Открытое внеурочное мероприятие "Әлифба бәйрәме"
методическая разработка (1 класс) на тему

Вилданова Дина Рашитовна

Открытое внеурочное мероприятие "Әлифба бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценарий мероприятия89.5 КБ
Файл Презентация1.67 МБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Открытое мероприятие

в 1 классе

«Әлифба бәйрәме”

 

Учительница начальных классов

Вилданова Дина Рашитовна

2015 год

Укытучы.  Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

3 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Алып баручы: Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук

та түгел, безгә шактый якындарак бик  матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,

имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

    Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән.  Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Кощман мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.

        

     

         

   

  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.
  2. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.
  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.
  4. Әлифбаның Ф битендә сурәтләнгән хайван.
  5. Суда яши -сөйләшә алмый, канаты бар -оча алмый.
  6. Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?

- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Бу  Әлифба агачы икән.

Алып баручы. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. . Сез 1 сентябрь иртәсендә беренче китапны- “Әлифба”ны алдыгыз.

Ул сезне дә  укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды.. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба – озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Сез укый башлаган әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Укытучылар, укучылар да  яратып кабул иттеләр бу дәреслекне . Ә быелгы уку елында без сезнең белән  өр-яңа Әлифба укыдык.  .

Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит безнең татар халкында. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт.Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.    Бәйрәм белән барыгызны да!  Ә хәзер бәйрәмнең  чын хуҗалары белән танышып китегез.

             

               Сеңлем  өчен апа,  әти -әнигә

               Дәү кыз булам мин , беләмсез.

               Шуңа күрә гаиләдә дә

               Бәхетле мин – сизәмсез.

                        Русча да белергә тырышам,,

                        Рәсем ясарга да   яратам.

                        Мәктәптән өйгә кайткач,

                        Кечкенә сеңелемне уйнатам.      

            Шундый тырыш кыз-Гөлназ мин

            Барысына да өлгерәм.

            Җырлыйм,биим, дәресемне дә

            Бик оста сөйләп бирәм.

         

             Төпчек  малай булсам да гаиләдә,

              Булышам мин  бар  эштә.

              Яраткан әбиемне карау да

              Әле бит минем өстә.

                        Исемем Гадел булгангамы,

                        Хуплыйм дөреслекне.

                        Бик тырышам мәктәптә дә,

                        Яратып укыйм бар фәнне.

                Үзем җитди, сабыр булсам да

                Спорт белән дә  шөгыльләнәм.

                Хыялларым бик зурдан,

                Максатларым куелган.

  Яраткан апам Камиләнең

Бердәнбер сеңлесе Алинә булам.

Нәни генә  булсам да

Иртүк йокыдан торам.

               Апамнан калышмыйм дип,

              Тырышам бар көчемә.

              Тәртипле бул, күпне бел,-дип

              Максат куйдым үземә.      

 .

4.Фәнил     исемле үзем                  

   Көлеп тора ике күзем. .                          

   Кечкенә генә булсам да                                    

   Полиция  булу уем .

   Әлегә  мин мәктәптә

   1 нче сыйныфта укыйм

   Әлифба белән Азбуканы

   Укырга өйрәним дим.        

Күп белергә тырышам,

Догалар да өйрәнәм.  

Түбәтәй киеп куйгач,

Чын егеткә әйләнәм.

                       

Мин – Язилә – яз кызы,

Көлеп яшим дөньяда.

Кояшка карап елмайсам,

Ул да миңа карап елмая.

        Шат күңелле  кыз үзем:

        Җырлыйм, биим, күп сөйлим.

        Фаяз белән Ниязны да

        Тәрбиялим берүзем.

Буш вакытым булмаса да,

Китап укыйм кичләрен.

Файдалы да, кызыклы да

Үтә  һәрбер көннәрем.

Әти-әнием яратып

Илмаз диеп исем биргән.

Акыллы, тырыш итеп

Улларын күрергә теләгән.

        Якыннарымның ышанычын

        Тырышамын акларга.

        Өйдәгеләргә сүз бирдем

        “4” кә,  “5“ кә укырга.

Ә аннан әти шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуңа күрә буш вакытта

Машинам белән уйныйм .

Таныш булыйк: мин-Алия,

Укыйм беренчедә генә.

Иркә кыз түгел мин

Булсам да  үзем генә.

        Үзем җитез, үзем уңган-

        Бар эшкә дә өлгерәм.

        Әниемә охшаган, ахыры,

        Матур гөлләр үстерәм.

Кечкенә генә булсам да

Эшләргә тырышам бөтенесен.

Алдаша диеп уйламагыз -

Сөйлим гел дөресен.

Үзем сабыр,үзем тыйнак,

Ә исемем Азат була.

Ялкаулыкны сөймәсәм дә

Төрле чакларым була.

Кайчак  әни укырга кушса,

Елыйсы килә минем.

Килә шул! Ник дисәң дә

Төпчеге мин бит әнинең.

Борчылма, әни, юкка

Мин бит егет буласы.

Төзәлермен тиз арада-

Мин бит нигез тоткасы.

Уңган да мин, булган да мин,

Үзем ай кебек сылу.

Шуңа күрә исемем дә

Була минем Айсылу.

        Яхшы укырга тырышам,

        Төгәл фәннәр яратам.

        Спортны да уку белән

        Янәшә алып барам.

Әйдәгез танышыйк:

Илсаф  минем исемем

Рас килә , ди , әти

Исемемә җисемем.

Тәүфыйкьле булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин.

Үзем Шәвәли кебек

Шаян егет булам мин .

Телгә оста, сүзгә оста

Тапкыр егет булам мин.

Фирүзә диеп исем кушкан

Яраткан әтием миңа.

“Матур кыз булып үс!,- диеп

Кабатлый әнием миңа.

        Кара кашлы, кара күзле

        Кыз булып буй җитәрмен

        Кадерле әнием, сиңа  

        Бөтен эштә ярдәм итәрмен.

Укырга да, язарга да

Әнием син өйрәттең.

Көндәлекне һәр көнне

“5”ле белән бизәрмен.

Таныштырыйм әле сезне

Исемем була Ильяс.

1 нче сыйныфта белем алам,

Үзем бер дә тиктормас.

        Вакыт табам мин көн дә

        Шаярырга, уйнарга.

        Аннан ташлап уенны

        Утырам дәрес карарга.

Энемне дә, сеңелне дә

Мин үзем карыймын.

Алар  белән бергәләп

Шашка-шахмат уйныймын.

Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.

Балалар (бергә). Әлифба, Әлифба, Әлифба!

  ( Ишек шаку ишетелә)

Алып баручы. Әлифбабыз безне ишетеп килеп тә җитте бугай. Кер, Әлифба , түрдән уз.

 ( Хат ташучы керә)

 

Хат ташучы. сезгә Әлифбадан хат алып килдем.

Алып баручы. Шулаймени?? Укыйп карыйк әле. “Балалар,минем исемем нинди хәрефләрдән төзелгән? Дөрес җавап бирсәгез,мин сезнең белән саубуллашырга килермен”,- дигән Әлифба. Бу сорауга инде без җавапны беләбез, шулаймы, балалар??

Балалар. Беләбез.

Алып баручы. Әйдәгез әле җавап бирик хаттагы сорауга.

(Балалар һәр хәрефне күрсәтеп шигырьләр сөйлиләр)

 ук. (“Ә” хәрефе белән)

“Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган.

 ук. (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

                                  ук. (“И” хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

 ук. (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

ук. (“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

ук. (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

.

(Әлифба керә).

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,                  

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

                        Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

      А.б. Күч  безнең  күңелгә

              Җыр  яме,  җир  яме!

              Рәхим  ит,  түрдән  уз,

              Әлифба  бәйрәме!

   Әлифбабыз тәмам булды.

     Без җыелдык бәйрәмгә.

     Шатлыгыбыз эчкә сыймый

     Ничек сезгә сөйләргә.

   Бөтен  хәрефләрне  белдек

     Алардан  сүзләр  тездек.

     Тукталып  уйлап  куябыз-

     Бик тиз өйрәндек  диеп.

   Матур итеп сөйләргә,

     Аңлаешлы укырга,

     Табышмаклар чишәргә

     Өйрәтте ул Әлифба!

  Безне  белемле  итте,

     Безне  әдәпле  итте,

     Безне  чын  кеше  итте

     Сөйгән  китап - Әлифба!

   Кызларны ул зур ярдәмче,

     Булышчы булсын диде.

      Эшләгән һәрбер эшләре

      Елмаеп торсын диде.

    Ә малайларга Әлифба

      Кушты җитез булырга.

      Батыр, кыю кешеләрдән

      Үрнәк алып торырга.

    Курыкмаска салкыннан,

      Яңгыр, яшен, карыннан.

      Дус булсагыз, яратсагыз,

      Файда тияр барыннан.

    Өйрәтте чиста булырга,

      Пөхтәлекне сакларга,

      Усал, ямьсезләрдән безгә

      Нәниләрне якларга.

  И Әлифба,  җирдәге бар

      Белемнәрнең башы син.

      Белем иленә юлны бит

      Әлифбадан башлыйсың

  И Әлифба, син бишеге

      Газиз туган телемнең

      Гомер буе озата килер

      Синнән алган белемем.

 Зур ярдәм итәр безгә

     Дәрестә алган белем.

     Таяныч булыр юлда

     Әлифба биргән белем

 Җыр “Әлифба” Л. Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүз)


 Әлифба: Булдырдыгыз!! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Хәзер бәйрәмне дәвам итсәк тә була.Мин дустымны бәйрәмгә чакырыйм әле.( Телефоннан шалтырата)

- Алло,Туган тел, хәлләрең ничек? Мәктәптә бәйрәм башланды инде. Әйдә, син, соңга каласың, тизрәк килеп җит.

(“Туган тел” керә)

Алып баручы: Әйдә, Туган тел, рәхим ит!

Туган тел: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар!! Мин сезне “Әлифба” бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.

Әлифба: Ярар, балалар мин үз эшемне Туган телгә тапшырам. Миңа китәргә вакыт.

Әлифба: Рәхмәт сезгә. Мин бик шатмын. Саубулыгыз. 

Балалар: Саубул, Әлифба!!Рәхмәт сиңа

Туган тел. Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Мин котлыйм ихластан

Әлифба бәйрәмен

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк - дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергәләп барырбыз.

Кулга-кул тотынып,

Яңа үрләр яуларбыз

Укучы

 Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

.                  

! Туган тел:

Күрәм яхшы өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагын да күп белерсез.

(Шүрәле керә.)

                                                       

Шүрәле: Туктагыз әле ,туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.

Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени, сездә дә кризис түгелдер бит? Менә кызык итәм әле үзегезне . Бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Алып баручы:    Гафу ит инде безне, Шүрәле, үпкәләмә син.  Сиңа үпкәләргә ярамый.  Ел азагына кадәр сезнең белән бергә дус булыйк .

  Шүрәле : Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә биремнәр алып килгән идем. Шул биремнәргә дөрес җавап бирсәгез , бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?

   Укучылар: Риза, риза Убырлы.

   Шүрәле: -  Алфавитта барысы ничә хәреф?

            - .....

            -Әлифбадагы берәр табышмакны әйтегез.

            -.....

            - Әлифбадагы берәр шигырьне ятлап күрсәтегез.

                         

-Үзегезнең исемегезне языгыз. .

-...  

Шүрәле:  Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз.Мин бик шат.Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау бул,! Шүрәле!

                      (Ишектән атылып-бәрелеп 1 малай керә)

  -Әй, нишлисез сез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

   Укытучы: Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып, бәрелеп килде дә керде, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады.     (Малай кызларның чәчләрен тарта)

  Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле син бәлки? Әле дәресләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр? 

  Малай: Мин укучы түгел , ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем.

Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эшләре. Рәхәтләнеп уйнагыз.

    Укытучы: Абау, кем соң син малай,ә?Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син.

    Малай:  Танымыйсызмы?Белмәсәгез, белегез.(Кофтасын сала, анда “2”ле дигән язу килеп чыга.) “2” ле булам мин! Сезнең янда калырга килдем.  

      Укытучы: Ә  менә ни өчен шундый тәртипсез икәнсең син. Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?

      Бал-р: Юк, юк.    

       Малай: Димәк, без сине кабул итмибез.  Бар, кит. Без “5”лене көтәбез.

Укытучы: Әйе балалар, Әлифба агачына күз салыгыз әле.Әнә кайда үсә икән ул “5” леләр. Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәгегезне белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар.Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез   өчен , үзенең җимешләре – “5” леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт “5” легә генә укуыгызны теләп кала.

Балалар, башка фәннәр шулай ук килергә бик теләгәннәр иде, ләкин килә алмадылар. Алар сезгә конверт  калдырдылар.

1.Кәрзиндә песи балалары утыра.Аларның 3 пар колагы бар.Кәрзиндә ничә песи баласы бар?

3.Каенның бер ботагында 4 алма,икенчесендә 8 алма үсә.Барысы ничә алма?

Азбука вам приготовила задание. Мы будем решать ребусы.(ребус чишелә)

. Әйдәгез, хәзер сүзне Язу сакчыма бирәм.  

ЯЗУ                                уен – «Адашкан хәрефләр»

Карлыгач пешеп утыра

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер чегән.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

 Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укытучы:   Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

          Сезгә зур рәхмәтебезне                    Әткәй - әнкәй , газизләрем    

           Җиткерәбез Һәммәбез                     Гомер биргәнсез безгә

           Олы ярдәмегез өчен                        Изге итеп үстердегез                      

           Башыбызны иябез.                          Мең рәхмәтлемен сезгә .

1.  Сезнең алда сүз бирәбез                       2. Мәктәп юлы якты юл

     Ялкауланмаска.                                          Зур уңышларга илтә.

     Артта калмаска.                                          Укырбыз , өйрәнербез

    Тырыш булырга                                           Сынатмабыз без һич тә.

     “5” кә укырга.

Укытучы: Балалар !  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

                                       Өйрәтте сезне Әлифба

                                        Туган илне сөяргә

                                         Биергә дә , җырларга

                                         Дус һәм тату яшәргә.

                                         Әлифбадан башлап киттегез

                                         Юлны белем иленә

                                         Зур белемле булып үсеп

                                         Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

 

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”      

                                                                                                                                               

     

                 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бәйрәм белән!

Слайд 5

Математика Азбу ка ?

Слайд 7

Ш Ү Р Ә Л Е

Слайд 8

Ш Ү Р Ә Л Е Б Ы Л Т Ы Р

Слайд 9

Ш Ү Р Ә Л Е Б Ы Л Т Ы Р И К М Ә К

Слайд 10

Ш Ү Р Ә Л Е Б Ы Л Т Ы Р И К М Ә К Ф И Л

Слайд 11

Ш Ү Р Ә Л Е Б Ы Л Т Ы Р И К М Ә К Ф И Л Б А Л Ы К

Слайд 12

Ш Ү Р Ә Л Е Б Ы Л Т Ы Р И К М Ә К Ф И Л Б А Л Ы К С У А Н А С Ы

Слайд 13

Ә

Слайд 14

ӘЛ

Слайд 15

ӘЛИ

Слайд 16

ӘЛИФ

Слайд 17

ӘЛИФБ

Слайд 18

ӘЛИФБА

Слайд 19

ӘЛИФБА 5 5 5 5 5 5 5 5 5 5

Слайд 20

5 5 5 5 Карлыгач пешеп утыра Су буенда куакта Ә карлыган очып йөри Зәңгәр күктә еракта. Чиста күлмәген киеп Бака мәктәпкә килгән Балалы суга төшкән Озын ботлы бер чегән . 5 5 5 5 5 5

Слайд 24

Уңышлар сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытое внеурочное мероприятие : "КВН по русскому языку"

Открытое внеурочное мероприятие проводится в декаду русского языка начальной школы  для 2х классов. Ребята не только показывают свои знания, смекалку и находчивость, но и расширяют свой кругозор....

Открытое внеурочное занятие "Битва под Москвой".

Сегодня мы будем говорить о великой битве за Москву. Одно из решающих сражений Великой Отечественной войны, которое началось 72 года  назад 30 сентября 1941 года и закончилось победой 5 декабря 1...

Открытое внеурочное занятие по курсу "Занимательная математика"

Данное занятие проводилось в конце учебного года для 1 классах по курсу "Занимательная математика". Форма открытого занятия - соревнование между двумя косандами из двух классов....

Открытое внеурочное занятие по курсу "Занимательная математика"

Данное занятие проводилось в конце учебного года для 1 классах по курсу "Занимательная математика". Форма открытого занятия - соревнование между двумя косандами из двух классов....

Конспект открытого внеурочного занятия по математике по теме :"Математический калейдоскоп"

Открытое занятие по внеурочной деятельности в 3классе  Тема: «Математический калейдоскоп » Форма занятия: игра-соревнование Цели: Обучающая:       • систематиза...

Внеурочная деятельность . Открытое внеурочное занятие "Анализ смыслового чтения"-3 ,4 класс

Урок по внеурочной деятельности расчитан на 3,4 класс. Данный урок учит ребят анализировать прочитанное ранне произведение  в игровой форме ....

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме"

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме". Здесь вы можете найти материал для проведения праздника  "Әлифба бәйрәме" с участием героев сказок....