Сценарий праздника "День Победы"
методическая разработка на тему

Габсаматова Фаузия Хайдаровна

Сценарий предлагается для выстуления учащихся перед ветеранами.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_9_maya_2015.docx22.72 КБ

Предварительный просмотр:

9 мая

А.Б.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашист Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем  белми иде.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш ...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.

1 укучы

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

2 укучы

1941 нең җәе,

Шомлы хәбәр җиргә китерде.

Дошман безнең илгә бәреп кергән

Диеп радиолар җиткерде.

Иске Дөреш авылында тыныч иде әле,

Аяз иде әле зәңгәр күк йөзе!

Өметсезлек басты авылымны,

Бәхетсезлек басты җир йөзен.

Бер-бер артлы китте ир-егетләр,

Туган йортын ташлап сугышка!

Нишләп дошман безгә бәреп кергән?

Нигә сугыш ачкан кем кушкан?

_____ лачын Дөрештән

Арбаларга китте төялеп,

Ә аналар калды, сөйгән ярлар,

Кыр капкага калды сөялеп.

_____ ир-ат китте бездән

Килеп торды сәлам хатлары,

Соңгы тапкыр күрү булган икән

________ кире кайтмады.

3 укучы

Югалтулар, әйе, бик күп булды,

Һәлак булды бик күп батырлар.

Ә аналар һаман көтә бирде,

Кайтырлар дип, алар кайтырлар...

Күп тапкырлар килде кара хатлар

Үлем алып керде өйләргә.

Җылы хәбәр килмәс кебек булды,

Урталарга салып сөйләргә.

Авыл халкы һаман бирешмәде

Кара хатка бергә көенде.

Җылы хатлар килгән саен халык,

Бергә укып, бергә сөенде.

Җыр “Солдатлар”

“Озатып вокзаллар каршында” җыры яңгырый, балалар икегә аерылып арткарак китәләр. Экранда сугыш вакыты , аналарның озатуы, чәчәкләр куюы, мәңгелек ут...

А.Б.

Сугыштан соң бик күп сулар акты

70 тапкыр килә безгә яз,

70 тапкыр инде май кояшы

Сибә җиргә җылы, бирә наз!

Иске Дөреш авыл җирлеге батырларын,

Горурланып искә алып үтик.

Үлгәннәргә башыбызны иик,

Исәннәрнең кадерләрен белик.

4 укучы

Үткәнен утлы елларның

Искәртеп ата таңнар

Үткәнне искә алырга

Җыела ветераннар

5 укучы

Күңелләрдә яз аеның

Бар шатлыгы, бар яме.

Күк йөзендә – күгәрченнәр

Илдә – Җиңү бәйрәме.

6 укучы

Что такое День Победы?
Это утренний парад:
Едут танки и ракеты,
Марширует строй солдат.
2. Что такое День Победы?
Это праздничный салют:
Фейерверк  взлетает в небо,
Рассыпаясь там и тут.
3. Что такое День Победы?
Это песни за столом,
Это речи и беседы,
Это дедушкин альбом.
4. Это фрукты и конфеты,
Это запахи  весны…
Что такое День Победы –
Это значит – нет войны.

Жыр “Тишина”

Соловьи не пойте больше песен соловьи

В минуту скорби пусть звучит орган

Поет о тех кого сегодня нет

Скорбит о тех кого сегодня нет с нами нет

Тишина над полем боя снова тишина

Как будто не было и нет войны

И мы в объятьях мирной тишины

И мы в объятьях мирной тишины нет войны

Этот бой он позади уже кровавый бой

Опять кого-то с нами нет уже

Остался кто-то на чужой земле

Остался кто-то на чужой земле той земле

Соловьи не пойте больше песен соловьи

В минуту скорби пусть звучит орган

Поет о тех кого сегодня нет

Скорбит о тех кого сегодня нет с нами нет

А.Б.

_______ кеше киткән иде,

________ ы гына кире кайтканнар.

Алар саны кимегәннән кими

Сирәгәя исән калганнар.

Былтыр _______ иде әле Дөрештә

Сугыш кырын кичкән батырлар:

Язкар һәм Габдулла бабайлар

Былтыр  гына дөнья куйдылар.

Берәү генә калды сугыш ветераны

Ул Нәҗметдинов Зөфәр бабай

Бүген безнең арада шулай ук тыл ветераннары да утыра.

Хөрмәтле тыл фидакарьләре!

Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде.  Ләкин сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк җиңүне якынайту теләге көчлерәк иде. Биу зур рәхмәт сезгә!

7 укучы

БЕРГӘ:

Буыннардан буыннарга

Күчә барыр сезнең даннар

Рәхмәт сезгә ветераннар!

Берлингача барып җитеп

Фашистларны тар-мар итеп

Илгә җиңү китергәннәр

Рәхмәт сезгә,

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

8 укучы

Һәммәгезне дә котлыйбыз

Бабайлар һәм әбиләр!

Бәйрәм белән, бәйрәм белән!

Елмаеп торсын  йөзләр!

Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырмагыз беркайчан

Кайгыларга бирешмәгез

Шатлыклар йөрсен алдан.

А.Б.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!

Сез олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре.  Сезгә бәхетле картлык телибез. Күк йөзе һәрчак аяз булсын!

ПЕСНЯ

“ТЫНЫЧЛЫК”  җыры

Без яшибез бергә буматурдөньяда

Без җырлыйбызбергә, тугантелебездә

Безнең бар хыяллар - бәхетлекиләчәк

Бир, Ходай, синбезгәтынычлыкдөньяда.

Кушымта:

Балаларкөлсеннәр, олыларбелсеннәр:

Без бит ин кирәкледөньядакешеләр

Безяңагасырдаюкдииксугышка,

Бәхетлекиләчәк, без телибезҗиргә.

Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли.

Мы мечтаем о том, чтоб во  все времена

Нам узнать не пришлось что такое война.

Мы в России живем в нашем доме родном

Здесь друзей хоровод, песню  мира поет.

В наших песнях  слова на родных языках

Это наш общий край, это наш общий дом.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "День победы"

Выступление на концерте, посвященному Дню Победы....

Сценарий "Дня Победы" (для начальной школы) стихи о войне.

Сценарий "Дня Победы" (для начальной школы) стихи о войне....

Сценарий "День Победы"

Сценарий выступления перед ветеранами в честь празднования Дня Победы...

Сценарий "День Победы"

Сценарий классного часа "День Победы"...

Сценарий "Дня Победы"

Этот праздник актуален каждый год. А нынешний год , когда отмечается 70-летие Великой Победы , особенно важно донести до детей значимость и важность этой даты, чтобы молодое поколение знало и помнило ...

Сценарий Парада Победы, посвящённого 72-ой годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов

День Победы — это праздник, важный для каждой семьи и каждого гражданина. По традиции во всех городах нашей федерации в этот день проходят военные парады. Парад Победы давно уже с...