Сценарий "9 май"
материал на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Сценарий "9 май"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_9_may.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Биектау бюджет муниципаль мәгариф учреждениесы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе филиалы “Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

Сценарий:

“9 май”

                   Сыйныф җитәкчесе:

                                                        I квалификацион категорияле укытучы

          Сәгъдеева З.Р.

2015нче ел

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәле авылдашлар, килгән кунаклар! Быел халкыбыз зур бәйрәм- Бөек Жиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә.  

Хөрмәтле ветераннар, Илебез күгенен 70 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Бүген без бүгенге митингка сезнең батырлылыгыз, түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык. Озын гомер, тыныч картлык насыйп булсын сезгә.

1 укучы.

 Сугыш…. Нинди шомлы hәм авыр сүз бу! Ул ничәмә миллион кешенең гомерен эзгэн, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш… Меңләгән шәhәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән горләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

2 укучы.

Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

Әкрен генә «Солдатлар» җыры яңгырый ( Р. Әхмәтҗанов сүз., Ф. Әхмәтов көе.)

3 укучы.

Без кайтырбыз дип киткән юлдан,

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җиллэр генә

Ачып- ябып йөри капканы.

4 укучы.

«Бер кайтмасак кайтырбыз», - дип китсәләр дә, күпме якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безенең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арабызда.

5 укучы.

Бабайлар сугышка киткәннәр,

Бабайлар авыр юл үткәннәр.

Оныклар бәхетле  булсын дип ,

Күгебез гел аяз торсын дип,

Каhарман бабайлар үлгәннр,

Оныклар шат тормыш корсын дип.

6 укучы.

1418 коточкыч көн hәм төн дәвам итә

 Бөек Ватан сугышы.

Сугыш… күпме кайгы, явызлыклар

Китердең син газиз халкыңа.

Тик сынмады, сыгылмады алар,

Юл бирмәде үзен таптарга.

Күпме көтте халкым Җиңү көнен,

Язлар алып килде бу көне.

Кешеләргә шатлык бүләк итте,

Ямьләндерде туган җиремне.

Халкым бәйрәм итә

70 елын Бөек Җиңүнең.

7 укучы.

Менә 70 ел тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәтләр, яралар hаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәкләрендә кыймылдаган мина аша, ничә еллар буе олы юлдан газиз балаларын көткән аналар аша үзен сиздерә ул канлы сугыш.

«Герман» кое яңгырый.

8 укучы.

Дошманнарны жиңәр өчен

Китәбез без Коркачыктан.

Кайгырмагыз сөйгән ярлар,

Кайтырбыз без сугыштан,-

дип жырлап чыгып киткән булсалар да, 128 авылдашыбызның 75е туган туфракларын яңадан күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгегә йокыга талдылар.

9 укучы.

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Хәтерләтеп сугыш ачысын.

Исемнәре уелган ул ташка,

Онытмаска халкым язышын.

 Авыл уртасында hәйкәл тора,

Бәйрәм көне халык җыела.

Сагына ана газиз улын, ирен,

Ул да килгән hәйкәл янына.

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Моңсу гына, дәшми, сөйләшми.

Кай җирләрдә ятып калган алар?

Бронза hәйкәл берни дәшми.

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Истә hаман дәhшәтле көннәр.

Дәшә сыман җан авазы белән:

«Тыныч булсын дөнья, кешеләр».

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Күз карашы гаять сагышлы.

Барысы да үзебездән тора,

Булдырмаска кирәк сугышны!

10 укучы.

Шунысы сөенечле, Бөек Җиңү көнен, исән-сау күреп, күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырып 53 авылдашыбыз Туган авылга әйләнеп кайта алган. Тик, куанычка каршы, ветераннарыбызнын сафлары елдан ел сирәгәя бара.

11 укучы.

Һәр ел саен сирәгәя ветераннар,

Сафларында кими дуслары.

Купләренә аның бу бәйрәмдә

Катнашырга насыйп булмады.

Үзләренә насыйп булмаса да,

Бәйрәмнәргә кабат чыгарга.

Буыннардан-буыннарга күчеп

Исемнәре яңгырый җырларда.

12 укучы.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш эле бик күп язлар.

13 укучы.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Ашыкмагыз әле китәргә.

Килегез, сез, хәрби парадларга

Бергә-бергә бәйрәм итәргә.

14 укучы.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар,

Кыю, зирәк, батыр булганнар,

Үзегездән соң килгән буыннарга

Якты, тыныч тормыш корганга.

15 укучы.

Каhарманнар безгә үрнәк

Явыз көчләр истә тотсын.

Җиңү язын данлыйбыз без,

Рәхмәт сиңа, солдат дустым,

Рәхмәт сиңа, ил батыры.

Кырык бишнең язы өчен,

Нурлы аяз кукләр өчен,

Рәхмәт сиңа- барысы өчен!

16 укучы.

Хөрмәтле, ветераннар! Бүгенге кичәгә килеп, үзегезнең хисләрегез белән уртаклашканыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Ходай биргән гомерегездә балаларыгызның, онык- оныкчыкларыгызның олы ихтирамын, игелеген күреп яшәгез!»

Күкләребез мәңге аяз булсын,

«Уф» дип алмыйк әле сулышны.

Көннәребез тыныч үтсен бер үк,

Беркайчан да күрмик сугышны.

17 укучы.

Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын озак еллар әле,

Кунак булып җирдә йөрергә!