров»....

Открытое внеурочное мероприятие "Әлифба бәйрәме"

Открытое внеурочное мероприятие "Әлифба бәйрәме"...

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....

Внеклассное занятие по оригами "Голуби мира", Презентация к внеклассному занятию "Голуби мира"

Данное занятие посвящено памяти героев  Великой Отечественной войны. Сделана подборка стихов о празднике День Победы для заучивания наизусть. В презентации к занятию раскрывается роль голубей-гер...