Бу класста без хуҗалар түгел бүтән.
методическая разработка (4 класс) на тему

Тазиева Эльфира Василевна

Башлангыч класс укучыларының  "Соңгы кыңгырау" кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bu_klassta_bez_huzhalar_tugel_butn.docx22.95 КБ

Предварительный просмотр:

Бу  класста  без  хуҗалар  түгел  бүтән- булырбыз  тик  кунак  кына.

                             2011-2012 ел  чыгарылыш кичәсе.

Сез балалар – минем чәчәкләрем,

Сез балалар- минем гөлләрем,

Сез бит минем үткәннәрем,

Сез бит минем  алгы көннәрем.

-Хәерле көн, хөрмәтле  әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар!  Без  бүген  башлангыч  мәктәп  белән  хушлашу  бәйрәменә  җыелдык. Әле кайчан  гына  сез  мәктәпкә  барырга  әзерләнеп  йөри  идегез.Күлмәк, сумкаларыгызны  әллә ничә  тапкыр  барладыгыз.  1.09. кайчан җитә дип әти-әниләрегезне  аптыратып  бетердегез. Һәм  ниһаять  беренче  уңышлар, беренче  билгеләр.  4 ел буе шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да  уртак  булды.  Бүгеннән сезне  тагын да авыррак, әмма  кызыграк, мавыктыргыч  сынаулар   көтә.

(Нәфис) Нәкъ  Актаныш  ягында  бардыр  бер авыл- Усы  диләр,

                     Бу авылның уртасында  бер  мәктәп  бар диләр.    

                     Ул мәктәпнең,-һич онытмам,-рәхәт  тәнәфесләрен,

                     Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр  дәресләрен.

(Айзилә)Зурмы? Дисәң, бер катлы, бик  матур  һәм  уңайлы,

                   Шулай ук  белем  чыганагы  кечкенә  түгелдер  һич  кенә.  

                   Монда һәр  ел  белем  ала  авыл   балалары,

                   Һәр  ел  саен  олы  юлга  кузгала  бу  балалар.

(Руфинә)Мәктәп  бик  салкын да, бик эссе дә  түгел, рәхәт анда.

                    Мәгърифәт  кояшы  балкый  һәр  көн  саен  бу  бинада.

                    Бик хозур рәт-рәт  тора, гаскәр кеби дежурный,

                    Беркемгә  дә тәртип   бозарга  чара  калдырмый.

(Фирдүс)Бервакыт  чыңлый  кыңгырау дәресләргә  чакырып,

                  Коридор  бушап  кала, мәктәп тә  кала  тынып.

                 Без бик күңелле  яшибез,  бәйрәмнәр  яратабыз,

                 Барлык  күңелсез  уйларны  без  җырлап  таратабыз.

                          Җыр       “Уяталар”   Р. Вәлиева.

(Эмиль)  Яңа күлмәкләр  киеп  балалар  мәктәпкә  баралар.

                Кулларындагы   чәчәкләр  күзнең  явын  алалар.

(Руфинә) Исемдә  алтын  сукмакка  тәүге  аяк  баскан көнем,

                 Беренче тапкыр мәктәп ишеген  үрелеп ачкан көнем.

(Нәфис) Без- кечкенә балалар, башлап килдек мәктәпкә,

               Каләм белән Әлифбаны  тоттырдылар  бүләккә.

А.б.     Кадерле, укучылар!  Бу кыңгырау  сезне  иң беренче дәрескә дәште. Ул матур иртәдә аның яңгыравык  тавышын  сез  йотылып  тыңладыгыз.Аннары  класска  кердегез. Дөрес  утырырга, китап-дәфтәрләрегезне ничек дөрес куярга өйрәндегез. Менә  4  ел инде үтеп тә киткән. Сез инде хәзер зурлар. Мин сәзгә берничә сорау әзерләдем. Шул сорауларга  җавап  бирсәгез,  мин бик шат булыр идем.

                   (сорауларга  җавап бирү эше  башкарыла)

(Алинә)      Алтын  яфраклар  очкан  иртәдә   белем  иленә  алып  кергән,  җылы  сүзләр әйтеп  иркәләгән  беренче  укытучыларына  балаларның  әйтәсе  сүзләре  бардыр дип  уйлыйм.  

(Айзилә)  Кайгырганда  юатучы, безнең өчен ут  йотучы,

                  Гаделлеккә  өйрәтүче, рәхмәт  сиңа, укытучым!

(Фирдүс) Дөнья безне алга дәшә, ә сез безгә гел янәшә,

                  Тәүге хәреф танытучы, рәхмәт сиңа, укытучым.

                                     Җыр   “Укытучыма”

(Эмиль) Инде  зурлар  булабыз, дип, күңел  гел  куанса да.

              Укытучыма карагач, күңелем моңсулана.

(Руфинә) 4 ел сизелмичә дә үтеп киткән, бу класста без хуҗалар түгел бүтән.

Бу класста булырбыз тик кунак кына, шаярмабыз, утырырбыз тыйнак кына.

(Фирдүс)  Моңсуланмыйк, без бит әле бөтенләйгә китмибез.

                  Укытучыбыз янына көн дә кереп йөрербез.

(Айзилә)  Сау бул инде, көзгә хәтле китәбез  мәктәп синнән.

                  Көтә безне җәй рәхәте, ул безнең өчен килгән.

(Нәфис) Сау бул инде, сау бул башлангыч!

               Тәмамланды иң соңгы дәрес.

               Яңгырады соңгы кыңгырау.

               Күңелләрдә  туа  мең  сорау,

              Моңсуда соң бу соңгы чыңлау.

                         ( Алинә кыңгырауны  чыңлата)

(Эмиль) Бәйрәмнең бүген бездә иң зуры, иң олысы,

               Чәчәкле май көнендә  яктысы һәм  олысы.

              Күңелләрдә  шатлык  булганга җыелдык без бүген монда.

(Айзилә)Яза белми, аптырашып, танауны  тартып  мыш-мыш,

Телне тешләп аркылыга  утырыр идек бик еш.

Нигә инде хәрефләр  басарга  теләмиләр,

Минем  тырышуымны   һич  кенә  аңламыйлар!?

(Фирдүс) Әлифба, әлифба!  Беренче  битеңне  ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле. Серләр тулы  битләреңне  укып чыктык  барыбыз, алга таба да күмәкләшеп укып белем алырбыз.

(Руфинә) Дустыбыз булды әлифба, дәфтәр, каләм, партабыз.

Зур тәрәзәле классны  хөрмәтлибез, яратабыз.

Без язарга да өйрәндек, ручка тотып кулларга, хәрефләрне тезәрбез тигез, матур юлларга.

                                             Җыр  “Әлифбам”

(Нәфис)  Яңа тактага зур итеп  язылган акбур  белән,

“Туган тел”- диеп укыдык  бертавыштан  хор  белән.

Укытучы  ярдәмендә  барып җиттек  А дан  Яга

Очар  коштай  канатланып  чыктык  фән  дигән  дөньяга.

(Камилә)  Алып  килдем  сезгә  мин  кызык-кызык  әкиятләр,

Төрле-төрле  хикәяләр, матур-матур  шигырьләр.

Мин  әсәрләрдән  өзек укыйм, ә сез шул  әсәрләрнең  исемен әйтегез.

                                                   Җыр   “Китап”

(Әлфинур)   Дөрес  язарга  өйрәттем  әти-әни сүзләрен.

Хәрефләр  сафка  тезелсә  шат  тоялар  үзләрен.

Мин  дөрес  сөйлимме?

(Айзилә)  Укытучы  апабыз  өйрәтте күп  нәрсәгә.

Рус  теленең  серләрен дә  ачты  һәрберебезгә.

Рус  телендә  укыйбыз  төрле-төрле  китаплар,

Шигырьләр дә ятлыйбыз,  әкиятләр  сөйлибез.

(Руфина)  Прошла  пора побед и неудач

Мы выросли, окрепли, повзрослели.

Решили много непростых задач,

Умеем то, что раньше не умели.

(Фирдус) Я вспоминаю звуки сентября,

И тот звонок, что нас позвал учиться.

Красивую обложку букваря,

Волшебные прекрасные страницы.

(Нафис) Нас научила, как построить день,

О правильной осанке рассказала.

И как перебороть ребятам лень,

Как сидеть за партой показала.

(Руфина)  Что ждет  впереди неизвестно,

Но нам никогда не забыть,

Те добрые песни, что пели мы вместе,

Их будем беречь и любить.

                                                 Песенка  “Улыбка”

-Мәкальләрне  дәвам ит.

1. Век  живи (век учись)

2. Красна птица перьем, а человек  (учением)

3. Земля  освещается  солнцем, а человек (знанием)

4.Всякому мила своя (сторона)

5.Тяжело в учении, легко в (бою)

6.Береги землю родимую (как мать любимую)

(Нурислам)   Математика бик шәп, кызыклы дәрес икән.

Анда өйрәндегез санарга, мәсьәләләр чишәргә.

Мисаллар авыр гына, түземлек кирәк монда.

Утырасың баш ватып, чишү юлларын табып.

Математика  фәне сезгә  белемнәр бирә,

Бик тырышкан балалар  мәсьәлә  чишә  белә.

А.б.  Хөрмәтле   әти-әниләребез!  Менә без дә  үсеп  җиттек.Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләргә куйдыгыз.  Шул ук  вакытта  таләпчән дә була белдегез. Бу дөньяның  саф  һавасын  сулап, йөгерә-йөгерә   балаларыгыз  белән  гомер кичерү  үзе  зур  бәхет.  Сезне  бүгенге  бәйрәм  белән  тәбрикләп, сезгә һәрчак  нык  сәламәтлек,  кайгы-хәсрәтсез  көннәр, бәхетле озын  гомер,  тормыштан  ямь  табып,  авырлыкларга  бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телим. ( Сүз  балаларга  бирелә)

(Р.) Авыр көннәр  җиңел  генә

Сиздермичә  үтәләр.

Малайлар  белән  кызлар

Җитез  булып  үсәләр.

(Н.)  Бердәнберем, әнием,

Назлап, сөеп  үстерә.

Әнинең  җылы  куллары

Канат куя, көч бирә.

(Ф.)Әти белән  әнинең

Без кадерле баласы.

Туганнарым  белән мин

Күзләренең  карасы.

-Хәзер  балалар  әти-әниләренә һәм  кунакларга  рәхмәт  йөзеннән  чәчәкләр

тапшыралар.( Һәм әти-әниләргә  сүз  бирелә)

А.б.  Кайгылар  киләчәк  барыбер,

Тормыш тормый  гел  шатлыктан.

Сабырлы, түземле  була  бел,

Үкенеп яшәмә  вакыттан.

Гомерләр  үтәчәк  барыбер,

Бирешмә  моң-зарга, чамала.

Һәр көнең  мәңгелек  тоелсын –

Яшәгән  көннәрне  санама! Санама!

-Хәзер сүз  килгән  кунакларга, мәктәп  директоры, укыту  эшләре буенча  завучка бирелә.

- Укучылар ,шулай ук  безнең  мәктәптә эшләүче  Энҗе апага, Энҗүдә апага да бик рәхмәтле. Аларның  акыллы киңәшләре  укучыларның  күңелләрендә  уелып калачак. Рәхмәт сезгә!

                                    Җыр   “Күңелне ачыйк әле”

  (Э)  Мин зур инде хәзер, 4не бетердем.

  5гә  баруны  көтеп кенә йөрермен.

  Зурайганбыз  икән  шул,  партага  булмый  сыеп,

  Аптырагач,  аякларны куябыз  аркылы сузып.

  (Н) Болай  булгач, дусларым, кирәк нидер кылырга,

   Гел генә  башлангычта  ярый  мени калырга?

  (Ф) Кем дә кем, күчәм, ди,  5гә барам, ди.

   Шулар  кулын  күтәреп,  ризалыгын  бирәм, ди.

                                  (кулларын  күтәрәләр)

(Р) Бергәләшеп,гөрләшеп  5гә  барабыз!

                   Җыр   “Кыңгыраулы мәктәп еллары”  Нәфис.

(А) Сау бул, 4 класс, башы син олы юлның,

Һәрчак  хәтерләрбез  сине, мизгеле  дип  бала-чакның.

(Н) Саумы  ,5 класс,  ал  безне  кабул  итеп,

Хәзер инде без зурлар, нинди шатлык, зур бәхет.

(Ф)  Сүз  бирәбез, укытучым, укырбыз  4кә, 5кә.

Җиң сызганып  өйрәнербез өйрәткән  һәрбер  эшкә.

(Н) Без укырбыз бик тырышып, 5ле генә алырбыз.

Бик тырышып укыганда, уңышка ирешербез.

(Ф) Без матур, дус яшәрбез, укырбыз һәм эшләрбез.

Бергәләшеп уйнарбыз, бергәләшеп уйларбыз.

(Р) Бәхет җиргә үзе килми, бәхет  табыла  эзләп.

Бәхетләргә  иң якын юл, иң туры юл тик хезмәт.

(А) Уку- безнең төп бурыч, тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем, 5ледә бит көчебез.

                           Җыр  “Балачак-бәхет  иле”

                                                  Туган телнең  сораулары.

  1. Кояшлы  яз  көнендә,

Яшел каен тәбендә,

Сөйләшәләр ике дус

Галимҗан белән (Бәхет кайда була?)

  1. Әниемнең   әнисе  әбием  була  миңа.( Дәү әнием)
  2. Бик матур бер җәйге  көн.

Өстәл  янында  бер  сабый  

Ян тәрәзә каршында

Иртәнге дәресен карый.  (Эш беткәч уйнарга ярый)

  1. Алтын таракның төшеп калган  урыны. (басма)
  2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын  селкетә. (Галигә)
  3. Берьюлы ничә куян артыннан  куарга  ярамый. (ике)
  4. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк. (җиде)
  5. Тукайның  “Әйдәле, Акбай”  дип башланган шигыренең  исемен әйт.  (Кызыклы  шәкерт)
  6. Мәкалне дәвам ит  “Калган эшкә......  “    (кар ява)
  7. Кайсы бәеттә  тәртипсез малайлар  кошларга  әвереләләр. (Сак-Сок)

                            Татар теле  сүзләре.

-Алып кулыма җиләк,  киттем  җыярга  чиләк.

-Мин табак өзеп алдым, турап кабакка салдым.

-Карлыган җитез оча, зәңгәр киңлекне коча.

Артык  өлгергәч  карлыгач, әзелеп җиргә төшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

Проект эше: "Алар илгә Җиңү алып кайтты!"

Проектның максаты:  Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, намуслы хез...

Сәгать һәм минут. Алар арасында бәйлелек.

Сәгать һәм минут темасына технологик карта...