Әниләр көне эшкәртмәсе
методическая разработка на тему

Гильфанова Райхана Раисовна

Әниләр көненә бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_konen_stsenariy.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы

Шәбез башлангыч мәктәбе

Әниләр көненә бәйрәм эшкәртмәсе

Гильфанова Рәйханә Рәис кызы

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

         Дөнья бик юмарт бүген.

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

2 ук. Иң кадерле кешеләрне

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

  3ук.Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

 4 ук. Әниләрнең бәйрәме ул

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк

         Бүген әниләр белән.

Җыр ______________________________

- Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез,  укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

- Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

- Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

- Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

- Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

- Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

- Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

- Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. 

1укучы: Ягымлы бер сүз белән

               Елмайтыйм әле сезне.

               Мин яраткан ул сүзне-

               Иң кадерле зур сүзне.

               Сез дә аны беләсез,

              Мөмкин түгел белмәскә!

               Әниеңә сыенып

               "Әни, әнкәй” димәскә.

Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

Мәктәптән арып кайтканда              

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

“3 кыз” әкиятен сәхнәләштерү.

1 ук. Әйтәсебез килә бүген

         Кадерле әниләргә:

        “Әле ярый сез бар җирдә

         Без сабый нәниләргә.”

2 ук.  Бу бәйрәмдәге җылылык

          Ел буена җитәрлек.

          Сезнең яхшы эшләрегез

          Бихисап, искитәрлек.

3 ук. Мактаулы безнең әниләр

         Данлы эшләре белән.

         Әтиләр белмәгән эшне

         Әниләр эшли белгән.

4ук.  Наз гөлләре үсеп чыга

         Сезнең җылы куллардан.

         Кабул итегез котлаулар

         Безнең ихлас җаннардан.

5 ук.  Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек  китерсен,

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         Әниләр көне булсын.

Җыр. ___________________________________

       1 ук.  

          Йөрәгем тибешен

          Тәүге кат тоючы,

          Җаныма, күңелемә

          Канатлар куючы...

          Күземнең төсләрен

          Тәүге кат күрүче,

          Өзелеп яратып,

          Тәүге кат үбүче...

2 ук.  

          Тәүге кат сүземне

          Ул гына ишеткән,

          Рухыма, хисемә

          Җылылык, нур сипкән.

          Гомерем буена

          Бурычлы мин аңа.

          Көчле син, изге син,

          Бөек син, әй, Ана!

3 ук.  Йөзеңне шифалы

          Яңгырлар югандыр,

          Табигать, йөрәк дип

          Кояшны куйгандыр.

          Гел шулай нур сибеп

          Яшә син, әнием!

          Йөрәгең җылысын

          Тоялсын нәниең.

4 ук.  Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

          Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

          Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

          Бүләк итик матур биюләр.

 

5ук.  Чәчәкләрдән җем-җем итеп

          Якты нурлар бөркелә.

          Бүген минем дә әнкәмә

          Рәхмәт әйтәсе килә.

     Хор:

         - Миңа гомер биргән өчен,

         - Кадерләп үстергән өчен,

         - Назлы карашлары өчен,

         - Пешергән ашлары өчен,

         - Йөрәк җылылары өчен,

         - Шәфкатьле куллары өчен,

         - Барсы, барсы, барсы өчен

           Рәхмәт сиңа, сөенечем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр: _____________________________________

Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.

Яшәгез Сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып

Сез булсагыз таза- сәламәт

Балаларыгызга булыр бик рәхәт.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит , кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

 Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Бергә: Тормыш яме, Әнкәй, хатын-кыз!

Җыр: “Иң якын кешем син” (Дөньяда иң гүзәл..)

Ал.бар: бәйрәмебезне дәвам итәбез.  Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исемен, авторын әйтсәгез бигрәк тә яхшы булыр.

1. Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

(Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында) (Җ.Тәрҗеманов “Иң матур җыр”)

2. Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең өйдә бер гадәт

(Чәй табыны әзерлибез

Әти белән бергәләп) (Г.Нәбиуллин “Әти белән бергәләп”)

3. Әйт син миңа өч матур сүз

Уйлап әйт, син бәпкәем.

(Мин яраткан иң матур сүз

Иң якын сүз , Әнкәем)(Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”)

4. Әбием күзлек кия

Чәчләренә ак кунган

(Бер көндә соңга калмый

Иртүк тора йокыдан) (Г.Латыйп. “Минем әби”)

Концерт номеры. ______________________________________

  • Бәйрәмебез дәвам итә.  Тапкырлыкта сынашабыз.

1. Һәркемдә дә бар.  (Исем)

2. Күңелсезгә юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)

4. Күпләрдә акыл чүлмәге, кайберәүләрдә муенның дәвамы. (баш)

5. Чебеннән туа торган хайван. (фил)

6. Алырга ярамый торган җимеш.(алма)

7. Негр бодай. (карабодай)

8. Югалтмаган нәрсәсен судан эзләп гомер үткәрүче  (балыкчы)

9. Сыерның олы кызы. (тана)

10.    Юләрләр базарында бер тиен дә тормаучы нәрсә.  (акыл)

Концерт номеры._______________________________________________

Ал. бар: Алдагы уеныбыз  “Кем күбрәк” дип атала. Кем өч иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән?

Икенче иҗектә –ли    икенче иҗектә –фи  Мәсәлән:

Га-ли-я                            Зөл-фи-я

Концерт номеры. ____________________________________

Ал. бар: Киләсе уеныбыз  “Кем тизрәк” дип атала. Кем тиз арада бирелгән сүзләрдән җөмлә төзи алыр икән?

(Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре –хатын-кызлар)

(Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш)

Концерт номеры. _________________________________________________

Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен,

 Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен.

Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен

Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен,

Барысы да, барысы да- сезнең өчен.

Күмәк җыр: “Әнием” (Миңа гомер бүләк...)

Ал. бар: Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кем чәчәк исемнәрен күбрәк белә микән?   (слайдларда чәчәкләр һәм аларның исемнәре күренә)

-Без сезне дә , кадерле әниләребез

Гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз.

-Җыр: “Сегодня мамин праздник”

1.

Сегодня мамин праздник,

Сегодня мамин день,

Я знаю, мама любит

Гвоздику и сирень.

Я знаю, я знаю,

Гвоздику и сирень.

2

Но в марте нет сирени,

Гвоздики не достать.

А можно на листочке

Цветы нарисовать.

А можно, а можно

Цветы нарисовать

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Бу бәйрәм дөньга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

 Гасырларга җитәрлек

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми , әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән

Бергә: Кабул итегез бүләкләр

Менә без нәниләрдән.

Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.      

-Йомгаклау.

(Чәй эчү)      

   

.